Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БИШЕНЧЕ БҮЛЕК

Патша Патшалык турында хакыйкатьләрне ачыклый

Патша Патшалык турында хакыйкатьләрне ачыклый

БЕЗ ШУНЫ БЕЛЕРБЕЗ

Аллаһы халкы Патшалык, аның идарәчеләре һәм гражданнары турында мөһим хакыйкатьләрне, шулай ук тугрылык саклауның мөһимлеген аңлый башлый

1, 2. Ни өчен Гайсәне акыллы җитәкче дип атап була?

 КҮЗ алдыгызга китерегез: тәҗрибәле экскурсия җитәкчесе сезне искиткеч һәм матур шәһәр буйлап алып бара. Сез һәм башка туристлар бу шәһәрдә беренче тапкыр, шуңа күрә сез экскурсия җитәкчесенең һәр сүзен сеңдереп барасыз. Кайбер туристлар сез әле барып җитмәгән шәһәрнең үзенчәлекләре турында сорау бирә, ләкин экскурсия җитәкчесе аларга тиешле вакытта гына, еш кына шул үзенчәлек янына килгәч кенә, җавап бирә. Соңрак сез экскурсия җитәкчесенең акыллыгына тагын да ныграк гаҗәпләнәсез, чөнки ул сезгә белергә кирәк нәрсәләрне нәкъ кирәкле вакытта сөйләп бирә.

2 Мәсихчеләр шул туристларга охшаш. Безнең иң гаҗәеп шәһәр турында — «какшамас нигезле шәһәр», ягъни Аллаһы Патшалыгы турында — белем аласыбыз килә (Евр. 11:10). Гайсә җирдә яшәгәндә, Патшалык турында күбрәк белем биреп, үз шәкертләрен үзе җитәкләгән. Ул аларның һәр соравына җавап биргәнме һәм Патшалык турында бар нәрсәне берьюлы сөйләгәнме? Юк. Ул: «Сезгә әйтәсе сүзем күп әле, әмма сез аларга хәзер төшенә алмассыз»,— дигән (Яхъя 16:12). Иң акыллы җитәкче буларак, Гайсә үз шәкертләренә алар әле үзләштерә алмаган белемне беркайчан да сөйләмәгән.

3, 4. а) Гайсә үз тугры халкын Аллаһы Патшалыгы турында өйрәтүен ничек дәвам итә? б) Без бу бүлектә нәрсәне карап чыгарбыз?

3 Яхъя 16:12 дә язылган сүзләрне Гайсә җирдәге тормышының соңгы төнендә әйткән. Үлеменнән соң ул тугры кешеләрне Аллаһы Патшалыгы турында өйрәтүен ничек дәвам иткән? Ул үз шәкертләрен болай дип ышандырган: «Хакыйкать рухы... сезне җитәкләп барыр һәм хакыйкатьне тулысынча аңларга булышыр» (Яхъя 16:13) a. Изге рух экскурсиянең сабыр җитәкчесенә охшаш. Рух ярдәмендә Гайсә үз шәкертләрен Аллаһы Патшалыгы турында белергә кирәк нәрсәләргә нәкъ кирәкле вакытта өйрәтә.

4 Әйдәгез, Йәһвәнең изге рухы эчкерсез мәсихчеләргә Патшалык турында күбрәк белем биреп, аларны ничек җитәкләп барганын карап чыгыйк. Аллаһы Патшалыгы кайчан идарә итә башлаган? Гайсәнең шәкертләренә бу ничек ачыклана барган? Әйдәгез, башта бу сорауларга җавап алыйк. Аннары без Патшалыкның идарәчеләре һәм гражданнары белән танышырбыз, шулай ук аларның өметләре турында белербез. Без шулай ук Патшалыкка тугры булу нәрсәне таләп итә һәм Мәсихнең шәкертләре моны ничек төгәлрәк аңлаган икәнен белербез.

Борылыш елын билгеләү

5, 6. а) Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең Патшалыкның урнаштырылуы һәм урак өсте турында нинди ялгыш карашлары булган? б) Ни өчен андый ялгыш карашлар Гайсә үз шәкертләрен җитәкләмәгән дигәнне аңлатмый?

