Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК

Патшалык хезмәтчеләрен өйрәтү

Патшалык хезмәтчеләрен өйрәтү

БЕЗ ШУНЫ БЕЛЕРБЕЗ

Теократик мәктәпләр Патшалык хезмәтчеләренә үз йөкләмәләрен үтәргә булыша

1—3. Гайсә вәгазь эшен киңәйтер өчен нинди чаралар күргән, һәм нинди сораулар туа?

 ГАЙСӘ Гәлиләядә ике ел вәгазьләп йөргән. (Маттай 9:35—38 укы.) Ул, күп шәһәрләргә һәм авылларга килеп, синагогаларда өйрәткән һәм Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләгән. Гайсә кайда гына вәгазьләсә дә, аның янына күп халык җыелган. «Урасы ашлык күп»,— дигән Гайсә, шуңа күрә күбрәк эшчеләр кирәк булган.

2 Гайсә вәгазь эшен киңәйтер өчен чаралар күргән. Ул 12 рәсүлен «Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьләргә» җибәргән (Лүк 9:1, 2). Рәсүлләр, бәлки, бу эшне ничек башкарырга икәнен белмәгәндер. Гайсәне күктәге Атасы өйрәткән кебек, Гайсә үзе дә, шәкертләрен җибәрер алдыннан, аларны ярату күрсәтеп өйрәткән.

3 Йәһвә Гайсәгә нинди белем биргән? Гайсә үз рәсүлләрен нәрсәгә өйрәткән? Бүген Мәсих-Патша үз шәкертләрен, алар үз хезмәтен башкара алсын өчен, өйрәтәме? Өйрәтсә, ул моны ничек эшли? Әйдәгез, бу сорауларга җавап алыйк.

«Ата ничек өйрәткән булса, шулай сөйлим»

4. Йәһвә Гайсәне кайчан һәм кайда өйрәткән?

4 Гайсә үзенең Атасы тарафыннан өйрәтелгән булуын һәрвакыт таныган. Хезмәт иткәндә, Гайсә болай дигән: «Ата ничек өйрәткән булса, шулай сөйлим» (Яхъя 8:28). Аллаһы Гайсәне кайчан һәм кайда өйрәткән? Һичшиксез, Аллаһының беренче Улы барлыкка китерелгәч үк өйрәнә башлаган (Көл. 1:15). Үз Атасы белән күктә яшәгәндә, Гайсә «Бөек Нәсыйхәтчене» тыңлап һәм аны күзәтеп бихисап күп еллар үткәргән (Ишаг. 30:20). Шулай итеп, Аллаһының Улы үз Атасының сыйфатлары, эшләре һәм ниятләре турында кыйммәтле белем алган.

5. Йәһвә үз Улына җирдәге хезмәтенә кагылышлы нинди белем биргән?

5 Тиешле вакытта Йәһвә үз Улына җирдәге хезмәтенә кагылышлы белем биргән. Әйдәгез, «Бөек Нәсыйхәтче» һәм аның бердәнбер Улы арасындагы мөнәсәбәтләрне тасвирлаучы пәйгамбәрлекне карап чыгыйк. (Ишагыйя 50:4, 5 укы.) Пәйгамбәрлектә әйтелгәнчә, Йәһвә үз улын «иртә саен» уяткан. Бу сүзләр үз укучысын өйрәтер өчен иртән уятучы укытучының образын хәтерләтә. Изге Язмаларга кагылышлы бер белешмәлектә болай диелә: «Йәһвә... аны [Гайсәне], укучыны кебек мәктәпкә алып барып, нинди хәбәрне һәм ничек итеп вәгазьләргә икәненә өйрәтә». Бу күктәге «мәктәптә» Йәһвә үз улын «нәрсә сөйләргә, нәрсә әйтергә» икәненә өйрәткән (Яхъя 12:49). Йәһвә үз Улына шулай ук башкаларны ничек өйрәтергә икәнен дә аңлаткан a. Җирдә яшәгәндә, Гайсә алган белемнәрен кулланган. Ничек итеп? Үз хезмәтен башкарып һәм шәкертләрен үз хезмәтләрен башкарырга өйрәтеп.

6, 7. а) Гайсә үз рәсүлләрен нәрсәгә өйрәткән, һәм бу аларны нәрсәгә әзерләгән? б) Гайсә үз шәкертләрен бүген нәрсәгә өйрәтә?

