Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

19 НЧЫ ДӘРЕС

«Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» кем ул?

«Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» кем ул?

Рухи азык безгә файда китерә

Үлеме алдыннан Гайсә үзенең дүрт шәкерте — Петер, Ягъкуб, Яхъя һәм Әндри белән сөйләшкәндә үзенең килү чорын күрсәтүче билге турында әйткән. Шул соңгы көннәр заманы турында әйткәндә, ул мондый мөһим сорау биргән: «Хуҗа үз өендәге хезмәтчеләренә ризыкны үз вакытында өләшер өчен алар өстеннән билгеләгән ышанычлы һәм акыллы хезмәтче кем соң?» (Маттай 24:3, 45; Марк 13:3, 4). Гайсә үз шәкертләренең «хуҗалары» буларак, ахыр заман вакытында бер «хезмәтче» билгеләячәк дигән һәм шул хезмәтче Гайсә шәкертләренә даими рухи азык биреп торачак дип ышандырган. Бу «хезмәтче» санына кемнәр керә?

Бу — Гайсәнең рух белән майланган шәкертләренең кечкенә төркеме. «Хезмәтче» — Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы. Бу төркем Йәһвәгә гыйбадәт кылучы кешеләргә үз вакытында рухи азык бирә. Ышанычлы хезмәтченең «тиешле ризыкны үз вакытында өләшеп» торуы безгә рухи яктан имин калырга булыша (Лүк 12:42).

Ул Аллаһы гаиләсенә башлык итеп куелган (1 Тимутигә 3:15). Гайсә хезмәтчегә Йәһвә оешмасының җирдәге өлеше белән җитәкчелек итәргә кушкан. Бу мөһим йөкләмәгә матди милекне дөрес куллану, вәгазь эше белән җитәкчелек итү һәм җыелышлар аша кардәшләрне өйрәтү керә. «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» хезмәттә кулланган басмаларыбыз аша, шулай ук җыелыш очрашулары һәм конгресслар аша безгә кирәк булган азыкны үз вакытында бирә.

Хезмәтче ышанычлы, чөнки ул Изге Язмалардагы хакыйкатьләргә тугры һәм яхшы хәбәрне вәгазьләү бурычын тиешенчә үти. Гайсәнең җирдәге милке өстеннән зирәклек белән идарә иткәнгә, хезмәтче акыллы (Рәсүлләр 10:42). Йәһвә хезмәтченең эшен фатихалый: оешмабыз үсә, рухи азык тагы да күбәя (Ишагыя 60:22; 65:13).

  • Гайсә кемне үз шәкертләренә рухи азыкны өләшергә билгеләгән?

  • Ни өчен хезмәтче ышанычлы һәм акыллы?