5 Бу китапның 2 нче бүлегеннән белгәнебезчә, Изге Язмаларны Тикшерүчеләр дистәләгән еллар буе шуңа басым ясаган: 1914 ел, Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрнең үтәлеше турында әйткәндә, мөһим ел булачак. Ләкин ул вакытта алар Мәсихнең килү чоры — 1874 елда, ә аның күктән идарә итүе 1878 елда башланган дип уйлаган. Аларның фикеренчә, Патшалык 1914 елның октябрь аена кадәр өлешчә генә үз хакимлегенә ия булачак. Урак өсте 1874 елдан алып 1914 елга кадәр дәвам ителәчәк һәм майланганнарның күккә җыелуы белән тәмамланачак дип уйлаган алар. Бу тугры кешеләр андый ялгыш карашларда торса да, бу Гайсә аларны изге рух ярдәмендә җитәкләмәгән дигәнне аңлатамы?

6 Һич тә юк! Бүлекнең башындагы мисалга кабат кайтыйк. Туристларның ашыгып фараз итүләре һәм күп сорау бирүләре экскурсия җитәкчесенең ышанычсыз булуын күрсәтәме? Юк! Шул ук рәвешчә, Аллаһы халкы Йәһвә ниятенә кагылышлы кайбер якларны аңларга тырыша, әмма изге рух аларны соңрак кына, ачу вакыты әле җитмәгән булганга, ача. Бу Гайсә Мәсих безне җитәкләп алып бармый дигәнне аңлатмый. Шулай итеп, тугры кешеләр үзләрен төзәтүләрен тели һәм үз карашларын басынкылык белән үзгәртә (Ягък. 4:6).

7. Аллаһы халкы хакыйкать яктылыгының нинди балкышлары белән фатихаланган булган?

7 1919 елдан соң Аллаһы халкы хакыйкать яктылыгының балкышлары белән фатихаланган булган. (Мәдхия 96:11 укы.) 1925 елда «Күзәтү манарасы»нда «Халыкның тууы» дигән бик мөһим мәкалә чыккан. Анда Изге Язмалардан көчле дәлилләр китерелеп, Мәсих җитәкчелегендәге Патшалык 1914 елда туган һәм шулай итеп Ачылыш китабының 12 нче бүлегендә әйтелгән Аллаһы хатынының бала тудыруы турындагы пәйгамбәрлек үтәлгән икәне күрсәтелгән булган b. Мәкаләдә шулай ук Гайсә, патша булып киткәннән соң күп тә үтмәстән, Шайтанны күктән ыргыткан дип аңлатылган булган. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Йәһвә халкы эзәрлекләүләр һәм күп газаплар кичергән, һәм бу Шайтанның күктән ыргытылуының ачык билгеләре булып торган. Әйе, Шайтан «вакыты аз калганын белеп, көчле ярсу белән... төшкән» (Ачыл. 12:12). Шул мәкаләдә моның турында да әйтелгән булган.

8, 9. а) Аллаһы хезмәтчеләре аның Патшалыгының мөһимлегенә ничек басым ясый башлаган? б) Без нинди сорауларны карап чыгарбыз?

8 Патшалык никадәр мөһим? 1928 елда «Күзәтү манарасы»нда шуңа басым ясала башлаган: Патшалык кешеләрнең йолым ярдәмендә котылуларына караганда күпкә мөһимрәк. Әйе, Мәсих җитәкчелегендәге Патшалык ярдәмендә Йәһвә үз исемен изгеләндерәчәк, хакимлеген аклаячак һәм кешелеккә карата бар ниятләрен үтәячәк.

9 Мәсих белән бергә шул Патшалыкта кем идарә итәчәк? Патшалыкның җирдәге гражданнары кем булачак? Мәсихнең шәкертләре нинди эш башкарачак?

Уру вакытында башта майланганнарны җыялар

10. Аллаһы халкы 144 000 турында инде күптән нәрсәне аңлаган?

