Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК

Патшалыкның вәгазьчеләре судларга мөрәҗәгать итә

Патшалыкның вәгазьчеләре судларга мөрәҗәгать итә

БЕЗ ШУНЫ БЕЛЕРБЕЗ

Гайсә пәйгамбәрлек иткәнчә, дошманнар аның халкына һәм вәгазь эшенә законны кулланып каршы чыга

1, 2. а) Дин җитәкчеләре вәгазь эшенә каршы нәрсә эшләгән, һәм рәсүлләр моңа ничек караган? б) Ни өчен рәсүлләр, каршылыкка карамастан, вәгазьләвен дәвам иткән?

 БЕЗНЕҢ ЭРАНЫҢ 33 елы. Күптән түгел генә Илленче көн бәйрәме үткән. Иерусалимдагы мәсихче җыелышка нибары берничә атна. Шайтан аңа һөҗүм итәр өчен хәзер иң яхшы вакыт җитте дип саный. Аның, җыелыш үскәнче, аны юк итәсе килә. Озакка сузмыйча, Шайтан дин җитәкчеләрен Патшалык хәбәрен вәгазьләү эшенә каршы чыгарга котырта. Моңа карамастан рәсүлләр кыюлык белән вәгазьли, һәм күп кеше «Хуҗабызга иман итә» башлый (Рәс. 4:18, 33; 5:14).

Рәсүлләр «Гайсә исеме өчен кимсетелүгә лаек булганнарына шатланган»

2 Ярсуланып киткән дошманнар тагын бер тапкыр Аллаһы хезмәтчеләренә каршы чыга: хәзер алар бар рәсүлләрне төрмәгә утырта. Ләкин төнлә Йәһвәнең фәрештәсе төрмә ишекләрен ача, һәм рәсүлләр таң ату белән вәгазьли башлый! Аларны янә кулга алалар һәм идарәчеләр алдына бастыралар. Тегеләр рәсүлләрне вәгазьләүне тыя торган законны бозуда гаепли. Җавап итеп, рәсүлләр кыюлык белән болай ди: «Без кешеләргә түгел, ә иң элек хакимебез Аллаһыга буйсынырга тиеш». Идарәчеләр шулкадәр ярсый ки, хәтта «рәсүлләрне үтермәкче булалар». Әмма шул куркыныч вакытта хөрмәтле Канун укытучысы Гамәлиил сөйли башлый һәм идарәчеләрне болай дип кисәтә: «Әйбәтләп уйлагыз... тимәгез бу кешеләргә, калдырыгыз сез аларны». Гаҗәеп, ләкин җитәкчеләр аның сүзенә колак сала һәм рәсүлләрне азат итә. Бу тугры кешеләр нәрсә эшли? Кыюлык күрсәтеп, алар «Мәсих — Гайсә хакындагы яхшы хәбәрне өзлексез игълан итә һәм өйрәтә» (Рәс. 5:17—21, 27—42; Гыйб. сүз. 21:1, 30).

3, 4. а) Шайтан инде борынгы заманнан Аллаһы халкына һөҗүм итәр өчен нинди уңышлы ысул куллана? б) Бу һәм киләсе ике бүлектә нәрсә турында әйтелә?

3 Б. э. 33 елында булган бу суд — мәсихче җыелышка закон ярдәмендә каршы чыгуның беренче очрагы, ләкин бу башлангыч кына булган (Рәс. 4:5—8; 16:20; 17:6, 7). Безнең көннәрдә дә хак гыйбадәт кылуның дошманнары Шайтан тәэсирендә хөкүмәтләрне вәгазь эшебезне тыярга котырта. Дошманнар Аллаһы халкын төрле законнарны бозуда гаепли. Мәсәлән, алар безне тәртип бозучылар, фетнәчеләр яисә сатып йөрүчеләр дип саный. Урынлы булганда, кардәшләребез бу гаепләүләрнең ялган булуын раслар өчен судларга мөрәҗәгать итә. Бу нинди нәтиҗәләргә китерә? Дистәләгән еллар элек судларда кабул ителгән карарлар сезнең үзегезгә ничек тәэсир итә? Әйдәгез, «яхшы хәбәрне яклауда һәм законлаштыруда» берничә судның ничек булышканын карап чыгыйк (Флп. 1:7).

4 Бу бүлектән без вәгазьләргә хокукыбызны ничек яклап торганыбызны белербез. Киләсе ике бүлектә дөньяныкы булмас өчен һәм Патшалык нормалары буенча яшәр өчен алып барган юридик көрәшләребез турында әйтелә.

