Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК

Вәгазь ысуллары. Кешеләргә яхшы хәбәрне җиткерер өчен һәр мөмкинлекне кулланабыз

Вәгазь ысуллары. Кешеләргә яхшы хәбәрне җиткерер өчен һәр мөмкинлекне кулланабыз

БЕЗ ШУНЫ БЕЛЕРБЕЗ

Аллаһы халкы мөмкин кадәр күбрәк кешегә яхшы хәбәрне җиткерер өчен төрле ысуллар куллана

1, 2. а) Гайсә, үзен күбрәк кеше ишетә алсын өчен, нинди ысул кулланган? б) Мәсихнең тугры хезмәтчеләре Гайсәнең үрнәгенә ияреп, нәрсә эшләгән һәм ни өчен?

 КҮП кенә кеше диңгез ярында Гайсә янына җыелгач, ул көймәгә кереп утыра да ярдан читкәрәк китә. Ни өчен? Ул су өсте аның тавышын көчәйтер һәм күп кеше аның хәбәрен яхшырак ишетә алыр икәнен белә. (Марк 4:1, 2 укы.)

2 Әле Патшалык туганчы дистәләгән еллар һәм аннан соң да Мәсихнең тугры хезмәтчеләре аның үрнәгенә ияреп, Патшалык турындагы яхшы хәбәрне күбрәк кешегә таратыр өчен, яңа ысулларны кулланган. Патшаның җитәкчелегендә Аллаһы халкы, шартлар үзгәрә барган саен, яңа ысулларны һәм технологияләрне куллануын дәвам итә. Ахыр килгәнче, безнең мөмкин кадәр күбрәк кешегә, төрле җирләрдә яшәгән кешеләргә яхшы хәбәрне җиткерәсебез килә (Мат. 24:14). Моның өчен без төрле ысуллар кулланабыз. Әйдәгез, аларның кайберләрен карап чыгыйк. Элек яшәгән тугры кешеләрнең иманнарыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз? Моның турында да уйланыйк.

Хакыйкатьне күбрәк кешегә җиткерү

3. Ни өчен хакыйкать дошманнары газеталарны куллануыбыздан бик күңелсезләнгән?

3 Газеталар. Кардәш Расселл һәм аның хезмәттәшләре 1879 елдан «Күзәтү манарасы»н бастыра башлаган һәм Патшалык турындагы хәбәрне күп кешегә җиткерә алган. Шулай да Мәсих, күрәсең, яхшы хәбәр тагы да күбрәк кешегә җиткерелсен өчен, 1903 елдан вакыйгалар барышын үзгәртә башлаган. Шул елда Пенсильваниядәге протестантлар руханиларының бер вәкиле И. Л. Итон кардәш Расселлны Изге Язмалардагы тәгълиматлар турында бәхәсләшер өчен чакырган. Расселлга язган үз хатында Итон болай дигән: «Без сезнең белән кайбер тәгълиматларга төрлечә карыйбыз... Алар турында халык алдында бәхәсләшүебез кешеләргә бик кызык булыр иде дип уйлыйм». Расселл белән аның хезмәттәшләре бу чыннан да кешеләргә кызык булыр дип ризалашкан, шуңа күрә алар шул бәхәсләрнең бер билгеле газетада («The Pittsburgh Gazette») бастырылуын оештырган. Газетадагы шул мәкаләләрне күп кеше укыган, һәм аларга Расселлның Изге Язмалардагы хакыйкатьне аңлатулары бик ошаган, шуңа күрә газета Расселлга аның нотыкларын атна саен бастырырга тәкъдим иткән. Андый хәл хакыйкать дошманнарын бик күңелсезләндергәндер!

1914 елда Расселлның нотыкларын 2 000 нән артык газета бастырган

4, 5. Расселл нинди сыйфат күрсәткән, һәм җаваплы кардәшләр аңардан нәрсәгә өйрәнә ала?

