Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

Кем хак Аллаһы?

Кем хак Аллаһы?

Бер генә хак Аллаһы бар, һәм аның исеме Йәһвә (Зәбур 83:18). Ул рухи шәхес, без аны күрә алмыйбыз. Ул безне ярата һәм безгә дә аны һәм башкаларны яратырга куша (Маттай 22:35—40). Ул — Аллаһы Тәгалә, бар булганның Барлыкка Китерүчесе.

Беренче итеп Аллаһы бер көчле рухи затны яраткан. Соңрак шул зат Гайсә Мәсих дип аталган. Йәһвә шулай ук фәрештәләрне барлыкка китергән.

Йәһвә күктәге... ...һәм җирдәге бар нәрсәне барлыкка китергән (Ачылыш 4:11)

Йәһвә Аллаһы йолдызларны, Җирне һәм андагы бар нәрсәне яраткан (Яратылыш 1:1).

Ул җир туфрагыннан беренче кеше Адәмне яраткан (Яратылыш 2:7).