Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК

Йәһвә үз исемен югарылый

Йәһвә үз исемен югарылый

БЕЗ ШУНЫ БЕЛЕРБЕЗ

Аллаһы халкы аның исеменә тиешле хөрмәт күрсәтә

1, 2. «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе» Аллаһы исемен ничек югарылый?

 САЛКЫНЧА, ләкин кояшлы бер көнне Бруклинда Нью-Йоркта хезмәт иткән майланган абый-кардәшләрнең кечкенә төркеме зур эшкә тотынырга булган. Бу 1947 ел, 2 декабрь, сишәмбе көне булган. Бу авыр эшне шул кардәшләр 12 ел эчендә башкарып чыккан. 1960 елның 13 мартында, якшәмбе көнне алар Изге Язмаларның тәрҗемәсен тәмамлаган. Өч айдан соң 1960 елның 18 июнендә кардәш Нейтан Норр Манчестерда (Англия) үткәрелгән конгресста белдерү ясаган. Тыңлаучылар дулкынландыргыч хәбәр ишеткән. «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең соңгы томы дөнья күргән. Нотык сөйләүче тыңлаучыларның хисләрен белдереп һәм куанып болай дип әйткән: «Бүген бөтен җир йөзе буенча яшәгән Йәһвә Шаһитләре өчен шатлыклы көн!» Бу тәрҗемәнең бер үзенчәлеге аеруча зур шатлык китергән: анда күп урыннарда Аллаһының исеме кулланылган булган.

1950 елда «Мәсихче Грек Язмалары. Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең чыгарылуы турында «Теократик үсеш» дигән конгресста белдерү ясалган

2 Изге Язмаларны тәрҗемә итүдә катнашкан күп кенә кешеләр үз тәрҗемәләрендә Аллаһы исемен төшереп калдыра. Шайтан кешеләрнең хәтерләреннән Аллаһы исемен алып куярга омтылса да, Йәһвәнең майланган хезмәтчеләре Шайтанга каршы тора. «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең кереш сүзендә болай дип әйтелгән булган: «Бу тәрҗемәдә Аллаһы исеме тиешле урыннарга кайтарылган. Бу — шул тәрҗемәнең иң мөһим үзенчәлеге». «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә Аллаһының шәхси исеме 7 000 нән артык тапкыр кулланыла. Әйе, ул тәрҗемә күктәге Атабыз Йәһвәнең исемен чыннан да югарылаган!

3. а) Аллаһы исеменең мәгънәсе турында әйткәндә, кардәшләр нәрсә аңлаган? б) Чыгыш 3:13, 14 не ничек аңларга кирәк? ( «Аллаһы исеменең мәгънәсе» дигән рамканы кара.)

3 Башта Изге Язмаларны Тикшерүчеләр Аллаһы исеме «Мин — Мәңге булучы» дигәнне аңлата дип уйлаган (Чыг. 3:14). Шулай итеп, 1926 елның 1 гыйнварындагы «Күзәтү манарасы»нда мондый фикер язылган булган: «Йәһвә исеме... башлангычы да, ахыры да булмаган Затны аңлата». Ләкин Йәһвә үз халкына үз исеменең мәгънәсен, әле «Яңа дөнья тәрҗемәсе»н тәрҗемә итү эшләре башланганчы, аңларга булышкан. Аның исеме Аллаһының барлыгын гына түгел, ә иң мөһиме аның нияте барлыгын һәм аны үтәр өчен эш иткәнен күрсәтә. Алар Йәһвә исеме «ул булырга бирә» дигән мәгънә йөртә икәнен аңлаган. Әйе, ул акылга ия булган затларга һәм галәмгә «булырга биргән», ягъни аларны барлыкка китергән. Ул шулай ук үз ихтыярына һәм ниятенә чынга ашырга «бирүен» дәвам итә. Алайса, ни өчен Аллаһы исемен югарылау мөһим, һәм без аны ничек югарылый алабыз?

Аллаһы исемен изге итү

4, 5. а) «Исемең изге ителсен» дип дога кылганда, без нәрсә турында сорыйбыз? б) Аллаһы кайчан һәм ничек үз исемен изге итәчәк?

