Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

СИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК

Гайсә үлеме сиңа нинди файда китерә?

Гайсә үлеме сиңа нинди файда китерә?

Гайсә без яши алсын өчен үлгән (Яхъя 3:16)

Гайсә үлеменнән соң өч көн үткәч, берничә хатын-кыз аның төрбәсе янына килгән. Әмма анда Гайсә тәне булмаган. Йәһвә аны терелткән.

Соңрак Гайсә үз рәсүлләре янына килгән.

Йәһвә Гайсәне кодрәтле үлемсез фәрештә итеп терелткән. Гайсәнең шәкертләре аның күккә күтәрелгәнен күреп торганнар.

Аллаһы Гайсәне терелтеп үз Патшалыгының Патшасы итеп куйган (Даниял 7:13, 14)

Гайсә үз тормышын кешелек өчен йолым итеп түләгән (Маттай 20:28). Шул йолым ярдәмендә Аллаһы безгә мәңге яшәргә мөмкинлек бирә.

Йәһвә Гайсәне җир өстеннән Патша итеп билгеләгән. Аның белән бергә 144 000 тугры кеше идарә итәчәк. Алар күктә яшәр өчен терелтелә. Гайсә һәм шул 144 000 кеше күктәге хөкүмәтне — Аллаһы Патшалыгын тәшкил итә (Ачылыш 14:1—3).

Аллаһы Патшалыгы җирне оҗмахка әйләндерәчәк. Сугышлар, җинаятьчелек, ярлылык һәм ачлык булмаячак. Кешеләр чыннан да бәхетле булачак (Зәбур 145:16).