Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНБИШЕНЧЕ БҮЛЕК

Ирекле гыйбадәт кылу өчен көрәш

Ирекле гыйбадәт кылу өчен көрәш

БЕЗ ШУНЫ БЕЛЕРБЕЗ

Мәсих үз шәкертләренә рәсми яктан танылу өчен һәм Аллаһы кануннарына буйсыну хокукы өчен юридик көрәшләрдә булышып тора

1, 2. а) Сезнең Аллаһы Патшалыгының гражданы булуыгызны нәрсә дәлилли? б) Ни өчен кайвакыт Йәһвә Шаһитләренә дин иреге өчен көрәшергә туры килә?

 СЕЗ Аллаһы Патшалыгының гражданымы? Һичшиксез, чөнки сез — Йәһвә Шаһите! Моны нәрсә дәлилли? Паспорт я башка берәр рәсми документ түгел, ә Йәһвә Аллаһыга гыйбадәт кылу рәвешегез. Хак гыйбадәт кылу үз эченә ышануларны да, эшләрегезне дә, ягъни Аллаһы Патшалыгының кануннарына буйсынуыгызны ала. Гыйбадәт кылуыбыз тормышыбызның һәр өлкәсенә, шул исәптән балаларны тәрбияләүгә һәм дәвалау ысулларын сайлавыбызга тәэсир итеп тора.

2 Ләкин кайвакыт бу дөнья безнең Патшалык гражданнары булуыбызга һәм Патшалыкның таләпләре буенча яшәвебезгә хөрмәт белән карамый. Кайбер дәүләтләр гыйбадәт кылуыбызны чикләргә я аны бөтенләй юкка чыгарырга тырыша. Кайвакыт Мәсих-Патшаның гражданнарына аның законнары буенча яшәү хокукы өчен көрәшергә туры килә. Йәһвәнең халкы Изге Язмалар язылган чорда да ирекле гыйбадәт кылу өчен еш кына көрәшеп торган.

3. Аллаһының халкы патшабикә Эстер көннәрендә нәрсә өчен көрәшкән?

3 Мәсәлән, патшабикә Эстер көннәрендә Аллаһы халкы юк ителмәс өчен көрәш алып барган. Ни өчен? Явыз баш түрә Һәмән фарсы патша Ахашверошка илендәге бар яһүдләрне, «законнары башкаларныкыннан аерылып торганга», юк итәргә тәкъдим иткән (Эст. 3:8, 9, 13). Йәһвә үз хезмәтчеләрен ярдәмсез калдырганмы? Юк. Эстер һәм Мардокәй фарсы патшадан Аллаһы халкын якларга үтенгәч, Йәһвә аларның тырышлыкларын фатихалаган (Эст. 9:20—22).

4. Без бу бүлектә нәрсәне карап чыгарбыз?

4 Ә бүгенге көннәр турында нәрсә әйтеп була? Үткән бүлектән күргәнебезчә, кайвакыт хөкүмәтләр Йәһвә Шаһитләренә каршы чыга. Бу бүлектән без хөкүмәтләрнең гыйбадәт кылу ирегебезне ничек чикләргә тырышканнарын белербез. Без өч өлкәгә игътибар итәрбез: 1) оешма буларак, теләгәнебезчә гыйбадәт кылырга хокукыбыз, 2) Изге Язмалардагы принципларны исәпкә алып дәвалау ысулларын сайлау ирегебез һәм 3) әти-әниләрнең үз балаларын Йәһвәнең нормалары буенча тәрбияләү хокукы. Мәсих-Патшаның кыю гражданнары, Патшалыкка тугры булып калыр өчен, ничек көрәшкән? Аларның тырышлыклары фатихаланганмы? Әйдәгез, моны белик.

Рәсми танылу һәм төп ирекләр өчен көрәш

5. Рәсми танылу мәсихчеләргә нинди файда китерә?

5 Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен безгә кеше хөкүмәтләреннән рәсми танылу кирәкме? Юк, ләкин рәсми танылу булса, гыйбадәт кылуыбызга тоткарлыклар азрак булачак. Мәсәлән, без үз Патшалык Залларыбызда һәм Конгресслар Залларында иркен җыела алачакбыз, Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятны бастырып башка илләргә җибәрә алачакбыз һәм кешеләргә яхшы хәбәрне каршылыксыз җиткерәчәкбез. Күп илләрдә Йәһвә Шаһитләре юридик яктан теркәлгән һәм, юридик яктан танылган башка диннәр кебек, үз ирекләре белән файдалана. Әмма кайвакыт хөкүмәт безне юридик яктан танырга теләми я безнең хокукларыбызны чикләргә тырыша.

