Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНСИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК

Патшалык эшләрен акчалата тәэмин итү

Патшалык эшләрен акчалата тәэмин итү

БЕЗ ШУНЫ БЕЛЕРБЕЗ

Ни өчен һәм ничек итеп Йәһвәнең халкы Патшалык эшенә акчалата булышлык итә

1, 2. а) Бер рухани Расселлдан Изге Язмаларны Тикшерүчеләр кайдан акча ала дип сорагач, ул аңа нәрсә дип җавап кайтарган? б) Бу бүлектә без нәрсәне карап чыгарбыз?

 БЕР тапкыр Реформация чиркәвенең бер хезмәтчесе кардәш Расселлдан Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең эшчәнлеге акчалата ничек тәэмин ителә дип сораган.

— Без беркайчан да акча җыймыйбыз,— дип аңлаткан кардәш Расселл.

— Кайдан сез акча аласыз? — дип сораган теге кеше.

— Мин сезгә дөресен әйтсәм дә, сез барыбер ышанмассыз,— дип җавап кайтарган Расселл.— Очрашуларыбызда кешеләргә сәдака салыгыз дип бернинди савыт бирмиләр. Ләкин алар чыгымнарыбыз бар икәнен аңлый. Алар үзләреннән: «Бу зал өчен түләргә кирәк бит... Мин моңа аз булса да акчалата өлеш ничек кертә алам?» — дип сорый.

Ул кеше кардәш Расселлга ышанмыйча карап куйган.

— Мин сезгә хак сүз әйтәм,— дип дәвам иткән Расселл.— Миннән нәкъ шулай сорыйлар да: «Мин бу эшкә акчалата өлеш ничек кертә алам?» Берәрсе берәр ничек фатихаланса һәм күпмедер акчага ия булса, аны Хуҗа файдасына кулланырга тели. Әгәр аның акчасы юк икән, ни өчен без аңардан аны таләп итәргә тиеш? a

2 Кардәш Расселл чыннан да хак сүз әйткән булган. Аллаһы халкы инде күп еллар хак гыйбадәт кылу файдасына ирекле иганәләр бирә. Алар Изге Язмалар язылган чорда моны ничек башкарган һәм бүгенге көндә ничек эшли? Бу бүлектән без шул сорауга җавап белербез. Патшалык эшенең акчалата ничек тәэмин ителүен карап чыкканда, һәркем үзенә мондый сорау бирә ала: «Мин Патшалык эшенә ничек булышлык итә алам?»

«Һәркем Раббыга нәрсә бүләк итәргә тели, шуны китерсен»

3, 4. а) Йәһвә үз хезмәтчеләре нәрсә эшләргә әзер булыр дип ышана? б) Исраиллеләр чатырны ясауга ничек өлеш керткән?

3 Йәһвә үз хезмәтчеләренә ышана. Ул аларның, мөмкинлекләре булса, ирекле иганәләрен биреп үз тугрылыкларын күрсәтергә бик шат булачакларын белә. Исраил тарихыннан ике мисал карап чыгыйк.

4 Исраиллеләрне Мисырдан азат иткәч, Йәһвә аларга гыйбадәт кылу өчен чатыр ясарга кушкан. Бу чатырны һәм аның бар кирәк-яракларын ясар өчен шактый күп нәрсәләр кирәк булган. Йәһвә Мусага: «Һәркем Раббыга нәрсә бүләк итәргә тели, шуны китерсен»,— диеп, халыкка бу эшкә үз өлешен кертергә мөмкинлек биргән (Чыг. 35:5). Күптән түгел генә коллыкта булган һәм мисырлылардан «миһербансыз» мөгамәлә кичергән халык андый мөмкинлеккә ничек караган? (Чыг. 1:14) Алтын, көмеш һәм башка кыйммәтле әйберләрне чын күңелдән китереп, алар бик нык ярдәм иткән. Күрәсең, моның күбесен алар үз элекке хуҗаларыннан — мисырлылардан алган булган (Чыг. 12:35, 36). Исраиллеләр хәтта артык бирә башлаган, шуңа күрә Муса аларга «башка бернәрсә дә китермәскә» кушкан (Чыг. 36:4—7).

5. Давыт исраиллеләргә гыйбадәтханә өчен корбан итәргә мөмкинлек биргәч, алар моңа ничек караган?

