Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

28 НЧЕ ДӘРЕС

Безнең сайтыбыздан нәрсә табып була?

Безнең сайтыбыздан нәрсә табып була?

Франция

Польша

Россия

Гайсә Мәсих үзенең шәкертләренә: «Кешеләр яхшы эшләрегезне күреп, күктәге Атагызны данласыннар өчен, сезнең яктылыгыгыз да кешеләр алдында... балкысын»,— дип әйткән (Маттай 5:16). Шул максаттан чыгып, без алдынгы технологияләр, шул исәптән Интернетны да кулланабыз. jw.org дигән сайтыбыз — Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеге һәм тәгълиматлары турында рәсми мәгълүмат чыганагы. Анда нәрсә бар?

Еш бирелгән сорауларга Изге Язмалардан җаваплар. Сез анда күпләрне борчыган мөһим сорауларның күбесенә җавап таба аласыз. Мәсәлән, «Газаплар кайчан да булса бетәрме?» һәм «Үлгән кешеләр кабат яшәрме?» дигән буклетларны сайтыбызда 600 дән артык телдә укып була. Анда Изге Язмаларның «Яңа дөнья тәрҗемәсе»н 130 дан артык телдә укып була һәм Изге Язмаларны өйрәнергә ярдәм итүче күп басмаларны, шул исәптән «Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?» дигән китапны һәм агымдагы «Күзәтү манарасы» белән «Уяныгыз!» журналларын да табып була. Бу басмаларның күбесен сайтта укып я тыңлап була яки аларны MP3, PDF һәм EPUB форматларында йөкләп була. Сез кызыксынучы кеше өчен аның телендәге берәр басманың берничә битен бастырып чыгара аласыз. Сайтта ишарәләр телләрендә видеобасмалар бар. Аннан шулай ук Изге Язмаларны сәнгатьчә уку, Изге Язмаларга нигезләнгән драмалар һәм матур музыка йөкләп була.

Йәһвә Шаһитләре турында дөрес мәгълүмат. Сайтта шулай ук безнең бөтендөнья эшчәнлегебез, Йәһвә Шаһитләре белән бәйле вакыйгалар һәм безнең гуманитар ярдәм күрсәтүебез турында соңгы яңалыклар һәм видеоматериал бар. Сез сайттан булачак конгресслар турында да белә алырсыз һәм филиалларның адресларын таба алырсыз.

Андый технологияләр ярдәмендә хакыйкать яктылыгы җирнең иң ерак урыннарында да балкый. Бу һәр континенттагы, шул исәптән Антарктидадагы кешеләргә Аллаһы белән танышырга мөмкинлек бирә. Без бөтен җиргә «Йәһвә сүзе тиз таралсын» һәм аңа дан китерсен өчен дога кылабыз (2 Тисалуникәлеләргә 3:1).

  • jw.org сайты күбрәк кешеләргә Изге Язмалардагы хакыйкатьне белергә ничек ярдәм итә?

  • Сез сайтыбызда нәрсә карарга теләр идегез?