6. 1940 еллар башында Австралиядәге Йәһвә Шаһитләре нинди авырлыкка очраган?

6 Австралия. 1940 елларның башында Австралиянең генерал-губернаторы безнең карашларыбыз илгә хәрби яктан «зыян китерә» дип тапкан. Нәтиҗәдә Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеген тыйганнар. Алар инде иркен җыела һәм вәгазьли алмаган, Вефиль ябылган, ә Патшалык Залларын тартып алганнар. Хәтта Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны өйдә тоту тыелган булган. Берничә ел Австралиядәге кардәшләр яшерен рәвештә хезмәт иткән, ләкин 1943 елның 14 июнендә Австралиянең Югары суды тыелуны гамәлдән чыгарган.

7, 8. Россиядәге кардәшләрнең гыйбадәт кылу иреге өчен алып барган көрәшләрен сөйләп бирегез.

7 Россия. Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеген коммунистик режимы аркасында дистәләгән еллар тыйганнар, ләкин 1991 елда алар теркәлгән булган. Советлар Союзы таркалгач, 1992 елда без Россия Федерациясендә рәсми танылу алдык. Шулай да озакламый кайбер каршы килүчеләр, аеруча Рус православие чиркәве белән бәйле булган кешеләр, Йәһвә Шаһитләренең саны арта бара икәнен күреп бик ярсыды. 1995—1998 елларда алар Йәһвә Шаһитләрен биш җинаять эштә гаепләргә тырышты. Прокурор Йәһвә Шаһитләренең шул җинаятьләрдә гаепле булуларына дәлилләр тапмады. Ләкин каршы килүчеләр тынычланмады һәм 1998 елда судка гражданлык дәгъвасын бирде. Башта суд Шаһитләр файдасына карар чыгарды, ләкин каршы килүчеләр карар белән ризалашмыйча яңадан судка мөрәҗәгать итте. 2001 елның май аенда Шаһитләр файдасына кабул ителгән карар гамәлдән чыгарылды. Октябрь аенда әлеге эш яңадан каралды. Нәтиҗәдә, 2004 елда Мәскәүдәге Шаһитләр кулланган юридик затны юкка чыгарып, аның эшчәнлеген тыйдылар.

8 Эзәрлекләүләр башланды. (2 Тимутигә 3:12 укы.) Шаһитләрне җәберли һәм аларга һөҗүм итә башладылар. Дини әдәбиятны конфискацияләделәр, гыйбадәт кылыр өчен биналарны төзү я арендага алу авырайды. Әйе, кардәшләргә бик авыр булды! 2001 елда кардәшләр Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә (ЕКХМ) мөрәҗәгать итте һәм 2004 елда Судка өстәмә мәгълүмат тапшырды. 2010 елда ЕКХМ үз карарын чыгарды. Суд Россия хөкүмәте Шаһитләрнең эшчәнлеген дини түземсезлек аркасында тыйган дип таныды. Ул Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлегендә җинаять тапмады һәм судларның карарларын гамәлдә калдырыр өчен нигез юк диде. Суд карашы буенча, тыю Шаһитләрнең юридик хокукларын чикләгән. Суд Шаһитләрнең дин иреген яклады. Россия хөкүмәте ЕКХМның карарын үтәмәсә дә, андый җиңүләр Аллаһы халкына кыюлык өсти.

Титос Мануссакис (9 нчы абзацны кара.)

9—11. Грециядәге кардәшләр дини очрашулар үткәрү хокуклары өчен ничек көрәшкән, һәм бу нинди нәтиҗәләргә китергән?

9 Греция. 1983 елда Титос Мануссакис Ираклионда (Крит), Йәһвә Шаһитләренең кечкенә төркеме үз очрашуларын үткәрә алсын өчен, бер бүлмәне арендага алган (Евр. 10:24, 25). Озакламый бер православие рухание, Шаһитләрнең шул бүлмәне гыйбадәт кылу максаты белән куллануына каршы чыгып, хөкүмәткә шикаять иткән. Ни өчен? Шаһитләрнең ышанулары православие чиркәвенең ышануларыннан аерылып торганга гына! Хөкүмәт кешеләре Титос Мануссакиска һәм өч башка Шаһиткә каршы җинаять эше кузгаткан. Аларга штраф салганнар һәм ике айга хөкем иткәннәр. Аллаһы Патшалыгының тугры гражданнары буларак, Шаһитләр, судның карары үзләренең гыйбадәт кылу иреген боза диеп, үз илендәге башка судларга мөрәҗәгать иткән һәм ахыр чиктә ЕКХМга шикаять язган.

