Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

«Синең Патшалыгың килсен»

«Синең Патшалыгың килсен»

БЕЗ ШУНЫ БЕЛЕРБЕЗ

Гайсә Аллаһы Патшалыгы турында өйрәтә

1, 2. Гайсәнең өч рәсүле Йәһвәнең нинди сүзләрен ишеткән, һәм алар моңа ничек караган?

 ӘГӘР Йәһвә Аллаһы сиңа берәр нәрсәне эшләргә кушса, син моңа ничек карар идең? Һичшиксез, ул нәрсә генә кушмасын, син аның әйткәнен теләп үтәр идең!

2 Б. э. 32 елының Пасах бәйрәменнән соң берникадәр вакыт узгач, Гайсәнең өч рәсүле — Петер, Ягъкуб һәм Яхъя — нәкъ шундый хәлгә эләккән. (Маттай 17:1—5 укы.) Гайсә белән «биек тауга» менгәч, алар үз Хуҗаларын күктәге данлыклы Патша итеп күргән. Бу күренеш аларга чынбарлык булып күренгән, Петер хәтта өч чатыр корырга тәкъдим иткән. Петер әле сөйләгән вакытта, аларны бер болыт каплаган. Шунда Петер һәм башка ике шәкерт Йәһвәнең тавышын ишеткән. Андый хөрмәткә кешелек тарихында берничә кеше генә лаек булган! Йәһвә Гайсә турында: «Бу — минем сөекле Улым»,— дигән һәм: «Аны тыңлагыз»,— дип өстәгән. Рәсүлләр Аллаһы кушканны үтәгән. Алар Гайсәнең өйрәтеп әйткән сүзләрен тыңлаган һәм башкаларны да шулай эшләргә өндәгән (Рәс. 3:19—23; 4:18—20).

Гайсә күбесенчә Аллаһы Патшалыгы турында өйрәткән

3. Ни өчен Йәһвә безнең үз Улын тыңлавыбызны тели, һәм безгә нәрсәне җентекләп тикшереп чыгарга кирәк?

3 «Аны тыңлагыз» дигән сүзләр Изге Язмаларда безнең өчен дә язып калдырылган (Рим. 15:4). Ни өчен алар безгә дә файда китерә ала? Чөнки Гайсә Йәһвә исеменнән сөйләгән, һәм ул Йәһвә безгә әйтергә теләгәнне җиткергән (Яхъя 1:1, 14). Аллаһы Патшалыгы — бу Гайсә Мәсих һәм аның 144 000 хакимдәше идарә иткән Мәсих җитәкчелегендәге Патшалык. Гайсә күбесенчә шул Патшалык турында өйрәткән, шуңа күрә безгә Патшалык турында әйтелгәнне җентекләп тикшереп чыгарга кирәк (Ачыл. 5:9, 10; 14:1—3; 20:6). Әйдәгез, башта шул сорауга җавап алыйк: ни өчен Гайсә Аллаһы Патшалыгы турында шулкадәр күп өйрәткән?

«Күңелдә ни булса...»

4. Гайсә Патшалыкның үз йөрәгенә якын булуын ничек күрсәткән?

4 Патшалык Гайсәнең йөрәгенә якын. Ни өчен алай әйтеп була? Чөнки кеше әйткән сүзләр аша аның өчен нәрсә мөһим икәнен күреп була. Гайсә үзе болай дип әйткән: «Күңелдә ни булса, авыздан шул чыга» (Мат. 12:34). Гайсә Аллаһы Патшалыгы турында сөйләр өчен һәр мөмкинлекне кулланган. Яхшы хәбәр китапларында Патшалык турында 100 дән артык тапкыр әйтелә, һәм аны күбесенчә Гайсә телгә ала. «Мин башка шәһәрләрдә дә Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне игълан итәргә тиешмен, чөнки мин шуның өчен җибәрелдем дә»,— дигән Гайсә. Шулай итеп ул Патшалык аның вәгазенең темасы икәнен күрсәткән (Лүк 4:43). Хәтта терелтелгәннән соң Гайсә үз шәкертләренә Патшалык турында сөйләвен дәвам иткән (Рәс. 1:3). Әйе, Гайсәнең йөрәге Патшалык өчен рәхмәт хисе белән тулы булган, һәм бу аны башкаларга шул Патшалык турында сөйләргә дәртләндереп торган.

