Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК

Вәгазь эше җимешләре. «Игеннәр өлгергән һәм урак өсте җиткән»

Вәгазь эше җимешләре. «Игеннәр өлгергән һәм урак өсте җиткән»

БЕЗ ШУНЫ БЕЛЕРБЕЗ

Патшалык орлыкларын Йәһвә үстерә

1, 2. а) Шәкертләр нәрсәне аңламый тора? б) Гайсә нинди урак өсте турында сөйли?

 ШӘКЕРТЛӘР аңламый тора. Әле генә Гайсә аларга: «Башыгызны күтәреп кырларга карагыз, игеннәр өлгергән һәм урак өсте җиткән»,— дип әйткән. Ләкин арпа яңа гына шытып чыга, шуңа күрә шәкертләр, Гайсә күрсәткән якка карагач, ак түгел, ә яшел кырлар күрә. «Нинди урак өсте булсын инде? — дип уйлап куядыр алар.— Урак өсте җиткәнче әле берничә ай үтәчәк бит» (Яхъя 4:35).

2 Ләкин Гайсәнең сүзләре ашлык җыю турында түгел. Ул рухи уңыш, ягъни эчкерсез кешеләрне, җыю турында сөйли һәм ике мөһим якка игътибар итә. Аның үз шәкертләрен нәрсәгә өйрәтәсе килә? Моңа җавап табар өчен, әйдәгез, бу очракны җентекләп карап чыгыйк.

Эш итәргә чакыру һәм шатлык вәгъдә итү

3. а) Ни сәбәпле, күрәсең, Гайсә «игеннәр өлгергән һәм урак өсте җиткән» дигән сүзләрне әйткән? (Искәрмәне кара.) б) Гайсә үз сүзләрен ничек аңлаткан?

3 Гайсә өстә искә алынган сүзләрне үз шәкертләренә б. э. 30 елының азагында Самариянең Сихар шәһәре янында әйткән. Шәкертләре шәһәргә киткәч, Гайсә кое янында бер хатын-кыз белән рухи нәрсәләр турында сөйләшеп торган. Шул хатын-кыз Гайсәнең сүзләре бик мөһим икәнен шунда ук аңлаган. Шәкертләр кайткач, хатын-кыз ашыгып Сихарга кайтып киткән. Аның башкаларга әле генә ишеткән искиткеч нәрсәләр турында сөйлисе килгән. Аның сүзләре кешеләрдә зур кызыксыну уяткан, һәм күпләр Гайсәне күрер өчен кое янына ашыгып киткән. Күрәсең, нәкъ шул вакытта Гайсә кырларга карап һәм якынлашып килүче самариялеләрне күреп, болай дип әйткән: «Башыгызны күтәреп кырларга карагыз, игеннәр өлгергән һәм урак өсте җиткән» a. Аннары ул рухи уңыш җыю турында сөйләгәнен аңлатып: «Уракчы... мәңгелек тормыш өчен уңыш җыя»,— дигән (Яхъя 4:5—30, 36).

4. а) Гайсә рухи уңыш җыюга кагылышлы нинди ике мөһим якка игътибар иткән? б) Без нинди сораулар карап чыгарбыз?

4 Гайсә рухи уңыш җыюга кагылышлы нинди ике мөһим якка игътибар иткән? Беренчедән, бу эш бик ашыгыч. Аның «игеннәр өлгергән» дигән сүзләре шәкертләрне эш итәргә дәртләндергән. Эш никадәр ашыгыч икәнен күрсәтер өчен, Гайсә: «Уракчы инде эш хакы ала»,— дип әйткән. Әйе, урак өсте инде җиткән булган һәм эшкә тизрәк тотынырга кирәк булган! Икенчедән, эшчеләр шатлык кичерә. Гайсә сүзләре буенча, чәчүчеләр белән уракчылар «бергә куана» (Яхъя 4:35б, 36). Гайсә, күп кенә самариялеләрнең үзенә иман итә башлаганын күреп, бик шатлангандыр. Аның шәкертләре дә урак өстендә тырышып эшләп бик шатланачак (Яхъя 4:39—42). Беренче гасырда булган бу очрак безнең өчен зур әһәмияткә ия, чөнки без иң бөек «урак өсте» чорында яшибез. Безнең көннәрдәге урак өсте кайчан башланган? Анда кем катнаша? Ул нинди җимешләр китерә?