10 Нәтиҗәдә 1996 елда ЕКХМ хак гыйбадәт кылуга каршы килүчеләр өчен көтелмәгән карар чыгарган. Суд шуны таныган: «Йәһвә Шаһитләре Греция законындагы „танылган дин“ дигән төшенчәгә туры килә» һәм судлар чыгарган карарлар «аларның дин иреген чикли». Суд шулай ук шуңа басым ясаган: Греция хөкүмәте «дини карашлар я аларны белдерер өчен кулланган ысуллар законлымы, юкмы икәнен билгеләргә тиеш түгел». Шаһитләргә каршы чыгарылган карар үзгәртелгән булган, һәм аларның гыйбадәт кылу хокукы якланган.

11 Бу җиңү Грециядәге хәлне үзгәрткәнме? Кызганычка каршы, юк. 2012 елда Кассандреядә (Греция) якынча 12 елга сузылган охшаш юридик эш хәл ителгән булган. Бу очракта гаепләүче православие чиркәвенең епископы булган. Дәүләт Советы — Грециянең иң югары административ суды — бу мәсьәләне Аллаһы халкы файдасына хәл иткән. Карарда Греция конституциясе тарафыннан бирелгән дин иреге искә алынган булган. Йәһвә Шаһитләрен кат-кат «танылмаган дин» дип атасалар да, суд андый гаепләүне кабул итмәгән. Суд болай дигән: «Йәһвә Шаһитләренең тәгълиматлары яшерен түгел, шуңа күрә аларны танылган дин дип атап була». Хәзер Кассандреядәге кечкенә җыелыш очрашуларын үз Патшалык Залында үткәрә. Алар моңа бик шат.

12, 13. Франциядә Аллаһы халкының дошманнары «закон исеменнән бәла китерергә ниятләп» нәрсә эшләргә тырышкан, һәм бу нинди нәтиҗәгә китергән?

12 Франция. Аллаһы халкының кайбер дошманнары «закон исеменнән бәла китерергә ниятли». (Мәдхия 94:20, ЯД укы.) Франциядәге Йәһвә Шаһитләре кулланган юридик затларның берсе — Йәһвә Шаһитләренең Берләшмәсе (ЙШБ). Аның финанс эшчәнлеген 1990 елларның уртасында Франциянең салым җыю хезмәте тикшерә башлаган. Бюджет министрының сүзләре шул тикшерүнең чын максатын ачыклаган: «Бу тикшерү шул берләшмәнең юк ителүенә я аңа каршы җинаять эшен кузгатуга китерергә мөмкин... Моның аркасында берләшмә эшчәнлеге кимер я илебездән бөтенләй юкка чыгар». Тикшерү вакытында бернинди хаталар табылмаса да, салым җыю хезмәте берләшмәбезгә чиктән тыш зур салым йөкләгән. Бу салымның күләме шулкадәр зур булган ки, аны түләр өчен, кардәшләребезгә филиалны ябарга һәм бар биналарны сатарга туры килер иде. Бу бик авыр хәбәр булган, ләкин Аллаһы халкы бирешмәгән. Шаһитләр тәвәккәллек белән бу гаделсез карарга каршы чыккан һәм 2005 елда ЕКХМга шикаять иткән.

13 Суд үз карарын 2011 елның 30 июнендә игълан иткән. Суд мондый нәтиҗә ясаган: дин иреге буенча, ил, берәр махсус шартлар булмаса, дин ышануларының я аларны белдерү ысулларының законлымы, юкмы икәнлеген билгеләргә тиеш түгел. Суд болай дигән: «Бу салымны йөкләү берләшмәне кирәкле ресурсларыннан мәхрүм итә, һәм моның аркасында аның әгъзалары үз гыйбадәт кылуында иркен рәвештә катнаша алмаячак». Суд бертавыштан Йәһвә Шаһитләре файдасына карар чыгарган! Йәһвә халкының шатлыгына, Франция хөкүмәте ЙШБдан алган салымны процентлар белән кайтарган һәм, Суд карарын үтәп, филиалның милкен үзләштерергә бүтән тырышмаган.

