Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

27 НЧЕ ДӘРЕС

Патшалык Залы китапханәсе кайсы яктан файдалы?

Патшалык Залы китапханәсе кайсы яктан файдалы?

Израиль

Чехия

Бенин

Кайман утраулары

Сезнең Изге Язмалардан алган белемегезне арттыру өчен тикшерү үткәрәсегез киләме? Изге Язмалардагы берәр шигырьнең мәгънәсен я берәр кеше, урын, әйбер турында күбрәк беләсегез киләме? Ә, бәлки, сезне берәр проблема борчыйдыр? Аллаһы Сүзе сезгә булыша аламы? Бу сорауларга җавапны Патшалык Залы китапханәсендә табарсыз.

Анда тикшерү үткәрер өчен файдалы кораллар бар. Сезнең, мөгаен, Йәһвә Шаһитләре туган телегездә чыгарган кайбер басмалары юктыр. Ләкин Патшалык Залы китапханәсендә алар бар, һәм анда яңа басмалар кертелә бара. Анда шулай ук Изге Язмаларның төрле тәрҗемәләре, сүзлекләр һәм энциклопедияләр бардыр. Очрашу алдыннан һәм аннан соң китапханәдән файдаланып була. Анда компьютер булса, компьютерга, бәлки, электрон форматтагы «Күзәтү манарасы китапханәсе» урнаштырылгандыр. Бу — шактый күп басмаларыбызны үз эченә алган компьютер программасы. Аның ярдәмендә җиңел генә кирәкле теманы, сүзне я шигырьне табып була.

«Тормышыбыз һәм хезмәтебез» очрашуында чыгыш ясаучы укучылар өчен яхшы ярдәм. Сез үз йөкләмәгезне әзерләр өчен Патшалык Залы китапханәсеннән файдалана аласыз. Китапханә өчен шул очрашуның күзәтчесе җаваплы. Ул китапханәдә яңа басмалар булсын өчен һәм басмаларның тәртиптә саклануы өчен җаваплы. Мәктәп күзәтчесе яки сезнең белән Изге Язмалар өйрәнүен алып баручы кардәш сезгә кирәкле мәгълүматны табарга булышыр. Әмма китапханәсеннән басмаларны алып китәргә ярамый. Аларны сак кына һәм аларга сызмыйча кулланырга кирәк.

Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Аллаһы турындагы белемнәрне табар өчен, безгә аларны «хәзинәне эзләп казыгандай казырга» кирәк (Гыйбрәтле сүзләр 2:1— 5). Патшалык Залы китапханәсе сезгә бу яктан ярдәм итә ала.

  • Патшалык Залы китапханәсендә шәхси тикшерү үткәрер өчен нинди кораллар бар?

  • Китапханә турында әйткәндә, сезгә кем ярдәм итә ала?