Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК

Вәгазьли торган халык. Хезмәтчеләр әзер тора

Вәгазьли торган халык. Хезмәтчеләр әзер тора

БЕЗ ШУНЫ БЕЛЕРБЕЗ

Патша вәгазьчеләр гаскәрен оештыра

1, 2. Гайсә нинди зур эш турында пәйгамбәрлек иткән, һәм нинди мөһим сорау туа?

 СӘЯСИ идарәчеләр еш кына тормышка ашмый торган вәгъдәләр бирә. Аларның ниятләре яхшы булса да, кайчак алар үз сүзен тота алмый. Бәхеткә каршы, Мәсих-Патша алардан аермалы буларак, үзе биргән бар вәгъдәләрен үтәп тора.

2 1914 елда Патша булып тәхеткә утыргач, Гайсә 1900 ел элек үләр алдыннан биргән пәйгамбәрлеген үтәргә әзер торган: «Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер» (Мат. 24:14). Гайсә үзенең Патша булып идарә итүенең билгесен биргән. Маттай 24:14 тә язылган сүзләрнең үтәлеше шул билгенең бер өлеше булырга тиеш булган. Ләкин бер мөһим сорау туа: «Соңгы көннәрдә кешеләр үзләрен генә сөючән, мәхәббәтсез һәм имансыз булырга тиеш булган икән, алайса ничек Патша вәгазьчеләр гаскәрен оештыра алыр?» (Мат. 24:12; 2 Тим. 3:1—5) Бу сорауга җавап бар мәсихчеләргә кагыла.

3. Гайсә нәрсәгә ышанычын белдергән? Ни өчен ул моңа бер дә шикләнмәгән?

3 Гайсәнең пәйгамбәрлек итеп әйтелгән сүзләрен карап чыгыйк. «Вәгазьләнер» дигән сүз Гайсәнең ышанычын белдерәме? Әйе! Гайсә соңгы көннәрдә үзенең ягында торучы ашкынучан кешеләрнең булачагына бер дә шикләнмәгән. Ни өчен? Чөнки ул үз Атасыннан үрнәк алган (Яхъя 12:45; 14:9). Йәһвә үз гыйбадәт кылучыларының әзер булуларына бер дә шикләнмәгән, һәм Гайсә әле күктә яшәгәндә, моны үзе күреп торган. Әйдәгез, Йәһвәнең шул ышанычын ничек белдергәнен карап чыгыйк.

«Синең халкың... әзер»

4. Йәһвә исраиллеләрне нинди эшкә үз өлешләрен кертергә чакырган, һәм алар моңа ничек караган?

4 Йәһвә Мусага изге чатырны — Исраил халкының гыйбадәт кылуының үзәген — корырга кушканда булган вакыйгаларны исебезгә төшерик. Йәһвә Муса аша бар халыкны бу эшкә өлеш кертергә чакырган. Муса аларга: «Һәркем Раббыга нәрсә бүләк итәргә тели, шуны китерсен»,— дип әйткән. Нәтиҗәдә, «халык... һәр иртәне бүләк китерүен дәвам иткән». Алар шулкадәр күп китергән ки, хәтта аларга бүтән бүләк китермәскә кушканнар! (Чыг. 35:5; 36:3, 6) Йәһвә исраиллеләрнең тыңлаучан булуларына ышанган, һәм алар аның ышанычын аклаган.

5, 6. Мәдхия 109:1—3 буенча, Йәһвә һәм Гайсә соңгы көннәрдә Аллаһы хезмәтчеләренең нинди рух чагылдырганнарын көткән?

5 Йәһвә соңгы көннәрдә дә аның хезмәтчеләре шундый ук рух күрсәтәчәк дип көткәнме? Әйе! Гайсәнең җирдә тууына 1 000 нән артык ел алдарак Йәһвә Давытны рухландырган, һәм ул Мәсих идарә итә башлаячак вакыт турында язган. (Мәдхия 109:1—3 укы.) Яңа гына тәхеткә утырган Гайсәнең дошманнары да булачак. Әмма аның ягында торучы кешеләрнең гаскәре дә булачак, һәм аларны Патшага хезмәт итүгә мәҗбүр итәргә кирәк булмаячак. Хәтта яшьләр үзләре теләп хезмәт итәчәк. Алар шулкадәр күп булачак ки, аларны хәтта таң атканда ялтырап торган үлән өстендәге бихисап күп чык бөртекләре белән чагыштырып булачак a.

Патшалык ягында торучы ашкынучан кешеләр чык бөртекләре кебек күп (5 нче абзацны кара.)

