Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

1 НЧЕ ДӘРЕС

Йәһвә Шаһитләре. Нинди кешеләр алар?

Йәһвә Шаһитләре. Нинди кешеләр алар?

Дания

Тайвань

Венесуэла

Һиндстан

Танышларыгыз арасында Йәһвә Шаһитләре бармы? Бәлки, күршегез, хезмәттәшегез я сыйныфташыгыз Йәһвә Шаһитедер. Ә, бәлки, аларның сезнең белән Изге Язмалар турында сөйләшкәннәре бардыр. Алар нинди кешеләр, һәм ни өчен алар үз дини карашлары турында башкаларга сөйли?

Без гади кешеләр. Без төрле милләт, культура кешеләре, иҗтимагый дәрәҗәбез дә төрле. Кайберебез элек башка дин тоткан, кайберебез бөтенләй Аллаһыга ышанмаган. Әмма Йәһвә Шаһите булып киткәнче, һәрберебез Изге Язмалардагы тәгълиматларны тикшерер өчен тырышлыклар куйган (Рәсүлләр 17:11). Без ул тәгълиматларны кабул иттек һәм Йәһвә Аллаһыга гыйбадәт кылырга карар иттек.

Изге Язмалардан алган белем безгә файда китерә. Безнең дә үз проблемаларыбыз һәм кимчелекләребез бар. Ләкин Изге Язмалардагы принципларны көндәлек тормышта кулланып, без тормышыбызның шактый яхшыруын сизәбез (Зәбур 128:1, 2). Шуңа күрә дә без Изге Язмалардан белгәннәребезне башкалар белән уртаклашабыз.

Без Аллаһы таләпләре буенча яшибез. Изге Язмаларда язылган бу таләпләр безгә үзебезне имин хис итәргә, башкаларны хөрмәт итәргә, намуслы һәм игелекле булырга ярдәм итә. Аларны үтәү кешегә җәмгыятьнең сәламәт һәм файдалы әгъзасы булырга булыша, аны әхлаклы кеше итә һәм гаиләсен ныгыта. «Аллаһы кешеләрне аермый», шуңа күрә без — раса һәм сәяси киртәләрдән азат булган халыкара бер гаилә. Гади кешеләр булсак та, без үзенә күрә бердәнбер халык булып торабыз (Рәсүлләр 4:13; 10:34, 35).

  • Йәһвә Шаһитләренең башка кешеләр белән нинди уртак яклары бар?

  • Йәһвә Шаһитләре, Изге Язмаларны өйрәнгәнгә, нинди таләпләр буенча яши?