Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЕГЕРМЕНЧЕ БҮЛЕК

Башкаларга ярдәм күрсәтү хезмәте

Башкаларга ярдәм күрсәтү хезмәте

БЕЗ ШУНЫ БЕЛЕРБЕЗ

Бәла-казалар вакытында мәсихче яратуыбыз күренә

1, 2. а) Яһүдиядәге мәсихчеләр нинди авырлыкка очраган? б) Яһүдиядәге мәсихчеләргә карата кардәшләр ничек ярату күрсәткән?

 БЕЗНЕҢ ЭРАНЫҢ якынча 46 елы. Яһүдиядәге кешеләр көчле ачлык кичерә. Бәяләр шулкадәр күтәрелгән ки, Мәсих шәкертләренең аз гына булса да икмәк сатып алыр өчен акчалары җитми. Аларга ачлыктан үлем яный. Ләкин озакламый Йәһвә алар турында кайгыртачак. Йәһвә мәсихчеләргә элек тә булышып торса да, ярдәмнең мондый төрен аларның әле күргәне юк.

2 Иерусалимда һәм Яһүдиядә яшәгән яһүди мәсихчеләрнең газаплары турында ишеткәч, Антиохта (Сурия) яшәгән мәсихчеләр — яһүдләрдән һәм башка халыклардан булган кардәшләр — аларга булышыр өчен акча җыйган. Аннары алар ике җаваплы абый-кардәшне — Барнаб белән Шаулны — сайлап, аларны җыелган акчаны Иерусалимдагы өлкәннәргә бирер өчен җибәргәннәр. (Рәсүлләр 11:27—30; 12:25 укы.) Антиохтагы кардәшләрнең яратудан чыгып башкарган эшләрен күрү Яһүдиядә яшәүче кардәшләргә бик нык тәэсир иткән!

3. а) Бүген Аллаһы халкы Антиохтагы кардәшләрнең үрнәгенә ничек иярә? Мисал китерегез. (« Хәзерге замандагы ярдәм күрсәтүнең беренче зур кампаниясе» дигән рамканы да кара.) б) Без бу бүлектә нинди сорауларны карап чыгарбыз?

3 Бер җирдә яшәгән мәсихчеләрнең башка җирдә яшәгән имандашларына матди ярдәм күрсәтүләренең бу беренче язылган очрагы булган. Бүген без Антиохта яшәгән кардәшләребезнең үрнәгенә иярәбез. Берәр җирдә яшәгән кардәшләрнең бәла-казалар кичергәннәрен я сынауларга дучар булганнарын ишеткәч, без аларга булышабыз a. Башкаларга ярдәм күрсәтү Йәһвәгә хезмәтебез белән ничек бәйле икәнен аңлар өчен, әйдәгез, ярдәм күрсәтү хезмәте турында өч сорау карап чыгыйк: ни өчен без ярдәм күрәсәтүне хезмәт дип саныйбыз? Ярдәм күрсәтүнең максаты нинди? Ярдәм күрсәтү хезмәте безгә нинди файда китерә?

Ни өчен ярдәм күрсәтүне «изге хезмәт» дип атап була?

4. Паул көринтлеләргә мәсихчеләр хезмәте турында нәрсә әйткән?

4 Көринтлеләргә язган икенче хатында Паул мәсихчеләр хезмәтенең үз эченә ике якны алганын аңлаткан. Паул үз хатын майланганнарга язган булса да, бүгенге көннәрдә аның сүзләре Мәсихнең «башка сарыкларына» да кагыла (Яхъя 10:16). Хезмәтебезнең бер ягы — «татулаштыру хезмәте», ягъни вәгазьләү һәм өйрәтү эше (2 Көр. 5:18—20; 1 Тим. 2:3—6). Ә икенче ягы — имандашларыбыз хакына башкарган хезмәтебез. Паул аны «изгеләргә тапшырылган хезмәт», ягъни изгеләргә ярдәм күрсәтү хәзмәте дип атый (2 Көр. 8:4). «Татулаштыру хезмәте» һәм «изгеләргә тапшырылган хезмәт» сүзтезмәләрендәге «хезмәт» дигән сүз — диакони́а дигән грек сүзенең формасының тәрҗемәсе.

5. Паулның ярдәм күрсәтүне изге хезмәт дип атаганы нәрсәне аңлата?