Гаделсез юридик карарлардан газап чигүче кардәшләрегез өчен регуляр рәвештә дога кылыгыз

14. Сез гыйбадәт кылу иреге өчен көрәштә ничек катнаша аласыз?

14 Йәһвәнең халкы, борынгы заманда яшәгән Эстер һәм Мардокәй кебек, Аллаһы кушканча гыйбадәт кылырга тели һәм моның өчен көрәшә (Эст. 4:13—16). Сез шул көрәштә катнаша аласызмы? Әйе. Гаделсез юридик карарлардан газап чигүче кардәшләрегез өчен регуляр рәвештә дога кылыгыз. Андый догалар авырлыклар һәм эзәрлекләүләр кичергән кардәшләргә бик нык ярдәм итә. (Ягъкуб 5:16 укы.) Йәһвә андый догаларга җавап бирәме? Судлардагы җиңүләребездән күренгәнчә, һичшиксез җавап бирә! (Евр. 13:18, 19)

Дәвалау ысулларын сайлау ирегебез

15. Канны куллану турында әйткәндә, Аллаһы халкы нәрсәне исәпкә ала?

15 Бу дөньяда канны дөрес кулланмау киң таралган булса да, бу китапның 11 нче бүлегендә әйтелгәнчә, Аллаһы Патшалыгының гражданнары Изге Язмалардагы каннан тыелыгыз дигән ачык җитәкчелеккә буйсына (Ярат. 9:5, 6; Лев. 17:11; Рәсүлләр 15:28, 29 укы). Кан җибәрүгә риза булмасак та, без үзебез һәм якыннарыбыз өчен иң яхшы, Аллаһы кануннарына каршы килмәгән дәвалау алырга телибез. Күп илләрдәге Югары судлар шуны таный: кешенең, үз вөҗданына һәм дини карашларына нигезләнеп, берәр дәвалау ысулын сайлау я аңардан баш тарту хокукы бар. Ләкин кайбер илләрдә Аллаһы халкы шул өлкәдә көчле сынаулар белән очраша. Кайбер мисалларны карап чыгыйк.

16, 17. Япониядәге бер апа-кардәшебезгә нинди шаккатырлык хәбәр җиткергәннәр, һәм Йәһвә аның догаларына ничек җавап биргән?

16 Япония. 63 яшьлек апа-кардәш Мисае Такедага катлаулы операция ясарга кирәк булган. Аллаһы Патшалыгының тугры гражданы буларак, ул табибка канны кулланмыйча дәвалау алырга теләген җиткергән. Ләкин берничә айдан соң аңа операция вакытында үзенә кан җибәргәннәрен әйткәннәр. Кардәш Такеда үзен алданган һәм көчләнгән итеп хис иткән. 1993 елның июнендә ул табибларга һәм хастаханәгә каршы чыгып судка мөрәҗәгать иткән. Тыйнак һәм юаш кардәшебезнең какшамас иманы булган. Көчсез хәленә карамастан, ул кыюлык белән кешеләр тулы суд залында бер сәгатьтән артык вакыт шаһитлек биргән. Соңгы тапкыр суд алдына ул үлеменә кадәр бер ай калганда баскан. Безне аның кыюлыгы һәм иманы әллә сокландырмыймы? Кардәш Такеда, үзе әйткәнчә, Йәһвәдән шул көрәшне фатихалавын һәрвакыт сорап торган. Ул Аллаһының үз догаларына җавап бирәчәгенә бер дә шикләнмәгән. Йәһвә аның үтенечләренә җавап биргәнме?

17 Кардәш Такеданың үлеменнән соң өч ел үткәч, Япониянең Югары суды аның файдасына карар чыгарган. Ул Такедага ихтыярына каршы кан җибәрүнең дөрес булмаганын таныган. 2000 елның 29 февралендә чыгарылган карарда «кешенең сайлау иреге» андый очракларда «шәхси хокук итеп» якланырга тиеш дип әйтелгән булган. Кардәш Такеда Изге Язмалар буенча өйрәтелгән үз вөҗданы буенча эш итәргә тәвәккәл булган: ул дәвалау ысулларын сайлау иреген яклаган. Моның ярдәмендә хәзер Япониядәге Шаһитләр, үзләренә кан җибәрерләр дип курыкмыйча, дәвалана ала.

