Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

6 НЧЫ ДӘРЕС

Давыт куркуга бирешмәгән

Давыт куркуга бирешмәгән

Син берәр нәрсәдән курыксаң, нәрсә эшлисең?~ Бәлки, син әниең я әтиең янына йөгерәсеңдер һәм алардан ярдәм сорыйсыңдыр. Әмма башка Ярдәмче дә бар. Ул башкалардан күпкә көчлерәк. Беләсеңме, кем ул?~ Әйе, Йәһвә Аллаһы. Изге Язмаларда Давыт исемле бер егет хакында әйтелә. Ул Йәһвәнең үзенә һәрвакыт ярдәм итеп торачагын белгән һәм куркуга бирешмәгән. Әйдә, ул егет турында күбрәк белик.

Әти-әнисе Давытны балачактан ук Йәһвәне яратырга өйрәтә. Бу Давытка, хәтта бик куркыныч чакларда да, курыкмаска булыша. Ул Йәһвә аның Дусты икәнен һәм Аллаһы аңа ярдәм итәчәк икәнен белә. Бер тапкыр, Давыт сарыкларны көткәндә, зур арыслан килә һәм бер сарыкны эләктереп ала! Беләсеңме, Давыт нәрсә эшли? Ул арысланны куып җитә һәм аны бер коралсыз үтерә. Сарыкларга аю һөҗүм иткәч, Давыт аны да үтерә! Синеңчә, Давытка кем ярдәм итә?~ Әйе, Йәһвә.

Давыт башка бер очракта да үзен бик кыю тота. Ул вакытта исраиллеләр филистиләр дип аталган халык белән сугыша. Филистиләрнең бер сугышчысы бик, бик зур кеше, әзмәвер булган! Аның исеме Голиаф, я Җалут. Бу әзмәвер исраилле сугышчылардан һәм Йәһвәдән мыскыллап көлә. Ул исраилле сугышчыларны үзе белән сугышырга чакыра. Әмма исраиллеләр аның белән сугышырга бик курка. Моның турында ишеткәч, Давыт Җалутка каршы чыга һәм болай ди: «Бүген Йәһвә сине минем кулыма тапшырыр. Мин сине үтерермен!» Синеңчә, Давыт кыюмы?~ Әйе, бик кыю. Аннары нәрсә булганын беләсең киләме?

Давыт таш ата торган корал һәм биш таш ала да, әзмәвер белән сугышырга чыга. Җалут яшь Давытны күргәч, аңардан мыскыллап көлә башлый. Әмма Давыт: «Син миңа каршы кылыч... белән чыгасың, ә мин сиңа каршы... Йәһвә исеме белән чыгам!» — ди. Шуннан соң ул Җалутка таба йөгерә, ташны атып җибәрә, һәм таш Җалутның күзләре арасына эләгә! Әзмәвер җиргә егыла һәм үлә! Бар филистиләр куркып качып китә. Андый әзмәверне Давыт кебек малай ничек җиңеп чыга алган соң?~ Йәһвә аңа булышкан, чөнки ул шул әзмәвердән күпкә көчлерәк булган!

Давыт курыкмаган, чөнки Йәһвә аңа булышып торачак икәнен белгән

Давыт очрагыннан син нәрсәгә өйрәнә аласың?~ Йәһвә башкалардан күпкә көчлерәк. Ул синең Дустың. Шуңа күрә киләсе тапкыр берәр нәрсәдән курыксаң, шуны исеңдә тот: Йәһвә сиңа кыю булырга булыша ала!

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ АЧЫП УКЫ