5 Ике очракта да бер үк сүзне кулланып, Паул ярдәм күрсәтүне мәсихче җыелыш башкарган хезмәтнең башка төрләренә тиңләгән. Элегрәк ул болай дигән: «Хезмәтнең... төрле төрләре бар, әмма Хуҗабыз шул ук; гамәлләр дә төрле була... Әмма боларның барысын бер үк рух башкара» (1 Көр. 12:4—6, 11). Паул җыелыштагы хезмәтнең төрле төрләрен «изге хезмәт» белән бәйләгән (Рим. 12:1, 6—8) b. Шуңа күрә Паулның «изгеләргә хезмәт итүгә» вакыт бүлеп куярга кирәк дип санаганына гаҗәпләнәсе юк (Рим. 15:25, 26).

6. а) Паулның сүзләре буенча, ни өчен ярдәм күрсәтү гыйбадәт кылуыбызның өлеше булып тора? б) Ярдәм күрсәтү эше бүген бөтен җир буенча ничек башкарыла икәнен сөйләп бирегез. (214 нче биттәге « Афәтләргә әзерләнү» дигән рамканы кара.)

6 Паул көринтлеләргә ни өчен ярдәм күрсәтү Йәһвәгә хезмәт итүнең һәм гыйбадәт кылуның өлеше булып тора икәнен аңларга булышкан. Шунысы игътибарга лаек: Паулның сүзләре буенча, кардәшләр, «Мәсих турындагы яхшы хәбәргә... күндәм» булганга, ярдәм күрсәтәләр (2 Көр. 9:13). Димәк, мәсихчеләр үз имандашларына, Мәсихнең тәгълиматларын үтәргә теләгәнгә, булыша. Паулның сүзләре буенча, мәсихчеләрнең үз имандашлары файдасына башкарган яхшы эшләре — «Аллаһының... гаҗәеп юмарт игелегенең» чагылышы (2 Көр. 9:14; 1 Пет. 4:10). Мохтаҗ кардәшләргә хезмәт итү турында, шул исәптән аларга ярдәм күрсәтү турында, 1975 елның 1 декабрендәге «Күзәтү манарасы»нда мондый дөрес сүзләр язылган булган: «Беркайчан да шикләнмәгез: Йәһвә һәм аның Улы Гайсә Мәсих хезмәтнең бу төрен бик әһәмиятле дип саный». Әйе, ярдәм күрсәтү — изге хезмәтнең мөһим төре (Рим. 12:1, 7; 2 Көр. 8:7; Евр. 13:16).

Ярдәм күрсәтүнең максатлары

7, 8. Ярдәм күрсәтү хезмәтебезнең беренче максаты нинди? Аңлатыгыз.

7 Ярдәм күрсәтү хезмәтебез ярдәмендә без нәрсәгә ирешәбез? Паул бу сорауга җавапны көринтлеләргә язган икенче хатында биргән. (2 Көринтлеләргә 9:11—15 укы.) Бу шигырьләрдә Паул «башкалар хакына башкарган хезмәтебез», ягъни ярдәм күрсәтүебез, ярдәмендә без ирешкән өч төп максатка басым ясый. Әйдәгез, аларны чиратлап карап чыгыйк.

8 Беренчедән, ярдәм күрсәтү хезмәтебез Йәһвәгә дан китерә. Өстә искә алынган биш шигырьдә Паул кардәшләрнең игътибарларын еш кына Йәһвә Аллаһыга туплый. Рәсүл Паул «Аллаһыга рәхмәтләр укуны» һәм «Аллаһыга рәхмәт сүзләре... күп итеп явып торуны» искә ала (11, 12 нче шигырьләр). Ул ярдәм күрсәтү мәсихчеләрне «Аллаһыны данларга» һәм «Аллаһының... гаҗәеп юмарт игелеген» мактарга этәрә дип әйтә (13, 14 нче шигырь). Ярдәм күрсәтү турында үз сүзләрен Паул болай дип тәмамлый: «Аллаһыга... рәхмәт яусын» (15 нче шигырь; 1 Пет. 4:11).

9. Ярдәм күрсәтү эше кешеләрнең карашларын ничек үзгәртә ала? Мисал китерегез.

