Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНБЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

Әхлакый яктан сафландыру Аллаһының изгелеген чагылдыра

Әхлакый яктан сафландыру Аллаһының изгелеген чагылдыра

БЕЗ ШУНЫ БЕЛЕРБЕЗ

Патша үз гражданнарын Аллаһының әхлакый нормаларын үтәргә өйрәтә

Йәһвәнең бөек рухи гыйбадәтханәсенең тышкы ишегалдына капкалар аша керүегезне күз алдыгызга китерегез

1. Йәзәкил курку-хөрмәт уятырлык нинди күренеш күргән?

 КҮЗ алдыгызга китерегез: сез 25 гасыр элек Йәзәкил пәйгамбәргә бирелгән күренешне күрәсез. Сез җемелдәп торган гаять зур гыйбадәтханә биналарына якынлашасыз. Куәтле фәрештә сезгә шул бөек урынны күрсәтә! Сез өч капканың берсенә алып баручы җиде басмадан менәсез. Бу капкаларга күз салганда, йөрәгегез курку-хөрмәт белән тула! Аларның биеклеге якынча 30 метрга җитә. Кергәч, сез сакчылар бүлмәләрен һәм нәфис пальмаларга охшаш итеп ясалган терәкләрне күрәсез (Йәз. 40:1—4, 10, 14, 16, 22, 41:20).

2. а) Күренештәге гыйбадәтханә нәрсәне символлаштыра? (Искәрмәне дә кара.) б) Без керү урынының үзенчәлекләреннән нәрсәгә өйрәнә алабыз?

2 Бу рухи гыйбадәтханә пәйгамбәрлек мәгънәгә ия. Йәзәкил үз пәйгамбәрлек китабында гыйбадәтханә турында шулкадәр җентекләп язган ки, хәтта аны сурәтләве 40 нчы бүлектән алып 48 нче бүлеккә кадәр сузыла. Бу гыйбадәтханә Йәһвәнең хак гыйбадәт кылу төзелешен символлаштыра. Аның һәр үзенчәлеге билгеле бер мәгънә йөртә һәм Аллаһыга соңгы көннәрдә гыйбадәт кылуыбызга кагыла a. Биек капкалар нәрсәне аңлата? Алар шуны исебезгә төшерә: Йәһвәнең гыйбадәт кылу төзелешенә кергән бар кешеләр Аллаһының югары һәм тәкъва нормалары буенча яшәргә тиеш. Уеп ясалган пальмалар охшаш фикергә басым ясый, чөнки пальмалар кайвакыт Изге Язмаларда тәкъвалык ягында торуны аңлата (Мәд. 91:13). Ә сакчылар бүлмәләре турында нәрсә әйтеп була? Аллаһы нормалары буенча яшәргә теләмәгән кешеләр тормыш бирүче искиткеч хак гыйбадәт кылуга «керә» алмый, ягъни кушыла алмый (Йәз. 44:9).

3. Ни өчен Мәсихнең шәкертләренә һаман да сафланырга кирәк булган?

3 Йәзәкилнең күренеше ничек үтәлгән? Бу китапның икенче бүлегеннән күргәнебезчә, Йәһвә Мәсих аша үз халкын 1914 елдан алып 1919 елның башына кадәр чистарта барган. Ул вакытта чистарту тәмамланганмы? Һич тә юк! Соңгы гасыр барышында Мәсих Йәһвәнең изге нормаларын урнаштыруын дәвам иткән. Аның шәкертләренә һаман да чистарырга кирәк булган. Ни өчен? Чөнки Мәсих үз шәкертләрен әхлакый яктан бозылган дөньядан җыя, һәм Шайтан аларны әхлаксызлык сазлыгына батырыр өчен өзлексез көч куя. (2 Петер 2:20—22 укы.) Гайсә мәсихчеләрне сафландырып тора. Әйдәгез, ул моны нинди өч өлкәдә башкара икәненә игътибар итик. Башта без әхлакый яктан сафландыруны карап чыгарбыз. Аннары җыелышлар чиста килеш калсын өчен нәрсә башкарыла икәнен һәм гаилә төзелешенә дөрес карашны карап чыгарбыз.