Тынычлык бозучылармы я Аллаһы Патшалыгын тугры яклаучылармы?

5. Ни өчен 1930 елларның азагында Патшалык вәгазьчеләрен кулга алганнар, һәм җаваплы кардәшләр нәрсә эшләргә булган?

5 1930 елларның азагында Кушма Штатларның төрле җирләрендә Йәһвә Шаһитләрен вәгазьләр өчен лицензияне я рәсми рөхсәтне алырга мәҗбүр итәргә тырышканнар. Ләкин кардәшләр лицензия сорап хөкүмәткә мөрәҗәгать итмәгән. Хөкүмәт аны бирмәскә мөмкин, әмма бернинди дә хөкүмәтнең вәгазь эшен тыярга хокукы юк, чөнки Патшалык хәбәрен вәгазьләргә мәсихчеләргә Гайсә кушкан (Марк 13:10). Нәтиҗәдә, йөзләгән Патшалык вәгазьчеләрен кулга алганнар. Оешмада үз өсләренә җитәкчелекне алган кардәшләр судларга мөрәҗәгать итәргә булган. Алар шуны күрсәтергә өметләнгән: хөкүмәт, законны бозып, Шаһитләрнең дин иреген чикли. 1938 елны бер мөһим суд үткән, һәм анда чыгарылган карар башка охшаш мәсьәләләрне хәл итүдә булышкан. Нинди суд турында сүз бара?

6, 7. Кантвелл гаиләсе нинди хәлгә эләккән?

6 1938 елның 26 апрелендә сишәмбе көнне махсус пионерлар булып хезмәт иткән 60 яшьлек Ньютон Кантвелл, хатыны Эстер, угыллары Генри, Расселл һәм Джесси вәгазьләр өчен бер көнгә Нью-Хейвен дигән шәһәргә (Коннектикут штаты) барган. Ләкин алар анда бер көн генә түгел, ә хәтта күбрәк вакыт үткәрергә әзерләнеп барган. Ни өчен? Чөнки аларны инде берничә тапкыр кулга алган булганнар, шуңа күрә алар бу хәл кабатланырга мөмкин икәнен аңлаган. Шулай да Кантвелл гаиләсенең Патшалык турындагы хәбәрне вәгазьләргә теләге кимемәгән. Алар Нью-Хейвенга ике машинага утырып килгән. Ньютон машинасында Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбият һәм патефоннар булган, ә 22 яшьлек Генри рупор белән җиһазландырылган машинаны йөрткән. Берничә сәгатьтән соң, нәкъ алар уйлаганча, аларның вәгазен полиция туктаткан.

7 Башта 18 яшьлек Расселлны, аннан соң Ньютон белән Эстерне кулга алганнар. 16 яшьлек Джесси полициянең үз әти-әнисен һәм абыйсын алып киткәннәрен ерактан гына күзәтеп торган. Абыйсы Генри шәһәрнең башка өлешендә вәгазьләгән булган, һәм хәзер яшь Джесси бер үзе генә калган. Шулай да ул үз патефоны белән вәгазьләвен дәвам иткән. Католик динен тоткан ике кеше кардәш Рутерфордның «Дошманнар» дип аталган нотыгын тыңларга ризалашкан. Ләкин нотыкны тыңлаганда, алар ярсып киткән һәм Джессине кыйнарга җыенган. Шунда Джесси барысын тыныч кына җыйган да аларны калдырып киткән, аны тиздән полиция хезмәткәре туктаткан. Шулай итеп, Джесси дә төрмәгә эләккән. Полиция Кантвелл абый-кардәшне һәм аның угылларын законны бозуда гаепләгән, ә апа-кардәш Кантвеллны гаепләп тормаган. Аның ире һәм уллары залог түләп шул ук көнне азат ителгән булган.

8. Ни өчен суд Джесси Кантвеллны тынычлык бозуга котыртуда гаепле дип тапкан?

8 Берничә айдан соң 1938 елның сентябрь аенда Кантвелл гаиләсе Нью-Хейвенның суды алдына баскан. Ньютон, Расселл һәм Джессине лицензиясез иганәләр соранып йөрүдә гаепләгәннәр. Кардәш Джесси Коннектикутның Югары судына аппеляция биргән, ләкин анда аны тынычлык бозуга котыртуда гаепле дип тапканнар. Ни өчен? Чөнки пластинкалардагы нотыкларны тыңлаган теге ике кеше судта шаһитлек биреп, бу нотыклар аларның дини хисләрен мыскыл итә һәм ачуларын чыгара дип әйткән. Бу гаепләүгә каршы чыгып, оешмабызның җаваплы кардәшләре АКШның Югары судына — АКШның иң югары инстанциясенә мөрәҗәгать иткән.