4 Йәһвә үз исеменең югарыланган булуын тели. Гайсәнең үрнәк итеп бирелгән догасыннан күренгәнчә, Аллаһының төп нияте — үз исемен изге итү. Гайсә үз догасын мондый сүзләр белән башлаган: «Күкләрдәге Атабыз, исемең изге ителсен» (Мат. 6:9). Дога кылганда шул сүзләрне әйтеп, без нәрсә турында сорыйбыз?

5 Бу басманың беренче бүлегеннән белгәнебезчә, «исемең изге ителсен» дигән сүзләр — Гайсәнең үрнәк итеп бирелгән догасындагы өч үтенечнең берсе, һәм алар Йәһвәнең нияте белән бәйле. Калган икесе болай яңгырый: «Синең Патшалыгың килсен. Күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярың үтәлсен» (Мат. 6:10). Шулай итеп, без, Йәһвәдән Патшалыгы килсен өчен һәм ихтыяры җирдә дә үтәлсен өчен адымнар ясавын сораган кебек, үз исемен изге итү өчен дә адымнар ясавын сорыйбыз. Башка сүзләр белән әйткәндә, без Аллаһыдан үз исемен бөтен хурлыктан сафландырыр өчен эш итүен үтенәбез. Аның исеменә беренче тап, Гадәндәге фетнә күтәрелгәч, төшерелгән булган. Без шулай итеп дога кылганда, Йәһвә нинди җавап бирәчәк? Ул болай дип әйтә: «Халыклар арасында хурланган... бөек исемемне мин һичшиксез изгеләндерермен» (Йәз. 36:23; 38:23). Армагеддон вакытында явызлыкны юк иткәндә, Йәһвә бар затлар алдында үз исемен изгеләндерәчәк.

6. Аллаһының исемен изге итүдә без ничек катнаша алабыз?

6 Тарих дәвамында Йәһвә үз хезмәтчеләренә исемен изге итәргә мөмкинлек биргән. Әлбәттә, без Аллаһы исемен изгерәк итә алмыйбыз. Аллаһы исеме болай да инде изге, ягъни саф. Алайса, без аны ничек изге итә алабыз? Ишагыйя пәйгамбәр болай дип әйткән: «Гаскәрләр Иясе Йәһвә генә изге икәнен истә тотыгыз». Йәһвә үзе халкы турында болай дигән: «Алар минем исемемне изгеләндерер... Һәм Исраил Аллаһысына курку-хөрмәт күрсәтер» (Ишаг. 8:13; 29:23). Аллаһы исемен башка исемнәрдән аерып һәм өстен күреп, ул исем нәрсәне гәүдәләндерә, шуны хөрмәт итеп һәм башкаларга аны изге дип санарга булышып, без Аллаһы исемен изгеләндерәбез. Аллаһы исеменә карата ихтирам белән курку-хөрмәтне без аеруча аны Идарәче итеп танып һәм аңа бөтен йөрәктән буйсынып күрсәтәбез (Гыйб. сүз. 3:1; Ачыл. 4:11).

Аллаһы исемен йөртер өчен һәм югарылар өчен әзерләнгән халык

7, 8. а) Ни өчен, Аллаһы халкы аның исемен йөртә алсын өчен, вакыт үтәргә тиеш булган? б) Без нәрсә карап чыгарбыз?

7 Аллаһының хәзерге заман хезмәтчеләре Аллаһы исемен үз басмаларында 1870 елдан башлап куллана. Мәсәлән, 1879 елның август аендагы «Сион күзәтү манарасы»нда һәм «Кәләш җырлары»нда (шул елда бастырылган җыр китабында) Йәһвә исеме искә алынган булган. Ләкин Йәһвә, күрәсең, үз халкына барлык кешеләр алдында үз исеме белән аталырга рөхсәт итәр алдыннан, халкы андый зур хөрмәткә лаек булсын өчен тиешле чаралар күргән. Ул Изге Язмаларны Тикшерүчеләрне моңа ничек әзерләгән?