Патшабыз иң бөек ашлык уру эше белән җитәкчелек итә

5. Бөтендөнья ашлык уру эше белән кем җитәкчелек итә, һәм Яхъяның күренеше эшнең ашыгыч булуын ничек күрсәтә?

5 Йәһвә Гайсәне, бөтен җир йөзе буйлап эчкерсез кешеләрне «җыю» эше белән җитәкчелек итсен өчен, билгеләгән. Моны рәсүл Яхъя үзенә бирелгән күренештә күргән. (Ачылыш 14:14—16 укы.) Бу күренештә Гайсә таҗ һәм урак белән күрсәтелә. Аның башындагы «алтын таҗ» Патша булып идарә итүен күрсәтә, ә кулындагы «үткен урак» Уракчы икәнен аңлата. Йәһвә фәрештә аша «җирдә уңыш өлгерде» дип әйтеп, эшнең ашыгыч булуына басым ясый. Әйе, «урак өсте җиткән», шуңа күрә тоткарланмыйча эш итәргә кирәк! «Урагыңны ал» дигән Аллаһының боерыгы буенча эш итеп, Гайсә урагын ала да җирдәге уңышны, ягъни эчкерсез кешеләрне «җыя». Бу гаҗәеп күренеш «игеннәр өлгергән һәм урак өсте җиткән» икәнен исебезгә төшерә. Бөтендөнья урак өсте кайчан җиткән? Бу күренештә моңа җавап бирелә.

6. а) «Урак өсте» кайчан җиткән? б) Ашлыкны кайчан ура башлаганнар? Аңлатыгыз.

6 Ачылыш китабының 14 бүлегендәге Яхъяның күренешендә Гайсә — Уракчы — таҗ кигән (14 нче шигырь), димәк бу күренеш Гайсәнең Патша итеп билгеләнүеннән соң, ягъни 1914 елдан соң үтәлә (Дан. 7:13, 14). Шуннан соң берникадәр вакыт узгач, Гайсәгә ура башларга боерык бирелә (15 нче шигырь). Гайсә сөйләгән бодай турындагы кинаяле хикәядә дә вакыйгалар шул ук тәртиптә тасвирлана. Ул анда болай дип әйткән: «Урак өсте — бу дөнья төзелешенең тәмамлануы». Шулай итеп, урак өсте һәм дөнья төзелешенең тәмамлануы бер үк вакытта — 1914 елда башланган. Ә ашлыкны уру соңрак, «урак өсте җиткәч» кенә башланган (Мат. 13:30, 39). Әйе, ашлык уру, Гайсә Патша буларак идарә итә башлаганнан соң берничә ел узгач кына, башланган. Башта, 1914 елдан алып 1919 елның башына кадәр Гайсә үз майланган шәкертләрен «чистартып» чыккан (Мал. 3:1—3; 1 Пет. 4:17). Аннары 1919 елда җирдәге уңышны җыя башлаганнар. Гайсә яңа гына билгеләнгән ышанычлы хезмәтчесен шунда ук кулланып, кардәшләребезгә вәгазь эше ашыгыч икәнен аңларга булышкан. Ул көннәрдәге вакыйгаларны карап чыгыйк.

7. а) Җаваплы абый-кардәшләр вәгазь эшенең ашыгыч булуын нинди пәйгамбәрлекне тикшереп аңлаган? б) Бу аларны нәрсә эшләргә дәртләндергән?

7 1920 елның июль аендагы «Күзәтү манарасы»нда болай дип әйтелгән булган: «Изге Язмаларны тикшереп чыгып, без шуны аңладык: җыелышка зур хөрмәт күрсәтелеп, Патшалык турындагы хәбәрне тарату вазифасы бирелгән». Мәсәлән, Ишагыйя пәйгамбәрлегеннән кардәшләр шуны аңлаган: Патшалык турындагы хәбәр бөтен дөнья буенча таратылырга тиеш (Ишаг. 49:6; 52:7; 61:1—3). Алар бу эшнең ничек башкарылачагын белмәгән, ләкин Йәһвәнең үзләренә булышачагына ышанган. (Ишагыйя 59:1 укы.) Вәгазь эшенең ашыгыч икәнлеген ап-ачык аңлагач, кардәшләр бу эштә катнашуларын киңәйткән. Бу нинди нәтиҗәләргә китергән?