6 Бүлекнең башында искә алынганча, Гайсә үз шәкертләрен өйрәткән. Нәрсәгә? Маттай китабының 10 нчы бүлегендә Гайсә аларга вәгазьгә кагылышлы күрсәтмәләр биргән дип әйтелә. Ул аларны, мәсәлән, кайда вәгазьләргә (5, 6 нчы шигырьләр), кешеләргә нинди хәбәр җиткерергә (7 нче шигырь), Йәһвәгә таянырга кирәклегенә (9, 10 нчы шигырьләр), кешеләргә ничек мөрәҗәгать итәргә (11—13 нче шигырьләр), кешеләрнең хәбәрне кире кагуларына ничек карарга (14, 15 нче шигырьләр) һәм эзәрлекләүләргә нинди караш сакларга (16—23 нче шигырьләр) икәненә өйрәткән b. Гайсәнең ачык өйрәтүләре ярдәмендә рәсүлләр вәгазь эшендә үз өсләренә җитәкчелекне алуга әзер булган.

7 Безнең көннәр турында нәрсә әйтеп була? Аллаһы Патшалыгының Патшасы Гайсә үз шәкертләренә иң мөһим эшне йөкләгән — «бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы... яхшы хәбәрне» бөтен җиһанда вәгазьләргә кушкан (Мат. 24:14). Патша безне бу үтә мөһим эшне башкарырга өйрәтәме? Әйе! Патшабыз күктән, шәкертләре җыелыштагы вазифаларны үти алсын өчен һәм башкаларга вәгазьли алсын өчен, аларга кирәкле белем биреп тора.

Хезмәтчеләр яхшы хәбәрне вәгазьләргә өйрәнә

8, 9. а) Теократик хезмәт мәктәбенең төп максаты нинди булган? б) Эш көннәрендә үтә торган очрашу сиңа уңышлы хезмәтче булырга ничек булышты?

8 Инде күп еллар Йәһвә оешмасы Аллаһы халкын вәгазьләргә өйрәтер өчен конгрессларны һәм җыелыш очрашуларын, мәсәлән, Хезмәт очрашуларын куллана. Ә 1940 еллардан башлап төп идарәдә хезмәт иткән җаваплы абый-кардәшләр төрле мәктәпләрне оештыра башлаган.

9 Теократик хезмәт мәктәбе. 16 нчы бүлектән күргәнебезчә, бу Мәктәпне 1943 елда үткәрә башлаганнар. Бу Мәктәпнең максаты укучыларны җыелыш очрашуларында яхшы докладчы булырга өйрәтү генә булганмы? Юк. Бу Мәктәпнең төп максаты һәрвакыт бер үк булган: Аллаһы халкын үзләренә бирелгән сөйләү сәләтен Йәһвәне данлар өчен хезмәттә кулланырга өйрәтү (Мәд. 150:6). Бу Мәктәпкә язылган бар кардәшләр Патшалыкның уңышлы хезмәтчеләре булырга өйрәнгән. Хәзер андый өйрәтү эш көннәрендә үтә торган очрашуда бирелә.

10, 11. Хәзер Галаад мәктәбендә кем укый ала, һәм аның максаты нинди?

10 Күзәтү манарасының Изге Язмалар мәктәбе Галаад. 1943 ел, 1 февраль, дүшәмбе көнне Күзәтү манарасының Изге Язмалар мәктәбе Галаад үткәрелә башлаган. Башта бу Мәктәп пионерларны һәм башка тулы вакытлы хезмәтчеләрне миссионер хезмәтенә өйрәтер өчен оештырылган булган. Ләкин 2011 елның октябрь аеннан башлап бу Мәктәпкә махсус тулы вакытлы хезмәтчеләрне генә — махсус пионерларны, үз хатыннары белән күчеп йөрүче күзәтчеләрне, вефильчеләрне һәм бу Мәктәптә әле укымаган миссионерларны чакыралар.

11 Галаад мәктәбенең максаты нинди? Бу Мәктәптә инде күп еллар укыткан кардәш болай дип җавап бирә: «Изге Язмаларны тырышып тикшерү ярдәмендә укучыларның иманнарын ныгыту һәм, алар үз йөкләмәләрен үтәгәндә авырлыкларны уңышлы гына чишә алсын өчен, аларга рухи сыйфатларны үстерергә булышу. Программа укучыларның вәгазь эшендә катнашу теләкләрен дә көчәйтә» (Эфес. 4:11).

12, 13. Галаад мәктәбе бөтендөнья вәгазь эшенә ничек тәэсир иткән? Мисал китерегез.

12 Галаад мәктәбе бөтендөнья вәгазь эшенә ничек тәэсир иткән? 1943 елдан башлап Мәктәптә инде 8 500 дән артык кеше укыган c, һәм Галаадны тәмамлаган миссионерлар 170 тән артык илдә хезмәт итә. Миссионерлар алган белемнәрен куллана һәм, вәгазь эшендә ашкынып катнашып, башкаларга үрнәк күрсәтә. Миссионерлар гадәттә Патшалык хезмәтчеләре аз булган я бөтенләй булмаган җирләрдә вәгазь эшен башкара.

