Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

15 ДӘРЕС

Ни өчен өйрәнүегезне дәвам итәргә кирәк?

Ни өчен өйрәнүегезне дәвам итәргә кирәк?

1. Изге Язмаларны өйрәнүегезне дәвам итү сезгә нинди файда китерәчәк?

Изге Язмалардагы төп тәгълиматларны карап чыгу, һичшиксез, сезне Йәһвәгә якынайткандыр. Аңа карата үсә башлаган яратуны һәрвакыт үстереп торырга кирәк (1 Петер 2:2). Мәңгелек тормышка өметегез булсын өчен, сезгә Аллаһының Сүзен өйрәнеп, аңа якынлашуыгызны дәвам итәргә кирәк. Яхъя 17:3; Яһүд 21 не укыгыз.

Аллаһы турында белемнәрегез күбәйгән саен, сезнең иманыгыз ныгый барачак. Иман сезгә Аллаһыга яраклы булырга ярдәм итәчәк (Еврейләргә 11:1, 6). Иманыгыз сезне үткәндә кылган гөнаһларыгыздан чын күңелдән тәүбә итәргә һәм тормышыгызда кирәкле үзгәрешләр ясарга дәртләндерәчәк. Рәсүлләр 3:19 ны укыгыз.

2. Аллаһы турында белемнәрегез башкаларга нинди файда китерә ала?

Сез Йәһвә белән дус була аласыз

Билгеле, сез башкалар белән белгәннәрегезне уртаклашырга теләрсез; без бит барыбыз да яхшы яңалыкларны сөйләргә яратабыз. Аллаһы турында белемнәр алуыгызны дәвам итеп, сез Йәһвәгә һәм яхшы хәбәргә ни өчен иман иткәнегезне Изге Язмалар ярдәмендә аңлатырга өйрәнәчәксез. Римлыларга 10:13 —15 не укыгыз.

Күпчелек кеше яхшы хәбәрне башта дусларына һәм туганнарына сөйли. Әдәп саклагыз. Аларның дине дөрес түгел дип әйтер урынына, аларга Аллаһының вәгъдәләре турында сөйләгез. Шулай ук шуны онытмагыз: кешеләргә еш кына сөйләгәннәрегез түгел, ә тәртибегез тәэсир итә. 2 Тимутигә 2:24, 25 не укыгыз.

3. Изге Язмаларны өйрәнү сезгә нинди мөмкинлек ача?

Изге Язмаларны өйрәнү сезгә рухи яктан үсәргә ярдәм итәчәк. Тора-бара сез Йәһвә белән дуслашачаксыз. Сез хәтта аның гаиләсенең әгъзасы булып китәчәксез. 2 Көринтлеләргә 6:18 не укыгыз.

4. Сез рухи яктан ничек үсә аласыз?

Аллаһы Сүзен өйрәнүегезне дәвам итегез (Еврейләргә 5:13, 14). Берәр Йәһвә Шаһитеннән үзегез белән «Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?» дигән китап буенча Изге Язмаларны өйрәнү үткәрүен сорагыз. Аллаһы Сүзеннән күбрәк белемнәр алган саен, сезнең тормышыгыз уңышлырак булачак. Зәбур 1:1— 3; 73:27, 28 не укыгыз.

Яхшы хәбәр бәхетле Аллаһы Йәһвәдән килә. Аның халкына кушылсагыз, сез аңа якынлашачаксыз (Еврейләргә 10:24, 25). Йәһвәнең хуплавын алыр өчен алга таба да тырышлыклар куеп, сез чын тормышка — мәңгелек тормышка ирешәчәксез. Аллаһы белән мөнәсәбәтләрне ныгытыгыз. Моннан да кыйммәтлерәк нәрсә юк! 1 Тимутигә 1:11; 6:19 ны укыгыз.