Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

14 НЧЕ ДӘРЕС

Бар җир белән идарә итәчәк Патшалык

Бар җир белән идарә итәчәк Патшалык

Нинди Патшалык турында сүз бара?~ Әйе, Аллаһы Патшалыгы турында. Ул җирдә оҗмах урнаштырачак. Бу Патшалык турында күбрәк беләсең киләме?~

Һәр патшалыкның патшасы бар. Патша үз илендә яшәгән кешеләр белән идарә итә. Аллаһы Патшалыгының Патшасы кем икәнен беләсеңме?~ Гайсә Мәсих. Ул күктә яши. Тиздән ул бар кешеләр өстеннән Патша булачак! Ничек уйлыйсың, Гайсә бөтен җир өстеннән Патша булгач, без бәхетле булырбызмы?~

Синең оҗмахта нәрсә күрәсең килә?

Без бик бәхетле булачакбыз! Оҗмахта кешеләр бер-берсе белән сугышмаячак. Сугышлар да булмаячак. Кешеләр бер-берсен яратып яшәячәк. Беркем авырмаячак һәм үлмәячәк. Сукырлар күрә башлаячак, саңгыраулар ишетәчәк, ә йөри алмаган кешеләр йөгерә һәм сикерә алачак. Һәр кешенең җитәрлек ризыгы булачак. Хайваннар бер-берсе белән һәм кешеләр белән дус булачак. Үлгән кешеләр терелтеләчәк. Син бу брошюрадан күп төрле кешеләр турында белдең. Мәсәлән, Рәбика, Рәхәб, Давыт һәм Ильяс. Алар да яңадан яшәячәк! Алар терелгәч, синең аларны күрәсең киләме?~

Йәһвә сине ярата һәм бәхетле булуыңны тели. Әгәр син Йәһвә турында күбрәк белергә тырышсаң һәм аны тыңлап торсаң, син дә искиткеч оҗмахта мәңге яши алачаксың! Синең оҗмахта мәңге яшисең киләме?~