Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

2 НЧЕ ДӘРЕС

Ни өчен без Йәһвә Шаһитләре дип аталабыз?

Ни өчен без Йәһвә Шаһитләре дип аталабыз?

Нух

Ибраһим белән Сара

Муса

Гайсә Мәсих

Күпләр уйлаганча, Йәһвә Шаһитләре — яңа дин. Әмма инде якынча 2 700 ел элек Изге Язмаларда хак Аллаһының хезмәтчеләре «шаһитләр» дип аталган булган (Ишагыя 43:10—12). 1931 елга кадәр без Изге Язмаларны тикшерүчеләр дип атала идек. Ни өчен соң без «Йәһвә Шаһитләре» дигән исем алдык?

Безнең исемебез Аллаһы исеме белән бәйле. Борынгы кулъязмалар буенча, Аллаһының исеме, Йәһвә, Изге Язмаларда меңләгән тапкыр очрый. Күп кенә тәрҗемәләрдә бу исем «Раббы» һәм «Аллаһы» дигән титуллар белән алмаштырылган. Әмма хак Аллаһы Мусага үзенең Йәһвә дигән шәхси исемен ачкан һәм: «Бу мәңгегә минем исемем»,— дип әйткән (Чыгыш 3:15). Шулай итеп ул үзенең бар ялган илаһлардан аерылып торганын күрсәткән. Без Аллаһы изге исемен йөртүебез белән горурланабыз.

Исемебез башкарган эшебезне күрсәтә. Борынгы заманнарда, Һабилдән башлап, күп кенә тәкъва кешеләр Йәһвәгә иман иткәннәре турында шаһитлек биргән. Гасырлар дәвамында Нух, Ибраһим, Сара, Муса, Давыт һәм башкалар бу «шаһитләрнең болыт кебек зур төркеменә» кушылган (Еврейләргә 11:4—12:1). Берәр кеше судта гаепсез кеше хакына шаһитлек биргән кебек, без дә Аллаһы турындагы хакыйкатьне башкаларга билгеле итәргә тәвәккәл.

Без Гайсәдән үрнәк алабыз. Инҗилдә Гайсә «тугры һәм хак шаһит» дип атала (Ачылыш 3:14). Гайсә Аллаһының исемен ачкан һәм аның турында шаһитлек биргән (Яхъя 17:26; 18:37). Шуңа күрә Мәсихнең чын шәкертләре Йәһвә исемен йөртергә һәм аны билгеле итәргә тиеш. Йәһвә Шаһитләре шулай эшләргә тырыша да.

  • Ни өчен Изге Язмаларны тикшерүчеләр «Йәһвә Шаһитләре» дигән исем алган?

  • Кайчаннан бирле Йәһвәнең җирдә шаһитләре бар?

  • Йәһвәнең иң бөек Шаһите кем?