8. 1921 елда кардәшләр вәгазь эшенә кагылышлы нинди ике мөһим якны аңлаган?

8 1921 елның декабрендә «Күзәтү манарасы»нда мондый белдерү бастырылган булган: «Бу ел иң уңышлы ел булды; 1921 елда хакыйкать хакындагы хәбәрне, үткән елларга караганда, күбрәк кеше ишетте». Анда шулай ук болай диелгән: «Ләкин безнең әле күп эш башкарасы бар... Әйдәгез, аны шатлык тулы йөрәк белән башкарыйк». Игътибар итегез, кардәшләр вәгазь эшенең ике мөһим ягын — ашлык уру эшенең ашыгыч икәнен һәм уракчылар шатлык кичерә икәнен аңлаган. Гайсә дә үз рәсүлләренең игътибарларын нәкъ шуларга туплаган.

9. а) 1954 елда «Күзәтү манарасы»нда урак өсте турында нәрсә әйтелгән булган һәм ни өчен? б) Соңгы 50 ел эчендә вәгазьчеләрнең саны никадәр үскән? (« Бөтендөнья үсеше» дигән схеманы кара.)

9 Патшалык турындагы хәбәрне бихисап күп башка сарык кабул итәчәк икәнен аңлагач, 1930 елларда кардәшләр вәгазь эшен тагы да киңәйткән (Ишаг. 55:5; Яхъя 10:16; Ачыл. 7:9). Моның нәтиҗәсе нинди булган? Патшалык турындагы хәбәрне вәгазьләүчеләр саны 1934 елда — 41 000, ә 1953 елда инде 500 000 булган! 1954 елның 1 декабрендәге «Күзәтү манарасы»нда мондый дөрес нәтиҗә ясалган булган: «Бөтен дөнья буенча алып барыла торган ашлык уру эше Йәһвәнең рухы һәм аның Сүзенең кодрәте ярдәмендә генә башкарыла» (Зәк. 4:6) b.

 

БӨТЕНДӨНЬЯ ҮСЕШЕ

Ил

1962

1987

2013

Австралия

15927

46170

66023

Бразилия

26390

216216

756455

 Франция

18542

96954

124029

Италия

6929

 149870

247251

Япония

2491

120722

 217154

Мексика

27054

222168

772628

Нигерия

33956

133899

344342

Филиппин

36829

101735

181236

АКШ

289135

780676

1203642

Замбия

30129

67144

162370

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ӨЙРӘНҮЛӘРЕНЕҢ САНЫ ҮСӘ БАРА

1950

234952

1960

646108

1970

1146378

1980

1371584

1990

3264091

2000

4766631

2010

8058359

Уңыш образлы тел белән алдан күрсәтелгән булган

10, 11. Горчица орлыгы турындагы кинаяле хикәядә орлык үсүенең нинди якларына игътибар итеп була?

10 Патшалык турындагы кинаяле хикәяләр ярдәмендә Гайсә ачык итеп ашлык уру эшенең нәтиҗәләрен алдан сурәтләп биргән. Әйдәгез, Гайсәнең кинаяле хикәяләрен карап чыгыйк. Аларның берсе — горчица орлыгы, ә икенчесе ачыткы турында. Без аларның бүгенге көндә нинди мәгънәгә ия булуын карап чыгарбыз.

11 Горчица орлыгы турындагы кинаяле хикәя. Бер кеше горчица орлыгын чәчә. Орлыктан агач үсеп чыга, һәм кошлар аның ботаклары арасында ышык урын таба. (Маттай 13:31, 32 укы.) Бу кинаяле хикәядә орлык үсүенең нинди якларына игътибар ителә? 1) Агач бик зур булып үсә. «Бар орлыкларның иң кечкенәсе» үсеп «зур ботаклы» агач булып китә (Марк 4:31, 32). 2) Үсешне туктатып булмый. «Чәчелгәч, ул [орлык] шытып күтәрелә». Гайсә: «Орлык, бәлки, үсәр»,— дип түгел, ә: «Ул шытып күтәрелә»,— дип әйткән. Әйе, агачның үсүен туктатып булмый. 3) Үсә барган агачка кошлар куна, һәм ул алар өчен ышык урын булып китә. Алар «очып килеп, аның ботаклары арасында ышык урын табалар». Бу өч як бүгенге рухи уңыш җыюга ничек кагыла?