Әхлакый яктан сафландыру

4, 5. Шайтан озак вакыт дәвамында нинди алымны кулланган, һәм ул уңышлы булганмы?

4 Йәһвә халкы һәрвакыт әхлакый яктан саф, тәкъва булырга омтылган. Шуңа күрә алар моңа кагылышлы һәркайсы күрсәтмәне кабул итеп барган. Берничә мисал карап чыгыйк.

5 Җенси бозыклык. Йәһвәнең нияте буенча, ир белән хатын арасындагы җенси мөнәсәбәтләр чиста булырга һәм үзләренә шатлык китерергә тиеш булган. Шайтан җенси мөнәсәбәтләрне, Йәһвә халкы Аллаһының хуплавын югалтсын өчен, вәсвәсә итеп куллана. Моның өчен ул аларны бу искиткеч бүләкне дөрес кулланмаска котырта һәм аны ниндидер пычрак нәрсә итеп күрсәтә. Шайтан бу явыз алымны Бильям заманында уңышлы кулланган һәм соңгы көннәрдә дә аеруча еш куллана (Сан. 25:1—3, 9; Ачыл. 2:14).

6. «Күзәтү манарасы»нда нинди ант сүзләре бастырылган булган, бу антны ничек кулланганнар, һәм ни өчен аны ахыр чиктә гамәлдән чыгарганнар? (Искәрмәне дә кара.)

6 Аллаһы халкына Шайтанның тырышлыкларына каршы торырга булышыр өчен, 1908 елның 15 июлендәге «Күзәтү манарасы»нда бер ант сүзләре бастырылган булган. Анда мондый сүзләр булган: «Мин үземне, башка җенестәге кеше белән берүзем калганда, халык алдында тоткан кебек тотарга вәгъдә итәм. Мин һәрвакыт һәм һәр җирдә дә шулай эшләячәкмен» b. Шул антны бирү мәҗбүри булмаса да, күпләр аны биргән һәм, «Сион күзәтү манарасы»нда исемнәре бастырылсын дип, үз исемнәрен язып җибәргән. Еллар узгач, кардәшләр шуны аңлаган: бу ант ул вакытта кайберәүләргә булышкан булса да, күпләр өчен ул йола гына булып киткән. Шуңа күрә бу антны башка бирмәгәннәр. Ләкин бу антта чагылган югары әхлакый принципларны тотарга һәрвакыт өндәп торганнар.

7. 1935 елда «Күзәтү манарасы»нда нинди авырлык турында әйтелгән булган, һәм анда нинди мөһим фикергә басым ясалган?

7 Шайтанның һөҗүмнәре көчәйгән генә. 1935 елның 1 мартындагы «Күзәтү манарасы»нда Аллаһы халкында тарала барган бер проблема турында туп-туры итеп язылган булган. Кайберәүләр, күрәсең, хезмәттә катнашасың икән, шәхси тормышта Йәһвәнең әхлакый нормаларын тотмасаң да була дип уйлаган. «Күзәтү манарасы»нда ачык итеп болай дип әйтелгән булган: «Безгә шуны истә тотарга кирәк: вәгазьдә катнашу гына аз, бездән башка нәрсәләр дә таләп ителә. Йәһвә Шаһитләре — Аллаһының һәм аның Патшалыгының вәкилләре, шуңа күрә алар үзләрен тиешенчә тотарга тиеш». Аллаһы халкына «фахишәлектән качарга» булышыр өчен мәкаләдә гаилә тормышына һәм әхлакый нормаларына кагылышлы ачык киңәш бирелгән булган (1 Көр. 6:18).

8. Ни өчен «Күзәтү манарасы»нда җенси бозыклыкка караган грек сүзенең тулы мәгънәсе турында еш кына әйтелгән булган?

8 Соңгы дистәләгән елларда «Күзәтү манарасы»нда Грек Язмаларының җенси бозыклыкка караган порне́йа дигән сүзенең дөрес мәгънәсе турында еш кына әйтелгән булган. Бу сүз җенси мөнәсәбәтләргә керүне генә түгел, ә фәхешлек йортлары өчен хас булган күп төрле азгын эшләрне дә үз эченә ала. Шулай итеп, бүгенге дөньядагы күп кенә кешеләр җенси бозыклыкка батып яшәсә дә, Мәсих шәкертләре бу яктан якланган. (Эфеслеләргә 4:17—19 укы.)