5 Якынча 475 ел үткәч, Давыт гыйбадәтханәне — җирдә хак гыйбадәт кылуның үзәген — төзер өчен «үз хәзинәсеннән» бүләк биргән. Шуннан соң ул башка исраиллеләргә корбан итәргә мөмкинлек биргән һәм: «Хәзер кем Йәһвәгә бүләк бирергә тели?» — дип сораган. Нәтиҗәдә, халык бүләкләрне «Йәһвәгә бербөтен йөрәк белән китергән» (1 Елъ. 29:3—9). Бу бүләкләрнең чын чыганагын танып, Давыт Йәһвәгә дога кылганда болай дигән: «Бөтен нәрсә синнән килә, һәм синең кулыңнан алганны без сиңа бирдек» (1 Елъ. 29:14).

6. Ни өчен бүген Патшалык эшен башкарыр өчен акча кирәк, һәм нинди сораулар туа?

6 Муса да, Давыт та Аллаһы халкын бирергә мәҗбүр итмәгән. Халык үзе чын күңелдән биргән. Ә бүгенге көннәр турында нәрсә әйтеп була? Без Аллаһы Патшалыгының эшен башкарыр өчен акча кирәк икәнен яхшы аңлыйбыз. Мәсәлән, Изге Язмаларны, әдәбиятыбызны бастыру һәм тарату, Патшалык Залларын, Конгресслар Залларын һәм филиалларны төзү, кайгырту, шулай ук афәтләр вакытында имандашларга булышу шактый күп акча таләп итә. Шуңа күрә бик мөһим сорау туа: кирәкле акча кайдан алына? Патшаның шәкертләрен бирергә мәҗбүр итәргә кирәкме?

«Без кешеләрдән ярдәм итүләрен беркайчан үтенмәячәкбез дә, сорамаячакбыз да»

7, 8. Ни өчен Йәһвәнең халкы кешеләрдән акча үтенми һәм сорамый?

7 Кешеләрдән акча җыяр өчен төрле ысулларны киң кулланган христиан дөньясыннан аермалы буларак, кардәш Расселл һәм аның якын хезмәттәшләре алай эшләмәгән. «Күзәтү манарасы»ның икенче чыгарылышында «„Сион күзәтү манарасы“н аласыгыз киләме?» дигән мәкаләдә Расселл болай дип язган: «„Сион күзәтү манарасы“на ЙӘҺВӘ булыша, шуңа күрә без кешеләрдән ярдәм итүләрен беркайчан үтенмәячәкбез дә, сорамаячакбыз да. „Көмеш минеке һәм алтын минеке“ дип Әйтүче безне материаль яктан тәэмин итми башласа, без бу журналны башка бастырасы юк икәнен аңларбыз» (Агг. 2:7—9). Инде 130 ел үтте, ә «Күзәтү манарасы» һәм бу журналны бастыра торган оешма әле дә гөрләп чәчәк ата!

8 Йәһвәнең халкы акча соранмый. Алар үз очрашуларында акча җыяр өчен рәтләр буйлап тәлинкәләрне кешеләргә тапшырмый һәм иганәләр сорап хатлар җибәрми. Алар шулай ук лотерея һәм ярминкәләр ярдәмендә акча җыймый. Алар «Күзәтү манарасы»нда күп еллар элек әйтелгән сүзләр буенча эш итә: «Без, чиркәүләрдән аермалы буларак, Хуҗа эше өчен акчаны сорау урынсыз дип саныйбыз. [...] Безнеңчә, Хуҗа исеме хакына акчаны төрле юллар белән үтенеп сорау аны мәсхәрәли. Хуҗа моны хупламый һәм андый акча бирүчеләрне дә, шул акчага башкарылачак эшне дә фатихаламаячак» b.

«Һәркем... йөрәгендә карар иткәнчә бирсен»

9, 10. Безнең ирекле иганәләрне бирүебезнең бер сәбәбе нинди?

9 Без — Патшалык гражданнары, һәм безне бирергә мәҗбүр итәсе юк. Киресенчә, без акчабызны һәм бездә булган бар нәрсәне Патшалык эше файдасына кулланырга бик шат. Ни өчен? Әйдәгез, өч сәбәпне карап чыгыйк.

10 Беренчедән, без, Йәһвәне яратканга һәм «ул хуп күргән эшләр кылырга» теләгәнгә, ирекле иганәләр бирәбез (1 Яхъя 3:22). Йәһвә ихлас күңелдән бирүче хезмәтчеләрен хуплый. Әйдәгез, рәсүл Паулның бирүгә кагылышлы әйткән сүзләренә игътибар итик. (2 Көринтлеләргә 9:7 укы.) Мәсихче теләр-теләмәс я мәҗбүриләп бирми. Ул үз «йөрәгендә карар иткәнгә» бирә c. Димәк, ул, ихтыяҗны танып һәм үзенең ничек өлеш кертә алуы турында уйланып, бирә. Йәһвә андый бирүчеләрне бик кадерли, чөнки «Аллаһы шатланып бирүчене ярата». Башка бер тәрҗемәдә болай дип әйтелә: «Аллаһы бирергә яраткан кешеләрне ярата».