4 Соңрак Расселлның нотыкларын бастырырга күбрәк газеталар теләк белдергән. 1908 елда «Күзәтү манарасы»нда әйтелгәнчә, аның вәгазьләре «регуляр рәвештә унбер газетада» бастырылган. Ләкин газеталарны бастыру эшен белгән кардәшләр Расселлга Җәмгыятьнең офисларын Питсбургтан кешеләргә күбрәк таныш булган берәр шәһәргә күчерергә тәкъдим иткән. Шулай итеп Изге Язмаларга нигезләнгән мәкаләләр күбрәк газетада бастырылыр иде дип әйткән алар. Бу киңәшне һәм башка сәбәпләрне исәпкә алып, Расселл 1909 елда Җәмгыятьнең офисларын Бруклинга, Нью-Йоркка күчергән. Бу нинди нәтиҗәгә китергән? Күченүдән соң нибары бер ай үткән, ә нотыкларны инде якынча 400 газетада бастыра башлаганнар, һәм бу сан тагы да үсә барган. 1914 елда Патшалык урнаштырылгач, 2 000 нән артык газетада дүрт телдә Расселлның вәгазьләрен һәм мәкаләләрен бастырганнар!

5 Бу вакыйгалардан без нәрсәгә өйрәнә алабыз? Расселлның басынкылыгы Аллаһы оешмасындагы җаваплы кардәшләр өчен үрнәк булып тора. Кайсы яктан? Мөһим карарлар кабул иткәндә, башкаларның киңәшләрен тыңларга кирәк. (Гыйбрәтле сүзләр 15:22 укы.)

6. Газеталарда бастырылган хакыйкатьләр кешеләргә ничек тәэсир иткән?

6 Газеталарда бастырылган Патшалык турындагы хакыйкатьләр кешеләрнең тормышларын үзгәрткән (Евр. 4:12). Мәсәлән, 1917 елда суга чумдырылган Ора Хетцель, башка күп кешеләр кебек, андый мәкаләләр ярдәмендә хакыйкать белән танышкан. Ора Хетцель болай дип сөйләгән: «Кияүгә чыккач, мин Рочестер шәһәренә (Миннесота) әниемә кунакка киттем. Килсәм, ул газетадан ниндидер мәкаләләр кисеп утыра. Бу Расселлның мәкаләләре иде. Әнием шул мәкаләләр ярдәмендә белгәннәрен миңа аңлатып бирде». Ора Хетцель хакыйкатьне кабул иткән һәм якынча алтмыш ел буе Аллаһы Патшалыгының тугры вәгазьчесе булган.

7. Ни өчен кардәшләр газеталарны куллануга үз карашларын үзгәртергә булган?

7 Үз өсләренә җитәкчелекне алган кардәшләр 1916 елда ике зур вакыйга аркасында яхшы хәбәрне таратыр өчен газеталарны куллануга үз карашларын үзгәрткән. Беренчедән, башланган Бөек сугыш аркасында газеталарны бастырыр өчен материал табу авыр булган. 1916 елда Британиядән оешманың Газеталар бүлегеннән килгән отчетта болай дип әйтелгән булган: «Бүгенге көнгә вәгазьләрне 30 дан чак кына артык газета бастыра. Кәгазьнең бәясе арта барганга күрә, вәгазьләрне бастыра торган газеталарның саны, күрәсең, тагы да төшәр». Икенчедән, 1916 елның 31 октябрендә кардәш Расселл вафат булган. 1916 елның 15 декабрендәге «Күзәтү манарасы»нда мондый белдерү бастырылган булган: «Кардәш Расселл вафат булды, вәгазьләр [газеталарда] бүтән бастырылмаячак». Шул вәгазь ысулы бүтән кулланылмаса да, башка ысуллар, мәсәлән, «Барлыкка китерү турында фотодрама» бик уңышлы ысул булып калган.

8. «Барлыкка китерү турында фотодрама»ны күрсәткәндә, нәрсә кулланганнар?

