Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНИКЕНЧЕ БҮЛЕК

«Тынычлык Аллаһысына» хезмәт итәр өчен оештырылган халык

«Тынычлык Аллаһысына» хезмәт итәр өчен оештырылган халык

БЕЗ ШУНЫ БЕЛЕРБЕЗ

Йәһвә үз халкын оештырып бара

1, 2. 1895 елның гыйнвар аендагы «Сион күзәтү манарасы»нда нинди үзгәреш ясалган булган, һәм кардәшләр моңа ничек караган?

 ДЖОН БОНЕТ исемле ашкынучан Изге Язмаларны Тикшерүче, 1895 елның гыйнвар аендагы «Сион күзәтү манарасы»н күргәч, бик гаҗәпләнгән. Журналның тышлыгы үзгәргән: анда давыллы диңгезне һәм караңгы күкне нурлары белән яктырта торган маяк сурәтләнгән булган. Журналның яңа тышлыгы турында белдерү «Тышлыгыбыз үзгәрде» дигән мәкаләдә ясалган булган.

2 Андый үзгәреш Бонет кардәшкә нык тәэсир иткән, һәм ул Расселл кардәшенә хат җибәргән. «„Күзәтү манарасы“ тышлыгының үзгәргәнен күргәч, мин бик шатландым. Ул бик матур»,— дип язган ул. Башка бер тугры кардәшебез Джон Браун журналның яңа тышлыгы турында болай дип язган: «Давыл аркасында күтәрелгән көчле дулкыннар манара торган калкулыкка бәрелеп торса да, манара нык тора». Яңа тышлык шул елда ясалган үзгәрешләрнең беренчесе булган. Ә ноябрь аенда башка бер зур үзгәреш ясалган. Шунысы кызык: ул да «давыллы диңгез» белән бәйле булган.

3, 4. 1895 елның 15 ноябрендәге «Күзәтү манарасы»нда нинди проблема турында әйтелгән булган һәм нинди мөһим үзгәреш турында белдерү ясалган?

3 1895 елның 15 ноябрендәге «Күзәтү манарасы»нда бер проблема турында әйтелгән булган: давылга охшаш авырлыклар Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең оешмасындагы тынычлыкны җимерә. Җыелышта кем үз өстенә җитәкчелекне алырга тиеш дигән сорау буенча кардәшләр тагы да ешрак бәхәсләшә башлаган. Абый-кардәшләргә бүленешләргә китерә торган ярышу рухыннан арыныр өчен нәрсә эшләргә кирәк булган? Моны күрергә булышыр өчен, мәкаләдә оешма корабль белән чагыштырылган булган. Аннары анда үз өсләренә җитәкчелекне алган кардәшләр «корабльне» давылга әзерләми дип турыдан-туры әйтелгән булган. Бу проблеманы ничек хәл итәргә?

4 Мәкаләдә әйтелгәнчә, яхшы капитан корабльдәге кешеләрнең тормышларын саклар өчен бар кирәклесен кайгырта һәм диңгезчеләр давыл вакытында люкларны ныгытып ябарга әзер торсын өчен чаралар күрә. Оешмада җитәкчелек иткән кардәшләргә дә, бар җыелышлар давылга охшаш авырлыкларга әзер булсын өчен, аларны кайгыртырга кирәк булган. Шуңа күрә мәкаләдә булачак мөһим үзгәреш турында белдерү ясалган. Анда «һәр җәмгыятькә өлкәннәрне», алар «көтүне игътибар белән күзәтеп торсын» өчен, мөмкин кадәр тизрәк сайларга кирәк дигән җитәкчелек бирелгән булган (Рәс. 20:28).

5. а) Ни өчен өлкәннәрне билгеләү алга китешнең беренче адымы булган дип әйтеп була? б) Без нинди сорау карап чыгарбыз?