5—7. а) Без Патшалыкның Йәһвә йөрәгенә якын икәнен кайдан беләбез? Мисал китерегез. б) Без Патшалыкның үз йөрәгебезгә якын булуын ничек күрсәтә алабыз?

5 Патшалык Йәһвәнең дә йөрәгенә якын. Без моны кайдан беләбез? Йәһвә үзенең бердәнбер Улын дөньяга җибәргән, һәм Гайсә әйткән һәм өйрәткән бар нәрсә нәкъ Йәһвәдән булган (Яхъя 7:16; 12:49, 50). Өстәвенә, нәкъ Йәһвә Гайсәнең тормышы һәм хезмәте турында Яхшы хәбәр китапларында язылсын дип кайгырткан. Моның турында уйланып алыйк.

Үзебезгә мондый сорау бирик: «Аллаһы Патшалыгы минем йөрәгемә якынмы?»

6 Әйтик, сиңа гаиләңнең фотографияләрен альбомга урнаштырырга кирәк, ди. Синең, бәлки, күп фотографияләрең бардыр, әмма аларның кайберсе альбомга сыймас. Син нәрсә эшләрсең? Син аларны сайлап-сайлап кына альбомга урнаштырыр идең. Яхшы хәбәр китаплары андый альбомга охшаш һәм безгә Гайсә турында тулы мәгълүмат бирә. Аларны язган кешеләрне Йәһвә рухландырган, әмма ул аларга Гайсәнең җирдә яшәгәндә әйткән һәр сүзен һәм кылган һәр эшен язып куярга кушмаган (Яхъя 20:30; 21:25). Моның урынына ул язучыларны безгә Гайсә хезмәтенең максатын һәм Йәһвә өчен иң мөһиме нәрсә икәнен аңларга булыша торган Гайсәнең сүзләрен һәм эшләрен язып куярга рухландырган (2 Тим. 3:16, 17; 2 Пет. 1:21). Яхшы хәбәр китапларында Гайсәнең Аллаһы Патшалыгы турындагы тәгълиматлары язылган, шуңа күрә без мондый нәтиҗә ясый алабыз: Патшалык Йәһвәнең йөрәгенә якын. Уйлап кына карагыз, Йәһвә үз Патшалыгы турында бар нәрсәне белүебезне тели!

7 Үзебезгә мондый сорау бирик: «Аллаһы Патшалыгы минем йөрәгемә якынмы?» Якын булса, без Гайсәнең Патшалык турында әйткән сүзләрен һәм өйрәткәннәрен бирелеп тыңларбыз, ә ул Патшалыкның мөһимлеге, аның ничек һәм кайчан килүе турында өйрәткән.

«Синең Патшалыгың килсен». Ничек?

8. Ничек Гайсә Патшалыкның мөһимлегенә басым ясаган?

8 Гайсәнең үрнәк итеп бирелгән догасын карап чыгыйк. Гайсә гади, ләкин тирән мәгънәле сүзләр әйтеп, Патшалыкның нәрсә башкарачагын күрсәткән һәм шулай итеп аның мөһимлегенә басым ясаган. Бу догада җиде үтенеч бар. Беренче өч үтенеч Йәһвәнең исемен изге итү, Патшалыкның килүе һәм, күктәге кебек, җирдә дә Аллаһы ихтыярының үтәлеше турында. Шул өч үтенеч Йәһвәнең нияте белән бәйле. (Маттай 6:9, 10 укы.) Алар бер-берсе белән дә тыгыз бәйле. Йәһвә Мәсих җитәкчелегендәге нәкъ шул Патшалык ярдәмендә үз исемен изге итәчәк һәм үз ихтыярын үтәячәк.

9, 10. а) Аллаһы Патшалыгы килгәч, нәрсә эшләячәк? б) Синең Изге Язмалардагы нинди вәгъдәнең үтәлешен үз күзләрең белән күрәсең килә?