10 Мәсихнең 144 000 тугры шәкерте күктә аның белән бергә идарә итәчәк. Мәсихчеләр моны 1914 елдан дистәләгән еллар алдарак инде белгән c. Изге Язмаларны Тикшерүчеләр бу санның символик булмаганын һәм шул санга керәчәк кешеләр беренче гасырдан алып җыела бара икәнен аңлаган.

11. Мәсих кәләшенең булачак әгъзалары үзләренең җирдә нәрсә эшләргә тиеш икәннәрен ничек аңлаган?

11 Мәсих кәләшенең булачак әгъзаларына җирдә нинди эш билгеләнгән булган? Алар шуны күргән: Гайсә вәгазь эшенә басым ясаган һәм аны урак өсте белән бәйләгән (Мат. 9:37; Яхъя 4:35). Бу китапның 2 нче бүлегендә әйтелгәнчә, алар башта урак өсте вакыты 40 ел дәвам итәчәк һәм майланганнарның күктә җыелуы белән тәмамланачак дип уйлаган. Ләкин 40 елдан соң урак өсте һаман да дәвам ителгән, шуңа күрә бу сорауга күбрәк ачыклык кертергә кирәк булган. Чынында урак өсте 1914 елда башланган гына. Бу вакыт — бодайны чүп үләненнән аеру, ягъни майланган мәсихчеләрне христианнардан аеру вакыты булган. Игътибарны күктәге классның калганнарын җыюга туплар өчен вакыт җиткән!

1914 елда урак өсте җиткән (11 нче абзацны кара.)

12, 13. Гайсәнең ун гыйффәтле кыз турындагы һәм ун талант турындагы кинаяле хикәяләре соңгы көннәрдә ничек үтәлгән?

12 1919 елдан башлап Мәсих, вәгазь эшенә күбрәк игътибар бирер өчен, акыллы һәм ышанычлы хезмәтче белән җитәкчелек итеп торган. Бу эшне үтәргә Гайсә беренче гасырда кушкан (Мат. 28:19, 20). Ул шулай ук майланган шәкертләренә вәгазь йөкләмәсен үтәр өчен нинди сыйфатлар кирәк булачак икәнен күрсәткән. Ул ун гыйффәтле кыз турындагы кинаяле хикәя ярдәмендә шуны аңлаткан: ул үзе 144 000 нән торган «кәләше» белән берләшәчәк, һәм майланганнарга, алар күктәге бөек туй мәҗлесендә катнашырга теләсә, рухи яктан уяу булып калырга кирәк (Ачыл. 21:2). Ә ун талант турындагы башка бер кинаяле хикәясе белән Гайсә шуны аңлаткан: аның майланган хезмәтчеләре үзләренә бирелгән вәгазь эшен тырышып башкарачак (Мат. 25:1—30).

13 Соңгы гасыр дәвамында майланганнар үзләрен уяу да, тырыш та хезмәтче итеп күрсәткән. Һичшиксез, алар уяу булулары өчен әҗер алачак! Ләкин урак өсте Мәсихнең 144 000 хакимдәшен җыю белән генә чикләнергә тиеш булганмы?

Патшалык җирдә яшәячәк гражданнарын җыя

14, 15. «Тәмамланган сер» дигән китапта нинди дүрт төркем турында әйтелгән булган?

14 Ачылыш 7:9—14 тә «бихисап күп кеше» искә алына. Алар кемне символлаштыра? Тугры кешеләр моның белән инде күптәннән бик нык кызыксынган, һәм, Мәсих бу зур төркемнең кем икәнен ачыклаганчы, бу сорау буенча күп фикерләр йөргән. Бу фикерләр безгә бүген билгеле булган гади һәм аңлаешлы хакыйкатьләрдән бик нык аерылып торган.