9, 10. а) 1935 елда «Күзәтү манарасы»нда нинди әхлакый сорау күтәрелгән булган? б) Изге Язмаларда исерткеч эчемлекләрне эчүгә кагылышлы нинди акыллы караш бар?

9 Исерткеч эчемлекләрне чамадан тыш күп эчү. 1935 елның 1 мартындагы «Күзәтү манарасы»нда башка бер әхлакый сорау күтәрелгән булган: «Кайберәүләр исерткеч эчемлекләрне эчкән көенә вәгазьгә бара һәм оешмада башка вазифалар үти. Изге Язмаларда шәрабны эчү нинди очракларда рөхсәт ителә? Шәраб Хуҗа оешмасында хезмәт итүгә комачаулый башласа, бу урынлы булыр идеме?»

10 Бу сорауларга җавап итеп исерткеч эчемлекләрне эчүгә Изге Язмаларның акыллы карашы каралган булган. Изге Язмалар буенча, кеше шәрабны я башка исерткеч эчемлекне чаманы белеп эчә ала, ләкин анда эчкечелеккә бирелү катгый рәвештә хөкем ителә (Мәд. 103:14, 15; 1 Көр. 6:9, 10). Кешенең исерткеч эчемлекләр эчкән көенә хезмәттә катнашуы турында әйткәндә, Аллаһы хезмәтчеләренең исләренә Һарун угылларының очрагын төшергәннәр. Аллаһы Һарун угылларын корбан китерү урынына тиешсез ут белән килгәннәре өчен үлемгә дучар иткән. Күп тә үтмәстән, Аллаһы руханиларга үз изге вазифаларын үтәгәндә исерткеч эчемлекләр эчәргә ярамый дигән канун биргән. Шуңа күрә мондый нәтиҗә ясап була: күрәсең, Һарун угыллары изге хезмәтне эчкән килеш башкарган (Лев. 10:1, 2, 8—11). Бу канунның нигезендә яткан принципны кулланып, бүгенге мәсихчеләр үз изге хезмәтләрен эчкән килеш башкармый.

11. Ни өчен алкоголизмга бәйле сорауларны яхшырак аңлый башлау Аллаһы халкы өчен фатиха булган дип әйтеп була?

11 Соңгы дистәләгән елларда Мәсихнең шәкертләре Йәһвәнең фатихасы белән алкоголизмга бәйле сорауларны яхшырак аңлый башлаган. Алкоголизм — даими рәвештә һәм чамасын белмичә исерткеч эчемлекләр белән мавыгу хәле. Үз вакытында бирелгән рухи ризык ярдәмендә күпләр үз начар гадәтләрен җиңгән һәм үз тормышларын яхшырткан, ә тагын да күбрәк кеше бу проблеманы читләтеп үтә алган. Исерткеч эчемлекләрне чамадан тыш күп эчү беркемне дә үз абруеннан, гаиләсеннән һәм, иң мөһиме, Йәһвәгә саф гыйбадәт кылуда катнашу хөрмәтеннән мәхрүм итәргә тиеш түгел.

«Без Хуҗабыздан тәмәке исе килгәнен я аның үз авызына пычрата торган нәрсәләрне алуын күз алдыбызга да китерә алмыйбыз» (Ч. Т. Расселл)

12. Мәсих хезмәтчеләренең, соңгы көннәр әле башланганчы, тәмәкене куллануга карашлары нинди булган?

