Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

14 НЧЕ ДӘРЕС

Пионерлар өчен мәктәпләр

Пионерлар өчен мәктәпләр

Кушма Штатлар

Гилад мәктәбе (Паттерсон, Нью-Йорк)

Панама

Йәһвә Шаһитләренең оешмасы үз хезмәтчеләрен өйрәтеп тора. Күп вакытларын вәгазьләүгә багышлаган кардәшләр «үз хезмәтләрен һәрьяклап үтәсеннәр» өчен, алар өчен махсус мәктәпләр оештырыла (2 Тимутигә 4:5).

Пионерлар мәктәбе. Пионер булып якынча бер ел хезмәт иткән кардәшне 6 көнлек мәктәпкә чакыралар. Ул якындагы Патшалык Залында үткәрелергә мөмкин. Мәктәпнең максаты — пионерга Йәһвәгә якынлашырга булышу, хезмәтенең бар якларын яхшырту һәм хезмәтен тугры дәвам итү.

Патшалык вәгазьчеләре мәктәбе. Бу ике айлык мәктәп пионер булып инде озак вакыт хезмәт иткән һәм вәгазьчеләр кирәк булган җиргә күченергә әзер булган кардәшләр өчен. Алар, асылда, иң бөек Яхшы хәбәрне вәгазьләүче Гайсә Мәсихтән үрнәк алып: «Менә мин! Җибәр мине!» — дип әйтәләр (Ишагыя 6:8; Яхъя 7:29). Өйдән ераграк җирләрдә яшәгәнгә, аларга, бәлки, гадирәк тормыш алып барырга туры килер. Тирә-яктагы кешеләрнең культурасына, ризыкларына ияләшеп китәргә кирәк булырдыр. Хәтта яңа тел дә өйрәнергә туры килердер. Бу Мәктәп 23—65 яшьлек ялгыз һәм никахтагы абый һәм апа-кардәшләр өчен оештырылган. Ул аларга хезмәтләрендә кирәк булачак рухи сыйфатлар, төрле сәләтләр үстерергә булышачак, һәм алар Йәһвә белән аның оешмасы өчен күбрәк файда китерә алачак.

Күзәтү манарасы Изге Язмалар мәктәбе Гилад. «Гилад» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе «шаһитлек өеме» дигән мәгънә йөртә. 1943 елдан алып Гилад мәктәбен тәмамлаган 8 000 нән артык миссионер «җирнең читләренә кадәр» уңышлы гына шаһитлек бирә (Рәсүлләр 13:47). Миссионерларыбыз беренче мәртәбә Перу иленә килгәч, анда бер җыелыш та булмаган, ә хәзер анда 1 000 нән артык җыелыш бар. Алар Япониядә хезмәт итә башлаганда, анда ун Шаһит тә булмаган, ә хәзер аларның саны 200 000 нән артык. Биш айлык бу Мәктәптә Аллаһы Сүзен җентекләп өйрәнәләр. Мәктәптә махсус пионерлар, миссионерлар, филиалларда хезмәт итүчеләр я район күзәтчеләре белән хатыннары укый. Тәмамлагач, алар, дөньяның төрле төбәкләренә барып, вәгазь эшен яхшырак алып барыр өчен һәм кардәшләрне ныгытыр өчен үз белемнәрен куллана.

  • Пионерлар мәктәбенең максаты нинди?

  • Патшалык вәгазьчеләре мәктәбендә кем укый ала?