12. Горчица орлыгы турындагы кинаяле хикәя бүгенге ашлык уру эшенә ничек кагыла? (« Изге Язмалар өйрәнүләренең саны үсә бара» дигән схеманы да кара.)

12 1) Үсешнең зурлыгы. Горчица орлыгы турындагы кинаяле хикәя Патшалык хәбәренең таралуына һәм мәсихче җыелышның үсүенә басым ясый. 1919 елдан башлап ашкынучан «уракчылар» чистартылган мәсихче җыелышка җыела. Ул вакытта эшчеләрнең саны аз булса да, аларның саны тиз арада үсеп киткән. Әйе, 1900 еллардан алып бүгенге көнгә кадәр булган үсеш — могҗиза (Ишаг. 60:22). 2) Орлыкның үсешен туктатып булмый. Мәсихче җыелышның үсүен туктатып булмый. Аллаһы дошманнары аның халкына кат-кат каршы килеп торса да, бу кечкенә орлык кыяга охшаш шул каршы килүләрне «тишеп үтә» һәм үсә бара (Ишаг. 54:17). 3) Ышык урын. Агачта ышык урын тапкан «кошлар» миллионлаган эчкерсез кешене символлаштыра. Якынча 240 ил һәм территориядә яшәүче шул кешеләр, мәсихче җыелышка кушылып, Патшалык хакындагы хәбәрне кабул иткән (Йәз. 17:23). Җыелышта алар рухи яктан туклана, көч җыя һәм ышык урын таба (Ишаг. 32:1, 2; 54:13).

Горчица орлыгы турында кинаяле хикәя мәсихче җыелышта ышык урын һәм яклау табып була икәнен күрсәтә (11, 12 нче абзацларны кара.)

13. Ачыткы турындагы кинаяле хикәядә вәгазь эше үсешенең нинди якларын күреп була?

13 Ачыткы турындагы кинаяле хикәя. Хатын-кыз онга аз гына ачыткы салгач, бөтен камыр ачый. (Маттай 13:33 укы.) Бу кинаяле хикәядә үсешнең нинди якларын күреп була? Әйдәгез, ике якны карап чыгыйк. 1) Үсеш үзгәрешләргә китерә. «Камыр ачыган». 2) Үсеш бөтен җирдә бара. Ачыткы «ун килограмм онны» — бөтен камырны ачыта. Бу ике як бүгенге рухи уңыш җыюга ничек кагыла?

14. Ачыткы турындагы кинаяле хикәя бүгенге ашлык уру эшенә ничек кагыла?

14 1) Үзгәреш. Ачыткы — Патшалык хакындагы хәбәрне, ә камыр кешелекне символлаштыра. Хатын-кыз ачыткыны он белән бутагач, камырда үзгәрешләр башлана. Кешеләр Патшалык хакындагы хәбәрне кабул иткәч, аларның йөрәк торышы үзгәрә башлый (Рим. 12:2). 2) Бөтен җирдә таралу. Камыр ачый — Патшалык хәбәре тарала. Ачыткы бөтен камырны ачыткан кебек, Патшалык хәбәре «җир читенә кадәр» барып җитә (Рәс. 1:8). Кинаяле хикәянең бу үзенчәлеге шуны да күрсәтә: Патшалык хәбәре хәтта вәгазь эшебез тыелган илләрдә дә, күпләр өчен бу билгесез булып калса да, таралачак.

15. Ишагыйя 60:5, 22 дә язылган сүзләр ничек үтәлгән? (93 нче биттәге « Моны Йәһвә булдырган» һәм 96, 97 нче битләрдәге « Иң әһәмиятсездән көчле халык барлыкка килгән» дигән рамкаларны да кара.)

