Аллаһының ихтыяры нинди?
Аллаһы безнең җирдәге оҗмахта имин, бәхетле һәм мәңге яшәвебезне тели!
Сезнең, бәлки: «Бу мөмкинме соң?» — дигән соравыгыз туар. Изге Язмаларда Аллаһы Патшалыгы идарәсендә бу мөмкин булачак дип әйтелә. Бөтен кешеләр бу Патшалык хакында һәм Аллаһының кешелеккә карата ниятен белергә тиеш, чөнки бу — Аллаһының ихтыяры (Зәбур 37:11, 29; Ишагыя 9:7).
Аллаһы безгә иң яхшысын тели.
Яхшы әти кеше үз балаларына иң яхшысын теләгән кебек, күктәге Атабыз да безнең мәңге бәхетле булуыбызны тели (Ишагыя 48:17, 18). Аллаһы «ихтыярын үтәүче мәңге яшәячәк» дип вәгъдә итә Ходай (1 Яхъя 2:17).
Аллаһы үз юлларыннан йөрүебезне тели.
Изге Язмаларда Барлыкка Китерүчебез «безне үз юлларына өйрәтер. Без аның сукмакларыннан йөрербез» дип әйтелә (Ишагыя 2:2, 3). Ул, үзенең ихтыяры бөтен җирдә билгеле булсын өчен, «үз исемен йөртүче халык» оештырган (Рәсүлләр 15:14).
Аллаһы бердәмлектә гыйбадәт кылуыбызны тели.
Хак гыйбадәт кылу бүленешләргә китерми. Ул кешеләрне эчкерсез мәхәббәттә берләштерә (Яхъя 13:35). Бүген бөтен дөнья буенча ир-атларны да, хатын-кызларны да Аллаһыга бердәмлектә гыйбадәт кылырга кем өйрәтә? Моны сез бу брошюрадан белерсез.