9 Аллаһы Патшалыгы килгәч, нәрсә эшләячәк? «Синең Патшалыгың килсен» дип дога кылганда, без Патшалыкның тәвәккәл эш итүен сорыйбыз. Килгәч, Патшалык җирдә үзгәрешләр ясар өчен бар кодрәтен кулланачак. Ул бүгенге явыз дөнья төзелешен, шул исәптән кешеләрнең хөкүмәтләрен, юк итәчәк һәм гадел яңа дөнья урнаштырачак (Дан. 2:44; 2 Пет. 3:13). Патшалыкның идарә итүе вакытында бөтен җир оҗмахка әйләнәчәк (Лүк 23:43). Аллаһы хәтерендәге кешеләр терелтеләчәк һәм үз яраткан кешеләре белән очрашачак (Яхъя 5:28, 29). Тыңлаучан кешеләр, камиллекә ирешеп, чиксез тормышка шатланып яшәячәк (Ачыл. 21:3—5). Ниһаять, җирдә, күктә кебек, Йәһвә Аллаһының ихтыяры үтәләчәк! Син Изге Язмаларда язылган бу вәгъдәләрнең үтәлешен үз күзләрең белән күрергә әллә теләмәс идеңме? Шуны истә тот: Аллаһы Патшалыгы килсен дип дога кылганда, син бу искитмәле вәгъдәләрнең үтәләчәге турында дога кыласың.

10 Кешеләр Патшалык килсен дип дога кылсалар да, ул әле килмәгән, һәм бу ачык күренеп тора. Кешеләрнең хөкүмәтләре әле дә җирдә идарә итә, һәм кешеләр әле гадел яңа дөньяда яшәми. Ләкин бик яхшы хәбәр бар. Аллаһы Патшалыгы инде урнаштырылган! Без моны киләсе бүлектән белербез. Ә хәзер, әйдәгез, Гайсәнең сүзләренә игътибар итик. Ул Патшалыкның кайчан урнаштырылачагы һәм кайчан киләчәге турында нәрсә әйткән?

Аллаһы Патшалыгы кайчан урнаштырылырга тиеш булган?

11. Гайсә Аллаһы Патшалыгының урнаштырылачагы турында нәрсә күрсәткән?

11 Шәкертләр Патшалык беренче гасырда урнаштырылачак дип көткән булса да, Гайсә андый өметләр акланмаячак икәнен күрсәткән (Рәс. 1:6). Әйдәгез, аның ике кинаяле хикәясенә игътибар итик. Аларның берсен ул, күрәсең,— б. э. 31 елында, ә икенчесен б. э. 33 елында сөйләп биргән.

12. Бодай һәм чүп үләне турындагы кинаяле хикәя Патшалыкның б. э. беренче гасырында урнаштырылмаганын ничек күрсәтә?

12 Бодай һәм чүп үләне турындагы кинаяле хикәя. (Маттай 13:24—30 укы.) Бу кинаяле хикәяне Гайсә, күрәсең, б. э. 31 елының язында сөйләп биргән. Аннан соң ул аны үз шәкертләренә аңлатып биргән (Мат. 13:36—43). Кыскача әйткәндә, кинаяле хикәя һәм аның мәгънәсе мондый: рәсүлләрнең үлеменнән соң, Иблис бодай («патшалык угыллары», ягъни майланган мәсихчеләр) арасына чүп үләнен (христианнарны) чәчәчәк. Бодай һәм чүп үләне урак өсте җиткәнче, ягъни «дөнья төзелешенең тәмамлануы» башланганчы, бергә үсәргә тиеш булган. Урак өсте җиткәч, чүп үләнен җыячаклар. Аннары чират бодайны да җыярга җитә. Шулай итеп, бу кинаяле хикәя буенча, Патшалык беренче гасырда түгел, ә бодай һәм чүп үләне бергә үсеп җиткәч, урнаштырылырга тиеш. Шулай булып чыккан да: 1914 елда бодайның чүп үләне белән бергә үсүе тәмамланган һәм урак өсте җиткән.

13. Гайсә үзенең күккә кайтуы белән шунда ук Мәсих-Патша итеп куелмаячагын нинди мисал аша күрсәткән?

