Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

9 НЧЫ ДӘРЕС

Иремия Йәһвә турында сөйләүдән туктамаган

Иремия Йәһвә турында сөйләүдән туктамаган

Ни өчен кешеләрнең Иремиягә ачулары чыга?

Йәһвә Иремияне коткарган

Без кешеләргә Йәһвә турында сөйләгәндә, алар кайвакыт бездән көлә я хәтта безгә ачулары килә. Моның аркасында безнең Аллаһы турында башка сөйлисе дә килмәс. Синең андый чакларың булганы бармы?~ Изге Язмаларда Йәһвәне яраткан бер егет хакында әйтелә. Ул Йәһвә турында сөйләмәскә булган. Аның исеме Иремия́. Әйдә, аның турында күбрәк белик.

Яшь Иремия Йәһвәдән йөкләмә алган. Аллаһы аңа кешеләрне начар эшләр кылудан кисәтергә кушкан. Бу Иремия өчен бик авыр булган һәм ул курыккан. Ул болай дигән: «Мин бик яшь әле». Ләкин Йәһвә: «Алардан курыкма... мин синең белән»,— дигән.

Иремия, кешеләр үзгәрмәсә, Аллаһы аларга җәза бирәчәк дип, аларны кисәтә башлый. Син ничек уйлыйсың, кешеләр Иремияне тыңлыймы?~ Юк. Алар аңардан көлә һәм аңа ачулана башлый. Кайберәүләр аны хәтта үтерергә тели! Ничек уйлыйсың, Иремия нәрсә хис итә?~ Ул курка һәм: «Аның исеменнән башка сөйләмәячәкмен»,— ди. Ул чыннан да бирешәме?~ Юк. Ул Йәһвәне шулкадәр ярата ки, хәтта аның турында сөйләүдән туктый алмый. Иремия бирешми, шуңа күрә Йәһвә аны яклап тора.

Мәсәлән, бер тапкыр явыз кешеләр Иремияне пычрак тулы тирән чокырга ыргыта. Аның ризыгы да, суы да юк. Шул кешеләр Иремиянең чокырда үлүен тели. Ләкин Йәһвә ярдәме белән ул исән кала!

Син Иремия үрнәгеннән нәрсәгә өйрәнә аласың?~ Ул кайвакыт курыккан булса да, Йәһвә турында сөйләүдән туктамаган. Син Йәһвә турында сөйләгәндә, кешеләр синнән көләр я сиңа ачуланыр. Син ояла я хәтта курка башларсың. Ләкин Йәһвә турында сөйләүдән туктама. Ул сиңа, Иремиягә кебек, һәрвакыт булышып торачак.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ АЧЫП УКЫ