9, 10. а) АКШның Югары суды Кантвелл гаиләсенә кагылышлы нинди карар чыгарган? б) Бу карар безгә бүген нинди файда китерә?

9 1940 елның 29 мартыннан башлап баш судья Чарлз Хьюз һәм башка сигез судья Йәһвә Шаһитләренең адвокаты кардәш Хейден Ковингтонның дәлилләрен тыңлап чыккан a. Коннектикут Штатының прокуроры, Йәһвә Шаһитләрен тынычлык бозуда гаепләп, дәллиләрен китергәндә, бер судья аңардан болай дип сораган: «Гайсә Мәсих вәгазьләгән хәбәр ул вакытта кешеләргә ошаганмы?» Штатның прокуроры: «Юк, ул кешеләргә ошамаган, һәм, ялгышмасам, Изге Язмаларда Гайсә белән шул хәбәрне вәгазьләгәне өчен нәрсә булганы турында да әйтелә»,— дип җавап кайтарган. Нинди туры фаш итү! Үзе моны аңламыйча, прокурор Шаһитләрне — Гайсә белән, ә Штатны Гайсәне гаепләүчеләр белән чагыштырган. 1940 елның 20 маенда суд бертавыштан Шаһитләр файдасына карар чыгарган.

Хейден Ковингтон (беренче рәттә уртада), Глен Хау (сулда) һәм башкалар юридик җиңүдән соң суд бинасыннан чыга

10 Бу суд чыгарган карар никадәр әһәмиятле булган? Шул карар буенча, бернинди дә хөкүмәт — федераль, штат я шәһәр хөкүмәте — кешеләрнең дин иреген законлы рәвештә чикли алмый. Суд шулай ук яшь Джесси Кантвелл «халыкның тынычлыгын бозмый» дип таныган. Шулай итеп, бу карар буенча, Йәһвә Шаһитләре кешеләрнең тынычлыгын бозмый икәне ачыкланган. Бу Аллаһы хезмәтчеләре өчен чыннан да әһәмиятле юридик җиңү булган! Ул безгә бүген нинди файда китерә? Йәһвә Шаһите булган бер юрист болай ди: «Без дини ирегебезне гаделсез чикләрләр дип курыкмыйбыз һәм, Шаһитләр буларак, кешеләргә өмет китерүче хәбәрне сөйлибез».

Фетнәчеләрме я хакыйкатьне вәгазьләүчеләрме?

«Квебек Аллаһыны, Мәсихне һәм ирекне нәфрәт итеп бөтен Канаданы оятка калдыра»

11. Канададагы кардәшләр нинди кампания үткәргән һәм ни өчен?

11 1940 елларда Йәһвә Шаһитләрен Канадада каты эзәрлекли башлаганнар. 1946 елда кардәшләребез, хөкүмәтнең дин ирегебезне бозганын күрсәтергә теләп, 16 көнлек кампания үткәргән. Бу кампаниядә алар «Квебек Аллаһыны, Мәсихне һәм ирекне нәфрәт итеп бөтен Канаданы оятка калдыра» дигән буклет тараткан. Бу дүрт битлек буклетта Квебектагы руханиларның кешеләрне фетнәгә котыртулары, полициянең мәрхәмәтсезлеге һәм халык төркемнәренең кардәшләребезгә һөҗүм итүләре турында җентекләп язылган булган. Буклетта болай диелгән булган: «Йәһвә Шаһитләрен һаман да законсыз кулга алалар. Зур Монреальда аларга каршы якынча 800 суд эше кузгатылган».

12. а) Дошманнар буклетны таратуга ничек караган? б) Кардәшләребезне нәрсәдә гаепләгәннәр? (Искәрмәне дә кара.)

12 Рим католик кардиналы Вильнёв белән хезмәттәшлек иткән Квебекның премьер-министры Морис Дюплесси Шаһитләргә каршы «мәрхәмәтсез сугыш» игълан иткән. Эзәрлекләү очраклары 800 дән 1 600 гә кадәр үскән. «Полиция безне шулкадәр күп тапкыр кулга алган ки, без аларның хәтта төгәл санын да белмибез»,— дип әйткән бер пионер апа-кардәш. Берәр вәгазьченең буклетны таратуын күрсәләр, аны «фетнәгә котыртучы» дип гаепләгәннәр b.

