Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

21 НЧЕ ДӘРЕС

Бәйтел нәрсә ул?

Бәйтел нәрсә ул?

Бизәү сәнгате бүлеге (АКШ)

Германия

Кения

Колумбия

Бәйтел борынгы еврей телендә «Аллаһы йорты» дигәнне аңлата (Яратылыш 28:17, 19). Бөтен дөнья буенча Йәһвә Шаһитләренең вәгазь эшенә булышлык итәр өчен төзелгән комплекслар нәкъ шулай дип аталалар да һәм бу бик урынлы исем. Җитәкче совет Йәһвә Шаһитләренең АКШта, Нью-Йорк штатында урнашкан төп идарәсендә хезмәт итә һәм аннан төрле илләрдәге филиалларның эшчәнлеген күзәтә. Бу филиалларда хезмәт итүчеләр Бәйтел гаиләсе дип атала. Бер зур гаилә булып, алар бергә яши, хезмәт итә, ашый һәм Изге Язмаларны өйрәнә (Зәбур 133:1).

Бу махсус урында фидакарь кешеләр бер гаилә буларак хезмәт итә. Бәйтелдә хезмәт иткән ир-атлар һәм хатын-кызлар үзләрен тулысынча Аллаһы ихтыярын үтәүгә һәм Патшалык эшләренә багышлый (Маттай 6:33). Аларга хезмәт хакы түләнми, ләкин аларның барысы да яшәү урыны, ашау-эчү белән тәэмин ителә, һәм аларга вак-төяк чыгымнары өчен акчалата ярдәм бирелә. Алар төрле бүлекләрдә хезмәт итә. Кемдер офиска, кемдер кухняга, ә кемдер ашханәгә билгеләнә. Башкалары типографиядә эшли, басмаларны төпли, бүлмәләрне җыештыра, кер юа, биналар һәм башка нәрсәләр турында кайгыртып тора.

Вәгазь эшенә булышлык итә торган урын. Һәр Бәйтелнең төп максаты — Изге Язмалардагы хакыйкатьне мөмкин кадәр күбрәк кешегә җиткерү. Бу брошюра моңа бер мисал булып тора. Ул Җитәкче совет күзәтүе астында язылган, дөньядагы йөзләрчә тәрҗемә итү төркемнәренә электрон рәвештә җибәрелгән, берничә Бәйтел типографиясендә югары тизлекле китап басу машиналарында бастырылган һәм 110 000 нән артык җыелышларга җибәрелгән. Бу эшне үтәүдә Бәйтел гаиләләре тырышып эшләгән һәм шулай итеп бүгенге көндәге иң ашыгыч эшкә — яхшы хәбәрне вәгазьләүгә зур өлеш керткән (Марк 13:10).

  • Бәйтелдә кемнәр хезмәт итә, һәм алар турында ничек кайгырталар?

  • Һәр Бәйтелдә нинди эш башкарыла?