15 Гайсә бу кинаяле хикәяләрне әйтер алдыннан 800 ел элегрәк Йәһвә Ишагыйя аша бүгенге рухи уңыш җыюның масштабын һәм уракчыларның шатлыгын образлы тел кулланып пәйгамбәрлек иткән c. Йәһвә «ерактан» килгән кешеләрнең үзенең оешмасына агылып баруын сурәтләп биргән. Хатынга, ягъни җирдәге майланганнарның калдыгына мөрәҗәгать итеп, ул болай ди: «Син карарсың һәм балкып китәрсең, һәм йөрәгең дөп-дөп кагып, шатлык белән тулыр, чөнки диңгезнең хәзинәләре сиңа юнәлер, халыкларның байлыгы сиңа килер» (Ишаг. 60:1, 4, 5, 9). Бу сүзләр чыннан да хак! Йәһвәгә күп еллар хезмәт иткән мәсихчеләр, үз илләрендәге вәгазьчеләр санының берничә кешедән күп мең кеше булып китүен күреп, шатлыктан балкый.

Ни өчен Йәһвәнең һәр хезмәтчесенең шатланыр өчен сәбәбе бар?

16, 17. Чәчүче белән уракчының «бергә куаныр» өчен нинди сәбәбе бар? (« Ике буклеттагы хәбәр Амазониядәге ике кешенең йөрәгенә үтеп кергән» дигән рамканы да кара.)

16 Хәтерлисезме, Гайсә үз рәсүлләренә: «Уракчы... мәңгелек тормыш өчен уңыш җыя. Шуңа күрә чәчүче белән уракчы бергә куана»,— дип әйткән иде (Яхъя 4:36). Бөтендөнья урак өсте эшендә катнашып, без нинди мәгънәдә «бергә куанабыз»? Моңа берничә сәбәп бар. Әйдәгез, аларның өчесен карап чыгыйк.

17 Беренчедән, безгә Йәһвәнең бу эштә катнашуы шатлык китерә. Патшалык хәбәрен вәгазьләгәндә, без орлыклар чәчәбез (Мат. 13:18, 19). Берәр кешегә Мәсихнең шәкерте булып китәргә булышып, без уңыш җыябыз. Йәһвә Патшалык орлыкларына «шытып чыгарга, үсәргә» бирә. Моны күзәтеп тору безгә, йөрәкләребездә курку-хөрмәт уятып, зур шатлык китерә (Марк 4:27, 28). Без чәчкән орлыкларның кайберләре соңрак шытып чыгар, һәм башкалар аларны урыр. 60 ел элек суга чумдырылган Джоан апа-кардәшебез (Британия) болай дигән: «Кайберәүләр миңа, син күп еллар элек вәгазьләгәндә, йөрәгемә хакыйкать орлыгын чәчкән идең, дип әйтә. Соңрак кардәшләр, алар белән Изге Язмаларны өйрәнеп, аларга Йәһвәнең хезмәтчеләре булып китәргә булышкан. Мин моның турында хәтта белмәгән идем дә. Мин чәчкән орлыкларымның, үсеп чыгып, уңыш биргәннәренә бик шатмын». Сезнең дә, бәлки, андый я охшаш хәлгә эләккәнегез бардыр. (1 Көринтлеләргә 3:6, 7 укы.)

18. 1 Көринтлеләргә 3:8 дә шатланыр өчен нинди сәбәп китерелә?

18 Икенчедән, Паулның мондый сүзләрен истә тоту безгә шатлык китерә: «Һәркем әҗерен эшенә карап алачак» (1 Көр. 3:8). Әҗер эшнең нәтиҗәләренә түгел, ә эшкә карап бирелә. Кайбер җирләрдә кешеләр хакыйкать белән әллә ни кызыксынмый. Андый җирләрдә хезмәт итүче кардәшләрне Паулның сүзләре бик дәртләндерә! Аллаһының фикеренчә, чәчү эшендә катнашкан һәр аның Шаһите «күп җимеш китерә» һәм шуңа күрә аларның һәрберсенең шатланыр өчен сәбәбе бар (Яхъя 15:8; Мат. 13:23).

19. а) Маттай 24:14 тә язылган Гайсәнең пәйгамбәрлеге безгә ничек шатлык өсти? б) Шәкертләрне әзерләүдә уңышлы булмасак та, безгә нәрсәне истә тотарга кирәк?