Пабло Альбаррасини (18—20 нче абзацларны кара.)

18—20. а) Аргентинада апелляция суды кешенең, «Ихтыяр белдерү» документын кулланып, кан җибәрүдән баш тарту хокукы турында нәрсә әйткән? б) Канны дөрес кулланмау турында әйткәндә, без Мәсихнең идарә итүенә буйсынуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

18 Аргентина. Әйтик, Патшалыкның берәр гражданы фаҗигага эләгеп, аңсыз хәлдә калган, ди. Шунда аны ничек дәваларга дигән сорау хәл ителә. Андый очракка алдан әзерләнеп буламы? Була, һәм моның өчен без «Ихтыяр белдерү» документын үзебез белән йөртәбез. Пабло Альбаррасини нәкъ шулай эшләгән. 2012 елның май аенда аны кораллы җинаятьчеләр таларга тырышкан һәм, берничә тапкыр атып, яралаган. Паблоны хастаханәгә аңсыз хәлдә китергәннәр, шуңа күрә ул кан җибәрүгә үз карашын белдерә алмаган. Ләкин аның үзе белән якынча дүрт ел элек дөрес итеп тутырылган «Ихтыяр белдерү» документы булган. Аның хәле авыр булса да һәм кайбер табиблар тормышын саклар өчен кан җибәрергә кирәк дип уйласа да, медицина персоналы аның ихтыярын исәпкә алырга әзер булган. Ләкин Йәһвә Шаһите булмаган Паблоның әтисе судка мөрәҗәгать иткән, һәм суд Паблоның «Ихтыяр белдерү» документын гамәлдән чыгарган.

19 Пабло хатынының адвокаты шунда ук шикаять язган. Берничә сәгать эчендә апелляция суды түбән баскычтагы судның карарын гамәлдән чыгарган һәм пациентның документта язылган ихтыяры хөрмәт ителергә тиеш дигән карар чыгарган. Паблоның әтисе Аргентинаның Югары судына мөрәҗәгать иткән. Ләкин Югары суд Пабло «Ихтыяр белдерү» документын «аңлы рәвештә, үз теләге һәм иреге буенча язганмы, юкмы дип шикләнер өчен» сәбәпләр тапмаган. Суд болай дигән: «Һәр аңлы һәм балигъ булган кеше үз сәламәтлегенә кагылышлы күрсәтмәләрне алдан бирә ала һәм медик дәвалауны кабул итәргәме, юкмы икәнен сайлый ала... Табиб андый күрсәтмәләрне исәпкә алып эш итәргә бурычлы».

Сез «Ихтыяр белдерү» документын тутырдыгызмы?

20 Кардәш Альбаррасини хастаханәдән сау-сәламәт чыккан. Ул хатыны белән үзенең «Ихтыяр белдерү» документын тутырганына бик шат. Бу гади, ләкин үтә мөһим адымны ясап, ул Мәсихнең Аллаһы Патшалыгы аша идарә итүенә буйсынуын күрсәткән. Сез үз гаиләгез белән андый адымны ясадыгызмы?

Эйприл Кадорет (21—24 нче абзацларны кара.)

21—24. а) Канада Югары судының яшүсмерләргә һәм кан җибәрүгә кагылышлы әһәмиятле карар чыгаруына нәрсә китергән? б) Бу очрак Йәһвәнең яшь хезмәтчеләрен ничек ныгыта ала?

21 Канада. Гадәттә, судлар әти-әниләрнең үз балалары өчен дәвалау ысулларын сайлау ирекләрен таный. Дәвалауны сайлауга килгәндә, кайбер судлар хәтта яшүсмерләрнең карашы хөрмәт ителергә тиеш дигән карар чыгарган. Эйприл Кадорет белән нәкъ шулай булган да. 14 яшендә Эйприл эчке кан китү белән хастаханәгә эләккән. Берничә ай алдарак ул медицина документын тутырган булган. Шул документта ул, хәтта берәр кичектергесез очрак килеп чыкса да, табибларның үзенә кан җибәрүләрен теләми дип язган. Ләкин табиб Эйприлның ачык белдерелгән ихтыярына игътибар итмәгән. Ул, Эйприлга кан җибәрер өчен рөхсәт алырга теләп, судка мөрәҗәгать иткән. Эйприлга үз ихтыярына каршы эритроцитларның өч күләмен җибәргәннәр. Соңрак Эйприл шул очракны көчләү белән чагыштырган.