13 Әйдәгез, Япониядә булган хәлгә игътибар итик. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында анда вәгазь эше тукталган диярлек. 1949 елның август аена Япониядә хәтта 10 вәгазьче дә булмаган. Ләкин шул елның ахырына Япониядә Галаад мәктәбен тәмамлаган 13 миссионер ашкынып хезмәт итә башлаган. Соңрак тагын миссионерлар килгән. Башта миссионерлар зур шәһәрләрдә вәгазьләргә тырышкан, ә соңрак кечерәк шәһәрләргә күчкән. Алар үз өйрәнүчеләрен һәм башкаларны пионер хезмәтен башларга ихлас күңелдән дәртләндергән. Бу ашкынучан миссионерларның тырышлыклары күп җимешләр китергән. Хәзер Япониядә 216 000 нән артык Патшалык вәгазьчесе яши, һәм аларның якынча 40 проценты пионер булып хезмәт итә! d

14. Теократик мәктәпләр нәрсәне яхшы раслый? (188 нче биттәге « Патшалык хезмәтчеләре өчен мәктәпләр» дигән рамканы да кара.)

14 Башка теократик мәктәпләр. Пионерлар мәктәбендә, Мәсихче ирле-хатынлылар өчен Изге Язмалар мәктәбендә һәм Өйләнмәгән абый-кардәшләр өчен Изге Язмалар мәктәбендә укыган кардәшләргә алган белемнәре рухи яктан үсәргә һәм вәгазь эшендә ашкынып катнашырга булыша e. Бу бар мәктәпләр шуны яхшы раслый: Патша үз шәкертләрен, алар хезмәтне башкара алсын өчен, бар кирәкле нәрсәләр белән тәэмин итеп тора (2 Тим. 4:5).

Абый-кардәшләр үз вазифаларын үтәргә өйрәнә

15. Җаваплы абый-кардәшләр Гайсәдән кайсы яктан үрнәк алырга тырыша?

15 Өстә искә алынганча, Ишагыйя пәйгамбәрлегендә Аллаһы Гайсәне өйрәткән дип әйтелә. Бу күктәге «мәктәптә» Аллаһының Улы «хәлсезләнгән кешене сүзләр белән юатырга» өйрәнгән (Ишаг. 50:4). Гайсә алган белемнәрен кулланган. Җирдә яшәгәндә, ул «эштән йончыганнарның» һәм «авыр йөк күтәреп йөрүчеләрнең» җаннарын яңартып җибәргән (Мат. 11:28—30). Гайсәдән үрнәк алып, җыелыштагы җаваплы абый-кардәшләр имандашларына көч өстәп торырга тырыша. Андый абый-кардәшләргә үз имандашларына яхшырак хезмәт итәргә булышыр өчен төрле мәктәпләр оештырылган.

16, 17. Патшалык хезмәте мәктәбенең максаты нинди? (Искәрмәне дә кара.)

16 Патшалык хезмәте мәктәбе. 1959 елның 9 мартында бу Мәктәпнең беренче сыйныфы Саут-Лансингта (Нью-Йорк штаты) үткәрелгән булган. Анда күчеп йөрүче күзәтчеләрне һәм җыелыш хезмәтчеләрен бер айга укырга чакырганнар. Соңрак бу Мәктәпнең программасы инглиз теленнән башка телләргә тәрҗемә ителгән. Моның ярдәмендә, бу Мәктәптә башка илләрдә яшәгән абый-кардәшләр дә укый ала f.

Кардәш Ллойд Бэрри Япониядә Патшалык хезмәте мәктәбендә укыта, 1970 ел

17 Патшалык хезмәте мәктәбенең максаты турында 1962 елдагы «Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы»нда болай дип әйтелгән булган: «Мәшәкатьләр белән тулы бу дөньяда Йәһвә Шаһитләренең җыелышында күзәтче булып хезмәт иткән абый-кардәш нинди булырга тиеш? Аңа җыелыштагыларның барысына тиешле игътибар бирер өчен һәм алар өчен фатиха булып торыр өчен үз эшләрен оештыра белергә кирәк. Шул ук вакытта ул җыелыш турында кайгыртып, үз гаиләсенең ихтыяҗларын игътибарсыз калдырмаска һәм төпле булырга тиеш. Бөтен дөньяда җыелыш хезмәтчеләренә искиткеч мөмкинлек бирелгән булган: алар Патшалык хезмәте мәктәбендә бергә укый ала. Бу аларга Изге Язмаларда язылган күзәтчеләргә кагылышлы таләпләргә туры килергә булыша!» (1 Тим. 3:1—7; Тит. 1:5—9)

18. Патшалык хезмәте мәктәбе Аллаһының бар хезмәтчеләренә нинди файда китерә?