13 Миналар турындагы кинаяле хикәя. (Лүк 19:11—13 укы.) Бу кинаяле хикәясен Гайсә б. э. 33 елында, Иерусалимга соңгы тапкыр барганда, сөйләп биргән. Аның кайбер тыңлаучылары Гайсә, Иерусалимга килгәч, үз Патшалыгын урнаштырачак дип уйлаган. Андый карашны төзәтер өчен һәм Патшалыкның озак вакыт үткәннән соң гына урнаштырылачагын күрсәтер өчен, Гайсә үзен «патша хакимлеген алыр өчен, ерак илгә киткән» «затлы нәселдән булган бер кеше» белән чагыштырган a. Гайсә турында әйткәндә, «ерак ил» — күк, һәм Гайсә күктә үз Атасыннан патша хакимлеген алырга тиеш. Ләкин Гайсә шуны белгән: күккә кайткач, ул Мәсих-Патша итеп шунда ук куелмаячак. Моның урынына ул Аллаһының уң ягында утырырга һәм билгеләнгән вакытны көтәргә тиеш. Гайсәгә күп гасырлар көтәргә туры килгән (Мәд. 109:1, 2; Мат. 22:43, 44; Евр. 10:12, 13).

Аллаһы Патшалыгы кайчан киләчәк?

14. а) Гайсә үз дүрт рәсүленең соравына нинди җавап биргән? б) Гайсә пәйгамбәрлегенең үтәлеше безгә аның килү чоры һәм Патшалык турында нәрсә ачыклый?

14 Гайсәнең үлеменә берничә көн калган. Аның янына килеп, дүрт рәсүле аңа мондый сорау бирә: «Синең килү чорыңны һәм бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуын нинди билге аша күрәчәкбез?» (Мат. 24:3; Марк 13:4) Бу сорауга җавап итеп Гайсә җентекле пәйгамбәрлек сөйләп биргән. Аның пәйгамбәрлеге Маттай китабының 24 нче һәм 25 нче бүлекләрендә язылган. Гайсә бөтен дөнья буенча булачак вакыйгалар турында әйткән. Шул вакыйгалар аның «килү чоры» дип аталган вакытның билгесе булып тора. Килү чоры Патшалыкның урнаштырылуы белән башлана, ә килү чорының иң югары ноктасы Патшалыкның килүенә туры килә. Гайсәнең пәйгамбәрлеге 1914 елдан башлап үтәлә бара. Безнең моңа җитәрлек дәлилләребез бар b. Шулай итеп, 1914 елны Гайсәнең килү чоры башланган һәм Патшалык урнаштырылган булган.

15, 16. «Бу буын» дигән сүзләр нинди кешеләргә карый?

15 Аллаһы Патшалыгы кайчан киләчәк? Гайсә моның кайчан булачагын төгәл әйтмәгән (Мат. 24:36). Әмма ул бу вакытның чыннан да бик якын булуына ышандыра торган сүзләр әйткән. Гайсә бер «буынны» искә алган. Аның сүзләре буенча, шул буын пәйгамбәрлектә әйтелгән билгенең үтәлешен күргәч, Патшалык киләчәк. (Маттай 24:32—34 укы.) «Бу буын» дигән сүзләр нинди кешеләргә карый? Әйдәгез, Гайсәнең сүзләрен җентекләбрәк карап чыгыйк.

16 «Бу буын». «Бу буын» дип әйткәндә, Гайсә бу дөнья кешеләрен күздә тотканмы? Юк. Аны тыңлаган кешеләргә игътибар итик. Гайсә бу пәйгамбәрлекне «үзләре генә килгән» берничә рәсүленә сөйләгән (Мат. 24:3). Тиздән рәсүлләр изге рух белән майланырга тиеш булган. Контекстны да исәпкә алыйк. «Бу буын» турында әйтер алдыннан Гайсә болай дигән: «Инҗир агачыннан сабак алыгыз: аның ботаклары йомшарып яфраклары күренгәч, сез җәй якын икәнен аңлыйсыз. Шулай ук боларның барысын күргәч, шуны белегез: Кеше Улы якын, инде ишек төбендә». Гайсә үз пәйгамбәрлегендә әйткән вакыйгаларны бу дөнья кешеләре түгел, ә аның шәкертләре күрәчәк һәм вакыйгаларның мәгънәсен, ягъни Гайсәнең «инде ишек төбендә» булуын, аңлаячак. Шуңа күрә «бу буын» турында әйткәндә, Гайсә үзенең майланган шәкертләрен күздә тоткан.

17. «Буын» һәм «боларның барысы» дигән сүзләр нәрсә аңлата?

