Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

6 НЧЫ ДӘРЕС

Имандашлар белән аралашу безгә нинди файда китерә?

Имандашлар белән аралашу безгә нинди файда китерә?

Мадагаскар

Норвегия

Ливан

Италия

Озын ара үтәргә туры килсә дә, һава торышы начар булса да, без һәрвакыт җыелыш очрашуларыбызга барабыз. Ни өчен соң Йәһвә Шаһитләре, тормыштагы авырлыкларга һәм эштән арып кайтуларына карамастан, имандашлары белән аралашыр өчен андый тырышлыклар куя?

Бу үзебезгә кирәк. «Бер-беребезгә игътибарлы булыйк»,— дип әйтелгән Инҗилдә (Еврейләргә 10:24). Монда җыелыш очрашуларына йөргән кешеләр турында сүз бара. Бу сүзләр безгә бер-беребезне яхшырак белергә кирәк дигәнне аңлата һәм безне башкалар белән кызыксынырга дәртләндерә. Җыелышка йөргән төрле кешеләр белән танышып, без кайберләре безнең авырлыкларга охшаш авырлыкларны ерып чыкканнарын күрербез һәм алар белән аралашу безгә ярдәм итәчәк.

Бу нык дуслык булдыру өчен кирәк. Җыелыш очрашуларыбызда без кардәшләребез белән бергә җыелабыз. Алар — танышларыбыз гына түгел, алар — якын дусларыбыз. Без алар белән бергә вакытны күңелле үткәрәбез. Андый аралашу нинди файда китерә? Без бер-беребезне күбрәк кадерләргә өйрәнәбез, ә бу безнең мәхәббәт бәйләнешләрен ныгыта. Өстәвенә, кардәшләребез авырлыкларга очраганда, без аларга ярдәм итәргә әзер, чөнки без — якын дуслар (Гыйбрәтле сүзләр 17:17). Җыелыштагыларның барысы белән аралашып, без бер-беребез турында кайгыртканыбызны күрсәтәбез (1 Көринтлеләргә 12:25, 26).

Үз дусларыгыз итеп Аллаһының ихтыярын үтәгән кешеләрне сайлагыз. Андый дусларны сез Йәһвә Шаһитләре арасында табарсыз. Безнең белән аралашырга сезгә бернәрсә дә, беркем дә комачауламасын.

  • Җыелыш очрашуларында аралашу безгә нинди файда китерә?

  • Сезнең җыелышыбыз белән кайчан танышасыгыз килә?