15 1917 елда «Тәмамланган сер» дигән китапта «күктәге котылуның ике дәрәҗәсе, ягъни төре, һәм җирдәге котылуның ике дәрәҗәсе, ягъни төре бар» дип әйтелгән булган. Шул дүрт төркемне кем тәшкил иткән? Беренче төркемгә Мәсих белән идарә итәчәк 144 000 кеше кергән. Икенче төркемгә — бихисап күп кеше. Ул вакытта шул төркемгә христиан дөньясының чиркәүләрен калдырмаган христианнар керәчәк дип уйлаганнар. Аларның иманнары өлешчә генә булган һәм сафлык ягында нык торыр өчен җитмәгән. Шуңа күрә аларга күктә түбәнрәк урын бирелергә тиеш булган. Җир турында әйткәндә, мондый караш булган: өченче төркем, ягъни Ибраһим, Муса һәм башка пәйгамбәрләр кебек «борынгы вакытта яшәгән хөрмәтле кешеләр», дүртенче төркем өстеннән, ягъни дөньядагы кешелек өстеннән хакимлек итәчәк.

16. 1923 һәм 1932 елларда хакыйкать яктылыгы ничек балкып торган?

16 Изге рух Мәсих шәкертләренә хакыйкатьне төгәлрәк аңларга ничек булышкан? Аңлау әкренләп, хакыйкать яктылыгының берничә «балкышы» аша ачыклана барган. Инде 1923 елдан башлап «Күзәтү манарасы»нда күктә яшәргә омтылмаган һәм, Мәсих патшалык иткәндә, җирдә яшәячәк кешеләр искә алына башлаган. 1932 елда «Күзәтү манарасы»нда Йонадаб турында фикерләр каралган; ул, ялган гыйбадәт кылуга каршы көрәшер өчен, Аллаһы майлаган Исраил патшасы Яхыйга кушылган булган (2 Пат. 10:15—17). Мәкаләдә әйтелгәнчә, бүгенге көннәрдә Йонадаб кебек кешеләрнең төркеме бар һәм Аллаһы бу төркемне «Армагеддон аша» җирдә мәңге яшәсен өчен үткәрәчәк.

17. а) 1935 елда хакыйкать яктылыгы ничек балкып киткән? б) Тугры мәсихчеләр, бихисап күп кешенең кемнәр икәннәрен аңлагач, моңа ничек караган? (« Күпләр җиңел сулап куйды» дигән рамканы кара.)

17 1935 елда хакыйкать яктылыгы балкып киткән. Вашингтонда үткәрелгән конгресста шул күрсәтелгән булган: бихисап күп кеше — җирдә яшәячәк кешеләр; алар шулай ук — Гайсәнең сарыклар белән кәҗәләр турындагы кинаяле хикәясендәге сарыклар (Мат. 25:33—40). Бихисап күп кеше «башка сарыкларның» өлеше булачак. Гайсә шул «сарыклар» турында: «Мин аларны да алып килергә тиеш»,— дигән (Яхъя 10:16). Конгресста кардәш Рутерфорд: «Җирдә мәңге яшәргә өметләнгән кешеләр, торып басыгызчы!» — дип чакыргач, тыңлаучыларның яртысыннан күбрәге торып баскан! «Менә! — дип әйткән Рутерфорд.— Бихисап күп кеше!» Ниһаять, күпләр үзләренең киләчәккә өметләрен аңлаган.

18. Мәсихнең шәкертләре үз тырышлыкларын нәрсәгә туплаган, һәм бу нинди нәтиҗәләргә китергән?

18 Шул вакыттан Мәсих үз халкына бихисап күп кеше төркеменең әгъзалары булачак кешеләрне җыяр өчен тырышлыклар куярга кушкан. «Бихисап күп кеше» бөек афәттән исән-имин чыгачак. Башта бу төркем әллә ни зур булмаячак кебек тоелган. Бер тапкыр кардәш Рутерфорд: «„Бихисап күп кеше“, күрәсең, әллә ни бихисап та булмас»,— дигән. Әмма хәзер без Йәһвәнең урак өстен никадәр фатихалаганын үз күзләребез белән күреп торабыз! Гайсәнең һәм изге рухның җитәкчелеге ярдәмендә майланганнар да, «башка сарыклар» да, Гайсә әйткәнчә, «бер көтүче» җитәкчелегендә бергә хезмәт иткән «бер көтү» булып тора.

Кардәш Рутерфорд бихисап күп кешенең никадәр күп булачагын хәтта күз алдына китерә алмаган

19. Без бихисап күп кеше төркеменең үсешенә ничек өлеш кертә алабыз?