8 XVIII гасырның азагына һәм XIX гасырның башына игътибар итсәк, шуны күрербез: Йәһвә үз халкына үз исеме белән бәйле мөһим хакыйкатьләрне ачыграк аңларга булышкан. Әйдәгез, шул хакыйкатьләрнең өчесен карап чыгыйк.

9, 10. а) Ни өчен «Күзәтү манарасы»ның беренче саннарында Гайсә турында ешрак әйтелгән булган? б) 1919 елда нинди үзгәреш ясалган булган, һәм бу нинди нәтиҗәләргә китергән? ( «„Күзәтү манарасы“нда Аллаһы исеме югарылана» дигән рамканы да кара.)

9 Беренчедән, Йәһвә хезмәтчеләре Аллаһы исеменең мөһимлеге турында дөрес карашка килгән. Алар башта йолым турындагы тәгълиматны Изге Язмалардагы иң төп тәгълимат дип санаган. Шуңа күрә «Күзәтү манарасы»нда еш кына төп игътибар Гайсәгә бирелгән булган. Мәсәлән, «Күзәтү манарасы» беренче тапкыр бастырылып чыккач, бер ел эчендә чыккан журналларда Гайсәнең исеме Йәһвәнең исеменә караганда ун тапкырга күбрәк очраган. 1976 елның 15 мартындагы «Күзәтү манарасы»нда Гайсәгә «урынсыз әһәмият» бирелә дип әйтелгән булган. Әмма вакыт узу белән Йәһвә үз хезмәтчеләренә шуны аңларга булышкан: Изге Язмаларда зур әһәмият Аллаһының шәхси исеменә бирелә. Моның нәтиҗәсе нинди булган? Шул ук «Күзәтү манарасы»нда әйтелгәнчә, аеруча 1919 елдан алып «алар Мәсихнең күктәге Атасы Йәһвәне күбрәк хөрмәт итә башлаган». 1920—1929 елларда «Күзәтү манарасы»нда Аллаһы исеме 6 500 дән артык тапкыр очраган!

10 Йәһвә исеменә тиешле игътибар биреп, кардәшләребез Аллаһы исеменә карата үз яратуларын күрсәткән. Борынгы заманда яшәгән Муса кебек, алар Йәһвә «исемен игълан итә» башлаган (Кан. 32:3; Мәд. 33:4). Изге Язмаларда вәгъдә ителгәнчә, Йәһвә, үз чиратында, аларның үз исеменә карата мәхәббәтен күрмичә калмаган һәм аларга үз илтифатын күрсәткән (Мәд. 118:132; Евр. 6:10).

11, 12. а) 1919 елдан соң басмаларыбызда нинди үзгәреш ясалган булган? б) Йәһвә үз халкының игътибарын нәрсәгә туплаган һәм ни өчен?

11 Икенчедән, мәсихчеләр Аллаһы үзләренә тапшырган эшне дөрес аңлый башлаган. 1919 елдан күп тә үтмәстән, үз өсләренә җитәкчелекне алган майланган абый-кардәшләр Ишагыйя пәйгамбәрлеген тикшереп чыгарга булган. Шул вакыттан алып, басмаларыбызда вәгазь эшенә басым ясала башлаган. Ни өчен андый үзгәрешне «үз вакытында» бирелгән ризык дип атап була? (Мат. 24:45).