22 Эйприл һәм аның әти-әнисе судка мөрәҗәгать иткән. Ике елдан соң бу эш Канаданың Югары судына кадәр барып җиткән. Документлар буенча, Эйприл җиңелгән булса да, суд аның чыгымнарын каплаган һәм Эйприл файдасына карар чыгарган. Бу карар дәвалау сайларга теләгән башка яшүсмерләргә дә файда китергән. Суд болай дигән: «Дәвалау турында әйткәндә, 16 яшькә җитмәгән балаларга үз карашларын белдерергә мөмкинлек бирелергә тиеш. Алар үзләренең җитлеккән булуларын исбатларга һәм бу карашлар чыннан да аларныкы икәнен күрсәтергә тиеш».

23 Югары суд яшүсмерләрнең конституцион хокукларына игътибар иткән, шуңа күрә бу очрак зур әһәмияткә ия. Өстә әйтелгән карар чыкканчы, Канада судларының, билгеле бер дәвалау 16 яшькә җитмәгән балага файдалы булачак дип тапса, андый дәвалауны рөхсәт итәргә хокукы булган. Ләкин шул карар чыккач, хәл үзгәргән һәм хәзер суд 16 яшькә җитмәгән яшүсмергә үзенең җитлеккән булуын башта исбатлау мөмкинлеген бирергә тиеш булган. Ә бирмәсә, суд яшүсмернең ихтыярына каршы бернинди дәвалауны рөхсәт итә алмаган.

«Мин Аллаһы исемен изге итүгә һәм Шайтанның ялганчы булуын исбатлауга өлеш керттем һәм моңа бик шатмын»

24 Өч елга сузылган шул юридик көрәш файда китергәнме? «Әйе!» — дип җавап бирә Эйприл. Хәзер аның сәламәтлеге яхшы, ул гомуми пионер булып хезмәт итә. Эйприл болай ди: «Мин Аллаһы исемен изге итүгә һәм Шайтанның ялганчы булуын исбатлауга өлеш керттем һәм моңа бик шатмын». Эйприлның очрагыннан күренгәнчә, яшь кардәшләребез, кыюлык белән Аллаһы ягында торып, үзләренең Аллаһы Патшалыгының гражданнары булуларын раслый ала (Мат. 21:16).

Балаларны Йәһвәнең нормалары буенча тәрбияләү иреге

25, 26. Аерылышу аркасында нинди хәл килеп чыгарга мөмкин?

25 Йәһвә әти-әниләргә үз балаларын аның нормалары буенча тәрбияләү вазифасын йөкләгән (Кан. 6:6—8; Эфес. 6:4). Бу йөкләмә авыр булса да, аерылышу аны тагы да авырайта ала. Әтинең һәм әнинең баласын тәрбияләүгә карашлары кайвакыт бик нык аерылып тора. Мәсәлән, Йәһвә Шаһите булган әти (я әни) үз баласын мәсихче нормалар буенча тәрбияләргә кирәк икәнен белә, ләкин Йәһвә Шаһите булмаган әни (я әти) моның белән ризалашмаска мөмкин. Әлбәттә, Йәһвә Шаһите булган әти я әни шуны танырга тиеш: аерылышу белән алар ир белән хатын дип инде саналмаса да, үз баласы өчен әти-әни булып кала.

26 Йәһвә Шаһите булмаган әти я әни, үз баласы өстеннән опекунлык алыр өчен һәм аның дини тәрбияләвен контроль астында тотар өчен, судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Кайберәүләр Йәһвә Шаһите гаиләсендә үсү балага зыян китерә дип әйтә. Аларның карашы буенча, балалар туган көн һәм башка бәйрәмнәрдән мәхрүм кала. Алар шулай ук, бала фаҗигале очракка эләксә, аңа «тормышны коткара торган» кан җибәрмәсләр дип курка. Бәхеткә каршы, судларның күбесе әти я әнинең дине зыянлымы, юкмы икәненә түгел, ә бала өчен нәрсә яхшырак булачак икәненә игътибар итә. Берничә мисал карап чыгыйк.

27, 28. Огайоның Югары суды Йәһвә Шаһитләре гаиләсендә үсү балага зыян китерә дигән гаепләүгә нинди җавап биргән?