9 Бүгенге Аллаһының хезмәтчеләре ярдәм күрсәтүгә Паул кебек карый: алар бу хезмәт үзләренә Йәһвәне данларга һәм аның тәгълиматларын бизәргә мөмкинлек бирә дип саный (1 Көр. 10:31; Тит. 2:10). Ярдәм күрсәтү эше еш кына кешеләрнең Йәһвә турында һәм аның Шаһитләре турында тискәре карашларын үзгәртүдә зур роль уйный. Мәсәлән, давылдан зыян күргән бер җирдә яшәгән бер хатын-кызның ишегендә мондый язу беркетелгән булган: «Йәһвә Шаһитләре, безне борчымагыз». Аның йорты каршында ирекле эшчеләр зыян күргән бер йортны төзәтә башлаган. Берничә көн дәвамында ул бердәмлектә эшләгән шул эшчеләрне күзәткән, һәм аның аларның кем икәннәрен беләсе килгән. Бу ирекле эшчеләр Йәһвә Шаһитләре икәнен белгәч, ул гаҗәпләнгән һәм болай дигән: «Минем сезгә карата карашым дөрес булмаган икән». Моның нәтиҗәсе нинди булган? Ул үз ишегеннән язуны алып куйган.

10, 11. а) Ярдәм күрсәтү эшебезнең икенче максатына ирешкәнебез нинди мисаллардан күренә? б) Ирекле эшчеләргә нинди басма булыша? (« Ирекле хезмәтчеләр өчен ярдәм» дигән рамканы кара.)

10 Икенчедән, без имандашларыбызны «кирәклесе белән мул тәэмин итәбез» (2 Көр. 9:12а). Безнең кардәшләргә иң кирәклесен бирәсе һәм аларның газапларын җиңеләйтәсе килә. Ни өчен? Чөнки мәсихче җыелышның әгъзалары бер «тәнне» тәшкил итә, һәм, «тәннең бер әгъзасы җәфаланса, барлык әгъзалар да аның белән бергә җәфа чигә» (1 Көр. 12:20, 26). Кардәшләрчә ярату һәм кызгану күп кенә кардәшләрне шунда ук үз планнарын үзгәртергә һәм, бар кирәклесен алып, үз имандашларына булышыр өчен, афәт булган җиргә барырга дәртләндерә (Ягък. 2:15, 16). Мәсәлән, 2011 елда Япониядә цунами булганнан соң, Кушма Штатлардагы филиал үз илендәге региональ төзү комитетларына хат җибәргән һәм «берничә тәҗрибәле кардәш» Япониядә Патшалык Залларын торгызуда булыша алмасмы дип сораган. Кардәшләрнең җавабы нинди булган? Берничә атна эчендә якынча 600 ирекле эшче булышырга теләп гариза язган һәм үз акчаларына Япониягә барырга ризалашкан! «Без андый рухка бик шатландык!» — дип әйткән Кушма Штатлардагы филиал. Япониядәге бер абый-кардәш чит илдән килгән ирекле эшчедән ни өчен ул ярдәм итәргә килде дип сорагач, тегесе болай дип җавап кайтарган: «Япониядәге кардәшләр — „тәнебезнең“ әгъзалары. Без аларның авыртуын һәм газапларын сизәбез». Фидакарь ярату күрсәтеп, ирекле эшчеләр, үз имандашларына булышыр өчен, кайчак хәтта үз тормышларын куркыныч астына куйган (1 Яхъя 3:16) c.

11 Йәһвә Шаһите булмаган кешеләр дә ярдәм күрсәтү эшебез өчен үз рәхмәтләрен белдерә. Мәсәлән, 2013 елда Арканзас штатында (АКШ) үткән табигать афәтеннән соң, бер газетада Шаһитләрнең булышырга тиз арада килүләре турында болай диелгән: «Йәһвә Шаһитләренең оешмасы үз ирекле хезмәтчеләрен бик яхшы оештырган, шуңа күрә афәт килеп чыккач, алар оста һәм уңышлы итеп ярдәм күрсәтә алды». Әйе, рәсүл Паул әйткәнчә, без мохтаҗ булган кардәшләребезне «кирәклесе белән мул тәэмин итәбез».

12—14. а) Ни өчен ярдәм күрсәтүнең өченче максатына ирешү шулкадәр мөһим? б) Нинди очраклар рухи эшләрдә кабат катнаша башлауның мөһимлеген раслый?