13. Фетнәгә котыртуда гаепләнгән беренче Шаһитләр кем, һәм суд аларның эше буенча нинди карар чыгарган?

13 1947 елда кардәшләребезне судта фетнәгә котыртуда гаепли башлаганнар. Аларның беренчеләре абый-кардәш Эме Буше, аның 18 һәм 11 яшьлек кызлары Жизель һәм Люси булган. Алар Квебектан көньякта урнашкан үз фермалары тирәсендә «Квебекның нәфрәте» дигән буклет тараткан, ләкин аларны тәртип бозучылар дип атап булмаган. Кардәш Буше басынкы һәм юаш кеше булган. Ул үз фермасында тыныч кына эшләгән һәм кайвакыт атлы арбада шәһәргә йөргән. Шулай да аның гаиләсе буклетта искә алынган җәберләүне үзе кичергән. Шаһитләрне нәфрәт иткән судья кардәш Бушеның гаепсезлеген раслый торган дәлилләрне кире каккан һәм, эзәрлекләүчеләрнең ягына басып, буклетның нәфрәткә этәрүе белән ризалашкан. Ул Буше гаиләсен гаепле дип тапкан. Асылда судьяның карашы мондый булган: хакыйкатьне сөйләү — җинаятьчелек! Эме һәм кызы Жизельне яла ягучылар итеп хөкем иткәннәр. Хәтта яшь Люси дә ике көн төрмәдә утырган. Кардәшләр Канаданың Югары судына мөрәҗәгать иткән, һәм бу суд шул мәсьәләне карап чыгарга ризалашкан.

14. Квебектагы кардәшләр эзәрлекләүләр вакытында үзләрен ничек тоткан?

14 Квебектагы кыю кардәшләр исә, өзлексез һәм каты каршылыкка карамастан, Патшалык турындагы хәбәрне вәгазьләвен дәвам иткән, һәм бу еш кына искиткеч җимешләр китергән. 1946 елдагы кампаниядән соң дүрт ел үткәч, Квебекта Шаһитләрнең саны 300 дән 1 000 гә кадәр арткан! c

15, 16. а) Канаданың Югары суды кардәш Буше гаиләсенең мәсьәләсен ничек чишкән? б) Бу җиңү кардәшләребезгә һәм башка кешеләргә ничек тәэсир иткән?

15 1950 елның июнь аенда тугыз судьядан торган Канаданың Югары суды Эме Бушеның очрагын карап чыккан. Алты айдан соң, 1950 елның 18 декабрендә суд безнең файдабызга карар чыгарган. Ни өчен? Шаһитләрнең юристы кардәш Глен Хауның сүзләре буенча, суд Шаһитләрне яклаган кешеләрнең мондый дәлилләре белән ризалашкан: «фетнәгә котырту» үз эченә җинаятьчелеккә этәрү я хөкүмәткә каршы чыгарга дәртләндерүне ала. Ләкин буклетта андый «котырту юк, шуңа күрә аны тарату — сүз иреген законлы рәвештә куллану». Кардәш Хау болай дип өстәгән: «Мин Йәһвәнең безгә җиңүне биргәнен үз күзләрем белән күрдем» d.

16 Югары судның карары чынында Аллаһы Патшалыгының җиңүе булган. Квебекта башка Шаһитләрне дә фетнәгә котыртуда гаепләп, 122 суд эше кузгатылган булган, һәм шул эшләр хәл ителгәндә өстә искә алынган карар нигез булып торган. Судның карары шулай ук шуны аңлаткан: Канадада һәм Британиянең халыклар берләшмәсендә яшәгән гражданнар хөкүмәтнең идарә итүе турында үз карашларын белдерә ала. Бу җиңү Квебектагы чиркәүнең һәм хөкүмәтнең Йәһвә Шаһитләренә каршы басымын киметкән e.

Сатып йөрүчеләрме я Аллаһы Патшалыгының ашкынучан вәгазьчеләреме?

17. Кайбер хөкүмәтләр хезмәтебезне контроль астында тотар өчен нәрсә эшли?