5 Өлкәннәрне билгеләү җыелышларны ныгытыр өчен үз вакытында ясалган адым булган. Ул кардәшләргә Беренче бөтендөнья сугышы аркасында күтәрелгән «дулкыннар» аша үтәргә булышкан. Аллаһы халкы Йәһвәгә яхшырак хезмәт итә алсын өчен һәм моңа яраклы булсын өчен, киләсе елларда оешмада башка үзгәрешләр дә ясалган булган. Изге Язмалардагы нинди пәйгамбәрлектә моның турында әйтелгән? Сез үзегез оешмада булган нинди үзгәрешләрне күрдегез, һәм алар сезгә нинди файда китерде?

«Күзәтчеләрең итеп тынычлыкны билгеләрмен»

6, 7. а) Ишагыйя 60:17 дә язылган сүзләр нәрсәне аңлата? б) Бу шигырьдә «күзәтчеләрне» һәм «йөкләмә бирүчеләрне» искә алу нәрсәне күрсәтә?

6 Бу китапның 9 нчы бүлегеннән белгәнебезчә, Ишагыйя Йәһвә үз халкын үсеш белән фатихалаячак дип пәйгамбәрлек иткән (Ишаг. 60:22). Ләкин Йәһвә хәтта күбрәкне эшләргә вәгъдә биргән: «Бакыр урынына мин алтын китерермен, тимер урынына — көмеш, агач урынына — бакыр, һәм ташлар урынына тимер китерермен. Күзәтчеләрең итеп тынычлыкны, йөкләмә бирүчеләрең итеп тәкъвалыкны билгеләрмен» (Ишаг. 60:17). Бу пәйгамбәрлектә нәрсә турында сүз бара? Ул безгә бүген ничек кагыла?

Хәл начардан яхшыга түгел, ә яхшыдан тагы да яхшырак хәлгә үзгәрә

7 Ишагыйяның пәйгамбәрлеге буенча, бер материал башка материал белән алмаштырыла. Игътибар итегез: хәл начардан яхшыга түгел, ә яхшыдан тагы да яхшырак хәлгә үзгәрә. Бакырны алтын белән алмаштыру — бу яхшы якка үзгәреш, һәм бу шигырьдә искә алынган башка материаллар турында да шуны ук әйтеп була. Шулай итеп, бу мисал ярдәмендә Йәһвә үз халкының хәле яхшыра барачагын пәйгамбәрлек иткән. Бу пәйгамбәрлектә нәрсә турында әйтелә? «Күзәтчеләр» һәм «йөкләмә бирүчеләр» турында әйтеп, Йәһвә шуны күрсәткән: яхшы якка үзгәрә бару җыелышны кайгырту һәм оештыру белән бәйле булачак.

8. а) Ишагыйяның пәйгамбәрлегендә искә алынган үзгәрешләрне кем ясый? б) Безгә андый үзгәрешләр нинди файда китерә? (« Ул төзәтүне басынкылык белән кабул иткән» дигән рамканы да кара.)

8 Оешмада андый үзгәрешләрне кем ясый? Йәһвә болай ди: «Мин алтын китерермен, тимер урынына көмеш... китерермен» һәм «тынычлыкны билгеләрмен». Әйе, җыелышның төзелеше яхшы якка кешеләрнең тырышлыклары ярдәмендә түгел, ә Йәһвә ярдәмендә үзгәрә. Гайсә Патша булып тәхеткә утыргач, Йәһвә үз Улы аша хәлне яхшы якка үзгәртә бара. Әлеге үзгәрешләр безгә нинди файда китерә? Шул шигырьдә андый үзгәрешләр «тынычлыкка» һәм «тәкъвалыкка» китерә дип әйтелә. Рәсүл Паул Йәһвәне «тынычлык Аллаһысы» дип атаган (Флп. 4:9). Без Аллаһының җитәкчелеген кабул иткәндә һәм кирәкле үзгәрешләр ясаганда, арабызда тынычлык хөкем сөрә һәм тәкъвалыкны ярату безне Йәһвәгә хезмәт итәргә дәртләндерә.

9. Җыелыштагы тәртип һәм бердәмлек нәрсәгә нигезләнә, һәм ни өчен без шулай әйтә алабыз?