27 Кушма Штатлар. 1992 елда Огайоның Югары суды бер очрак карап чыккан: Йәһвә Шаһите булмаган әти, улын әнисе (Йәһвә Шаһите) тәрбияләсә, бу улына зыян китерәчәк дип әйткән. Түбән баскычтагы бер суд аның белән ризалашкан һәм опекунлык хокукын әтигә биргән. Суд карары буенча, баланың әнисе Дженнифер Пейтер үз улы янына килә алган, ләкин аңа үз улын «Йәһвә Шаһитләренең тәгълиматларына өйрәтергә» рөхсәт ителмәгән. Шушы судның карары шулкадәр «томанлы» булган ки, хәтта әнисенә үз улы Бобби белән Изге Язмалар һәм Аллаһының әхлакый нормалары турында сөйләшергә ярамый дип тә аңлап булган. Сез аның хисләрен күз алдыгызга китерә аласызмы? Дженниферга бик авыр булган, ләкин ул, үзе әйткәнчә, сабыр булырга һәм Йәһвәне көтәргә өйрәнгән. Ул болай дип сөйли: «Йәһвә һәрвакыт минем белән булды». Дженниферның адвокаты Йәһвә оешмасының ярдәме белән Огайоның Югары судына мөрәҗәгать иткән.

28 Бу суд түбән баскычтагы судның карары белән ризалашмаган һәм: «Әти-әниләрнең үз балаларын өйрәтергә, шул исәптән аларны әхлакый һәм дини яктан тәрбияләргә хокукы бар»,— дигән. Югары судның карары буенча, Йәһвә Шаһитләренең өйрәтүләре балага физик я акыл ягыннан чыннан да зыян китерә икәненә дәлилләр булмаса, суд әти я әнинең диненә карап кына аның опекунлык хокукларын чикли алмый. Югары суд Шаһитләрнең дини карашлары балага физик я акыл ягыннан начар тәэсир итә дигән гаепләүгә дәлилләр тапмаган.

Күп судлар мәсихче әти-әниләргә опекунлык хокукын бирергә дигән карар чыгарган

29—31. Ни өчен Даниядән бер апа-кардәш үз кызы өстеннән опекунлык хокукын югалткан, һәм Даниянең Югары суды бу эшне ничек хәл иткән?

29 Дания. Анита Хансен охшаш авырлыкка очраган. Аның элекке ире, җиде яшьлек кызы Аманда өстеннән опекунлык алырга теләп, өлкә судына мөрәҗәгать иткән. Өлкә суды апа-кардәшебезгә 2000 елда опекунлык биргән булса да, Аманданың әтисе Югары судка шикаять язган. Шул суд өлкә судының карарын гамәлдән чыгарган һәм опекунлыкны әтисенә биргән. Югары суд карашы буенча, Аманданың әти белән әнисе дин аркасында тормышка төрлечә карый икән, әтисе кызы нинди диндә үсәргә тиеш икәнен хәл итәргә тиеш. Асылда, апа-кардәшебез үз кызы Аманда өстеннән опекунлык хокукын Йәһвә Шаһите булганга күрә генә югалткан!

30 Кайвакыт апа-кардәш Хансен шулкадәр төшенкелеккә бирелгән ки, хәтта нәрсә турында дога кылырга да белмәгән. «Ләкин Римлыларга 8:26, 27 дә язылган сүзләр мине бик юатты,— дип әйтә ул.— Йәһвәнең мине аңлавын мин һәрвакыт белә идем. Ул мине күзәтеп торды һәм минем янымда булды». (Мәдхия 31:8; Ишагыйя 41:10 укы.)

31 Апа-кардәшебез Даниянең Югары судына мөрәҗәгать иткән. Үз карарында суд болай дигән: «Опекунлык турында сорауларны хәл иткәндә, безгә балаларның ихтыяҗлары турында уйларга кирәк». Аннары суд мондый нәтиҗә ясаган: опекунлык турында карар кабул ителгәндә, Йәһвә Шаһитләренең «тәгълиматларын һәм карашларын» түгел, ә әти-әниләр үз каршылыкларын ничек хәл итә икәнен исәпкә алырга кирәк. Кардәш Хансен бик шатланган, чөнки суд аның әни вазифасын яхшы үтәгәнен танып, аңа Аманда өстеннән опекунлык хокукын кайтарган.

32. Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе әти-әниләрне (Йәһвә Шаһитләрен) ничек яклаган?