17 Беренче гасырдагы мәсихчеләр «Аллаһы сүзен сатып йөрмәгән» кебек, бүген дә Йәһвәнең халкы Аллаһы сүзен сатып йөрми. (2 Көринтлеләргә 2:17 укы.) Ләкин кайбер хөкүмәтләр хезмәтебезне, сәүдәгә кагылышлы законнарны кулланып, контроль астында тотарга тырыша. Йәһвә Шаһитләре сатып йөрүчеләрме я Аллаһы хезмәтчеләреме? Әйдәгез, бу сорау буенча карар чыгарган ике суд эшен карап чыгыйк.

18, 19. Вәгазь эшен чикләр өчен, Дания хөкүмәте нинди адымнар ясаган?

18 Дания. 1932 елның 1 октябрендә бер закон гамәлгә кергән. Шул закон буенча, бастырылган материалны лицензиясез сатарга рөхсәт ителмәгән. Ләкин кардәшләребез андый лицензияне алыр өчен хөкүмәткә мөрәҗәгать итмәгән. Киләсе көнне биш кардәш Копенгагеннан якынча 30 километр ераклыкта урнашкан Роскилле шәһәренә вәгазьләргә барган. Көн азагында Аугуст Леманн исемле вәгазьчене кулга алганнар. Аны лицензиясез сатып йөрүдә гаепләгәннәр.

19 Аугуст Леманн 1932 елның 19 декабрендә суд алдына баскан. Ул үзенең чыннан да кешеләргә Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятны тәкъдим иткәнен таныган, ләкин аны акчага сатмаганын аңлаткан. Суд аның белән ризалашкан һәм мондый нәтиҗәгә килгән: «Гаепләнүче... үзен акча белән тәэмин итә ала. Бу эштә [вәгазьдә] катнашып, [ул] бернинди дә матди файда алмаган һәм аның андый нияте дә булмаган. Киресенчә, ул хәтта үз акчасын сарыф иткән». Суд, Йәһвә Шаһитләренең ягына басып, Леманн катнашкан эшне «сатып алу дип атап булмый» дигән. Ләкин Аллаһы халкының дошманнары бөтен илдә вәгазь эшен туктатырга тәвәккәл булган (Мәд. 93:20). Прокурор Даниянең Югары судына мөрәҗәгать иткән. Кардәшләребез нәрсә эшләгән?

20. Даниянең Югары суды нинди карар кабул иткән, һәм кардәшләребез моңа ничек караган?

20 Югары суд утырышына бер атна калганда, Даниядәге Шаһитләр вәгазь эшендә тагы да ашкыныбрак катнашкан. 1933 елның 3 октябрендә сишәмбе көнне Югары суд үз карарын игълан иткән. Ул түбән баскычтагы суд белән ризалашкан һәм Аугуст Леманн законны бозмаган дип таныган. Шулай итеп, Шаһитләр үз вәгазен хәзер иркен дәвам итә алган. Кардәшләр бу юридик җиңү өчен Йәһвәгә үз рәхмәтләрен белдереп күбрәк вәгазьли башлаган. Бу карар чыгарылгач, Даниядәге хөкүмәт кардәшләребезгә үз хезмәтен башкарырга инде комачауламаган.

Даниядәге кыю Шаһитләр, 1930 еллар

21, 22. АКШның Югары суды кардәш Мердок эше буенча нинди карар кабул иткән?

21 Кушма Штатлар. 1940 елның 25 февралендә якшәмбе көнне пионер Роберт Мердок һәм башка җиде Йәһвә Шаһите, Дженнетт шәһәрендә (Питтсбург янында, Пенсильвания) вәгазьләгәндә, кулга алынган булган. Аларны лицензияне сатып алмыйча әдәбиятны тәкъдим итүдә гаепләгәннәр. Кардәшләр Югары судка шикаять биргәч, ул бу мәсьәләне карап чыгарга ризалашкан.

22 1943 елның 3 маенда Югары суд Йәһвә Шаһитләре файдасына карар чыгарган. Суд вәгазьләр өчен лицензия кирәк түгел, чөнки аны таләп итү «Федераль конституциясе тарафыннан бирелгән хокукны чикләү» булыр иде дип әйткән. Шәһәр карары «матбугат һәм дин иреген чикләгәнгә», суд аны гамәлдән чыгарган. Судьяларның күбесенең карашын белдереп, судья Уильям Дуглас Йәһвә Шаһитләренең эше — вәгазьләү генә дә түгел, әдәбиятны тарату гына да түгел икәнен таныган. Дуглас: «Бу эш аларның икесен дә үз эченә ала»,— дип әйткән. Аның сүзләре буенча, Йәһвә Шаһитләренең эшен чиркәүләрдәге гыйбадәтне һәм кафедрадан вәгазьләүне кебек якларга кирәк.

