Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК

Туфаннан сабак алабыз

Туфаннан сабак алабыз

Аллаһы явыз кешеләрне юк иткән, ә Нух белән аның гаиләсен саклап калган (Яратылыш 7:11, 12, 23)

Көне-төне, 40 көн коеп яңгыр яуган һәм бөтен Җир йөзен каплаган. Бар явыз кеше һәлак булган.

Ә теге тыңламаучан фәрештәләр кеше тәннәрен калдырган һәм җеннәр булып киткән.

Көймәгә кергән кешеләр исән калган. Нух белән аның гаиләсе ахыр чиктә үлгән, ләкин киләчәктә Аллаһы аларны терелтәчәк, һәм алар мәңге яши алачак.

Аллаһы тиздән явызларны юк итәчәк, ә яхшы кешеләрне саклап калачак (Маттай 24:37—39)

Шайтан һәм җеннәр әле дә кешеләрне алдый.

Нух заманында кебек, бүген дә күпләр Йәһвәнең яратып биргән җитәкчелеген кире кага. Тиздән Йәһвә бар явызларны юк итәчәк (2 Петер 2:5, 6).

Кайбер кешеләр Нух кебек эш итә. Алар Йәһвәне тыңлап яши һәм Йәһвә Шаһитләре дип аталалар.