Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

3 ДӘРЕС

Изге Язмалардагы яхшы хәбәр Аллаһыданмы?

Изге Язмалардагы яхшы хәбәр Аллаһыданмы?

1. Изге Язмаларның авторы кем?

Кешеләрнең җирдә мәңге яшәячәге турындагы яхшы хәбәр Изге Язмаларда язылган (Зәбур 37:29). Изге Язмалар 66 кечкенә китаптан тора. Аңа Тәүрат, Зәбур, Инҗил һәм пәйгамбәрләр китаплары керә. Аларны язар өчен Аллаһы кимендә 40 диндар кешене кулланган. Беренче биш китапны якынча 3 500 ел элек — Муса пәйгамбәр, ә соңгысын якынча 1 900 ел элек рәсүл Яхъя язган. Изге Язмаларны язучылар кемнең фикерләрен язган? Аларга изге рух аша Аллаһы үзенең хәбәрләрен җиткереп торган (2 Ишмуил 23:2). Алар үз фикерләрен түгел, ә Аллаһыныкын язган. Шуңа күрә Изге Язмаларның авторы — Йәһвә. 2 Тимутигә 3:16; 2 Петер 1:20, 21 не укыгыз.

«Изге Язмаларның авторы кем?» дигән видеороликны карагыз

2. Ни өчен Изге Язмаларны Аллаһыдан иңдерелгән китап дип әйтеп була?

Изге Язмалар Аллаһыдан иңдерелгән, чөнки анда нечкәлекләренә кадәр һәм төгәл итеп киләчәк турында әйтелә. Берәү дә моны эшли алмый (Йошуа 23:14). Аллаһы Тәгалә генә кешелекнең киләчәген төгәл әйтә ала. Ишагыя 42:9; 46:10 ны укыгыз.

Аллаһыдан иңдерелгән китап үзенә күрә бердәнбер китап булырга тиеш, һәм бу нәкъ шулай да. Бүгенге көнгә Изге Язмаларның миллиардлаган экземпляры йөзләрчә телләрдә таратылган. Изге Язмалар борынгы китап булса да, ул фәнгә каршы килми. Шулай ук 40 язучының язганнары бер-берсенә каршы килми *. Өстәвенә, Изге Язмаларда язылган һәрнәрсә Аллаһының мәхәббәте белән сугарылган, һәм бу китапның һаман да кеше тормышларын яхшы якка үзгәртергә көче бар. Моның барысы миллионлаган кешене Изге Язмаларның Аллаһы Сүзе икәненә ышандыра. 1 Тисалуникәлеләргә 2:13 не укыгыз.

«Изге Язмаларның дөрес булуын без кайдан беләбез?» дигән видеороликны карагыз

3. Изге Язмаларда нәрсә турында әйтелә?

Изге Язмаларның төп темаларының берсе — бу Аллаһының кешелеккә карата ярату тулы нияте турындагы яхшы хәбәр. Изге Язмаларда кешеләрнең кешелек тарихының башында җирдәге оҗмахта яшәү мөмкинлекләрен ничек югалтканы һәм оҗмахның киләчәктә ничек яңадан торгызылачагы турында әйтелә. Ачылыш 21:4, 5 не укыгыз.

Аллаһы Сүзендә шулай ук законнар, принциплар һәм киңәшләр бар. Өстәвенә, Изге Язмаларда Аллаһының кешеләр белән ничек мөгамәлә иткәне сурәтләнә. Бу Аллаһының нинди икәнлеген ачыклый. Шулай итеп Изге Язмалар сезгә Аллаһыны яхшырак белергә ярдәм итә ала. Анда ничек аның дусты булырга икәнлеге аңлатыла. Зәбур 19:7, 11; Ягъкуб 2:23; 4:8 не укыгыз.

4. Изге Язмаларны аңларга нәрсә ярдәм итә ала?

Бу брошюра сезгә Изге Язмаларны аңларга ярдәм итәчәк. Монда Гайсә кулланган ысул кулланыла. Ул Изге Язмаларның төрле китапларыннан өзекләр китереп аларны аңлаткан. Лүк 24:27, 45 не укыгыз.

Аллаһының яхшы хәбәреннән дә кыйммәтлерәк нәрсә юк. Шулай да кайбер кешеләр аңа ваемсыз, ә башкаларны бу хәбәр хәтта ярсыта да. Ләкин бу сезгә киртә булмасын. Сезнең мәңгелек тормышны алу өметегез Аллаһы турында белем алуыгызга бәйле. Яхъя 17:3 не укыгыз.

 

^ 3 абз. «Барлык кешеләр өчен китап» дигән брошюраны карагыз.