12 1919 елга кадәр «Күзәтү манарасы»нда Ишагыйя пәйгамбәрлегендәге «сез минем шаһитләрем... мин сайлаган хезмәтчем» дигән сүзләр беркайчан да җентекләп каралмаган. (Ишагыйя 43:10—12 укы.) Ләкин 1919 елдан бераз вакыт узгач, басмаларыбызда Изге Язмалардагы шул өзеккә күбрәк игътибар бирелә башлаган, һәм бар майланганнарны Йәһвәнең үзләренә билгеләгән эшендә катнашырга, ягъни Аллаһы турында шаһитлек бирергә дәртләндергәннәр. Шулай итеп, 1925 елдан алып 1931 елга кадәр Ишагыйя пәйгамбәрлегенең 43 нче бүлеге «Күзәтү манарасы»ның 57 төрле чыгарылышында каралган. Аларның һәрберсендә Ишагыйянең сүзләре мәсихчеләргә карата кулланылган булган. Шунысы ачык: ул елларда Йәһвә үз халкының игътибарын үзләренә билгеләнгән эшкә туплаган. Ул моны аларның «яраклы булуларын белер өчен», аларны ниндидер мәгънәдә башта сынап чыгар өчен шулай эшләгән (1 Тим. 3:10). Аллаһы исемен йөртергә хаклары булсын өчен, Изге Язмаларны Тикшерүчеләр башта үз эшләре белән Йәһвәгә чыннан да аның шаһитләре булуларын күрсәтергә тиеш булган (Лүк 24:47, 48).

13. Аллаһы Сүзендә иң мөһиме нәрсә икәне ничек ачыклана?

13 Өченчедән, Йәһвә халкы Аллаһының исемен изге итү никадәр мөһим икәнен аңлаган. 1920 елларда алар шуңа төшенгән: иң мөһиме — Аллаһы исемен изге итү. Аллаһы Сүзендә бу бик мөһим хакыйкать ничек ачыклана? Ике мисал карап чыгыйк. Аллаһының исраиллеләрне Мисырдан коткаруының төп сәбәбе нинди булган? Йәһвә болай дип әйткән: «Минем исемем бөтен җир йөзендә мәгълүм булыр» (Чыг. 9:16). Ә Исраил фетнә күтәргән чакларда Йәһвә аңа ни өчен шәфкать күрсәтеп торган? Йәһвә болай дигән: «Исемем алар яшәгән халыклар алдында хурланмасын өчен, мин үз исемем хакына эш иттем» (Йәз. 20:8—10). Изге Язмаларны Тикшерүчеләр шушы һәм башка өзекләрдән нәрсәгә өйрәнгән?

14. а) 1920 елларның азагында Аллаһы халкы нәрсәне аңлаган? б) Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең вәгазь эшенә бу ничек тәэсир иткән? ( «Вәгазьләр өчен этәргеч көч» дигән рамканы да кара.)

14 1920 елларның азагында Аллаһы халкы Ишагыйянең 2 700 ел элек әйткән сүзләренең әһәмиятенә төшенгән. Ул Йәһвә турында болай дигән: «Үзеңә күркәм исем ясар өчен, менә шулай син үз халкыңны алып бардың» (Ишаг. 63:14). Кардәшләребез иң мөһиме шәхси котылу түгел, ә Аллаһының исемен изге итү икәнен аңлаган (Ишаг. 37:20; Йәз. 38:23). 1929 елда «Пәйгамбәрлек» дигән китапта бу хакыйкать турында болай дип әйтелгән булган: «Бар затлар өчен иң мөһиме — Йәһвәнең исемен изге итү». Моны ачыграк аңлый башлагач, Аллаһы хезмәтчеләре тагы да ашкыныбрак Йәһвә турында шаһитлек бирү эшендә һәм аның исемен яла ягудан сафландыруда катнаша башлаган.

15. а) 1930 елларга кардәшләребез нәрсә аңлаган? б) Нинди үзгәреш өчен вакыт җиткән?

15 1930 елларның башына кардәшләребез Аллаһы исеменең мөһимлегенә карата дөрес карашка килгән. Алар шулай ук Аллаһының үзләренә нинди эшне биргәнен һәм Аллаһы исемен изгеләндерү нәрсә аңлата икәнен тирәнрәк аңлаган. Шунда Йәһвә үз хезмәтчеләренә хөрмәт күрсәтеп, үз исемен йөртергә рөхсәт иткән. Моңа кагылышлы үткәндәге кайбер вакыйгаларны карап чыгыйк.

Йәһвә «үз исемен йөртүче халык» җыя

16. а) Йәһвә үз исемен югарылар өчен нәрсә эшли? б) Аллаһының исемен башта нинди халык йөрткән?