12 Тәмәке куллану. Мәсихнең хезмәтчеләре әле соңгы көннәр башланганчы тәмәке куллануны хупламаган булган. Күп ел элек олы яшьтәге абый-кардәш Чарлз Капен кардәш Расселл белән XIX гасырның азагында булган беренче очрашуын исенә төшергән. Ул вакытта 13 яшьлек кардәш Капен һәм аның өч абый-энесе Аллегейнидәге (Пенсильвания) Изге Язмалар йортының баскычында басып торган. Расселл, алар яныннан үтеп киткәндә, болай дип сораган: «Егетләр, сез әллә тәмәке тартасызмы? Тәмәке исе килә». Алар үзләренең тәмәке тартмый икәннәрен әйткән. Һичшиксез, бу очрашудан соң әлеге егетләр Расселлның тәмәке тартуга карашын яхшы аңлаган. Кардәш Расселл 1895 елның 1 августындагы «Күзәтү манарасы»нда 2 Көринтлеләргә 7:1 дә язылган сүзләр турында болай дип язган: «Мәсихченең тәмәке куллануы Аллаһыны ничек инде данлый алсын? Аның үзенә нинди файда китерсен? Мин моны аңламыйм. [...]. Без Хуҗабыздан тәмәке исе килгәнен я аның үз авызына пычрата торган нәрсәләрне алуын күз алдыбызга да китерә алмыйбыз».

13. 1973 елда оешма әхлакый яктан ничек сафландырылган булган?

13 1935 елда «Күзәтү манарасы»нда тәмәке «пычрак чүп үләне» дип аталган булган. Анда шулай ук тәмәке тартучы я чәйнәүче бернинди кеше дә Вефиль гаиләсенең әгъзасы була алмый дип әйтелгән булган. Андый мәсихче шулай ук, Аллаһы оешмасының вәкиле буларак, пионер я күчеп йөрүче күзәтче булып хезмәт итә алмаган. 1973 елда оешма әхлакый яктан тагы да сафландырылган булган. 1973 елның 1 июнендәге «Күзәтү манарасы»нда тәмәке тарту үлемгә китерә, кеше тәнен пычрата, шул кешенең башкаларны яратмавын күрсәтә дип әйтелгән булган. Анда шулай ук, берәр Йәһвә Шаһитенең андый гадәте булса, ул җыелышта яхшы исемгә ия була алмый диелгән булган. Кеше тәмәке куллануын ташларга теләмәсә, аны җыелыштан чыгарырга кирәк булган c. Мәсих үз шәкертләрен сафландырыр өчен, тагын бер мөһим адым ясаган.

14. Аллаһының канны куллануга карашы нинди, һәм кеше тәненә канны җибәрүнең таралуына нәрсә өлеш керткән?

14 Канны дөрес кулланмау. Нух заманында Аллаһы канны ризык итеп кабул итү дөрес түгел дип әйткән. Ул моны Исраил халкына бирелгән Канунда да кабатлаган һәм мәсихче җыелышка да «каннан тыелырга» дигән күрсәтмә биргән (Рәс. 15:20, 29; Ярат. 9:4; Лев. 7:26). Шайтан бүген күпләрне Аллаһының шул канунын бозарга этәрер өчен юл тапкан. Табиблар канны җибәрү белән XIX гасырда экспериментлар үткәргән, ә кан группаларының ачылуы белән кан җибәрүне киң куллана башлаганнар. 1937 елда канны җыеп кан банкларында саклый башлаганнар, ә Икенче бөтендөнья сугышы аркасында кан җибәрү тагы да киңрәк таралган. Тиздән кан җибәрү бөтен дөнья буенча таралган.

15, 16. а) Кеше тәненә канны җибәрү турында әйткәндә, Йәһвә Шаһитләре нинди карашта тора? б) Канны кулланмыйча дәвалауга килгәндә, Мәсих шәкертләренә нинди ярдәм күрсәтелә, һәм бу нинди җимешләр китерә?

15 Инде 1944 елда «Күзәтү манарасы»нда канны җибәрү чынында аны ашауга тиң дип язылган булган. Киләсе елны Изге Язмаларга нигезләнгән бу караш ачыграк аңлатылган булган, һәм аны исбатлаучы күбрәк дәллиләр китерелгән. 1951 елда Аллаһы хезмәтчеләренә табиблар белән сөйләшергә ярдәм итәр өчен төрле сораулар һәм җаваплар бастырылган булган. Бөтен дөнья буенча Мәсихнең тугры шәкертләре, мыскыллауга, дошманлыкка һәм эзәрлекләүләргә дучар булсалар да, үз карашларында бирешмичә, нык торган. Ләкин Мәсих үз оешмасына кирәкле ярдәм бирүен дәвам иткән. Яхшы тикшерүләргә нигезләнгән һәм җентекле итеп язылган брошюралар һәм мәкаләләр чыккан.