19 Өченчедән, без, хезмәтебез пәйгамбәрлекнең үтәлеше булып торганын белеп, шатланабыз. Шәкертләр Гайсәдән: «Синең килү чорыңны һәм бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуын нинди билге аша күрәчәкбез?» — дип сораган. Гайсә аларга нинди җавап биргән? Аның сүзләре буенча, билгенең бер үзенчәлеге бөтендөнья вәгазь эше булачак. Гайсә нәрсә турында сөйләгән? Шәкертләр әзерләү эше турындамы? Юк, ул: «Бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер»,— дип әйткән (Мат. 24:3, 14). Билгенең бер үзенчәлеге — Патшалыкны вәгазьләү, ягъни орлыкларны чәчү. Шулай итеп, Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләгәндә, без шуны истә тотабыз: бер шәкерт тә әзерли алмасак та, без «шаһитлек» бирәбез d. Әйе, кешеләр безне тыңласа да, тыңламаса да, без Гайсәнең пәйгамбәрлеген үтибез һәм «Аллаһының хезмәттәшләре» булу хөрмәтенә ия булабыз (1 Көр. 3:9). Бу чыннан да зур шатлык китерә!

«Көнчыгыштан көнбатышка кадәр»

20, 21. а) Малахий 1:11 дә язылган сүзләр ничек үтәлә? б) Урак өсте эшенә килгәндә, сез нәрсә эшләргә тәвәккәл һәм ни өчен?

20 Беренче гасырда Гайсә үз шәкертләренә урак өсте эшләре бик ашыгыч икәнен аңларга булышкан. 1919 елдан башлап Гайсә үз шәкертләренә шул ук фикергә төшенергә ярдәм иткән. Нәтиҗәдә, Аллаһы халкы уңыш җыюда күбрәк катнаша башлаган. Чыннан да, урак өсте эшләрен туктатып булмый икәнен без ап-ачык күрәбез. Малахий пәйгамбәр алдан әйткәнчә, бүген вәгазь эше «көнчыгыштан көнбатышка кадәр» башкарыла (Мал. 1:11). Әйе, чәчүчеләр һәм уракчылар җирнең кайсы почмагында гына булмасын — көнчыгыштан көнбатышка кадәр — бергә эшләп шатлана. Без иртәннән кичкә хәтле, көне буе, вакыт аз калганын истә тотып хезмәт итәбез.

21 Соңгы йөздән артык елны искә төшереп һәм Аллаһы хезмәтчеләренең кечкенә төркемнән «көчле халык» булып китүен күреп, йөрәкләребез «дөп-дөп кагып, шатлык белән тула» (Ишаг. 60:5, 22). «Ашлык Хуҗасы» Йәһвәне яратуыбыз һәм шатлыгыбыз безне иң бөек ашлык уру эшендә катнашып торырга дәртләндерсен! (Лүк 10:2)

a Гайсәнең «игеннәр өлгергән» дигән сүзләре шулай ук «игеннәр агарып уракка өлгергән» дип тә тәрҗемә ителә. Ни өчен Гайсә алай дигән? Күрәсең, самариялеләр ак төсле киемнәр киеп йөргән. Гайсә бу сүзләрне үзенә таба якынлашып килүче самариялеләргә карап әйткәндер.

b «Йәһвә Шаһитләре — Аллаһы Патшалыгының вәгазьчеләре» (рус) дигән китапның 425—520 нче битләрен укып чыгыгыз. Анда 1919 елдан 1992 елга кадәр башкарылган ашлык уру эше турында әйтелә.

c Образлы тел белән язылган бу пәйгамбәрлекнең күбрәк җентеклелекләрен карап чыгар өчен, «Күзәтү манарасы» 2002 ел, 1 сентябрь, 19—23 нче битләр һәм «Ишагыйя пәйгамбәрлеге — барлык кешелек өчен яктылык» (рус) дигән китапның икенче томы, 303—320 нче битләрне кара.

d Изге Язмаларны Тикшерүчеләр бу мөһим хакыйкатьне инде алдарак та аңлаган булган. 1895 елның 15 ноябрендәге «Сион күзәтү манарасы»нда болай дип әйтелгән булган: «Бодай күп җыелмаска да мөмкин, әмма, ким дигәндә, хакыйкать турында зур шаһитлек бирелер. [...] Һәрберебез яхшы хәбәрне вәгазьли ала».