12 Өченчедән, без зыян күргәннәргә рухи эшләрдә кабат катнаша башларга булышабыз. Ни өчен бу мөһим? Паул әйткәнчә, ярдәм күрсәтү хезмәте аша «Аллаһыга рәхмәт сүзләре... күп итеп явып тора» (2 Көр. 9:12б). Әйе, зыян күргән кешеләрнең рухи эшләрдә мөмкин кадәр тизрәк кабат катнаша башлаулары — аларның Йәһвәгә рәхмәтле булуларын күрсәтер өчен иң яхшы юл (Флп. 1:10). 1945 елда «Күзәтү манарасы»нда болай диелгән булган: «Паул... ирекле иганәләр җыюны хуплаган, чөнки бу мохтаҗлыкта булган кардәшләр өчен... матди ярдәм булып торган, һәм моның ярдәмендә алар Йәһвә турында шаһитлек бирүдә күбрәк көч куеп һәм иркен катнаша алган». Бүген дә максатыбыз шул ук. Вәгазь эшендә яңадан катнаша башлап, кардәшләр үз боеккан күршеләрен генә түгел, ә шулай ук үз-үзләрен дә ныгыта. (2 Көринтлеләргә 1:3, 4 укы.)

13 Мохтаҗлыкта булган күп кенә кардәшләр ярдәм алганнан соң яңадан вәгазьдә катнаша башлаган. Бу аларга көч өстәгән. Әйдәгез, аларның кайберләренең сүзләрен карап чыгыйк. «Вәгазь гаиләбез өчен фатиха булды,— дип әйткән бер абый-кардәш.— Башкаларны юатырга тырышканда, без үз авырлыкларыбыз турында оныта идек». Бер апа-кардәш болай дигән: «Тирә-якта барысы җимерек булса да, рухи эшләргә игътибарымны туплау миңа моның турында уйламаска булышты. Мин үземне тыныч һәм имин хис итә башладым». Башка бер апа-кардәш болай дигән: «Без күп нәрсәне үзгәртә алмасак та, вәгазь гаиләмә игътибарны өметебезгә тупларга булышты. Башкалар белән яңа дөнья турында сөйләшү Йәһвәнең бар нәрсәне яңартачагына иманыбызны ныгытты».

14 Зыян күргән кардәшләргә шулай ук мөмкин кадәр тизрәк яңадан җыелыш очрашуларына йөри башларга кирәк. Әйдәгез, 60 яшьләр тирәсендәге Киёко исемле апа-кардәшебезнең мисалын карап чыгыйк. Цунамидан соң аның үз өстендәге киеменнән башка бернәрсә дә калмаган. Ул хәзер ничек яшәр микән дип кайгырган. Бер мәсихче өлкән аңа киләсе очрашу үз машинасында үтәчәк дип әйткән. Киёко болай ди: «Өлкән, аның хатыны, мин һәм тагын бер апа-кардәш машинага утырдык. Гаҗәеп, мәсихче очрашу гади генә үтсә дә, цунами хәтта исемә дә төшмәде. Җаным тынычланды. Бу очрашуда мин мәсихче аралашу никадәр зур көчкә ия икәнен аңладым». Афәттән соң очрашуларга йөргән бер апа-кардәш болай дигән: «Алар миңа бирешмәскә булышты!» (Рим. 1:11, 12; 12:12)

Ярдәм күрсәтү хезмәте дәвамлы фатихалар китерә

15, 16. а) Ярдәм күрсәтү эшендә катнашу көринтлеләргә һәм башка мәсихчеләргә нинди файда китергән? б) Без ярдәм күрсәтү эшеннән нинди файда алабыз?

15 Ярдәм күрсәтү хезмәте турында әйткәндә, Паул көринтлеләргә бу эштә катнашулары үзләренә һәм башка мәсихчеләргә нинди файда китерәчәген дә аңлаткан. Ул болай дигән: «Алар [ярдәм алган Иерусалимдагы яһүди мәсихчеләр] Аллаһының сезгә күрсәтелгән гаҗәеп юмарт игелеге аркасында сезгә тартылалар, сезнең турында ялварып дога кылалар» (2 Көр. 9:14). Әйе, көринтлеләрнең юмартлыгы яһүди мәсихчеләрне Көринттәге кардәшләре турында, шул исәптән башка халыклардан булган кардәшләре турында, дога кылырга һәм аларны ныграк яратырга дәртләндергән.