23. Ни өчен 1943 елдагы җиңүләребез бүген дә зур әһәмияткә ия?

23 Югары судның шушы карары Аллаһы халкы өчен бик әһәмиятле юридик җиңү булган. Ул безнең мәсихче хезмәтчеләр икәнлегебезне һәм без сатып йөрүчеләр түгел икәнен раслаган. 1943 елның шул истәлекле көнендә Югары суд Йәһвә Шаһитләренә кагылышлы 13 эшнең 12 очрагында, шул исәптән Мердок очрагында, безнең кардәшләребезне хуплап чыккан. Дошманнарыбыз соңрак безнең Патшалык хәбәрен вәгазьләргә, шул исәптән өйдән-өйгә йөрергә, хокукыбыз юк дип әйткәндә, судның шул карары булышып торган.

«Без кешеләргә түгел, ә иң элек хакимебез Аллаһыга буйсынырга тиеш»

24. Хөкүмәт вәгазь эшен тыйганда, без эшебезне ничек дәвам итәбез?

24 Хөкүмәтләр безгә Патшалык хәбәрен законлы рәвештә вәгазьләргә рөхсәт иткәндә, без моңа бик шат. Ләкин хөкүмәт вәгазь эшебезне тыйганда, без, вәгазь ысулларыбызны үзгәртеп, эшебезне дәвам итәбез. Рәсүлләр кебек «без кешеләргә түгел, ә иң элек хакимебез Аллаһыга буйсынырга тиеш» (Рәс. 5:29; Мат. 28:19, 20). Шул ук вакыт, хөкүмәт эшебезне тыйганда, без судларга мөрәҗәгать итәбез. Ике мисал карап чыгыйк.

25, 26. Никарагуада булган нинди вакыйгалар аркасында кардәшләргә Югары судка мөрәҗәгать итәргә туры килгән, һәм бу нинди нәтиҗәләргә китергән?

25 Никарагуа. 1952 елның 19 ноябрендә Донован Менстерман — миссионер һәм филиал хезмәтчесе — Манагуа шәһәрендәге Иммиграцион департаментка барган. Анда аңа департаментның башлыгы капитан Арнольдо Гарсиа янына барырга кушканнар. Ул Донованга Йәһвә Шаһитләренең Никарагуада «үз тәгълиматларын вәгазьләве һәм дини эшчәнлеге тыелган» дип әйткән. Донованның: «Ни өчен?» — дигән соравына, капитан Гарсиа, Шаһитләрнең үз хезмәтен башкарыр өчен хөкүмәттән рөхсәте юк һәм аларны коммунистлар булуда гаеплиләр, дип җавап кайтарган. Безне кем гаепләп чыккан? Рим католик чиркәвенең руханилары.

Тыю вакытында Никарагуадагы кардәшләребез

26 Кардәш Менстерман шунда ук Дин эшләре министрлыгына, шулай ук президент Анастасио Сомоса Гарсиага мөрәҗәгать иткән, ләкин моның файдасы булмаган. Шуңа күрә кардәшләр вәгазь ысулларын үзгәрткән. Алар Патшалык Залын ябып, кечкенә төркемнәр итеп җыела башлаган һәм урамда бүтән вәгазьләмәгән. Ләкин алар Патшалык хәбәрен вәгазьләүдән туктамаган. Шул ук вакыт алар Никарагуаның Югары судына шикаять биреп мөрәҗәгать иткән. Алар тыюны юк итәргә сораган. Газеталарда Йәһвә Шаһитләренең тыелуы һәм шикаяте турында күп язганнар. Югары суд бу очракны карап чыгарга ризалашкан. Бу нинди нәтиҗәләргә китергән? 1953 елның 19 июнендә Югары суд бертавыштан Йәһвә Шаһитләре файдасына карар чыгарган. Суд карары буенча, Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеген тыю аларның конституцион хокукларын — сүз, намус һәм дин ирекләрен боза. Ул шулай ук Никарагуа хөкүмәте һәм Йәһвә Шаһитләре арасындагы мөнәсәбәтләр торгызылырга тиеш дип әйткән.

27. Ни өчен Никарагуада яшәгән кешеләрне судның карары гаҗәпләндергән, һәм кардәшләребез бу җиңүгә ничек караган?