9 Йәһвә турында Паул болай дип язган: «Аллаһы — ул тәртипсезлек Аллаһысы түгел, ә тынычлык Аллаһысы» (1 Көр. 14:33). Игътибар итегез: Паул тәртипсезлекне капма-каршы итеп тәртипкә түгел, ә тынычлыкка куйган. Ни өчен? Тәртип үзеннән-үзе һәр очракта да тынычлыкка китерми. Мәсәлән, солдатлар тәртип саклап бергә фронтка атларга мөмкин, ләкин бу тынычлыкка түгел, ә сугышка китерә. Мәсихчеләр буларак, безгә мондый мөһим фикерне исебездә тотарга кирәк: берәр тәртипнең нигезендә тынычлык ятмаса, иртәме, соңмы бу тәртип юкка чыгачак. Аллаһыдан килгән тынычлык исә озакка сузылган тәртипкә китерә. Шуңа күрә «тынычлык бирүче Аллаһының» безне сафландырып һәм җитәкләп баруы өчен без бик рәхмәтле! (Рим. 15:33) Аллаһыдан килгән тынычлык файда китерә торган тәртипкә һәм чын бердәмлеккә нигез сала. Алар бөтен җир йөзендәге бар җыелышларга да хас, һәм без моны бик кадерлибез! (Мәд. 28:11)

10. а) Оешмабызда нинди үзгәрешләр ясалган булган? (« Күзәтү эше яхшыра бара» дигән рамканы кара.) б) Без нинди сорауларны карап чыгарбыз?

10 « Күзәтү эше яхшыра бара» дигән рамкада оешмабызда ясалган файдалы һәм тәртипкә китерә торган үзгәрешләр турында сүз бара. Йәһвә безнең Патшабыз аша соңгы елларда «бакырны» «алтынга» ничек алмаштырган? Җыелышларны күзәтүгә кагылышлы үзгәрешләр бөтен җыелышлардагы тынычлыкны һәм бердәмлекне ничек ныгыткан? Бу үзгәрешләр сиңа «тынычлык Аллаһысына» хезмәт итәргә ничек булыша?

Мәсих җыелышны ничек алып бара?

11. а) Изге Язмаларны тикшерү нәрсәне аңларга булышкан? б) Җитәкче совет нәрсә эшләргә тәвәккәл булган?

11 1964 елдан алып 1971 елга кадәр җитәкче совет Изге Язмалар ярдәмендә күп сорауларны тирән итеп тикшергән. Мәсәлән, алар беренче гасырдагы мәсихче җыелышның оештырылу тәртибен карап чыккан a. Оешманың төзелеше турында әйткәндә, алар шуны аңлаган: беренче гасырда җыелышларда күзәтү эшен бер генә өлкән, ягъни күзәтче, түгел, ә өлкәннәр советы башкарган. (Филипиялеләргә 1:1; 1 Тимутигә 4:14 укы.) Бу фикерне яхшырак аңлагач, җитәкче советтагы кардәшләр шуны күргән: Патша Гайсә, оешма төзелешен яхшыртыр өчен, үзләренә җитәкчелек биреп торган. Һәм алар Патшаның шул җитәкчелеге буенча эш итәргә тәвәккәл булган. Өлкәннәрне билгеләү Изге Язмаларда күрсәтелгән үрнәк буенча булсын өчен, алар тиз арада үзгәрешләр ясаган. 1970 елларның башында нинди үзгәрешләр ясалган булган?

12. а) Җитәкче советта нинди үзгәрешләр ясалган булган? б) Хәзер Җитәкче совет ничек оештырылган? (130 нчы биттәге « Җитәкче совет Патшалык эшләрен ничек кайгырта?» дигән рамканы кара.)

