Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

24 НЧЕ ДӘРЕС

Безнең бөтендөнья эшчәнлегебез ничек финанслана?

Безнең бөтендөнья эшчәнлегебез ничек финанслана?

Непал

Того

Бөек Британия

Безнең оешмабыз һәр ел йөзләрчә миллион Изге Язмаларны һәм башка басмаларны бушлай бастырып чыгара һәм тарата. Без Патшалык Заллары һәм филиаллар төзибез һәм аларны тиешле хәлдә саклыйбыз. Без меңләгән бәйтелчеләр белән миссионерларга булышып торабыз һәм афәтләр вакытында зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтәбез. Шуңа күрә сезнең, бәлки, мондый сорау туар: моның барысы өчен акча кайдан табыла?

Без керемнең уннан бер өлешен түләмибез һәм акча җыймыйбыз. Вәгазь эшебез зур чыгымнар белән бәйле булса да, без беркемнән дә акча сорамыйбыз. 100 дән күбрәк ел элек «Күзәтү манарасы» журналының 2 нче санында, без Йәһвәнең ярдәменә ышанабыз һәм «кешеләрдән ярдәм итүләрен беркайчан үтенмәячәкбез дә, сорамаячакбыз да» дип әйтелгән иде, һәм нәкъ шулай булды да! (Маттай 10:8)

Эшебез ирекле иганәләр ярдәмендә башкарыла. Күп кенә кешеләр Изге Язмаларга нигезләнгән белем тарату эшебез өчен рәхмәт йөзеннән ирекле иганәләр бирә. Йәһвә Шаһитләре үзләре дә, бөтен җир йөзе буенча Аллаһының ихтыяры үтәлсен өчен, шатланып үз вакытларын, көчләрен, акчаларын һәм башка нәрсәләрен корбан итә (1 Елъязма 29:9). Патшалык Залында һәм конгрессларыбызда ирекле иганәләр салырга теләүче кешеләр өчен тартмалар бар. Иганәләрне jw.org дигән сайтыбыз аша да биреп була. Акчаның күп өлешен бай булмаган кешеләр сала. Алар Гайсә яхшы сүзләр белән искә алган ярлы тол хатынга охшаш. Ул гыйбадәтханәдәге иганә савытына ике вак акча салган булган (Лүк 21:1—4). Шулай итеп, һәр кеше «йөрәгендә карар иткәнчә» бирә алыр өчен, даими, «үз хәленә карап, акчаның бер өлешен аерып» куя ала (2 Көринтлеләргә 9:7; 1 Көринтлеләргә 16:2).

«Иң яхшысын биреп» Патшалык эшләренә булышлык итәргә теләүче кешеләрне Йәһвә алга таба да аның ихтыярын үтәргә дәртләндереп торачак. Без моңа бер дә шикләнмибез (Гыйбрәтле сүзләр 3:9).

  • Оешмабыз башка диннәрдән нәрсә белән аерылып тора?

  • Ирекле иганәләр ничек кулланыла?