Мозамбиктагы яшь кардәшләребез дә бирергә ярата

11. Безне Йәһвәгә иң яхшы бүләкне бирергә нәрсә дәртләндерә?

11 Икенчедән, иганәләр биреп, без Йәһвәгә үзебезгә биргән күп фатихалары өчен рәхмәтләр белдерәбез. Муса Канунындагы бер принципны карап чыгыйк. Ул безгә үз йөрәгебезне тикшерергә булышыр. (Канун 16:16, 17 укы.) Ел саен үткәрелә торган өч бәйрәмгә барганда, һәр исраилле ир-ат Аллаһы «фатихасын күпме биргәнгә карап» бүләк бирергә тиеш булган. Шуңа күрә бәйрәмгә барыр алдыннан, һәр ир-ат, китереләчәк бүләге турында уйланганда, үз фатихаларын санап чыгарга һәм үз йөрәген тикшерергә тиеш булган. Йәһвәнең безне никадәр нык фатихалаганын күреп, безнең дә аңа иң яхшы бүләк бирергә теләгебез туа. Чын күңелдән бирелгән бүләгебез, шул исәптән матди нәрсәләрне бирүебез, Йәһвәнең өстебезгә яудырган фатихаларын никадәр кадерләгәнебезне күрсәтә (2 Көр. 8:12—15).

12, 13. Ирекле иганәләребез Патшабызны яратуыбызны ничек күрсәтә, һәм без никадәр күп бирергә тиеш?

12 Өченчедән, ирекле иганәләр биреп, без Патшабыз Гайсә Мәсихне яратуыбызны күрсәтәбез. Гайсәнең үз шәкертләренә җирдәге тормышының соңгы төнендә әйткән сүзләренә игътибар итик. (Яхъя 14:23 укы.) «Мине яратучы минем сүземне тотар»,— дигән Гайсә. Гайсәнең «сүзе» Патшалык турындагы яхшы хәбәрне бөтен җирдә вәгазьләргә әмерен дә үз эченә ала (Мат. 24:14; 28:19, 20). Патшалык турындагы хәбәрне вәгазьләү эшендә көчебездән килгәнне эшләп — вакытыбызны, көчебезне һәм бездә булган бар нәрсәне сарыф итеп — без бу «сүзне» үтибез. Шулай итеп без Мәсих-Патшага карата яратуыбызны күрсәтәбез.

13 Әйе, ирекле иганәләр биреп, без, Патшалыкның тугры гражданнары буларак, аның ягында торуыбызны күрсәтәбез. Без күпме иганә бирергә тиеш? Моны һәр кеше үзе хәл итә. Ул үз мөмкинлекләреннән чыгып бирә. Әмма күп кенә имандашларыбыз материаль яктан бай түгел (Мат. 19:23, 24; Ягък. 2:5). Ләкин Йәһвә һәм аның Улы чын күңелдән бирелгән хәтта кечкенә иганәләрне кадерли икәнен белү андый кардәшләрне юата (Марк 12:41—44).

Оешмабызга акча кайдан килә?

14. Күп еллар Йәһвә Шаһитләре әдәбиятны ничек тәкъдим иткән?

14 Күп еллар Йәһвә Шаһитләре Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятны кешеләргә иганәләргә тәкъдим иткән. Иганәләр әллә ни зур булмаган, шуңа күрә хәтта бай булмаган кешеләр дә әдәбиятны ала алган. Әлбәттә, хакыйкать белән кызыксынган кешенең иганә бирергә мөмкинлеге булмаса, вәгазьчеләр аңа әдәбиятны бушлай калдырган. Кардәшләребезнең эчкерсез кешеләргә әдәбиятны, алар аны укып файда алсын өчен, чын күңелдән бирәсе килгән.

15, 16. а) Җитәкче совет 1990 елда әдәбиятны тәкъдим итүебезгә кагылышлы нинди үзгәреш ясый башлаган? б) Ирекле иганәләрне ничек биреп була? (« Ирекле иганәләребез ничек кулланыла?» дигән рамканы да кара.)

