Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

12 НЧЕ ДӘРЕС

Безнең вәгазь эшебез ничек алып барыла?

Безнең вәгазь эшебез ничек алып барыла?

Испания

Беларусь

Гонконг

Перу

Гайсә үзенең үлеме алдыннан болай дигән: «Бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер, һәм шунда ахыр килер» (Маттай 24:14). Ләкин бөтен җир йөзе буйлап бу вәгазь эшен ничек башкарып чыгарга? Моның өчен Гайсәнең үрнәгенә иярергә кирәк (Лүк 8:1).

Без кешеләрнең өйләренә барып алар белән сөйләшергә тырышабыз. Гайсә үз шәкертләрен яхшы хәбәрне кешеләргә өйдән-өйгә йөреп вәгазьләргә өйрәткән (Маттай 10:11—13; Рәсүлләр 5:42; 20:20). Беренче гасырда яхшы хәбәрне таратучыларга үз йөкләмәләрен үтәү өчен махсус территория билгеләнгән булган (Маттай 10:5, 6; 2 Көринтлеләргә 10:13). Бүген дә безнең вәгазь эшебез яхшы оештырылган; һәр җыелышның вәгазьләү өчен билгеләнгән территориясе бар. Шулай итеп без Гайсәнең кешеләргә «вәгазьләргә һәм төпле шаһитлек бирергә» дигән әмерен үти алабыз (Рәсүлләр 10:42).

Без кешеләр булган һәр җирдә вәгазьләргә тырышабыз. Гайсә шулай ук кешеләр булган урыннарда, мәсәлән, диңгез буенда я кое янында вәгазьләп, үрнәк күрсәткән (Марк 4:1; Яхъя 4:5—15). Без дә кешеләр белән Изге Язмалар турында төрле урыннарда — урамда, эш урыннарында, паркларда я телефон аша сөйләшәбез. Өстәвенә, җае чыкканда без күршеләргә, хезмәттәшләргә, классташларга һәм туганнарга шаһитлек бирәбез. Барлык бу тырышлыклар җир йөзендәге миллионлаган кешеләргә «коткару турындагы яхшы хәбәрне» ишетергә мөмкинлек бирә (Зәбур 96:2).

Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне һәм якты киләчәккә өметне кем белән уртаклашасыгыз килә? Бу өметне башкалардан яшермәгез. Мөмкинлек туу белән, бу хәбәрне аларга сөйләгез!

  • Бөтен җиһанда нинди «яхшы хәбәр» вәгазьләнергә тиеш?

  • Вәгазьләү турында әйткәндә, Йәһвә Шаһитләре Гайсәдән ничек үрнәк ала?