19 Тугры кешеләрнең күпчелеге Мәсих һәм аның 144 000 хакимдәшенең идарәсе астында җирдәге оҗмахта мәңге яшәячәк. Әйе, Мәсих Аллаһы халкын Изге Язмаларга нигезләнгән ачык өметкә җитәкләп алып бара. Моны күрү безгә әллә шатлык китермиме? Вәгазьләгәндә кешеләр белән шул өметебезне уртаклашу — чыннан да зур хөрмәт! Бихисап күп кеше саны үсә барган саен, Йәһвә исемен данлаучы тавышлар тагы да көчлерәк яңгырый. Шуңа күрә, әйдәгез, шул кешеләр саны тагы да күбрәк булсын өчен, шартларыбызга карап ашкынучан булыйк! (Лүк 10:2 укы.)

Бихисап күп кешенең саны һәрвакыт үсә бара

Патшалыкка тугры булу нәрсәне аңлата?

20. Шайтанның оешмасы нинди өч өлештән тора, һәм мәсихчеләр үз тугрылыкларын ничек күрсәтә?

20 Аллаһы халкы Патшалык турында белем ала барган, ләкин аларга мондый сорауга да җавап алу мөһим булган: күктәге шул хөкүмәткә тугры булу нәрсәне аңлата? Шуңа күрә 1922 елда «Күзәтү манарасы»нда Йәһвәнең оешмасы һәм Шайтанның оешмасы бар дип әйтелгән булган. Анда әйтелгәнчә, Шайтан оешмасы өч өлештән тора: сәясәт, сәүдә һәм дин. Мәсих җитәкчелегендәге Аллаһы Патшалыгына карата тугры кешеләр, үз тугрылыкларын саклар өчен, Шайтан оешмасының бер өлешендә дә катнашмаска тиеш (2 Көр. 6:17). Бу нәрсәне аңлата?

21. а) Ышанычлы хезмәтче Аллаһы халкын зур бизнестан ничек кисәткән? б) 1963 елда «Күзәтү манарасы»нда «Бөек Бабыл» турында нәрсә әйтелгән булган?

21 Ышанычлы хезмәтче чыгарган рухи ризыкта зур бизнесның бозыклыгы фаш ителгән булган. Анда әйтелгәнчә, Аллаһы халкы байлык артыннан куып яшәмәскә тиеш (Мат. 6:24). Басмаларыбызда Шайтан оешмасының дини өлешенә дә игътибар ителгән. 1963 елда «Күзәтү манарасы»нда «Бөек Бабыл» христиан дөньясын гына түгел, ә ялган диннең бөтендөнья империясен символлаштыра икәне күрсәтелгән булган. Шушы китапның 10 нчы бүлегеннән без шуны белербез: Аллаһы халкы төрле илләрдә яшәгән һәм чыгышлары белән төрле булган кешеләргә Бабылдан «чыгарга» һәм ялган диннең бар йолаларын ташларга булышкан (Ачыл. 18:2, 4).

22. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Аллаһының күп хезмәтчеләре Римлыларга 13:1 дә язылган сүзләрне ничек аңлаган?

22 Ә Шайтан оешмасының сәяси өлеше турында нәрсә әйтеп була? Мәсихчеләр сугышларда һәм халыкара конфликтларда катнаша алганмы? Гомумән алганда, Беренче бөтендөнья сугышы дәвамында кардәшләр Мәсих шәкертләре кешеләрне үтерергә тиеш түгел икәнен аңлаган (Мат. 26:52). Ләкин күпләр Римлыларга 13:1 дә «өстен торучы хакимлеккә» буйсыныгыз дигән сүзләрне болай аңлаган: армия сафларына басарга, сугышчы киемен кияргә һәм хәтта сугыш коралын йөртергә кирәк, ләкин дошманны үтерергә кушсалар, һавага гына атарга кирәк.

23, 24. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында без Римлыларга 13:1 дә язылган сүзләрне ничек аңлый идек, һәм Мәсих шәкертләре нәрсәне төгәлрәк аңлый башлаган?

