Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

7 НЧЕ ДӘРЕС

Безнең җыелыш очрашуларыбыз ничек үтә?

Безнең җыелыш очрашуларыбыз ничек үтә?

Яңа Зеландия

Япония

Уганда

Литва

Беренче мәсихчеләрнең очрашуларында башлыча җырлар җырлаганнар, дога кылганнар, Язмаларны укып, фикер алышканнар. Боларның барысы бернинди дә йола белән бәйле булмаган (1 Көринтлеләргә 14:26). Безнең очрашуларыбыз да шулайрак үтә.

Өйрәтү Изге Язмаларга нигезләнә һәм гамәли. Гадәттә шимбә я якшәмбе көнне һәр җыелышта 30 минутлык Изге Язмаларга нигезләнгән нотык яңгырый. Бу нотык Изге Язмаларда язылганнар тормышыбыз һәм без яшәгән вакыт белән ничек бәйле икәнен күрсәтә. Изге Язмалардан өзек укылганда, һәркем, үз китабын ачып, карап бара ала. Нотыктан соң бер сәгать дәвамында «Күзәтү манарасы» журналыннан өйрәнү өчен бер мәкалә карала. Фикер алышуда һәр кеше катнаша ала. Андый өйрәнү безгә Изге Язмалардагы киңәшләрне тормышыбызда кулланырга ярдәм итә. Шул ук мәкаләне бөтен дөньядагы 110 000 нән артык җыелышларда өйрәнәләр.

Өйрәтү осталыгыбызны үстерәбез. Без шулай ук атна уртасында бер кич җыелабыз. «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» дигән очрашу өч өлештән тора. Ул һәр ай чыга торган «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» эш дәфтәрендәге материалга нигезләнгән. Беренче өлеш «Аллаһы Сүзендәге хәзинәләр» дип атала. Анда без алдан укылган Изге Язмалар өзеге белән якынрак танышабыз. Аннан соң «Хезмәт итү осталыгын яхшыртабыз» дигән өлештә Изге Язмалар турында башкалар белән ничек сөйләшергә икәне күрсәтелә. Киңәш бирүче кардәш безгә уку һәм сөйләү осталыгыбызны яхшыртырга булыша (1 Тимутигә 4:13). Азакта «Мәсихче тормышыбыз» дип аталган өлештә Изге Язмалардагы принципларны көндәлек тормышта ничек кулланырга икәне күрсәтелә. Ул фикер алышу формасында үтә һәм Изге Язмаларны тирәнрәк аңларга булыша.

Очрашуыбызга килгәч, сез, һичшиксез, Изге Язмалар нигезендә бирелгән аң-белемнең сыйфатына хәйран калырсыз (Ишагыя 54:13).

  • Йәһвә Шаһитләренең очрашуларында нәрсә карала?

  • Сезнең нинди очрашуыбызга киләсегез килә?