Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

4 НЧЕ ДӘРЕС

Ул әтисенең һәм Йәһвәнең йөрәген сөендергән

Ул әтисенең һәм Йәһвәнең йөрәген сөендергән

Ифтах Йәһвәгә нинди вәгъдә биргән?

Җиңел булмаса да, Ифтах кызы үз әтисенең вәгъдәсен үтәгән

Син рәсемдәге кызны күрәсеңме?~ Ул Ифта́х исемле кешенең кызы. Изге Язмаларда бу кызның исеме әйтелми, әмма шул билгеле: ул әтисенең һәм Йәһвәнең йөрәген шатландырган. Әйдә, аның турында һәм әтисе Ифтах турында белик.

Ифтах — яхшы кеше. Ул үз кызын өйрәтеп һәм Йәһвә турында сөйләп аның белән күп вакыт үткәрә. Ул шулай ук көчле кеше һәм яхшы җитәкче. Шуңа күрә исраиллеләр аңардан дошманнарына каршы сугышта җитәкче булырга үтенә.

Ифтах Аллаһыга дога кыла һәм сугышта җиңеп чыгарга булышсын дип сорый. Ул мондый вәгъдә бирә: әгәр Йәһвә сугышта җиңү бирсә, ул өйгә кайтканда аны каршы алырга чыккан беренче кешене Йәһвәгә бирәчәк. Шул кеше калган тормышын Аллаһының чатыры янында яшәп һәм анда хезмәт итеп үткәрергә тиеш булган. Ул заманда кешеләр, Аллаһыга гыйбадәт кылыр өчен, чатырга йөргән. Ифтах сугышта җиңә! Ничек уйлыйсың, аны каршы алырга чыккан беренче кеше кем була?~

Әйе, ул Ифтахның кызы була! Ул аның бердәнбер баласы, һәм хәзер Ифтахка кызы белән аерылырга туры киләчәк. Ифтах бик нык кайгыра. Әмма хәтерлисеңдер, ул бит вәгъдә биргән иде. Аның кызы шундук болай ди: «Әтием, Йәһвә алдында сүз биргәнсең икән, минем белән әйткәнеңчә эшлә».

Һәр ел Ифтах кызының дуслары аңа кунакка килгән

Ифтахның кызы да кайгыра. Аллаһының чатырында хезмәт иткәндә, ул кияүгә дә чыга алмаячак, бала да таба алмаячак. Ләкин ул әтисенең вәгъдәсен үтәргә һәм Йәһвәне сөендерергә бик тели. Бу аның өчен кияүгә чыгудан һәм балаларны табудан да мөһимрәк. Шуңа күрә ул үз йортын калдырып китә һәм үз гомерен Аллаһының чатырында үткәрә.

Синеңчә, бу аның әтисенең һәм Йәһвәнең йөрәген сөендергәнме?~ Әйе, һичшиксез! Син дә Йәһвәне тыңласаң һәм аны яратсаң, Ифтах кызы кебек, әти-әниең белән Йәһвәнең йөрәген сөендерерсең.