8 «Барлыкка китерү турында фотодрама». Расселл һәм аның хезмәттәшләре, «Барлыкка китерү турында фотодрама»ны якынча өч ел эчендә әзерләгән. Фотодрама 1914 елда дөнья күргән (Гыйб. сүз. 21:5). Аны күрсәткәндә, алмашына торган рәсемнәрне, тавышларны һәм төсле слайдларны кулланганнар. Изге Язмаларда язылган вакыйгаларны фотодрамага яздырыр өчен, йөзләгән кеше катнашкан. Моның өчен хәтта хайваннарны да кулланганнар. 1913 елдагы отчетта болай дип әйтелгән булган: «Фотодрамада Нух белән бәйле вакыйгаларны күрсәтер өчен, безгә бер зур зоопарктагы хайваннарның күбесен кулланырга туры килде». Фотодрамада кулланылган йөзләгән слайдларны Лондон, Нью-Йорк, Париж һәм Филадельфия рәссамнары үз куллары белән буяган.

9. Ни өчен фотодраманы әзерләр өчен шулкадәр күп вакыт һәм акча сарыф ителгән булган?

9 Ни өчен фотодраманы әзерләр өчен шулкадәр күп вакыт һәм акча сарыф ителгән булган? 1913 елдагы конгрессларда кабул ителгән резолюциядә бу болай дип аңлатылган: «Америка газеталары, үз мәкаләләренә каррикатуралар һәм рәсемнәр өстәп, кешеләрнең карашларына бик нык тәэсир итә һәм бу яктан зур уңышларга иреште. Алмашына торган рәсемнәр дә күп кешеләргә ошый. Моның барысы безне — алга баручы вәгазьчеләрне һәм Изге Язмаларны өйрәнү төркемнәренең укытучыларын — шуңа ышандырды: алмашына торган рәсемнәрне һәм слайдларны вәгазьләр өчен, шулай ук өйрәтер өчен куллану уңышлы ысул булачак».

Өстә: фотодраманы күрсәтер өчен бүлмә; аста: фотодрамадагы слайдлар

10. Фотодрама никадәр киң таралган булган?

10 1914 елда фотодрама һәр көн 80 шәһәрдә күрсәтелгән булган. АКШта һәм Канадада бу фотодраманы якынча 8 миллион кеше караган. Шул ук елны фотодрама Австралия, Британия, Германия, Дания, Норвегия, Финляндия, Швейцария, Швеция һәм Яңа Зеландиядә күрсәтелгән булган. Бу фотодраманың гадиләштерелгән төре (алмашына торган рәсемнәр кулланылмый торган төре) кечкенә шәһәрләрдә күрсәтер өчен ясалган булган. «Эврика драмасы» дигән бу гадиләштерелгән фотодраманы әзерләү арзанрак булган, һәм аны бер җирдән икенчесенә күчереп йөртү әллә ни авыр булмаган. 1916 елга я «Барлыкка китерү турында фотодрама», я «Эврика драмасы» грек, испан, итальян, немец, поляк, француз, швед, әрмән һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән булган.

1914 елда фотодрама шыгрым тулы залларда күрсәтелгән булган

11, 12. Фотодрама бер яшь егеткә ничек тәэсир иткән, һәм ул безгә нинди үрнәк күрсәткән?

11 Француз телендәге фотодрама 18 яшьлек Шарль Ронер исемле бер егеткә көчле йогынты ясаган. Ул болай ди: «Фотодраманы Кольмарда (Эльзас, Франция) — туган шәһәремдә күрсәттеләр. Фотодрамада Изге Язмалардагы хакыйкатьләр шулкадәр аңлаешлы итеп күрсәтелгән иде ки, мин фотодраманың башыннан ахырына кадәр таң калып утырдым».