16 Йәһвә үз исемен югарылый. Ул моны, мәсәлән, җирдә үз исемен йөртүче халык сайлап эшли. Б. э. к. 1513 елдан башлап җирдә Йәһвәнең вәкиле булып Исраил халкы хезмәт иткән (Ишаг. 43:12). Ләкин алар Аллаһы белән килешүне бозган һәм, нәтиҗәдә, б. э. 33 елында Аллаһы белән махсус мөнәсәбәтләрен югалткан. Кыска вакыттан соң Йәһвә «үз исемен йөртүче халык җыяр өчен, башка халыкларга... игътибар иткән» (Рәс. 15:14). Бу яңа гына сайланган халык «Аллаһы Исраиле» дип атала башлаган. Аны Мәсихнең төрле халыклардан булган майланган шәкертләре тәшкил итә (Гәл. 6:16).

17. Шайтан кайсы яктан уңышка ирешкән?

17 Б. э. якынча 44 елында «Аллаһының җитәкчелеге буенча, шәкертләр „мәсихчеләр“ дип атала башлаган» (Рәс. 11:26). Башта бу исем аларны башкалардан аерып торган, чөнки мәсихчеләргә генә караган (1 Пет. 4:16). Ләкин Гайсәнең бодай һәм чүп үләне турындагы кинаяле хикәясеннән күренгәнчә, Шайтан мәсихчеләрнең исемен бар христианнарга карата куллануда зур уңышларга ирешкән. Нәтиҗәдә күп гасырлар дәвамында мәсихчеләр белән христианнар арасындагы аерма ачык күренеп тормаган. Ләкин 1914 елда «урак өсте» җиткән, һәм бу хәл үзгәрә башлаган. Ни өчен? Чөнки фәрештәләр христианнарны мәсихчеләрдән аеру эшенә керешкән (Мат. 13:30, 39—41).

18. Кардәшләребезгә яңа исемнең кирәклеген аңларга нәрсә булышкан?

18 1919 елда ышанычлы хезмәтчене билгеләп куйгач, Йәһвә үз халкына үзләренә тапшырылган эш нәрсәдән гыйбарәт икәнен аңларга ярдәм иткән. Алар өйдән-өйгә вәгазьләү үзләрен христианнардан аерып тора икәнен шунда ук күреп алган. Моны аңлагач, алар тиздән «Изге Язмаларны Тикшерүчеләр» дигән исем үзләрен христианнардан җитәрлек дәрәҗәдә аерып тормый икәненә төшенгән. Алар шуны да аңлаган: тормышларының төп максаты — Изге Язмаларны өйрәнү генә түгел, ә Аллаһы турында шаһитлек бирү, аның исемен хөрмәт итү һәм югарылау. Алайса, аларның башкарган эшләренә нинди исем туры килер иде? Бу сорауга җавап 1931 елда яңгыраган.

Конгресс программкасы, 1931 ел

19, 20. а) 1931 елгы конгресста нинди дулкынландыргыч резолюция яңгыраган? б) Кардәшләр яңа исемне ничек кабул иткән?

19 1931 елның июль аенда якынча 15 000 кардәшебез Колумбуста (Огайо, АКШ) конгресска җыелган. Конгресс программкасының тышлыгында алар сораулар тудыра торган ике зур инглиз хәрефен — «J» һәм «W» күргән. «Бу хәрефләр нәрсә аңлата икән?» — дип кызыксынган алар. Кайберәүләр бу ике хәреф «көт кенә» («Just Wait») яки «уяу бул гына» («Just Watch») дигәнне аңлата дип уйлаган. 26 июль якшәмбе көнне кардәш Джозеф Рутерфорд бер резолюция укыган. Бу резолюциядә мондый көчле сүзләр булган: «Без үзебезне Йәһвәнең шаһитләре итеп белүләрен һәм шулай атауларын телибез». Шунда тыңлаучыларның һәрберсе теге ике хәрефнең мәгънәсен аңлаган. Бу хәрефләр Йәһвә Шаһитләре («Jehovah’s Witnesses») дигәнне аңлаткан. Бу исем Ишагыйя 43:10 га нигезләнгән булган.