16 1979 елда кайбер өлкәннәр хастаханәләргә барып, табибларга канны куллануга карашыбызны, шул карашның Изге Язмаларга нигезләнгән булуын һәм канны җибәрүгә альтернатив дәвалау ысулларының барлыгын аңларга ярдәм итә башлаган. 1980 елда Кушма Штатларының 39 шәһәреннән булган өлкәннәр бу эшне яхшырак башкарыр өчен махсус өйрәнү үткән. Соңрак Җитәкче совет бөтен дөнья буенча Хастаханәләр белән бәйләнеш тоту комитетларын оештырырга рөхсәт биргән. Бу тырышлыклар нинди дә булса уңыш китергәнме? Бүген медицина хезмәткәрләренең дистәләгән меңнәре, шул исәптән табиблар, хирурглар, анестезиологлар Йәһвә Шаһитләрен канны кулланмыйча дәвалый. Канны кулланмыйча дәвалаган хастаханәләрнең саны арта бара, һәм аларның кайберләре андый дәвалауны иң сыйфатлы дип саный. Әйе, Шайтан мәсихчеләрне нәҗесләргә тырышса да, Гайсә аларны яклап тора. Моның турында уйлану безне әллә шатландырмыймы? (Эфеслеләргә 5:25—27 укы.)

Канны кулланмыйча дәвалаган хастаханәләрнең саны арта бара, һәм аларның кайберләре андый дәвалауны иң сыйфатлы дип саный

17. Без Мәсихнең үз шәкертләрен чистартыр өчен башкара торган эшләрен кадерләвебезне ничек күрсәтә алабыз?

17 Үзебезгә мондый сорау бирик: «Мин Мәсихнең үз шәкертләрен чистартыр өчен һәм безне Йәһвәнең югары әхлакый нормаларын тотарга өйрәтер өчен башкара торган эшләрен кадерлимме?» Шуны истә тотыйк: Шайтан һәрвакыт безне Йәһвәдән һәм Гайсәдән ераклаштырырга тели, моның өчен ул Аллаһының әхлакый нормаларына карата хөрмәтебезне киметергә тырыша. Йәһвәнең оешмасы безне Шайтан тәэсиреннән саклар өчен, бу бозык дөньяның эшләреннән безне ярату белән кисәтеп тора һәм бу дөньяның никадәр бозык булуын исебезгә төшереп тора. Әйдәгез, уяу һәм тыңлаучан булыйк һәм андый файдалы киңәшләрне кабул итик (Гыйб. сүз. 19:20).

Җыелышларны әхлакый бозыклыктан саклау

18. Йәзәкил күренеше безгә Аллаһы нормаларына белә торып каршы чыккан кешеләргә кагылышлы нинди ачык искә төшерү бирә?

18 Әхлакый яктан сафландыруның икенче өлкәсенә игътибар итик. Бу — җыелышлар чиста килеш калсын өчен чаралар күрү. Кызганычка каршы, Йәһвәнең нормаларын кабул иткән һәм үзләрен Аллаһыга багышлаган кешеләрнең кайберләре тугрылык сакламый һәм үз багышланулары буенча яшәми. Кайберәүләрнең йөрәк торышлары үзгәрә, һәм алар Аллаһының нормаларына белә торып каршы чыга. Андый кешеләргә карата нинди чаралар күрергә кирәк? Бу сорауга җавапны бу бүлекнең башында әйтелгән рухи гыйбадәтханә турындагы Йәзәкилнең күренешеннән табып була. Биек капкаларны искә төшерик. Шул керү урыннарында сакчылар бүлмәләре булган. Сакчылар гыйбадәтханәне, «йөрәкләре сөннәтләнмәгән» кешеләр анда кермәсен өчен, саклап торган (Йәз. 44:9). Бу үзенчәлек безгә шуны күрсәтә: тәртипкә кагылышлы Йәһвәнең саф нормалары буенча яшәргә тырышкан кешеләр генә саф гыйбадәт кылуга кушыла ала. Үз имандашлары белән бергә гыйбадәт кылу хөрмәте бүген һәр кешегә бирелми.