27 Никарагуада яшәгән кешеләр Югары судның Шаһитләр ягына басканына бик гаҗәпләнгән. Моңарчы руханиларның йогынтысы бик көчле булган, шуңа күрә суд аларга каршы чыкмаска тырышкан. Хөкүмәт кешеләренең дә тәэсире көчле булган, һәм суд аларның карарларына да сирәк каршы чыккан. Кардәшләребез бу җиңүнең Патшабыз яклавы ярдәмендә мөмкин булганына бер дә шикләнмәгән һәм вәгазь эшен дәвам иткән (Рәс. 1:8).

28, 29. 1980 елларның уртасында Заирда нинди үзгәрешләр булган?

28 Заир. 1980 елларның уртасында Заирда (хәзер Конго Демократик Республикасы) 35 000 Йәһвә Шаһите яшәгән. Патшалык вәгазьчеләренең саны арта барганга, филиал яңа биналар төзергә булган. 1985 елның декабрь аенда илнең башкаласы Киншасада халыкара конгресс үткәрелгән булган, һәм дөньяның төрле илләреннән килгән 32 000 кеше стадионда җыелган. Ләкин соңрак бу илдә Йәһвә Шаһитләренең хәле үзгәрә башлаган. Ни өчен?

29 Ул вакытта Заирда кардәш Марсель Фильто хезмәт иткән. Элек ул Квебекта (Канада) миссионер булып хезмәт иткән һәм бу бүлектә искә алынган Дюплесси вакытындагы эзәрлекләүләрне кичергән. Ул болай дип сөйләгән: «1986 елның 12 мартында җаваплы кардәшләргә хат килде. Анда Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеге Заирда законсыз дип игълан ителгән иде». Шул боерыкка президент Мобуту кул куйган булган.

30. Филиал Комитетына нинди җитди карар кабул итәргә туры килгән, һәм алар нәрсә эшләргә булган?

30 Киләсе көнне милли радио буенча мондый белдерү ясалган: «Без Заирда Йәһвә Шаһитләре турында бүтән беркайчан да ишетмәячәкбез». Шунда ук эзәрлекләүләр башланган. Патшалык Залларын җимергәннәр, ә кардәшләрне талаганнар, кулга алганнар, төрмәгә утыртканнар һәм кыйнаганнар. Хәтта Шаһитләрнең балаларын төрмәгә утыртканнар. 1988 елның 12 октябрендә хөкүмәт оешмабызның милкен тартып алган, ә халык гвардиясе филиалның территориясенә урнашкан. Җаваплы кардәшләр президент Мобутуга шикаять язган, ләкин җавап алмаган. Шунда филиал Комитетына җитди карар кабул итәргә кирәк булган: «Безгә Югары судка мөрәҗәгать итәргәме, я ашыкмаскамы?» Ул вакытта миссионер һәм Филиал комитетының координаторы булып хезмәт иткән Тимоти Холмс болай ди: «Без Йәһвәдән зирәклек һәм җитәкчелек эзли идек». Дога кылып уйланудан соң, Комитет әлегә юридик алымнар белән проблеманы чишеп булмаганын аңлаган. Алар игътибарларын кардәшлекне кайгыртуга һәм вәгазь эшен дәвам итәр өчен юлларны эзләүгә туплаган.

«Суд барганда без шуны күрдек: Йәһвә барысын үзгәртә ала»

31, 32. Заирның Югары суды нинди мөһим карар чыгарган, һәм ул кардәшләребезгә ничек тәэсир иткән?

31 Берничә ел үткәч, Шаһитләргә басым кимегән, һәм илдә кешеләрнең хокукларын күбрәк хөрмәт итә башлаганнар. Филиал комитеты хәзер Заирның Югары судына мөрәҗәгать итәр өчен вакыт җитте дигән нәтиҗәгә килгән. Югары суд аларның очрагын карап чыгарга ризалашкан! Президентның теге боерыгы чыкканнан соң җиде ел узгач, 1993 елның 8 гыйнварында суд хөкүмәтнең Шаһитләргә каршы эш итүе законсыз булган дип тапкан һәм тыю турындагы боерыкны гамәлдән чыгарган. Уйлап кына карагыз: үз тормышларын куркыныч астына куеп, судьялар президентның карарын гамәлдән чыгарган! Кардәш Холмс: «Суд барганда без шуны күрдек: Йәһвә барысын үзгәртә ала»,— дип әйтә (Дан. 2:21). Бу җиңү кардәшләребезнең иманнарын ныгыткан. Патша Гайсә, үз халкына кайчан һәм нәрсә эшләргә кирәк икәнен күрсәтеп, аларга җитәкчелек биреп тора. Кардәшләр моны ачык күргән.

