Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

20 НЧЕ ДӘРЕС

Җитәкче совет безнең көннәрдә ничек эш итә?

Җитәкче совет безнең көннәрдә ничек эш итә?

Беренче гасырда җитәкче совет

Җитәкче советның хаты укыла

Беренче гасырда Иерусалимдагы «рәсүлләр белән өлкәннәрнең» кечкенә төркеме җитәкче совет булып хезмәт иткән. Алар бөтен майланган мәсихчеләр җыелышы файдасына мөһим карарлар кабул иткән (Рәсүлләр 15:2). Берәр сорау буенча бертавыштан карарга килгәнче, алар Язмаларда бу хакта әйтелгәнне карап чыкканнар һәм Аллаһы рухының тәэсиренә буйсынганнар (Рәсүлләр 15:25). Бүген дә Җитәкче совет шул үрнәк буенча эш итә.

Аллаһы Җитәкче советны үз ихтыярын үтәр өчен куллана. Җитәкче советта хезмәт итүче рух белән майланган абый-кардәшләр Аллаһы Сүзен хөрмәт итә. Аларның гамәли һәм рухи сорауларны хәл итүдә тәҗрибәләре зур. Алар һәр атна бөтендөньядагы кардәшлекнең ихтыяҗларын карап чыгар өчен очраша. Беренче гасырда кебек, Изге Язмаларга нигезләнгән җитәкчелек җыелышларга хатлар я күчеп йөрүче күзәтчеләр һәм башка хезмәтчеләр аша җиткерелә. Шулай итеп Аллаһы халкы фикерләрдә һәм эшләрдә бердәм булып яши (Рәсүлләр 16:4, 5). Җитәкче совет рухи азык әзерләү өчен җаваплы. Ул шулай ук безне вәгазьләү эшен беренче урынга куярга дәртләндерә һәм абый-кардәшләрнең җаваплы вазифаларга билгеләнүен күзәтә.

Алар Аллаһы рухының җитәкчелегенә буйсына. Җитәкче совет Галәмнең Хакиме Йәһвәдән һәм Җыелыш Башы Гайсәдән җитәкчелек эзли (1 Көринтлеләргә 11:3; Эфеслеләргә 5:23). Аның әгъзалары үзләрен Аллаһы халкының җитәкчеләре дип санамый. Алар бөтен майланган мәсихчеләр белән бергә «Бәрән [Гайсә] кая гына барса да, аңа ияреп баралар» (Ачылыш 14:4). Җитәкче совет өчен дога кылыйк, алар моның өчен бик рәхмәтле.

  • Беренче гасырдагы җитәкче советны кем тәшкил иткән?

  • Бүгенге Җитәкче совет Аллаһы җитәкчелеген ничек эзли?