12 Нәтиҗәдә, Шарль суга чумдырылу үткән һәм 1922 елда тулы вакытлы хезмәт башлаган. Башта аны Франциядә яшәүче кешеләргә фотодраманы күрсәтер өчен ярдәмче итеп билгеләгәннәр. Бу эш турында Шарль болай ди: «Миңа берничә йөкләмә бирделәр: мин скрипкада уйнарга тиеш идем, шулай ук акча санау һәм әдәбият өчен җаваплы идем. Программа башланганчы тынлык урнаштыру да минем вазифам иде. Тәнәфес вакытында без басмаларыбызны тәкъдим иттек. Һәр кардәш залның билгеле бер секторы өчен җаваплы иде. Аларның һәрберсе, кулында әдәбият тотып, үз секторындагы һәр кеше янына килә иде. Залның керү урыны янында басмалар куелган өстәл торды». 1925 елда Шарльны Бруклинга Вефильдә хезмәт итәргә чакырганнар. Ул анда WBBR дигән яңа гына урнаштырылган радиостанциядәге оркестрда дирижер итеп билгеләнгән булган. Үзебезгә мондый сорау бирик: «Ә мин Патшалык турындагы хәбәрне таратыр өчен һәр йөкләмәне үтәргә әзерме?» (Ишагыйя 6:8 укы.)

13, 14. Яхшы хәбәрне таратыр өчен радио ничек кулланылган булган? (« WBBR радиостанциясендәге программалар» һәм « Мөһим конгресс» дигән рамкаларны да кара.)

13 Радио. 1920 елларда фотодраманы азрак куллана башлаганнар, ләкин радио Патшалык турындагы яхшы хәбәрне таратыр өчен яхшы ысул булып киткән. 1922 елның 16 апрелендә кардәш Рутерфорд Филадельфиядә (Пенсильвания) опера театрында чыгыш ясаган һәм аны радиотапшыру итеп тыңлап булган. «Бүген яшәүче миллионлаган кеше беркайчан да үлмәячәк» дигән нотыкны якынча 50 000 кеше тыңлаган. 1923 елда радио аша беренче тапкыр конгрессның программасы тапшырылган булган. Җаваплы кардәшләр түләүле радиостанцияләрне дә кулланган һәм үз радиостанциясен дә төзергә булган. Ул Статен дигән утрауда (Нью-Йорк) төзелгән һәм WBBR итеп теркәлгән булган. Беренче радиотапшыру 1924 елның 24 февралендә яңгыраган.

 1922 елда «Бүген яшәүче миллионлаган кеше беркайчан да үлмәячәк» дигән нотыкны радио буенча якынча 50 000 кеше тыңлаган

14 1924 елның 1 декабрендәге «Күзәтү манарасы»нда WBBR радиостанциясенең төзелүе максаты турында болай диелгән булган: «Хакыйкать хәбәрен тарату өчен радионы куллану — иң очсыз һәм уңышлы ысул». Мәкаләдә шулай ук: «Раббы хакыйкатьне таратыр өчен яңа радиостанция кирәк дип тапса, аны төзер өчен безне акча белән тәэмин итәчәк»,— дип әйтелгән булган (Мәд. 126:1). 1926 елда Йәһвә халкының 6 радиостанциясе булган. Икесе — Кушма Штатларда (Нью-Йоркта (WBBR) һәм Чикаго янында (WORD)), ә калган дүртесе Канадада (Альберта, Британиядәге Колумбия, Онтарио һәм Саскачеван провинцияләрендә) урнашкан булган.

15, 16. а) Канададагы руханилар радиотапшыруларыбызга ничек караган? б) Радио буенча нотыклар һәм өйдән-өйгә йөреп вәгазьләү бер-берсенә ничек өстәмә булып торган?

15 Христиан дөньясының руханилары Изге Язмалардагы хакыйкатьнең радио аша киң таралуын күрми калмаган. Саскачевандагы радиостанциядә башкарылган эш белән таныш булган Альберт Хоффман болай дигән: «Изге Язмаларны Тикшерүчеләр турында белгән кешеләрнең саны арта барган. 1928 елга гаҗәеп шаһитлек бирелгән булган, ләкин шул елда руханилар хөкүмәткә басым ясаган, һәм Изге Язмаларны Тикшерүчеләргә үз радиостанцияләрен куллануга лицензияләрне бүтән бирмәгәннәр».