6 Гайсә 109 нчы Мәдхиядә язылган пәйгамбәрлекнең үзенә кагылганын белгән (Мат. 22:42—45). Димәк, бөтен җир йөзе буенча яхшы хәбәрне вәгазьләргә әзер һәм аның ягында тугрылык саклап торучы кешеләр булачак дип ышаныр өчен Гайсәнең нигезе булган. Тарихи фактлар нәрсә күрсәтә? Патша соңгы көннәрдә вәгазьләргә әзер булган кешеләрнең гаскәрен чыннан да оештырганмы?

«Бу хәбәрне игълан итү — хөрмәтем һәм бурычым»

7. Патша булып киткәч, Гайсә, үз шәкертләрен киләчәк эшкә әзерләр өчен, нинди адымнар ясаган?

7 Патша булып идарә итә башлагач, Гайсә, үз шәкертләрен гаять зур эшне башкаруга әзерләр өчен, адымнар ясаган. Бу китапның 2 нче бүлегеннән белгәнебезчә, Гайсә 1914 елдан алып 1919 елга кадәр тикшерү һәм сафландыру эшен үткәргән (Мал. 3:1—4). 1919 елда ул ышанычлы хезмәтчене билгеләп куйган. Бу хезмәтче Гайсәнең шәкертләре белән җитәкчелек итәргә тиеш булган (Мат. 24:45). Шул вакыттан башлап хезмәтче конгресстагы нотыклар һәм басмалар ярдәмендә рухи ризык өләшә башлаган һәм бар мәсихчеләр вәгазьләргә тиеш дип кат-кат басым ясап торган.

8—10. Конгресслар кардәшләрне вәгазь эшендә катнашырга ничек дәртләндергән? Мисал китерегез. (« Вәгазь эшенә үсеш биргән конгресслар» дигән рамканы да кара.)

8 Конгресстагы нотыклар. Өйрәнергә ашкынып торучы Изге Язмаларны Тикшерүчеләр Сидар-Пойнт (Огайо, АКШ) шәһәрендәге конгресска җыелган. Ул 1919 елның 1—8 сентябрь көннәрендә үткән. Бу Беренче бөтендөнья сугышыннан соң беренче зур конгресс булган. Икенче көнне кардәш Рутерфорд нотык сөйләгән һәм тыңлаучыларга болай дип туры әйткән: «Мәсихченең җирдәге йөкләмәсе — Хуҗаның Патшалыгы турындагы хәбәрне игълан итү».

9 Өч көннән соң кардәш Рутерфорд «Хезмәттәшләргә мөрәҗәгать итү» дигән нотык сөйләгән. Бу нотык конгрессның иң мөһим нотыгы булган һәм соңрак «Күзәтү манарасы»нда «Патшалыкны игълан итү» дигән мәкалә итеп бастырып чыгарылган. Кардәш Рутерфорд болай дигән: «Тирән уйланганда мәсихче үзенә мондый сорау бирә: „Нәрсә өчен мин җирдә яшим?“ Җавап мондый булырга тиеш: „Раббы үзенең бөек мәрхәмәтен күрсәтеп мине, дөньяга татулашу турындагы үз хәбәрен җиткерер өчен, үз илчесе итеп билгеләгән; бу хәбәрне игълан итү — хөрмәтем һәм бурычым“».

10 Бу тарихи нотыкта кардәш Рутерфорд «Алтын гасыр» (бүген «Уяныгыз!») дигән яңа журналны бастыру турында белдерү ясаган. Бу журналның максаты кешеләргә Патшалык — кешелек өчен бердәнбер өмет икәнен күрсәтү булган. Аннары нотыкчы тыңлаучылардан кем бу журналны таратуда катнашырга тели дип сораган. Конгресс турындагы отчетта болай дип әйтелгән: «6 000 кеше бер кеше сыман торып басты. Бу бик дулкынландыргыч иде» b. Әйе, Патшаның Патшалык ягында торган кешеләре ашкынып игълан итәргә әзер булган!

11, 12. 1920 елдагы «Күзәтү манарасы»нда Гайсә алдан әйткән эшнең кайчан башкарылачагы турында нәрсә әйтелгән булган?

11 Басмалар. Гайсә пәйгамбәрлек иткән эшнең, ягъни Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү эшенең, мөһимлеге «Күзәтү манарасы» ярдәмендә көннән-көн ачыграк күрсәтелә барган. 1920 елларның башында булган кайбер очракларга игътибар итик.

