Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

10 НЧЫ ДӘРЕС

Гаилә белән гыйбадәт кылу нәрсә ул?

Гаилә белән гыйбадәт кылу нәрсә ул?

Көньяк Корея

Бразилия

Австралия

Гвинея

Әле борынгы заманнарда һәр гаилә бергә вакыт үткәреп, рухи яктан бер-берсен һәм үзара мөнәсәбәтләрен ныгыткан. Бу Йәһвә теләге булган (Канун 6:6, 7). Шуңа күрә Йәһвә Шаһитләре һәр атна гаилә белән бергә гыйбадәт кылыр өчен вакыт бүлеп куя. Алар бергәләп үзләре өчен файдалы рухи темаларны карап чыгалар. Гадәттә андый өйрәнүләрдә җылы атмосфера була. Хәтта ялгыз яшәсәгез дә, сез бу вакытны, үзегез сайлаган берәр тема буенча шәхси өйрәнү үткәреп, Аллаһыга якынлашыр өчен куллана аласыз.

Бу — Йәһвәгә якынлашу вакыты. «Аллаһыга якынлашыгыз, ул да сезгә якынлашыр»,— дип әйтелә Инҗилдә (Ягъкуб 4:8). Без Йәһвәне, аның сыйфатлары һәм эшләре турында, аның Сүзеннән яхшырак белә алабыз. Гаилә белән гыйбадәт кылуны, мәсәлән, Изге Язмаларны «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» дигән очрашуның графигы буенча укудан башлап була. Укыласы өзекне өлешләргә бүлеп, һәрбер гаилә әгъзасына билгеләгез. Аннары барысы да бу өзеккә кагылышлы фикерләрен әйтә ала.

Бу — гаиләдәгеләрнең бер-берсенә якынлашу вакыты. Изге Язмаларны бергә өйрәнгәндә, ирләр һәм хатыннар, шулай ук ата-аналар һәм балалар үзара бәйләнешләрен ныгыта. Гаилә өчен бу күңелле һәм көтелгән вакыт булырга тиеш. Балаларның яшен исәпкә алып, ата-аналар гамәли темалар сайлый. Моның өчен алар, бәлки, «Күзәтү манарасы», «Уяныгыз!» һәм безнең сайтыбыздагы мәкаләләрне кулланып, мәктәптә туган берәр проблема һәм аның хәл ителүе турында сөйләшә ала. Шулай ук Йәһвә Шаһитләренең телевидениесен карап, аннан соң күргәннәр турында фикер алышып була. Өйдә очрашуларда яңгыраячак җырларны да җырлап була. Ахырда гаилә табын артына утырып, аралашуларын дәвам итә ала.

Һәр атна Йәһвәгә бергә гыйбадәт кылу гаиләдәгеләргә Аллаһы Сүзен укудан шатлык табарга булышачак. Аллаһы тырышлыкларыгызны мул итеп фатихалаячак (Зәбур 1:1—3).

  • Ни өчен без гаилә белән бергә гыйбадәт кылу өчен вакыт бүлеп куябыз?

  • Ата-аналар бу вакыт гаиләдәгеләр өчен күңелле үтсен өчен нәрсә эшли ала?