23 1939 елда Икенче бөтендөнья сугышы башлангач, «Күзәтү манарасы»нда нейтралитетка кагылышлы тема җентекләп каралган. Анда мәсихчеләр Шайтан дөньясының сугышларында һәм конфликтларында бөтенләй катнашмаска тиеш икәне ачык күрсәтелгән булган. Җитәкчелек нәкъ кирәкле вакытта бирелгән! Шулай итеп, бу җитәкчелек Мәсих шәкертләрен яклап торган, һәм алар шул куркыныч сугышның кан коюында катнашмаган. Әмма 1929 елдан башлап басмаларыбызда Римлыларга 13:1 дә искә алынган «өстен торучы хакимлек» дөньядагы идарәчеләргә түгел, ә Йәһвә белән Гайсәгә карый дип әйтелгән булган. Шулай да бу аңлау әле төгәл булмаган.

24 Изге рух җитәкчелегендә Мәсих шәкертләре 1962 елда төгәл аңлауга ирешкән. Шул елның «Күзәтү манарасы»ның 15 ноябрендәге һәм 1 декабрендәге саннарында Римлыларга 13:1—7 дән алынган өзек турында мөһим мәкаләләр бастырылган. Ахыр чиктә, Аллаһы халкы Гайсәнең «кайсарныкын кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез» дигән яхшы билгеле сүзләре чагыштырмача буйсыну принцибын ача икәнен күргән (Лүк 20:25). Бүген мәсихчеләр «өстен торучы хакимлек» дөньядагы хөкүмәтләрне аңлата икәнен һәм без аларга буйсынучан булырга тиеш икәнен аңлый. Ләкин андый буйсыну чагыштырмача гына. Дөньядагы хөкүмәтләр Йәһвә Аллаһыны тыңламаска кушканда, без рәсүлләр кебек җавап кайтарабыз: «Без кешеләргә түгел, ә иң элек хакимебез Аллаһыга буйсынырга тиеш» (Рәс. 5:29). Аллаһы халкы мәсихче нейтралитет саклар өчен нәрсә эшли? Моның турында күбрәк бу китапның 13 нче һәм 14 нче бүлекләреннән белербез.

Изге Язмаларга нигезләнгән мәңгелек тормышка өмет белән уртаклашу — бик зур хөрмәт!

25. Ни өчен син изге рухның безне Аллаһы Патшалыгын аңлауга җитәкләп барганын кадерлисең?

25 Әйе, Мәсих шәкертләре соңгы гасыр дәвамында Патшалык турында күп кенә белемгә ия булды! Без Аллаһы Патшалыгының күктә кайчан урнаштырылганын һәм никадәр ул мөһим икәнен белдек. Без шуны ачык аңлыйбыз: бар тугры кешеләрнең я күктә, я җирдә яшәргә өметләре бар. Безнең дөньядагы хөкүмәтләргә буйсынуыбыз чагыштырмача гына һәм без, аларга буйсынып та, Аллаһы Патшалыгына ничек тугрылык күрсәтергә икәнен беләбез. Үзегезгә мондый сорау бирегез: «Гайсә Мәсих үз ышанычлы хезмәтчесен, ул бу искиткеч хакыйкатьләргә төшенсен өчен һәм башкаларны да өйрәтсен өчен, җитәкләмәгән булса, мин аларны белер идемме?» Безне Мәсих һәм изге рух җитәкләп бара. Бу чыннан да зур фатиха!

a Бер белешмәлек буенча, бу шигырьдә «җитәкләп бару» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «юлны күрсәтү» дигәнне аңлата.

b Элегрәк бу күренеш Рим империясенең мәҗүси дине һәм Рим католик чиркәве арасындагы сугышны аңлата дип уйлаганнар.

c 1880 елның июнь аендагы «Сион күзәтү манарасы»нда 144 000 кеше — 1914 елга кадәр мәсихче динен кабул иткән яһүдләр дип фараз ителгән булган. Ләкин соңрак, 1880 елда яңа аңлау бастырылган булган, һәм ул безнең бүгенге аңлавыбызга күпкә якынрак.