19, 20. а) Мәсих үз шәкертләренә, кеше җитди гөнаһ кылса, нәрсә эшләргә кирәк икәнен ачыграк аңларга ничек булышкан? б) Тәүбә итмәгән гөнаһ кылучыны җыелыштан чыгарыр өчен нинди өч сәбәп бар?

19 Инде 1892 елда «Күзәтү манарасы»нда: «Мәсихнең үзен барысы өчен [тиешле] йолым итеп биргәнен турыдан-турымы я читләтепме кире каккан кешеләрне җыелыштан чыгару — безнең бурычыбыз»,— дип әйтелгән булган. (2 Яхъя 10 укы.) 1904 елда «Яңа зат итеп яратылган» дигән китапта бозык тәртипне ташларга теләмәгән кешеләр җыелышны аздыра ала дип әйтелгән булган. Ул вакытта, берәр кеше җитди гөнаһ кылса, җыелышның бар әгъзалары «җыелыш судларында» катнашкан. Ләкин бу сирәк булган. 1944 елда «Күзәтү манарасы»нда җаваплы абый-кардәшләр генә андый очракларны карап чыгарга тиеш диелгән булган. 1952 елда «Күзәтү манарасы»нда хокук сорауларын карап чыгу тәртибе турында әйтелгән булган. Бу тәртип Изге Язмаларга нигезләнергә тиеш һәм тәүбә итмәгән кешене җыелыштан чыгарыр өчен төп сәбәп — җыелышны саф килеш саклау дип әйтелгән булган шул журналда.

20 Ул вакыттан башлап Мәсих үз шәкертләренә, кеше җитди гөнаһ кылса, нәрсә эшләргә кирәк икәнен ачыграк аңларга булышып торган. Бүген мәсихче өлкәннәр хокук сорауларын Йәһвәдән үрнәк алып, ягъни гадел һәм мәрхәмәтле булып, чишәргә өйрәтелгән. Без тәүбә итмәгән гөнаһ кылучыны җыелыштан чыгарыр өчен ким дигәндә өч сәбәпне ап-ачык күрәбез: 1) Йәһвәнең исемен хурлаудан яклау, 2) җыелышны җитди гөнаһның бозык тәэсиреннән яклау һәм, 3) мөмкин булса, гөнаһ кылучыны тәүбә итәргә этәрү.

21. Җыелыштан чыгару Мәсихнең шәкертләре өчен кайсы яклардан фатиха булып тора?

21 Сез җыелыштан чыгару Мәсихнең шәкертләре өчен фатиха булып торганын таныйсызмы? Борынгы Исраилдә еш кына гөнаһ кылучылар бар халыкка тискәре йогынты ясаган. Кайвакыт аларның саны Йәһвәне яраткан һәм яхшылык эшләргә теләгән кешеләрнекенә караганда да зуррак булган. Ул халык еш кына Аллаһының исемен хурлаган һәм аның илтифатын югалткан (Ирем. 7:23—28). Ләкин бүген Йәһвәнең рухи кешеләрдән торган халкы бар. Гөнаһ кылып йөрүдән туктамаучылар җыелыштан чыгарыла, шуңа күрә Шайтан аларны кулланып җыелышка зыян китерә алмый, һәм җыелыш саф килеш кала. Шулай итеп, җыелыш мөмкин кадәр яхшырак якланган булып тора. Йәһвә безне халык буларак хуплый икәнен без беләбез. «Сиңа каршы ясалган бер корал да уңышлы булмаячак» дигән аның вәгъдәсен истә тотыгыз (Ишаг. 54:17). Хокук сорауларын хәл итү вазифасы өлкәннәргә йөкләнгән. Сез алар белән тугрылык күрсәтеп хезмәттәшлек итәсезме?

Һәр гаиләгә исем биргән Затны данлагыз

22, 23. Ни өчен без ХХ гасырның башында хезмәт иткән имандашларыбызга рәхмәтле? Аларга гаилә тормышына кагылышлы сорауларга акыллырак караш кирәк булганы нәрсәдән күренә?