12 Беренче үзгәреш җитәкче советның үзенә кагылган. Ул вакытка кадәр шул төркем җиде майланган абый-кардәштән торган. Алар Күзәтү Манарасы, Изге Язмалар һәм трактатлар Җәмгыятенең директорлар советына кергән. Ләкин 1971 елда җитәкче советка 7 кеше түгел, ә инде 11 кеше кергән. Шул вакыттан башлап Җитәкче совет һәм директорлар советы ике төрле орган булган. Җитәкче советның әгъзалары үзләрен дәрәҗә буенча бер-берсенә тиң дип санаган, һәм аларның һәрберсе, ел саен бер-берсен алфавит тәртибендә алмаштырып, рәис булып хезмәт итә башлаган.

13. а) 40 ел дәвамында җыелышта күзәтү эше ничек башкарылган булган? б) 1972 елда Җитәкче совет нәрсә эшләгән?

13 Башка бер үзгәреш һәр җыелышка кагылган. Нинди үзгәреш? 1932 елдан алып 1972 елга кадәр җыелышта бер генә абый-кардәш күзәтче вазифасын үтәгән. 1936 елга кадәр андый билгеләнгән кардәшне хезмәт җитәкчесе дип атаганнар. Соңрак аны — җәмгыятьнең җитәкчесе, аннары — җыелышның хезмәтчесе һәм ахыр чиктә җыелышның күзәтчесе дип атаганнар. Бу билгеләнгән абый-кардәш көтүнең рухи иминлеге турында ашкынып кайгырткан. Гадәттә җыелыш күзәтчесе, җыелышның башка абый-кардәшләре белән киңәшләшмичә, җыелыш өчен карарлар кабул иткән. Ләкин 1972 елда Җитәкче совет тарихи үзгәреш ясаган. Нәрсә турында сүз бара?

14. а) 1972 елның 1 октябрендә җыелышларда нинди яңа тәртип гамәлгә кергән? б) Өлкәннәр советы координаторы Филипиялеләргә 2:3 тә язылган киңәшне ничек куллана?

14 Хәзер җыелышта бер генә түгел, ә Изге Язмалардагы таләпләргә туры килгән башка абый-кардәшләр дә теократик рәвештә мәсихче өлкәннәр итеп билгеләнгән. Алар, өлкәннәр советы буларак, бергә үз җыелышларын күзәткән. Өлкәннәргә кагылышлы шул үзгәреш 1972 елның 1 октябрендә гамәлгә кергән. Бүген өлкәннәр советының координаторы үзен башка өлкәннәрдән югарырак дип санамый, ә киресенчә, үзен «иң кечесе» дип саный (Лүк 9:48). Андый басынкы абый-кардәшләр — бөтендөнья кардәшлек өчен зур фатиха! (Флп. 2:3)

  Әйе, барысын да алдан күрә белүче Патшабыз үз шәкертләрен көтүчеләр белән үз вакытында тәэмин итеп тора

15. а) Өлкәннәр советлары җыелышларга нинди файда китерә? б) Патшабызның барысын да алдан күрә белүе нәрсәдән күренә?

15 Җыелыштагы җаваплылыкны өлкәннәр советының әгъзаларына йөкләү җыелышка нинди файда китергән? Әйдәгез, өч якка игътибар итик. Беренчесе һәм иң мөһиме шунда: бу үзгәреш һәр өлкәнгә, ул җыелышта нинди генә җаваплы вазифа үтәмәсен, Гайсә — җыелышның Башы икәнен онытмаска булыша (Эфес. 5:23). Икенчедән, Гыйбрәтле сүзләр 11:14 тән күренгәнчә, киңәшчеләр күп булганда, уңыш килә. Өлкәннәр җыелышның иминлегенә бәйле сорауларны киңәшләшеп карап чыкканда һәм башкаларның тәкъдимнәрен исәпкә алганда, бу аларга Изге Язмалардагы принципларга туры килгән карарлар кабул итәргә булыша (Гыйб. сүз. 27:17). Йәһвә андый карарларны фатихалый, һәм алар файда китерә. Өченчедән, таләпләргә туры килгән күбрәк абый-кардәшләр өлкәннәр булып хезмәт иткәндә, саны арта барган җыелышларда күзәтү һәм көтү эше яхшырак башкарыла (Ишаг. 60:3—5). Уйлап кына карагыз: 1971 елда бөтендөнья буенча җыелышларның саны 27 000 нән артык булган, ә 2013 елда инде 113 000 нән артып киткән! Әйе, барысын да алдан күрә белүче Патшабыз үз шәкертләрен көтүчеләр белән үз вакытында тәэмин итеп тора (Мих. 5:5).