12 Маттай 24:14 тә язылган сүзләр үтәлсен өчен, нинди хәбәр һәм кайчан игълан ителергә тиеш булган? 1920 елның 1 июлендәге «Күзәтү манарасы»нда «Патшалык хакындагы Яхшы хәбәр» дигән мәкаләдә бу хәбәр турында болай дип әйтелгән булган: «Яхшы хәбәр иске дөнья төзелешенең ахырына һәм Мәсихнең Патшалыгына кагыла». Мәкаләдә бу хәбәр кайчан вәгазьләнергә тиеш икәне дә ачык күрсәтелгән булган: «Бу хәбәр бөек бөтендөнья сугышыннан [Беренче бөтендөнья сугышыннан] башлап „бөек афәткә“ кадәр игълан ителергә тиеш». Шулай итеп, мәкаләдә мондый нәтиҗә ясалган: «Хәзер яхшы хәбәрне христиан дөньясында киң таратыр өчен вакыт килеп җитте».

13. 1921 елда «Күзәтү манарасы» аша майланган мәсихчеләрне ашкынучан булырга ничек өндәгәннәр?

13 Гайсә пәйгамбәрлек итеп әйткән эшне башкарыр өчен, Аллаһы халкын мәҗбүр итәргә кирәк булганмы? Юк. 1921 елның 15 мартындагы «Күзәтү манарасы»нда «Кыю бул!» дигән мәкаләдә майланган мәсихчеләрнең әзер булулары турында әйтелгән булган. Һәр мәсихчене үзенә мондый сорау бирергә дәртләндергәннәр: «Мин бу эштә катнашуны бурычым дип кенә түгел, ә иң зур хөрмәт дип тә саныйммы?» Мәкаләдә шулай ук болай дип әйтелгән булган: «Без һич тә шикләнмибез: сез моңа шулай карасагыз [бу эштә катнашуны зур хөрмәт дип санасагыз], Иремия кебек булырсыз. Раббының сүзе аның йөрәгендә булган һәм „сөякләрендә ябылган ялкын сыман булып киткән“, шуңа күрә ул сөйләмичә түзә алмаган» (Ирем. 20:9). Бу җылы дәртләндерүче сүзләрдә Йәһвә белән Гайсәнең Патшалык ягында торучы кешеләренә карата ышанычлары чагыла.

14, 15. 1922 елда «Күзәтү манарасы» майланган мәсихчеләрне нәрсәгә дәртләндергән?

14 Мәсихчеләр Патшалык турындагы хәбәрне башкаларга ничек җиткерергә тиеш булган? 1922 елның 15 августындагы «Күзәтү манарасы»нда «Хезмәт итүнең мөһимлеге» дигән кыска, ләкин бик көчле мәкалә чыккан. Ул майланган мәсихчеләрне «бастырылган әдәбиятны ашкынып таратырга һәм, кешеләрнең өйләренә килеп, аларга күктәге Патшалыкның якынлашканы турында» сөйләргә дәртләндергән.

15 Шунысы ачык: 1919 елдан башлап Мәсих, ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене кулланып, мәсихчеләрнең бурычы — Патшалык турындагы хәбәрне игълан итү икәненә кат-кат басым ясаган һәм бу эштә катнашу зур хөрмәт икәнен аңлаткан. Изге Язмаларны Тикшерүчеләр Патшалыкны игълан итәргә чакыруны ничек кабул иткән?

«Тугры кешеләр ирекле хезмәтчеләр» булачак

16. Кайбер өлкәннәр бар мәсихчеләр вәгазьдә катнашырга тиеш дигән фикергә ничек караган?

16 1920—1930 елларда кайберәүләр бар мәсихчеләр вәгазьдә катнашырга тиеш дигән фикер белән ризалашмаган. 1927 елның 1 ноябрендәге «Күзәтү манарасы»нда бу хәл турында болай дип әйтелгән булган: «Бүген җыелышта җаваплы вазифаны — өлкән вазифасын — үтәгән кешеләр бар... ләкин алар үз кардәшләрен вәгазьдә катнашырга дәртләндерми һәм үзләре дә вәгазьдә катнашмый. [...] Алар Аллаһы турындагы, ул куйган Патша һәм аның Патшалыгы турындагы хәбәрне өйдән-өйгә йөреп җиткерергә кирәк дигән киңәштән мыскыллап көлә». Мәкаләдә туры киңәш бирелгән булган: «Тугры кардәшләргә андый ир-атларны кисәтү астында тотарга, алардан читләшергә һәм аларга өлкән хезмәтен башка бирмәскә» c.

17, 18. Җыелышларның күбесе төп идарәдән килгән җитәкчелекне кабул иткәнме, һәм соңгы 100 ел дәвамында миллионлаган кеше шул җитәкчелеккә колак саламы?