Конго Демократик Республикасындагы Шаһитләр Йәһвәгә иркен рәвештә гыйбадәт кыла алганнарына шат

32 Судның шул карары чыккач, филиалга миссионерларны чакырырга, яңа биналар төзергә һәм Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятны илгә кертергә рөхсәт иткәннәр f. Әйе, Йәһвә үз халкының рухи иминлеген яклый. Моны күрү Аллаһы хезмәтчеләренә бөтендөнья буенча зур шатлык өсти! (Ишаг. 52:10)

«Йәһвә — минем ярдәмчем»

33. Юридик җиңүләребезне карап чыгып, без нәрсәгә өйрәнәбез?

33 Без карап чыккан юридик җиңүләр Гайсәнең үз вәгъдәсен үтәгәнен раслый. «Мин сезгә сүзләр һәм зирәклек бирермен, һәм бар дошманнарыгыз берләшсә дә, сезгә каршы тора алмас һәм каршы бернәрсә әйтә алмас»,— дип вәгъдә иткән ул. (Лүк 21:12—15 укы.) Кайвакыт Йәһвә үз халкын яклар өчен заманча Гамәлиилләрне кулланган я кыю судьяларны һәм юристларны гаделлекне сакларга этәргән. Йәһвә дошманнарыбызның коралларын яраксыз итә. (Ишагыйя 54:17 укы.) Каршылыклар Аллаһы эшен туктата алмый.

34. Ни өчен юридик җиңүләребез безне гаҗәпләндерә, һәм алар нәрсәне раслый? (« Югары судлардагы әһәмиятле юридик җиңүләребез» дигән рамканы да кара.)

34 Ни өчен юридик җиңүләребез безне гаҗәпләндерә? Йәһвә Шаһитләре бу дөньяда атаклы я күренекле оешма түгел. Без сайлауларда тавыш бирмибез, сәяси кампанияләрдә катнашмыйбыз һәм политикларга тәэсир итәргә тырышмыйбыз. Гадәттә, Югары судлар алдына «белемсез, гап-гади кешеләр» дип саналган кардәшләр баса (Рәс. 4:13). Шуңа күрә, кеше карашыннан, судларның көчле дини һәм сәяси дошманнарыбызга каршы торыр өчен һәм безнең яклы булыр өчен сәбәпләре күп түгел. Шуңа да карамастан, судлар еш кына безнең файдабызга карарлар чыгара! Юридик җиңүләр безнең Мәсихнең шәкертләре буларак «Аллаһы каршында» йөрүебезне раслый (2 Көр. 2:17). Без дә рәсүл Паул кебек: «Йәһвә — минем ярдәмчем, курыкмам»,— дип әйтәбез (Евр. 13:6).

a Кардәш Хейден Ковингтон имандашларыбызны 43 очракта АКШның Югары судында яклаган. «Кантвелл һәм Коннектикут Штаты» дигән суд эше — аларның беренчесе. Кардәш Ковингтон 1978 елда вафат булган. Аның тол хатыны Дороти 2015 елда 92 яшендә вафат булганчы тугры хезмәт иткән.

b Бу гаепләү 1606 елда гамәлгә кергән законга нигезләнгән булган. Шул закон буенча, берәр кешенең сүзләре, хак булып та, нәфрәт уята икән, присяжныйлар аны гаепле дип таный алган.

c 1950 елда Квебекта 164 тулы вакытлы хезмәтче хезмәт иткән. Аларның 63 Галаад мәктәбен тәмамлаган. Алар, үзләрен каты эзәрлекләүләр көтә икәнен белсә дә, үз йөкләмәләрен теләп кабул иткән.

d Кардәш Глен Хау кыю һәм сәләтле адвокат булган. 1943—2003 елларда ул Канадада һәм башка илләрдә Йәһвә Шаһитләрен йөзләгән судларда яклаган.

e Бу очрак турында күбрәк белер өчен, «Уяныгыз!» (рус) 2000 ел, 22 апрель, 18—24 нче битләрдәге «Бу сугыш сезнеке түгел, ә Аллаһыныкы» дигән мәкаләне кара.

f Халык гвардиясе филиал территориясен калдырып китсә дә, кардәшләр филиалны башка җирдә төзегән.