18 Патшалык хезмәте мәктәбе Аллаһының бар хезмәтчеләренә файда китерә. Ни өчен алай әйтеп була? Өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр Мәктәптә алган белемнәрне кулланганда, Гайсә кебек, имандашларына көч өстәп тора. Өлкән яки хезмәттәш ярдәмче сезгә җылы сүзләр әйткәндә, я сезне игътибар белән тыңлаганда, я сезне дәртләндерер өчен яныгызга килеп киткәндә, сез моның өчен аларга, һичшиксез, рәхмәтле! (1 Тис. 5:11) Андый кардәшләр җыелыш өчен зур фатиха!

19. Укыту комитеты тагын нинди мәктәпләр оештырган, һәм бу мәктәпләрнең максаты нинди?

19 Башка теократик мәктәпләр. Җитәкче советның Укыту комитеты оешмадагы җаваплы абый-кардәшләрне өйрәтер өчен башка мәктәпләр дә оештыра. Бу мәктәпләр җыелыш өлкәннәренә, күчеп йөрүче күзәтчеләргә һәм Филиал комитетының әгъзаларына үз вазифаларын уңышлы үтәргә булыша. Изге Язмаларга нигезләнгән курслар абый-кардәшләрне үз рухилыкларын ныгытырга дәртләндерә һәм, үзләренә ышанып тапшырылган Йәһвәнең кадерле сарыкларын «көткәндә», Изге Язмалардагы принципларны кулланырга өйрәтә (1 Пет. 5:1—3).

Малавида үткәрелгән Хезмәтне яхшырту мәктәбенең беренче сыйныфы, 2007 ел

20. Ни өчен Гайсәнең «Аларның барысы да Йәһвә тарафыннан өйрәтелгән булачак» дип әйтер өчен нигезе булган, һәм син нәрсә эшләргә тәвәккәл?

20 Әйе, Мәсих-Патша үз шәкертләрен яхшы өйрәтеп тора. Бар өйрәтү Йәһвәдән килә: ул үз Улын өйрәткән, ә Гайсә үз шәкертләрен өйрәтә. Шуңа күрә Гайсәнең «Аларның барысы да Йәһвә тарафыннан өйрәтелгән булачак» дип әйтер өчен нигезе булган (Яхъя 6:45; Ишаг. 54:13). Патшабыз безне өйрәткәндә, әйдәгез, шул өйрәтүдән тулы файда алырга тырышыйк. Шуны беркайчан да онытмыйк: бу өйрәтүнең төп максаты — безгә үз хезмәтебезне башкарыр өчен рухи яктан көчле калырга булышу.

a Йәһвә үз Улын башкаларга белем бирергә өйрәткән. Без моны кайдан беләбез? Гайсә, башкаларны өйрәткәндә, күп төрле мисаллар кулланган һәм шулай итеп үзенең тууына кадәр йөзләгән еллар элек язылган пәйгамбәрлекне үтәгән (Мәд. 77:2; Мат. 13:34, 35). Әйе, бу пәйгамбәрлекнең авторы Йәһвә үз Улының мисаллар һәм кинаяле хикәяләр сөйләп өйрәтәчәген алдан әйткән булган (2 Тим. 3:16, 17).

b Берничә айдан соң Гайсә, «җитмеш шәкертне сайлап, аларны икешәр-икешәр итеп» җибәргән. Ул аларны өйрәткән дә (Лүк 10:1—16).

c Кайбер кардәшләр Галаад мәктәбендә берничә тапкыр укыган.

d Галаад мәктәбен тәмамлаган миссионерларның бөтендөнья вәгазь эшенә нинди зур өлеш керткәннәре турында белер өчен «Йәһвә Шаһитләре — Аллаһы Патшалыгының вәгазьчеләре» (рус) дигән китапның 23 нче бүлеген кара.

e Бу мәктәпләрнең соңгы икесен Патшалык вәгазьчеләре мәктәбе алмаштырган.

f Хәзер Патшалык хезмәте мәктәбендә бар өлкәннәр дә укый ала. Аның дәвамлылыгы төрле булырга мөмкин. Бу Мәктәп берничә елга бер мәртәбә үткәрелә. 1984 елдан башлап хезмәттәш ярдәмчеләр дә бу Мәктәптә укый ала.