16 Канададагы радиостанцияләребез ябылса да, Изге Язмаларга нигезләнгән нотыклар түләүле радиостанцияләр аша тапшырылган (Мат. 10:23). Бу тапшыруларны күбрәк кеше тыңласын өчен, вәгазьчеләр, өйдән-өйгә вәгазьләгәндә, кешеләрне нотыкларны тыңларга дәртләндергән. Моның өчен «Күзәтү манарасы»нда һәм «Алтын гасыр»да (бүген «Уяныгыз!») Изге Язмалардагы хакыйкатьне тапшырган түләүле радиостанцияләрнең исемлеге китерелгән булган. Бу нинди җимешләр китергән? 1931 елның гыйнвар аендагы «Бюллетень»дә болай диелә: «Радио ярдәмендә кардәшләр өйдән-өйгә йөреп кешеләргә тагы да теләбрәк вәгазьли. Офисыбызга килгән отчетлар буенча, күп кеше радио аша кардәш Рутерфордның нотыкларын тыңлаган, шуңа күрә китапларыбызны теләп алган». «Бюллетень»дә радиотапшырулар һәм өйдән-өйгә йөреп вәгазьләү «Раббы оешмасының яхшы хәбәрне таратыр өчен ике төп ысулы» дип аталган булган.

17, 18. Шартлар үзгәреп торса да, радио нинди роль уйнаган?

17 1930 елларда түләүле радиостанцияләрне куллануыбызга каршылык арткан. Шуңа күрә 1937 елның азагында Йәһвәнең халкы кирәкле үзгәрешләр ясаган. Алар түләүле радиотапшыруларны азрак кулланырга һәм күбрәк өйдән-өйгә йөреп вәгазьләргә булган a. Шулай да кайбер ерак урнашкан илләрдә радио Патшалык турындагы хәбәрне таратуда мөһим роль уйнаган. Мәсәлән, 1951—1991 елларда Көнбатыш Берлиндагы (Германия) бер радиостанция Изге Язмаларга нигезләнгән нотыкларны даими тапшырып торган, шулай итеп Көнчыгыш Германиядә яшәүче кешеләр Патшалык турындагы яхшы хәбәрне тыңлый алган. 1961 елдан башлап утыздан артык ел дәвамында Суринамдагы (Көньяк Африка) милли бер радиостанциядән һәр атна Изге Язмалардагы хакыйкатьләр турында 15 минутлык тапшыру яңгыраган. 1969—1977 елларда безнең оешма «Бар Язма файдалы» дигән темага 350 дән артык төрле радиотапшырулар яздырган. Кушма Штатларның 48 штатында 291 радиостанция шул программаларны тапшырган. 1996 елда Көнбатыш Самоаның башкаласында Апиада бер радиостанция һәр атна «Изге Язмаларга нигезләнгән сорауларыгызга җаваплар» дигән тапшыруны алып барган.

18 XX гасырның азагына радио яхшы хәбәрне таратуда төп рольне инде уйнамый башлаган. Ул вакытта яңа технологияләр барлыкка килгән, һәм яхшы хәбәр алар ярдәмендә тагы да киңрәк тарала башлаган.

19, 20. Ни өчен Йәһвә халкы үз сайтын булдырган, һәм бу нинди җимешләр китерде? ( 75 нче биттәге рамканы да кара.)

19 Интернет. 2013 елда инде 2,7 миллиардтан артык кеше, ягъни җирдә яшәгән кешеләрнең 40 проценты, Интернет куллана алган. Кайбер фаразлар буенча, якынча ике миллиард кеше Интернетка электрон җайланмалар ярдәмендә, мәсәлән, смартфон я планшет аша керә ала; һәм бу бөтендөнья буенча тарала бара. Электрон җайланмалар ярдәмендә Интернетка чыккан кешеләрнең саны иң тиз Африкада үсә. Анда 90 миллион кеше андый җайланмалар ярдәмендә Интернетны куллана. Яңа технологияләрнең алга баруы аркасында күп кеше хәзер мәгълүматны шул технологияләр ярдәмендә таба.