«Көтүгә үрнәк бирү»

16. а) Өлкәннәргә нинди җаваплылык йөкләнгән? б) Изге Язмаларны Тикшерүчеләр Гайсәнең «бәрәннәремне көт» дигән сүзләренә ничек караган?

16 Өлкәннәрнең җаваплылыгы — имандашларына Аллаһыга хезмәтләрен дәвам итәргә булышу. Моны алар әле Изге Язмаларны Тикшерүчеләр дип аталганда аңлаган. (Гәләтиялеләргә 6:10 укы.) 1908 елда «Күзәтү манарасы»ндагы бер мәкаләдә Гайсәнең «бәрәннәремне көт» дигән сүзләре каралган (Яхъя 21:15—17). Мәкаләдә өлкәннәргә болай дип әйтелгән булган: «Көтү турында кайгыртырга кирәк дигән Хуҗаның боерыгы йөрәкләребездә беренче урында торырга тиеш. Хуҗабызның шәкертләрен тукландыру һәм алар турында кайгырту вазифасын зур хөрмәт дип саныйк». 1925 елда «Күзәтү манарасы»нда көтүчеләр булып хезмәт итүнең мөһимлегенә янә басым ясалган. Анда өлкәннәргә болай диелгән булган: «Җыелыш Аллаһыныкы... һәм Ул үз кардәшләре турында кайгырткан кешеләрдән хисап таләп итәчәк».

17. Күзәтчеләргә яхшы көтүче булырга нәрсә булышкан?

17 Йәһвәнең оешмасы өлкәннәргә сарыкларны яхшырак көтәргә ничек булышкан? Йәһвә, үз оешмасы аша өлкәннәрне өйрәтеп, «тимерне» «көмешкә» алмаштырган. 1959 елда өлкәннәр өчен беренче тапкыр Патшалык хезмәте мәктәбе үткән. Бер дәрестә «Шәхси игътибар күрсәтү» дигән тема каралган. Җаваплы кардәшләргә вәгазьчеләр яннарына килеп китү графигын төзергә дигән киңәш биргәннәр. Бу дәрестә андый килеп китүләр дәртләндергеч булсын өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында әйтелгән. 1966 елда Патшалык хезмәте мәктәбе яңартылган булган. Анда «Көтү эшенең мөһимлеге» дигән тема каралган. Бу теманың төп фикере нинди булган? Үз өсләренә җитәкчелек алган кардәшләргә «Аллаһының көтүен ярату күрсәтеп кайгыртырга, шул ук вакыт өйдәгеләренә дә тиешле игътибар бирергә һәм вәгазь эшен дә калдырмаска кирәк». Соңгы елларда өлкәннәр өчен мәктәпләр тагы да ешрак үткәрелә башлады. Йәһвә оешмасы һәрвакыт үткәрә торган өйрәтү нинди җимешләр китерде? Бүген җыелышларда Изге Язмалардагы таләпләргә туры килгән меңләгән абый-кардәш көтүче булып хезмәт итә.

Патшалык хезмәте мәктәбе, Филиппин, 1966 ел

18. а) Өлкәннәр нинди мөһим йөкләмәне үтәргә билгеләнгән? б) Ни өчен Йәһвә һәм Гайсә тырыш өлкәннәрне ярата?