32 Европаның башка илләре. Кайбер очракларда балалар өстеннән опекунлык турындагы бәхәсләр илнең югары судларында гына түгел, ә башка судларда да карала. Мәсәлән, Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә дә (ЕКХМ) андый очраклар каралган. Ике очракта ЕКХМ шуны таныган: түбән баскычтагы судлар, ягъни илнең судлары, гадел хөкем итмәгән — алар карарны әти я әнинең Йәһвә Шаһите булу-булмавына гына карап чыгарган. Моны дискриминация дип атап, ЕКХМ мондый нәтиҗә ясаган: «Кешеләрне, диннәренә генә карап, аеру дөрес түгел». Бер әни кеше (Йәһвә Шаһите), ЕКХМ аның файдасына карар чыгаргач, үз хисләрен мондый сүзләр белән белдергән: «Мин үз балаларыма зыян китерәм дигән гаепләү мине бик рәнҗетте, чөнки мин аларга иң яхшысын бирергә тырыша идем: аларны мәсихче итеп тәрбияли идем».

33. Әти-әниләр Филипиялеләргә 4:5 тә язылган принципны ничек куллана ала?

33 Әлбәттә, үз балаларын Изге Язмалар нормалары буенча тәрбияләү хокукы өчен юридик көрәш алып баручы әти-әниләр акыл белән эш итәргә тырыша. (Филипиялеләргә 4:5 укы.) Алар үз балаларын Аллаһы ихтыяры буенча тәрбияләү хокукларын кадерләсә дә, шуны таный: Йәһвә Шаһите булмаган әтинең дә (я әнинең дә) үз баласын тәрбияләргә хокукы бар. Йәһвә Шаһите булган әти я әни үз баласын өйрәтү вазифасын үтәүгә никадәр җитди карарга тиеш?

34. Мәсихче әти-әниләр Нихами көннәрендә яшәгән яһүдләрдән нәрсәгә өйрәнә ала?

34 Нихами көннәрендә яшәгән яһүдләрнең мисалы безне күп нәрсәгә өйрәтә. Алар Иерусалим стеналарын төзәтү һәм торгызу эшендә тырышып катнашкан. Алар әлеге эшнең үз гаиләләрен дошман халыклардан саклаячагын аңлаган. Шул сәбәпле Нихами аларны: «Үз кардәшләрегез, угылларыгыз, кызларыгыз, хатыннарыгыз һәм йортларыгыз өчен сугышыгыз»,— дип өндәгән (Них. 4:14). Яһүдләр сугышыр өчен бар тырышлыкларын куярга тиеш булган. Бүген дә Йәһвә Шаһитләре үз балаларын хакыйкатьтә үстерер өчен тырышлыклар куя. Алар үз балаларының мәктәптә һәм урамда зыянлы йогынтыга дучар булуларын белә. Андый начар йогынты массакүләм мәгълүмат чаралары аша хәтта өйгә дә үтеп керә ала. Әти-әниләр, беркайчан да онытмагыз: балаларыгыз рухи яктан чәчәк атып үсә алсын өчен шартлар булдыру бик мөһим. Моның өчен бар көчегезне куеп көрәшегез!

Йәһвәнең хак гыйбадәт кылуны фатихалап торачагына шикләнмәгез

35, 36. Йәһвә Шаһитләренең үз хокуклары өчен юридик көрәшүләре нинди файда китергән, һәм сез нәрсә эшләргә тәвәккәл?

35 Әйе, Йәһвә үз оешмасының гыйбадәт кылу иреге өчен көрәшүен фатихалап тора. Үз хокуклары өчен судларда көрәшкәндә, Аллаһы халкының кешеләргә яхшы шаһитлек бирер өчен күп мөмкинлекләре булган (Рим. 1:8). Юридик җиңүләребез ярдәмендә башка кешеләрнең дә гражданлык хокуклары яклана. Ләкин без, Аллаһы халкы буларак, бу дөньяны һәм җәмгыятьне үзгәртергә һәм үзебезнең хак булуыбызны исбатларга тырышмыйбыз. Йәһвә Шаһитләре үз хокукларын судларда яклаганда, иң беренче чиратта, хак гыйбадәт кылуны якларга һәм урнаштырырга тели. (Филипиялеләргә 1:7 укы.)

36 Йәһвәгә гыйбадәт кылу иреге өчен көрәшкән кешеләрнең иманнарыннан үрнәк алыйк! Тугры булыйк. Йәһвәнең эшебезне фатихалап торуына һәм безгә көч өстәп торуына иманыбыз нык булсын (Ишаг. 54:17).