Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

4 НЧЕ ДӘРЕС

Ни өчен «Яңа дөнья тәрҗемәсе» чыгарылды?

Ни өчен «Яңа дөнья тәрҗемәсе» чыгарылды?

Конго (Киншаса)

Руанда

Симмах тәрҗемәсенең (б. э. III яки IV г.) Аллаһы исеме күрсәтелгән бер өлеше. Бу урын — Зәбур 69:31

Дистәләгән еллар Йәһвә Шаһитләре Изге Язмаларның төрле тәрҗемәләрен кулланган, бастырган һәм тараткан. Ләкин без кешеләргә «хакыйкать турында төгәл белем» алырга ярдәм итәчәк яңа тәрҗемә кирәк икәнен аңладык, чөнки «төгәл белем» алу — Аллаһының һәр кешегә карата ихтыяры (1 Тимутигә 2:3, 4). Шуңа күрә 1950 елны заманча инглиз телендә Изге Язмаларның өлешләре чыга башлады. Бүгенге көнгә Изге Язмаларның бу төгәл тәрҗемәсе 130 дан артык телдә, шул исәптән татар телендә дә бар.

Җиңел аңлашыла торган Изге Язмалар кирәк булган. Вакыт узу белән телләр үзгәрә, шуңа күрә күп кенә тәрҗемәләрдә сүзләр һәм сүзтезмәләр аңлаешсыз булып китә. Шулай ук аңлаешлырак һәм төп нөсхәдәге текстка якынрак булган борынгы кулъязмалар табылган; алар безгә Изге Язмалар язылган еврей, арамей һәм грек телләрен яхшырак аңларга ярдәм итә.

Аллаһы сүзен төгәл тапшыра торган тәрҗемә кирәк булган. Изге Язмаларны тәрҗемә итүчеләр, Аллаһы иңдергән сүзләрне ирекле тәрҗемә итмичә, төп нөсхә текстын төгәл җиткерергә тиеш. Әмма Изге Язмаларның күпчелек тәрҗемәләреннән Аллаһының исеме Йәһвә алып куелган.

Үзенең Авторына дан-хөрмәт китергән Изге Язмалар кирәк булган (2 Ишмуил 23:2). «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә Йәһвәнең исеме тиешле урынына кайтарылган. Бу исем Изге Язмаларның иң борынгы еврей кулъязмаларында (аста күрсәтелгәнчә) якынча 7 000 тапкыр очраган (Зәбур 83:18). Еллар дәвамында үткәрелгән җентекле тикшерүләр нәтиҗәсендә, Аллаһының уй-фикерләрен ачык итеп җиткерә торган һәм укуы рәхәт булган Изге Язмалар дөнья күргән. Сезнең телегездә «Яңа дөнья тәрҗемәсе» бармы-юкмы, без сезне Йәһвәнең Сүзен һәр көн укырга дәртләндерәбез (Йошуа 1:8; Зәбур 1:2, 3).

  • Ни өчен без Изге Язмаларның яңа тәрҗемәсен чыгарырга булдык?

  • Аллаһы ихтыярын белергә теләгән һәркемгә нәрсә эшләргә кирәк?