17 Бәхеткә каршы, җыелыштагыларның күбесе төп идарәдән килгән җитәкчелекне шатлык белән кабул иткән. Алар Патшалык турындагы хәбәр белән уртаклашуны зур хөрмәт дип санаган. 1926 елның 15 мартындагы «Күзәтү манарасы»нда болай диелгән булган: «Тугры кешеләр, ирекле хезмәтчеләр булып, бу хәбәрне башкаларга җиткерәчәк». Андый тугры кешеләр Мәдхия 109:3 тә язылган пәйгамбәрлек сүзләре буенча эш иткән һәм Мәсих-Патша ягында үз теләкләре белән торалар икәнен күрсәткән.

18 Соңгы 100 ел буе миллионлаган кеше Патшалыкны игълан итү эшен башкарыр өчен әзер тора. Киләсе бүлекләрдән без шуны белербез: алар ничек вәгазьләгән, нинди ысуллар һәм кораллар кулланган һәм бу нинди җимешләр китергән. Беренчедән, әйдәгез, ни өчен миллионлаган кеше, үз-үзләре турында гына уйлап яшәгән кешеләр арасында яшәсә дә, Патшалыкны игълан итү эшендә ирекле рәвештә катнаша икәнен карап чыгыйк. Моны карап чыкканда, үзебезгә мондый сорау бирик: «Ни өчен мин башкаларга яхшы хәбәрне сөйлим?»

«Патшалыкны... беренче урынга куеп яшәгез»

19. Ни өчен без Гайсәнең «Патшалыкны... беренче урынга куеп яшәгез» дигән киңәшенә колак салабыз?

19 Гайсә үз шәкертләренә «Патшалыкны... беренче урынга куеп яшәргә» киңәш иткән (Мат. 6:33). Ни өчен без бу киңәшкә колак салабыз? Башлыча, Патшалыкның мөһимлеген, аның Аллаһы ниятен үтәүдә төп ролен уйнаганын таныганга. Бишенче бүлектән белгәнебезчә, изге рух Патшалык турындагы рухландыргыч хакыйкатьләрне ачыклый барган. Патшалык турындагы кыйммәтле хакыйкать йөрәгебезгә үтеп кергәндә, безнең Патшалыкны беренче урынга куеп яшәргә теләгебез туа.

Яшерелгән хәзинә тапкан кеше шатланган кебек, мәсихчеләр дә Патшалык турындагы хакыйкатьне тапканнарына шатлана (20 нче абзацны кара.)

20. Гайсә шәкертләренең Патшалыкны беренче урынга куюлары яшерелгән хәзинә турындагы кинаяле хикәядә ничек күрсәтелгән булган?

20 Гайсә үз шәкертләре аның киңәшен кабул итәрләр икәнен белгән. Гайсәнең яшерелгән хәзинә турындагы кинаяле хикәясен карап чыгыйк. (Маттай 13:44 укы.) Көндәлек эшләрен башкарганда, кырда эшләгән бер кеше яшерелгән хәзинә таба һәм шунда ук аның кыйммәтле булуын аңлый. Ул нәрсә эшли? «Ул шатлыгыннан барып бар булганын саткан да, шул кырны сатып алган». Безнең өчен нинди сабак? Патшалык турындагы хакыйкатьне тапкач һәм аның кыйммәтлеген аңлагач, без Патшалык хакына корбаннар китерергә әзер торабыз. Шулай итеп без Патшалыкны тиешле урынга — беренче урынга куябыз d.

21, 22. Патшалыкка тугры кешеләр Патшалыкны беренче урынга куюларын ничек күрсәтә? Мисал китерегез.

21 Патшалык ягында тугры торучылар аны беренче урынга куеп яшәгәннәрен сүзләре белән генә түгел, ә шулай ук үз эшләре белән дә күрсәтә. Алар үз тормышларын, сәләтләрен һәм үзләрендә булган бар нәрсәне Патшалыкны вәгазьләү эшенә багышлый. Күпләр тулы вакытлы хезмәттә катнашыр өчен күп нәрсәне калдырган һәм күп нәрсәдән баш тарткан. Андый ашкынучан вәгазьчеләр үз күзләре белән шуны күргән: Йәһвә Патшалыкны беренче урынга куйган кешеләрне фатихалап тора. Әйдәгез, бер мисал карап чыгыйк.