17 «Бу буын үткәнче, боларның барысы гамәлгә ашыр». Бу сүзләр ничек тормышка ашачак? Бу сорауга җавап бирер өчен, «буын» һәм «боларның барысы» дигән сүзләр нәрсә аңлата икәнен карап чыгыйк. «Буын» дигән сүз еш кына гомерләре берәр чорда «кисешкән» төрле яшьтәге кешеләргә карата кулланыла. Бер буын яшәгән чор бик озакка сузылмый, һәм аның ахыры бар (Чыг. 1:6). «Боларның барысы» дигән сүзтезмә Гайсәнең килү чорында булачак бар вакыйгаларны үз эченә ала. Аның килү чоры 1914 елдан башлап үзенең иң югары ноктасына, ягъни бөек афәткә кадәр сузылачак (Мат. 24:21).

18, 19. Гайсәнең «бу буын» дигән сүзләре нәрсә аңлата, һәм нинди нәтиҗә ясап була?

18 Алайса, Гайсәнең «бу буын» дигән сүзләре нәрсә аңлата? Буын — майланган мәсихчеләрнең бер-берсе белән кисешкән ике төркемен аңлата. Беренче төркем — «килү чоры» билгесенең 1914 елда үтәлә башлавын күргән майланганнар, ә икенче төркем — беренче төркемдәге майланган мәсихчеләргә берникадәр вакыт замандаш булып яшәгән башка майланган мәсихчеләр. Бу икенче төркемнең ким дигәндә кайберәүләре бөек афәт башланганда әле исән булачак һәм аны күрәчәк. Бу ике төркем бер буынны тәшкил итә, чөнки бу майланган мәсихчеләрнең гомерләре берникадәр вакытка кисешкән булган c.

19 Нинди нәтиҗә ясап була? Безгә шунысы билгеле: бөтен җир йөзендәге вакыйгалар Гайсәнең Патша булып идарә итә башлаганын күрсәтә. Безнең көннәрдә яшәүче «бу буынны» тәшкил иткән майланган мәсихчеләр инде олы яшьтә, ә аларның кайберләре бөек афәт башланганчы, әле исән булачак. Шуңа күрә без мондый нәтиҗә ясый алабыз: бик тиздән Аллаһы Патшалыгы киләчәк һәм үз хакимлеген җир өстеннән урнаштырачак! Әйе, Гайсә безне «синең Патшалыгың килсен» дип дога кылырга өйрәткән, һәм аның сүзләренең үтәлешен үз күзләребез белән күрү нинди дулкынландыргыч булачак!

20. Бу китаптан без нәрсә турында белербез, һәм киләсе бүлектә нинди сорау каралачак?

20 Әйдәгез, Йәһвәнең үз Улы турында «аны тыңлагыз» дигән сүзләрен беркайчан да онытмыйк. Безнең, мәсихчеләр буларак, Аллаһының шул җитәкчелеге буенча эш итәсебез килә. Гайсәнең Аллаһы Патшалыгы турында әйткән сүзләре һәм өйрәткәннәре йөрәкләребезгә якын булсын. Патшалыкның нәрсә инде башкарганын һәм киләчәктә нәрсә эшләячәген белү — бик мөһим нәрсә, һәм шушы китаптан без моның турыда күбрәк белербез. Аллаһы Патшалыгының күктә тууы белән бәйле нинди гаҗәеп вакыйгалар булган? Бу сорау киләсе бүлектә каралачак.

a Гайсәнең кинаяле хикәясен тыңлаганда, кешеләр Бөек Һирудның угылы Архелайны исләренә төшергәндер. Һируд Яһүдия һәм башка өлкәләр өстеннән идарә иткән. Үз үлеме алдыннан ул Архелайны үзенә алмашка килүче идарәче итеп билгеләгән. Әмма идарә итә башлар алдыннан Архелай, кайсар Августның рөхсәтен алыр өчен, Римга зур ара үтеп сәяхәт иткән.

b Күбрәк белер өчен «Изге Язма нигезендә сөйләшү» (рус) дигән китапның 275—279 нчы битләрен кара.

c Беренче төркемдәге майланганнарның, ягъни 1914 елда «газапларның башын» күргән мәсихчеләрнең, үлеменнән соң майланган мәсихче булып киткән кешеләр «бу буынга» керми (Мат. 24:8).