20 Йәһвәнең халкы Интернетны 1997 елда куллана башлады. 2013 елда сайтыбызны инде якынча 300 телдә карап булды һәм кешеләр шул сайттан Изге Язмаларга нигезләнгән мәгълүматны 520 дән артык телдә йөкләп алды. Сайтыбызга һәр көн 750 000 нән артык кеше керә. Һәр ай кешеләр шул сайттан видеолар карый һәм 3 миллионнан артык китап, 4 миллионнан артык журнал һәм 22 миллионнан артык аудиоязмалар йөкләп ала.

21. Сез Синаның очрагыннан нәрсәгә өйрәндегез?

21 Сайтыбыз Аллаһы Патшалыгы турындагы хәбәрне хәтта вәгазь эше тыелган җирләрдә дә таратыр өчен яхшы ысул булып китте. Мәсәлән, 2013 елның башында Сина исемле бер ир кеше безнең сайтыбызга кергән һәм, Изге Язмалар турында күбрәк мәгълүмат сорап, Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсенә (АКШ) шалтыратырга булган. Ни өчен бу очрак аеруча кызыклы? Сина мөселман гаиләсендә үскән һәм еракта урнашкан авылда яши. Аның илендә Йәһвә Шаһитләренең вәгазь эше тыелган. Бу шалтыратудан соң кардәшләр Сина белән Изге Язмалар өйрәнүе үткәрелсен өчен кайгырткан. Кушма Штатлардан бер абый-кардәш аның белән өйрәнүне атнага ике тапкыр видеоэлемтә аша (Интернет ярдәмендә) үткәрә башлаган.

Кешеләрне өйрәтү

22, 23. а) Кулланылган ысуллар өйдән-өйгә йөреп вәгазьләүне алмаштырганмы? б) Куйган тырышлыкларыбызны Патша ничек фатихалап тора?

22 Газеталар да, фотодрама да, радиотапшырулар да, сайтыбыз да мөмкин кадәр күбрәк кешегә яхшы хәбәрне җиткерер өчен кулланылды. Әмма аларның берсе дә өйдән-өйгә йөреп вәгазьләүне алмаштыра алмый. Ни өчен? Чөнки Йәһвәнең халкы Гайсәдән үрнәк ала. Ул кешеләрнең зур төркемнәренә вәгазьләү белән генә чикләнмәгән; ул аерым кешеләргә ярдәм итәргә тырышкан (Лүк 19:1—5). Гайсә үз шәкертләрен дә моңа өйрәткән һәм нинди хәбәрне җиткерергә кирәк икәнен аңлаткан. (Лүк 10:1, 8—11 укы.) Бу китапның 6 нчы бүлегеннән белгәнебезчә, җаваплы кардәшләр Йәһвәнең һәр хезмәтчесен аерым кешеләр белән сөйләшергә һәрвакыт өндәп тора (Рәс. 5:42; 20:20).

23 Патшалыкның тууына инде йөз ел тулды. Хәзер Аллаһының ниятләре турында якынча сигез миллион ашкынучан вәгазьче сөйләп йөри. Һичшиксез, Патшалыкны игълан итәр өчен кулланган ысулларыбызны Патша фатихалап тора. Киләсе бүлектән без шуны белербез: без һәр милләткә, кабиләгә һәм телгә яхшы хәбәрне җиткерә алсын өчен, Патша безне кирәкле кораллар белән тәэмин итеп тора (Ачыл. 14:6).

a 1957 елда җаваплы кардәшләр Нью-Йорктагы WBBR дигән соңгы радиостанцияне ябарга булган.