22 Никах һәм гаилә тормышы — Мәсих үз шәкертләрен сафландырып торган өченче өлкә. Еллар узу белән оешмабызның гаилә төзелешенә карашы үзгәргәнме? Әйе. Мәсәлән, ХХ гасырның башында хезмәт иткән Аллаһының хезмәтчеләре турында укыганда, без аларның фидакарьлек рухына гаҗәпләнәбез һәм хәтта сокланабыз. Алар изге хезмәтне тормышларында беренче урынга куеп яшәгән, һәм без аларга моның өчен бик рәхмәтле. Шул ук вакытта аларга акыл белән эш итәргә кирәк булган икәнен күрәбез. Ни өчен акыллык кирәк булган?

23 Еш кына абый-кардәшләр, хезмәттәге йөкләмәләрен үтәр өчен я күчеп йөрүче күзәтче вазифаларын башкарыр өчен, үз йортларыннан еракка күп айларга киткән. Никахка кермәү турындагы сүзләр Изге Язмаларныкына караганда кайвакыт катгыйрак яңгыраган, ә гаиләне ныгыту юллары турында аз әйтелгән булган. Бүген Мәсихнең шәкертләре шундый ук карашта торамы? Юк!

Теократик йөкләмәләрне үтәү гаилә вазифаларын башкаруга зыян китерергә тиеш түгел

24. Мәсих үз тугры халкына никахка һәм гаилә тормышына акыллы карашка килергә ничек булышкан?

24 Бүгенге көндә теократик йөкләмәләрне үтәү гаилә вазифаларын башкаруга зыян китерергә тиеш түгел. (1 Тимутигә 5:8 укы.) Өстәвенә, Мәсих үзенең тугры шәкертләренә никах белән гаилә тормышына кагылышлы бик күп файдалы Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләр биреп тора (Эфес. 3:14, 15). 1978 елда «Гаилә тормышыңны бәхетле ит» дигән китап чыккан. 18 елдан соң «Гаилә бәхетенең сере» дигән китап бастырылган. Моннан тыш, «Күзәтү манарасы»нда ирле-хатынлыларга Изге Язмалардагы киңәшләрне үзара мөнәсәбәтләрендә кулланырга булышыр өчен күп мәкаләләр бастырылган булган.

25—27. Төрле яшьтәге балаларның ихтыяҗларына күбрәк игътибар бирелсен өчен, еллар дәвамында нәрсә башкарылган?

25 Ә яшьләр турында нәрсә әйтеп була? Вакыт узу белән аларның да ихтыяҗларына күбрәк игътибар бирелә башлаган. Йәһвә оешмасы төрле яшьтәге балалар өчен инде күптән басмалар чыгарып торган, ләкин хәзер андый басмаларның саны кечкенә гөрләвектән тиз агымлы елгага әверелгән. Мәсәлән, «Алтын гасыр» журналында (1919—1921) «Изге Язмаларны яшь тикшерүчеләр» дигән рубрика бастырылган булган. 1920 елда — «Алтын гасыр әлифбасы», ә 1941 елда «Балалар» дигән китап дөнья күргән. 1970 елларда «Бөек Укытучыны тыңла» һәм «Яшьлегеңнән иң яхшысын ал» дигән китаплар чыккан. 1982 елда «Уяныгыз!» дигән журналда «Яшьләрнең сораулары» дигән рубрика бастырыла башлаган. 1989 елда шул рубрикадагы мәкаләләргә нигезләнгән китап чыккан.

Германиядәге конгресста «Изге Язмалардан сабаклар» дигән брошюраны алгач, барысы бик шатланган

26 Бүген безнең «Сорауларыңа җаваплар» (рус) дигән ике томлы китап бар, һәм сайтыбызда «Яшьләрнең сораулары» дигән рубрикада өстәмә мәкаләләр чыга. Безнең шулай ук «Бөек Остаздан өйрән» дигән китап бар. Сайтыбызда яшьләр өчен күп төрле рубрикалар, кечкенә балалар белән яшүсмерләр өчен Изге Язмалар нигезендә йөкләмәләр, видеолар бар. Шулай ук өч яшьлек һәм яшьрәк балалар өчен Изге Язмалардан сабаклар китерелә. Беренче гасырда Мәсих балаларны кочаклап үз яратуын белдергән кебек, бүген дә аларны яратуын күрсәтеп тора (Марк 10:13—16). Ул яшьләрнең үзләрен яраталар икәнен белүләрен һәм рухи яктан тук булуларын тели.

