Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

22 НЧЕ ДӘРЕС

Филиалда нинди эш башкарыла?

Филиалда нинди эш башкарыла?

Сөләйман утраулары

Канада

Көньяк Африка

Бәйтел гаиләсе, бер яки берничә илдәге вәгазь эше турында кайгыртып, төрле бүлекләрдә хезмәт итә. Алар басмаларны тәрҗемә итә, журналлар бастыра, әдәбият бүлекләрендә хезмәт итә, аудио- һәм видеобасмалар чыгара, бүтән төрле эшләр башкара.

Эшне Филиал комитеты күзәтеп тора. Җитәкче совет һәр филиалда өч яки күбрәк тәҗрибәле өлкәннәрдән торган Филиал комитеты билгели һәм аларга җитәкчелек итү вазифасын ышанып тапшыра. Комитет үзенең карамагындагы һәр ил эшчәнлегенең алга таба үсеше һәм туган һәртөрле проблемалар турында Җитәкче советка хәбәр итә. Бу Җитәкче советка булачак басмаларда, җыелыш очрашулары һәм конгрессларда нинди темаларны карап чыгарга кирәк икәнен карар итәргә ярдәм итә. Җитәкче совет филиалларга даими үз вәкилләрен җибәреп тора. Алар филиалларга килеп, Филиал комитетларына үз вазифаларын үтәр өчен җитәкчелек бирә (Гыйбрәтле сүзләр 11:14). Филиал карамагындагы территориядә җыелышларны ныгыту өчен, төп идарә вәкиленең нотыгын үз эченә алган махсус программа оештырыла.

Җирле җыелышлар турында кайгырту. Филиалдагы җаваплы абый-кардәшләр яңа җыелышлар оештыру белән бәйле сорауларны хәл итә. Алар филиал карамагындагы территориядә хезмәт иткән пионерларның, миссионерларның, район күзәтчеләренең эшчәнлеген дә күзәтә. Алар конгресслар оештыра, Патшалык Залларының төзелүен күзәтә һәм әдәбиятны җыелышларга җибәрү турында кайгырта. Шулай итеп филиалларда башкарылган бар эшләр ярдәмендә вәгазьләү эше килешле һәм тәртипле алып барыла (1 Көринтлеләргә 14:33, 40).

  • Филиал комитетлары Җитәкче советка ничек ярдәм итә?

  • Филиаллар нәрсә өчен җаваплы?