18 Йәһвә Гайсә Патшабыз аша өлкәннәрне, алар мөһим бер йөкләмәне үтәсен өчен, билгеләгән. Нинди йөкләмә турында сүз бара? Бу — Аллаһының сарыкларын кешелек тарихында булган иң авыр вакытта җитәкләп бару йөкләмәсе (Эфес. 4:11, 12; 2 Тим. 3:1). Йәһвә һәм Гайсә тырыш өлкәннәрне бик ярата, чөнки бу кардәшләр Изге Язмаларның мондый киңәшенә колак сала: «Үзегезгә ышанып тапшырылган Аллаһы көтүен... теләп... тырышып... көтүгә үрнәк биреп көтегез» (1 Пет. 5:2, 3). Өлкәннәр көтүгә үрнәк биреп тора һәм җыелыш тынычлыгына һәм шатлыгына үз өлешләрен кертә. Алар моны төрлечә эшли. Әйдәгез, ике мисал карап чыгыйк.

Бүген өлкәннәр Аллаһының сарыкларын ничек көтә?

19. Өлкәннәр безнең белән вәгазьдә катнашканда, без нәрсә хис итәбез?

19 Беренчедән, өлкәннәр җыелыштагылар белән хезмәттәшлек итә. Инҗилнең бер китабын язучы Лүк Гайсә турында болай дигән: «Гайсә инде шәһәрдән шәһәргә һәм авылдан авылга кереп, Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләп һәм игълан итеп йөри иде. Аның белән бергә унике рәсүле... бар иде» (Лүк 8:1, 2). Гайсә үз рәсүлләре белән вәгазьләгән кебек, үрнәк күрсәтүче өлкәннәр дә бүген имандашлары белән иңгә-иң вәгазьли. Шулай итеп алар җыелышның рухына уңай яктан йогынты ясый. Ә җыелыш андый өлкәннәр турында нәрсә уйлый? 90 яшьләр тирәсендәге Жаннин исемле апа-кардәш болай ди: «Өлкән белән бергә вәгазьләү миңа аның белән аралашырга һәм яхшырак танышырга мөмкинлек бирә». 30 яшьтән узган Стевен болай ди: «Мин, өлкән белән өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгәндә, аның миңа булышасы килгәнен сизәм. Андый ярдәм миңа зур шатлык китерә».

Көтүче югалган сарыгын эзләгән кебек, өлкәннәр дә җыелыштан ераклашкан кардәшләрне табарга тырыша

20, 21. Өлкәннәр кинаяле хикәядәге көтүче үрнәгеннән нәрсәгә өйрәнә ала? Мисал китерегез. (« Файдалы килеп китүләр» дигән рамканы да кара.)

20 Икенчедән, Йәһвә оешмасы өлкәннәрне җыелыштан ераклашкан кардәшләр турында кайгыртырга өйрәтә (Евр. 12:12). Ни өчен өлкәннәр рухи яктан көчсезләргә ярдәм итәргә тиеш, һәм аларга моны ничек башкарырга кирәк? Бу сорауга җавап Гайсәнең көтүче һәм югалган сарык турындагы кинаяле хикәясендә бар. (Лүк 15:4—7 укы.) Хикәядәге көтүче, сарыкның югалганын күргәч, аны үзендә булган бердәнбер сарыгын эзләгәндәй эзли башлый. Мәсихче өлкәннәр бу көтүче күрсәткән үрнәккә ничек иярә? Югалган сарык көтүче өчен кадерле булып калган кебек, җыелыштан ераклашкан кардәшләр дә өлкәннәр өчен кадерле булып кала. Өлкәннәр рухи яктан хәлсезләнгән кешегә югалган сарыкка карагандай карый һәм аңа булышу — вакытны юкка гына сарыф итү дип санамый. Моннан тыш, көтүче «югалганын тапканчы эзләргә» әзер булган кебек, өлкәннәр дә хәлсез кардәшләрне табар өчен һәм аларга булышыр өчен адымнар ясый.