22 Эйвери белән Ловения Бристоу 1920 елларның азагында Кушма Штатларның көньягында бергә китап таратучылар (пионерлар) булып хезмәт иткән. Еллар узгач, Ловения болай дип әйткән: «Шул вакыттан бирле без Эйвери белән бергә күп бәхетле еллар пионер булып хезмәт иттек. Күп тапкыр без ягулык һәм ризыклар өчен акча кайдан табарга микән дип белми идек. Ләкин Йәһвә һәрвакыт безне кирәкле нәрсәләр белән тәэмин итеп торды. Без пионер хезмәтен беркайчан да калдырмадык. Үзебезгә кирәкле нәрсәләр һәрвакыт бар иде». Ловения үзенең Пенсакола (Флорида) шәһәрендә хезмәт иткәнен исенә төшергән. Ул вакытта аларның акча һәм ризык аз калган булган. Алар үзләре яшәгән трейлерга кайткач, ризык тулы ике зур сумка күргән. Кечкенә язуда мондый сүзләр булган: «Ярату белән Пенсакола җәмгыяте» e. Тулы вакытлы хезмәттә үткәргән дистәләгән елларын исенә төшереп, Ловения болай дигән: «Йәһвә безне беркайчан да ташламады. Без аңа өметләнеп тордык, һәм ул безне калдырмады».

23. Син Патшалык турындагы кыйммәтле хакыйкатьне кадерлисеңме, һәм син нәрсә эшләргә тәвәккәл?

23 Безнең шартларыбыз төрле, шуңа күрә кемдер күбрәк, ә кемдер азрак вәгазьли. Ләкин һәрберебез яхшы хәбәрне чын күңелдән игълан итүне зур хөрмәт дип саный ала (Көл. 3:23). Без Патшалык турындагы кыйммәтле хакыйкатьне кадерлибез, шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк хезмәт итәр өчен күп нәрсәне корбан итәргә әзер һәм моны бик телибез. Син шулай эшләргә тәвәккәлме?

24. Соңгы көннәрдә Патшалык башкарган эшләрнең иң бөеге нинди?

24 Соңгы гасыр дәвамында Патшабыз Гайсә Маттай 24:14 тә язылган пәйгамбәрлекне үти бара. Моның өчен аңа беркемне мәҗбүр итәргә туры килми. Үзен генә сөючән дөньядан чыгып, Гайсәнең шәкертләре үз теләкләре белән вәгазь эшенә кушыла. Аларның яхшы хәбәрне бөтен җир йөзендә вәгазьләве Гайсәнең Патша булып идарә итүенең билгесенең бер өлешен тәшкил итә һәм шулай ук соңгы көннәрдә Патша башкарган эшләрнең иң бөеге булып тора.

a Изге Язмаларда чык муллыкны символлаштыра (Ярат. 27:28; Мих. 5:7).

b «Эш кемгә тапшырылган» дигән брошюрада болай дип аңлатылган булган: «„Алтын гасыр“ дигән журнал Патшалык турындагы хәбәрне өйдән-өйгә йөреп вәгазьләр өчен кулланыла. [...] Хәбәрне сөйләп биргәч, кеше журналга язылмаган булса да, аңа „Алтын гасыр“ журналын калдырырга кирәк». Күп еллар дәвамында кардәшләрне кешеләргә «Алтын гасыр» һәм «Күзәтү манарасы» дигән журналларга язылу тәкъдим итәргә дәртләндергәннәр. Ә 1940 елның 1 февраленнән алып Йәһвәнең халкына журналларны таратырга һәм таратылган санны отчетка кертергә кушканнар.

c Ул вакытта өлкәннәрне җыелыш үзе, тавышлар биреп сайлаган. Шуңа күрә җыелыш, вәгазь эшенә каршы чыккан ир-атлар хакына тавышларын бирмичә, аны өлкән итеп сайламый алган. Бу китапның 12 нче бүлегендә өлкәннәрнең теократик рәвештә билгеләнә башлаганы турында әйтелә.

d Гайсә, бер урыннан икенчесенә күчеп йөргән сәүдәгәр турында мисал сөйләп, охшаш фикергә басым ясаган. Кыйммәтле энҗеләр табар өчен, шул сәүдәгәр юлга чыга. Кыйммәтле энҗене тапкач, ул бар нәрсәсен сата да энҗене сатып ала (Мат. 13:45, 46). Бу ике кинаяле хикәя күрсәткәнчә, кешеләр Патшалык турындагы хакыйкать белән төрлечә таныша. Кайберәүләр аны очраклы рәвештә таба; башкалар аны эзли. Һәрхәлдә, без Патшалыкны беренче урынга куеп яшәр өчен күп нәрсәне корбан итәргә әзер.

e Ул вакытта җыелышлар җәмгыятьләр дип аталган