Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

26 НЧЫ ДӘРЕС

Без Патшалык Залларын яхшы хәлдә ничек саклыйбыз?

Без Патшалык Залларын яхшы хәлдә ничек саклыйбыз?

Эстония

Зимбабве

Монголия

Пуэрто-Рико

Йәһвә Шаһитләренең һәр Патшалык Залы Аллаһының изге исемен йөртә. Шуңа күрә Патшалык Залын чиста, тәртипле һәм яхшы хәлдә тоту — безнең өчен зур хөрмәт һәм изге хезмәтебезнең мөһим бер өлеше. Бу эштә һәркем катнаша ала.

Очрашудан соң залны җыештыру. Һәр очрашудан соң абый һәм апа-кардәшләр шатланып Патшалык Залын җиңелчә генә җыештырып чыга. Атнага бер тапкыр залны тагы да яхшырак җыештырып чыгалар. Гадәттә берәр өлкән я хезмәттәш ярдәмче башкарылырга тиешле эшләр исемлеге буенча эшне күзәтә. Кардәшләр идәннәр себерә, юа яки тузан суырта, тузан сөртә, урындыкларны тигезләп куя, бәдрәфләрне юа һәм дезинфекцияли, тәрәзәләр һәм көзгеләр сөртә, чүп чыгара һәм ишегалдын тәртипкә китерә. Кимендә елга бер мәртәбә генераль җыештыру үткәрелә. Балабызга шул эшләрнең берәрсен кушып, без аны гыйбадәт кылу урыннарын хөрмәт итәргә өйрәтәбез (Вәгазьче 5:1).

Ремонт эшләрендә ярдәм итү. Ел саен Патшалык Залы тыштан һәм эчтән җентекләп тикшерелә. Шуннан соң кирәкле ремонт ясала һәм шулай итеп Зал яхшы хәлдә саклана. Бу шулай ук кирәкмәгән чыгымнардан саклый (2 Елъязма 24:13; 34:10). Чиста һәм яхшы хәлдә булган Патшалык Залы — безнең Аллаһыбызга гыйбадәт кылу өчен туры килгән урын. Андый эшләрдә катнашып, без Йәһвәне яратканыбызны һәм гыйбадәт кылу урынын кадерләгәнебезне күрсәтәбез (Зәбур 122:1). Бу шулай ук башка кешеләрдә уңай тәэсир калдыра (2 Көринтлеләргә 6:3).

  • Ни өчен безнең гыйбадәт кылу урынына карашыбыз җитди?

  • Патшалык Залында чисталык саклау өчен нинди чаралар күрелә?