21 Хикәядәге көтүче, сарыгын тапкач, нәрсә эшли? Ул аны назлы гына кулына ала да, «аны җилкәсенә салып», көтүгә кире кайтара. Өлкәннәр рухи яктан көчсез кардәшләрне эчкерсез кайгыртып, аларның рухларын назлы гына күтәрә һәм аларга җыелышка кайтырга ярдәм итә ала. Мондый хәл җыелышка йөрми башлаган Африкада яшәүче Виктор абый-кардәш белән булган. Ул болай ди: «Мин сигез ел актив булмаган вәгазьче булдым. Өлкәннәр миңа ярдәм итәр өчен даими рәвештә тырышлыклар куеп тордылар». Аңа аеруча нәрсә тәэсир иткән? Ул болай дип аңлата: «Бер көнне миңа Джон исемле бер өлкән килде. Без аның белән бергә Пионерлар мәктәбендә укыган идек. Ул миңа шул мәктәптә укыганда ясалган фотографияләрне күрсәтте. Алар бик күп күңелле мизгелләрне хәтеремә төшерде, һәм мин Йәһвәгә хезмәт иткәндә кичергән шатлыгымны сагына башладым». Тиздән Виктор җыелышка кире кайткан. Бүген ул яңадан пионер булып хезмәт итә. Әйе, кайгыртучан мәсихче өлкәннәр безне «куандырырга теләп» күп нәрсә эшли (2 Көр. 1:24) b.

Оешмадагы үзгәрешләр Аллаһы халкының бердәмлеген ныгыта

22. Тәкъвалык һәм тынычлык мәсихче җыелыштагы бердәмлекне ничек ныгыта? (« Без таң калдык» дигән рамканы да кара.)

22 Өстәрәк әйтелгәнчә, Йәһвә үзенең халкы арасында тәкъвалык һәм тынычлык күбәеп торачак дип алдан әйткән (Ишаг. 60:17). Бу ике сыйфат җыелышларның бердәмлеген ныгыта. Ничек итеп? Тәкъвалык турында әйткәндә, «Раббы Аллаһыбыз — бердәнбер Раббы» (Кан. 6:4). Җыелышлар кайсы илдә генә булмасын, Аллаһының тәкъва нормалары үзгәрешсез кала. Аның яхшылык һәм яманлык нормалары «изгеләрнең барлык җыелышларында» бер үк (1 Көр. 14:33). Димәк, җыелыш, Аллаһының нормалары буенча яшәсә генә, гөрләп чәчәк ата алачак. Тынычлык турында әйткәндә, Патша безнең җыелышта тынычлыкка шатланып яшәвебезне генә түгел, ә «тынычлык урнаштыручылар» булуыбызны да тели (Мат. 5:9). Шуңа күрә без «тынычлыкка... өлеш кертүче нәрсәләргә омтылабыз». Арабызда кайвакыт туган авырлыкларны чишәр өчен, без беренче булып адым ясыйбыз (Рим. 14:19). Шулай итеп без җыелыштагы тынычлыкка да, бердәмлеккә дә үз өлешебезне кертәбез (Ишаг. 60:18).

23. Йәһвәнең хезмәтчеләре буларак, без нинди фатихалар алабыз?

23 1895 елның ноябрь аенда «Күзәтү манарасы»нда җыелышларда өлкәннәр билгеләнәчәк дигән белдерү ясалгач, җаваплы абый-кардәшләр эчкерсез бер теләкләрен белдергән. Нинди теләк? Алар бу үзгәреш Аллаһы халкының «иман бердәмлегенә ашыгып баруына» булышсын дигән һәм моның турында дога кылган. Үткән дистәләгән елларны исебезгә төшереп, без Йәһвәнең, Патшабыз аша үзгәрешләр ясап, гыйбадәт кылуда бердәмлегебезне ныгытканын күрәбез. Без аңа моның өчен бик рәхмәтле (Мәд. 98:4). Йәһвәнең халкы бөтен дөнья буенча «бергә бер рухта» «бер үк юлдан» йөри һәм «тынычлык Аллаһысына» «иңгә-иң» хезмәт итә (2 Көр. 12:18; Сафуния 3:9 укы).

a Бу тирән тикшерүнең нәтиҗәләре «Изге Язмаларны аңлар өчен ярдәм» дигән басмада бастырылган булган.

b «Кыю булыгыз. Йәһвә сезнең белән!» дигән брошюраның 27—31 нче битләрендәге «Мәсихче өлкәннәр безне „куандырырга теләүче хезмәттәшләр“» дигән мәкаләне кара.