15 1990 елда Җитәкче совет әдәбиятны тәкъдим итүебезгә кагылышлы үзгәрешләр ясый башлаган. Бу елдан башлап, Кушма Штатларда әдәбиятны бушлай бирә башлаганнар. Бу илнең бар җыелышларына җибәрелгән хатта болай дип әйтелгән булган: «Журналлар һәм әдәбият вәгазьчеләргә һәм хакыйкать белән кызыксынган кешеләргә бушлай гына биреләчәк. Хәзер билгеле бер бәяне сорыйсы һәм хәтта искә аласы юк... Кешенең өйрәтү эшебезнең чыгымнарын каплауга үз өлешен кертәсе килсә, ул моны эшли ала, ләкин, иганәләрне бирмәсә дә, әдәбиятны ала ала». Бу үзгәреш эшчәнлегебезнең ирекле, дини булуын һәм безнең «Аллаһы сүзен сатып йөрмәгәнебезне» күрсәтә (2 Көр. 2:17). Вакыт узу белән бу тәртип бөтен дөньяда гамәлгә кергән.

16 Ирекле иганәләрне ничек биреп була? Йәһвә Шаһитләренең Патшалык Залларында ирекле иганәләр өчен тартмалар тора. Кешеләр үз иганәләрен шул тартмага сала ала яисә турыдан-туры Йәһвә Шаһитләренең филиалларына җибәрә ала. Ел саен «Күзәтү манарасы»нда ирекле иганәләрне бирү буенча җитәкчелек бастырыла.

Акчаны нәрсә өчен кулланалар?

17—19. Ирекле иганәләрнең а) бөтендөнья вәгазь эшенә, б) бөтен дөнья буенча Патшалык Залларын төзүгә һәм в) җирле җыелышның чыгымнарын каплауга ничек кулланылганын аңлатыгыз.

17 Бөтендөнья вәгазь эше. Акчаны бөтендөнья вәгазь эше белән бәйле чыгымнарны каплар өчен кулланалар, мәсәлән, әдәбиятны бастырып бөтен дөнья буенча таратыр өчен, Вефильләрне төзеп, аларны кайгыртыр өчен, шулай ук төрле теократик мәктәпләрне үткәрер өчен кулланалар. Өстәвенә, акча миссионерлар, күчеп йөрүче күзәтчеләр һәм махсус пионерлар турында кайгыртыр өчен кулланыла. Иганәләребез шулай ук афәтләрдән зыян күргән имандашларыбызга булышу өчен тотыла d.

18 Бөтен дөнья буенча Патшалык Залларын төзү. Бу акчалар җыелышларга Патшалык Залларын төзергә я реконструкцияләргә кирәк булганда кулланыла. Иганә итеп бирелгән акчаны башка җыелышларга да булышыр өчен кулланып була e.

19 Җирле җыелышның чыгымнары. Акча җирле җыелышның чыгымнарын каплар өчен һәм Патшалык Залын кайгыртыр өчен кулланыла. Кайвакыт өлкәннәр бу тартмадан ниндидер сумманы бөтендөнья вәгазь эше хакына филиалга җибәрергә тәкъдим итә ала. Ул чакта, өлкәннәр резолюция әзерли. Җыелыш аны кабул итсә, шул акчаны филиалга җибәрәләр. Һәр ай җыелыш акчалары өчен җаваплы кардәш хисап әзерли, һәм аны җыелышка укып чыгалар.

20. Син Йәһвәне «килерең» белән ничек данлый аласың?

20 Бөтен дөнья буенча вәгазь һәм шәкертләрне булдыру эшен башкару күп чыгымнар таләп итә. Моның турында уйланганда, безнең «малың һәм бөтен килерең белән Раббыга сыен» дигән сүзләр буенча эш итәргә теләгебез туа (Гыйб. сүз. 3:9, 10). «Килеребез» үз эченә физик, акыл һәм рухи кыйммәтләребезне ала. Һичшиксез, без моның барысын Патшалык эшен башкарыр өчен кулланырга телибез. Әмма шуны онытмыйк: «килеребез» бездә булган материаль нәрсәләрне дә аңлата. Әйдәгез, мөмкинлекләребездән чыгып бирергә тәвәккәл булыйк. Ирекле иганәләребез Йәһвәгә дан китерә һәм Мәсих җитәкчелегендәге Патшалык ягында торуыбызны күрсәтә.

a «Күзәтү манарасы» 1915 ел, 15 июль, 218, 219 нчы битләр.

b «Күзәтү манарасы» 1899 ел, 1 август, 201 нче бит.

c Бер белгечнең сүзләре буенча, «карар иткәнчә» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «алдан уйлану» дигән мәгънә йөртә. Ул болай дип өсти: «Бирү үзеннән-үзе шатлык китерә. Шулай да алдан планлаштыру һәм даимилек мөһим» (1 Көр. 16:2).

d Афәтләр вакытында ярдәм күрсәтү турында 20 нче бүлектә укып була.

e Патшалык Залларын төзү турында 19 нчы бүлектә күбрәк укып була.