27 Гайсә шулай ук балаларны зыяннан яклап тора. Әхлакый яктан бозылган дөньяның азгынлыкка батып баруы белән балаларны азгынлыкка тарту бик киң тарала бара. Шуңа күрә әти-әниләргә үз балаларын азгын кешеләрдән якларга булышыр өчен туры һәм ачык киңәшләр бастырылган булган d.

28. а) Йәзәкилнең рухи гыйбадәтханә турындагы күренешеннән күренгәнчә, хак гыйбадәт кылуда катнашкан кешеләрдән нәрсә таләп ителә? б) Син нәрсә эшләргә тәвәккәл?

28 Мәсих үз шәкертләрен сафландыра барган һәм аларны Йәһвәнең югары әхлакый нормаларына хөрмәт белән карарга, алар буенча яшәргә һәм моннан файда алырга өйрәткән. Моны күрү безне әллә гаҗәпләндермиме? Йәзәкил үз күренешендә күргән гыйбадәтханә турында тагын бер тапкыр уйланыйк. Биек капкаларны исегезгә төшерегез. Әйе, бу гыйбадәтханә — берәр җирдәге бина түгел, ә рухи төзелеш. Шулай да без аның барлыгына ышанабызмы? Без аңа ничек керә алабыз? Без моны Патшалык залына барып, я Изге Язмаларны ачып укып, я вәгазьләгәндә звонокка басып эшлибез. Ләкин рухи гыйбадәтханәгә керер өчен моны гына эшләү аз. Бу эшләр күзгә күренеп тора. Икейөзле кеше, бу бар эшләрне башкарып та, Йәһвәнең гыйбадәтханәсенә керми калырга мөмкин. Әмма андый эшләрне башкарып, Йәһвәнең әхлакый югары нормалары буенча яшибез икән һәм саф гыйбадәт кылуда эчкерсез йөрәктән катнашабыз икән, димәк, без иң изге урынга — Йәһвә Аллаһының хак гыйбадәт кылу төзелешенә кергәнбез һәм анда хезмәт итәбез! Әйдәгез, бу искиткеч хөрмәтне һәрвакыт кадерләп торыйк һәм, Йәһвәнең тәкъва нормалары буенча яшәп, аның изгелеген чагылдырыр өчен көчебездән килгәнне эшлик!

a 1932 елда «Аклау» дигән китапның икенче томында Аллаһы халкының туган иленә кайтуы турында пәйгамбәрлекләр каралган. Бу китапта Изге Язмалардагы шул пәйгамбәрлекләрнең безнең көннәрдә дә үтәлгәне турында әйтелгән булган. Әмма алар Исраил халкында түгел, ә рухи Исраилдә үтәлгән. Андый аңлатма беренче тапкыр шул китапта бирелгән булган. Бу пәйгамбәрлекләр хак гыйбадәт кылуның торгызылуына карый. 1999 елның 1 мартындагы «Күзәтү манарасы»нда мондый аңлатма бирелгән булган: Йәзәкилнең гыйбадәтханә турындагы күренеше — торгызылуга кагылышлы пәйгамбәрлек, шуңа күрә соңгы көннәрдә аның мөһим рухи үтәлеше бар.

b Әгәр ир-ат белән хатын-кыз ирле-хатынлы я якын туганнар булмаса, бу ант сүзләре буенча, алар, ишекне киң итеп ачмыйча, бүлмәдә икәүдән-икәү калырга тиеш булмаган. Берничә ел дәвамында бу ант сүзләрен Вефильдәге Иртәнге гыйбадәт кылуда һәр көн укыганнар.

c Тәмәке дөрес кулланмау — аны тарту, чәйнәү я андый максат белән кулланыр өчен үстерү.

d Мәсәлән, «Бөек Остаздан өйрән» дигән китапның 32 нче бүлеген, шулай ук «Уяныгыз!» (рус) 2007 ел, октябрь, 3—11 нче битләрне кара.