16 Ярдәм күрсәтү эшенең файдасы турындагы Паулның сүзләрен бүгенге көнгә кулланып, 1945 елның 1 декабрендәге «Күзәтү манарасы»нда болай дип әйтелгән булган: «Аллаһының багышланган халкы мохтаҗлыкта булган кардәшләренә булышыр өчен иганәләр биргәндә, бу аларның барысын чыннан да берләштерә!» Ярдәм күрсәтүче ирекле эшчеләр бүген нәкъ шундый хисләр кичерә. Су басудан зыян күргәннәргә булышкан бер өлкән болай ди: «Ярдәм күрсәтү эшендә катнашып, мин үз кардәшләремә тагы да якынрак булып киттем». Ярдәм алгач, бер рәхмәтле апа-кардәш болай дигән: «Кардәшлегебез яңа дөньяда нинди шартлар булачагын бик яхшы күрсәтә». (Гыйбрәтле сүзләр 17:17 укы.)

17. а) Ишагыйя 41:13 тә язылган сүзләр ярдәм күрсәтү эшенә ничек кагыла? б) Ярдәм күрсәтү эше Йәһвәне данлый һәм бердәмлегебезне ныгыта икәнен күрсәтүче мисаллар китерегез. (« Ирекле хезмәтчеләр бөтен дөнья буенча ярдәм күрсәтә» дигән рамканы да кара.)

17 Ирекле эшчеләр афәттән зыян күргән кардәшләргә булышканда, шул кардәшләр Аллаһының мондый вәгъдәсенең үтәлешен ап-ачык күрә: «Мин, синең Аллаһың Йәһвә, сине уң кулыңнан тотып торам һәм: „Курыкма, мин сиңа ярдәм итәчәкмен“,— дип әйтәм» (Ишаг. 41:13). Бер апа-кардәш афәттән соң болай дигән: «Тирә-яктагы җимерек хәлне күреп, мин өметсезлеккә бирелә идем, ләкин Йәһвә ярдәм кулын сузды. Кардәшләр миңа әйтеп бетергесез зур ярдәм күрсәтте». Афәт булган бер җирдә яшәгән ике өлкән үз җыелышлары исеменнән болай дип язган: «Җир тетрәү безгә көчле авырту китерсә дә, Йәһвә безгә кардәшләребез аша ярдәм күрсәтте. Элек без ярдәм күрсәтү эше турында басмаларыбызда гына укыган идек, ә хәзер без аны үз күзләребез белән күрдек».

Сез ярдәм итә аласызмы?

18. Ярдәм күрсәтү эшендә катнашырга теләсәгез, сез нәрсә эшли аласыз? (« Бу аңа тормыш юлын сайларга булышкан» дигән рамканы да кара.)

18 Ярдәм күрсәтү эше китергән шатлыкны татып карыйсыгыз киләме? Шуны онытмагыз: бу эштә катнашыр өчен ирекле эшчеләрне Патшалык Залларын төзүдә катнашкан кардәшләр арасыннан сайлыйлар. Шуңа күрә өлкәннәргә шул хезмәткә гаризаны тутырырга телисез дип әйтегез. Ярдәм күрсәтү эшендә күптән катнашкан бер өлкән мондый киңәш бирә: «Афәттән зыян күргән җиргә Ярдәм күрсәтү комитетыннан рәсми чакыру алгач кына барыгыз». Шул чакта ярдәм күрсәтү эшебез тәртипле үтәчәк.

19. Ирекле эшчеләрнең хезмәте Мәсихнең шәкертләре булуыбызны ничек раслый?

19 Ярдәм күрсәтү эшендә катнашу безгә «бер-берегезне яратыгыз» дигән Гайсәнең әмерен үтәр өчен искиткеч мөмкинлек бирә. Андый ярату күрсәтеп, без Мәсихнең чын шәкертләре булуыбызны раслыйбыз (Яхъя 13:34, 35). Аллаһы Патшалыгына тугры калган кардәшләргә кирәкле ярдәм күрсәтү эше Йәһвәгә дан китерә. Бик күп кардәшләр бу эштә катнашырга әзер. Алар безнең өчен зур фатиха булып тора!

a Бу бүлектә имандашларыбыз файдасына башкарылган ярдәм күрсәтү эше турында сүз бара. Ләкин еш кына ярдәм күрсәтү эшебез Шаһитләр булмаган кешеләргә дә файда китерә (Гәл. 6:10).

b Паул «хезмәттәш ярдәмче» турында язганда, диа́конос («хезмәтче») дигән сүзне кулланган (1 Тим. 3:12).

c «Күзәтү манарасы» (рус) 1994 ел, 1 ноябрь санындагы 23—27 нче битләрдәге «Босниядәге имандашларга булышу» дигән мәкаләне кара.