20 Тыңлаучылар бу резолюцияне шатлыклы тавышлар чыгарып һәм озак итеп кул чабып кабул иткән. Колумбустагы кардәшләрнең шатлануларын радио буенча җир шарының хәтта икенче ягында ишеткәннәр! Австралиядә яшәүче Эрнест һәм Наоми Барбер болай дип исләренә төшерә: «Америкада кул чабу тавышлары яңгыраганда, Мельбурндагы кардәшләр сикереп торды да шулай ук кул чаба башлады. Бу онытылмаслык вакыйга булды!» a

Аллаһы исеме бөтен җир йөзе буйлап югарылана

21. Яңа исем вәгазь эшенә ничек тәэсир иткән?

21 Изге Язмаларга нигезләнгән исем — Йәһвә Шаһитләре — Аллаһы хезмәтчеләренә вәгазь эшендә катнашырга көч өстәп җибәргән. Кушма Штатларында яшәгән ирле-хатынлы пионерлар Эдвард белән Джесси Граймз Колумбустагы 1931 елгы конгрессны исләренә төшереп, болай дип әйткән: «Без өйдән Изге Язмаларны Тикшерүчеләр буларак чыгып киттек, ә кире инде Йәһвә Шаһитләре буларак кайттык. Без шундый бәхетле идек, чөнки безнең хәзер Аллаһыбызның исемен югарыларга булышкан исемебез дә бар иде». Аллаһының исемен югарылар өчен, бу конгресстан соң кайбер Шаһитләр яңа ысул куллана башлаган. Алар кешегә карточка биреп, аны үзләре белән таныштырган. Бу карточкада мондый сүзләр язылган булган: «ЙӘҺВӘ Аллаһыбызның Патшалыгы турында вәгазьләүче ЙӘҺВӘ Шаһитләренең берсе». Әйе, Аллаһы халкы Йәһвә исемен йөртүе белән горурланган. Алар бу исемнең әһәмиятле булуын бөтен җир йөзе буйлап игълан итәргә әзер булган (Ишаг. 12:4).

«Без өйдән Изге Язмаларны Тикшерүчеләр буларак чыгып киттек, ә кире инде Йәһвә Шаһитләре буларак кайттык»

22. Йәһвә халкының башка диннәрдән аерылып торуы нәрсәдән күренә?

22 Шулай итеп, Йәһвә майланган кардәшләрне оешмабызны башка диннәрдән аерып тора торган исемне кабул итәргә дәртләндергән. Шул вакыйгалардан соң инде күп еллар узган. Шайтан Аллаһы халкын башка диннәрдән аеру авыр булсын өчен берәр нәрсә эшли алганмы? Юк! Киресенчә, безнең Аллаһы шаһитләре булуыбыз тагы да ачыграк күренә башлаган. (Михей 4:5; Малахий 3:18 укы.) Безне Аллаһы исеме белән шулкадәр бәйлиләр ки, хәтта бүген кеше Йәһвә исемен еш әйтсә, аны шунда ук Йәһвә Шаһите дип атыйлар. Йәһвәгә хак гыйбадәт кылу тауларга охшаш ялган диннәрдән калкып тора, ул шул «таулардан өстен урнашкан» (Ишаг. 2:2). Әйе, бүген Йәһвәгә гыйбадәт кылу һәм аның изге исеме бик югары тора.

23. Мәдхия 120:5 буенча, Йәһвә турында нинди мөһим хакыйкать безгә көч өстәп тора?

23 Йәһвә безне Шайтанның бүгенге һәм киләчәктәге һөҗүмнәреннән саклап торачак. Моны белү безне бик ныгыта! (Мәд. 120:5) Шуңа күрә без мәдхия җырлаучының мондый сүзләренә кушылабыз: «Алласы Ходай [Йәһвә, ЯД] булган халык бәхетле, Алла Үзенә мирас итеп сайлап алган кешеләр (бәхетле)» (Мәд. 32:12).

a Радионың шулай итеп кулланылуы турында күбрәк белер өчен, 7 нче бүлекне, 72—74 нче битләрне кара.