Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЕГЕРМЕ БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

Аллаһы Патшалыгы үз дошманнарын юкка чыгара

Аллаһы Патшалыгы үз дошманнарын юкка чыгара

БЕЗ ШУНЫ БЕЛЕРБЕЗ

Армагеддон алдыннан булачак вакыйгалар

1, 2. а) Патшабызның 1914 елдан алып идарә итүенә нинди дәлил бар? б) Без бу бүлектә нәрсә карап чыгарбыз?

 АЛЛАҺЫ Патшалыгының үз дошманнары арасында нәрсә башкарганын карап чыгу иманыбызны ныгыта (Мәд. 109:2). Патшабыз ашкынучан вәгазьчеләр гаскәрен оештырган. Ул үз шәкертләрен рухи һәм әхлакый яктан сафландырган, чистарткан. Патшалыкның дошманнары арабызга бүленешләр кертергә тырышса да, без бөтендөнья бердәмлегебезне саклап калдык. Без Патшалыкның бу һәм күп башка эшләрен карап чыктык. Алар Патшабыз 1914 елдан алып Патшалыкның дошманнары арасында идарә итә икәнен бик яхшы раслый.

2 Якын киләчәктә Патшалык тагы да гаҗәебрәк эшләр башкарачак. Ул, «килеп», үз дошманнарын «җимерәчәк һәм аларны юкка чыгарачак» (Мат. 6:10; Дан. 2:44). Ләкин бу вакыт килеп җиткәнче, башка әһәмиятле вакыйгалар булачак. Нинди вакыйгалар? Изге Язмаларның берничә пәйгамбәрлеге бу сорауга җавап бирә. Әйдәгез, аларның кайберләрен карап чыгыйк һәм үзебезне нинди вакыйгалар көткәнен белик.

«Һич уйламаган чакта һәлак ителү» алдыннан булачак вакыйгалар

3. Иң беренче итеп без нинди вакыйганы көтәбез?

3 Тынычлык игълан итү. Тисалуникәлеләргә язган хатында рәсүл Паул без көткән беренче вакыйганы сурәтләп биргән. (1 Тисалуникәлеләргә 5:2, 3 укы.) Үз хатында Паул «Йәһвә көне» турында язган. Бу көн «Бөек Бабылга» һөҗүм белән башланачак (Ачыл. 17:5). Ләкин Йәһвә көне нәкъ башланыр алдыннан халыклар: «Тынычлык һәм иминлек!» — дип игълан итәчәк. Бу сүзләр, бәлки, бер, ә, бәлки, берничә тапкыр яңгырар. Дин җитәкчеләре бу игълан итүдә катнашачакмы? Дөньяның өлеше булганга күрә, алар, бәлки, халыклар белән бергә: «Тынычлык! Тынычлык!» — дип әйтер (Ирем. 6:14; 23:16, 17; Ачыл. 17:1, 2). Тынычлык һәм иминлек турында игълан итү Йәһвә көненең тиз арада башланачагына билге булачак. Аллаһы Патшалыгының дошманнары «берничек тә котылып кала алмаячак».

4. Тынычлык һәм иминлек игълан итү турындагы пәйгамбәрлекнең әһәмиятлелеген аңлау безгә нинди файда китерә?

4 Бу пәйгамбәрлекнең әһәмиятлеген аңлау безгә нинди файда китерә? «Сез, кардәшләр, караңгылыкта түгел, шуңа күрә ул көн сезне каракны тоткандай тотмаячак»,— дип әйткән Паул (1 Тис. 5:3, 4). Башка кешеләрдән аермалы буларак, без бүгенге вакыйгаларның нәрсәгә китерәчәген аңлыйбыз. Тынычлык һәм иминлек турындагы пәйгамбәрлек ничек үтәләчәк? Көтик, һәм киләчәктә нәрсә буласын күрербез. Шуңа күрә әйдәгез, «уяу һәм аек фикерле булыйк» (1 Тис. 5:6; Саф. 3:8).

Бөек афәтнең башлануы

5. «Бөек афәт» нәрсәдән башланачак?

5 Диннәргә һөҗүм итү. Паулның сүзләрен исебезгә төшерик: «Кешеләр: „Тынычлык һәм иминлек!“ — дип әйткәндә, һич уйламаган чакта һәлак ителәчәкләр». Яшен яшьнәгәннән соң күк күкрәгән кебек, «тынычлык һәм иминлек» дигән сүзләр игълан ителгәч тә, шунда ук «һич уйламаган чакта һәлак ителү» киләчәк. Нәрсә һәлак ителәчәк? Беренчедән, «Бөек Бабыл», ягъни ялган диннең бөтендөнья империясе. Ул шулай ук «фахишә» дип атала (Ачыл. 17:5, 6, 15). Христиан дөньясын һәм башка ялган дин оешмаларын юк итү «бөек афәтнең» башлангычы булыр (Мат. 24:21; 2 Тис. 2:8). Күпләр өчен бу вакыйга көтелмәгән хәл булачак. Ни өчен? Чөнки ул вакытта шул фахишә үзе турында, мин «патшабикә» һәм «кайгы... беркайчан күрмәм», дип уйлаячак. Ләкин кинәт ул үзенең ялгышканын аңлаячак. Аны «бер көндә», ягъни тиз арада юк итәчәкләр (Ачыл. 18:7, 8).

6. «Бөек Бабылга» каршы кем һөҗүм итәчәк?

6 «Бөек Бабылга» кем һөҗүм итәчәк? «Ун мөгезле» «ерткыч». Ачылыш китабыннан күренгәнчә, бу ерткыч — Берләштерелгән Милләтләр Оешмасы (БМО). Ун мөгез «җете кызыл төстәге ерткыч» ягында торучы бар сәяси көчләрне символлаштыра (Ачыл. 17:3, 5, 11, 12). Бу һөҗүмнең нәтиҗәсе нинди булачак? БМО фахишәнең байлыкларын талап бетереп, аның «итен ашаячак» һәм үзен «утта яндырачак». (Ачылыш 17:16 укы.) a

7. Маттай 24:21, 22 дә язылган Гайсәнең сүзләре беренче гасырда ничек үтәлгән, һәм киләчәктә ничек үтәләчәк?

7 Көннәрнең кыскартылуы. Патшабыз бөек афәтнең шул чорында нәрсә булачагын ачыклаган. Гайсә болай дигән: «Шул көннәр сайланганнар хакына кыскартылачак» (Маттай 24:21, 22 укы.) Гайсәнең сүзләре кечкенә масштабта б. э. 66 елында үтәлгән. Ул вакытта Йәһвә Рим гаскәренең Иерусалимга һөҗүм итүен «кыскарткан» (Марк 13:20). Моның ярдәмендә Иерусалимдагы һәм Яһүдиядәге мәсихчеләр котыла алган. Ә киләчәк бөек афәт вакытында бу пәйгамбәрлек бөтен җир йөзе буенча ничек үтәләчәк? Патшабыз аша Йәһвә БМОның дингә һөҗүм итүен кыскартачак, моның ярдәмендә, ялган дин юк ителгәндә, хак дин юк ителмәячәк. Шулай итеп, бар ялган дини оешмалар юк ителгәч, хак дин генә калачак (Мәд. 95:5). Әйдәгез, бөек афәтнең шул этабы үткәч, булачак вакыйгаларны карап чыгыйк.

Армагеддон алдыннан булачак вакыйгалар

8, 9. Гайсә, күрәсең, нинди күктәге галәмәтләр турында әйткән, һәм күргән нәрсәләре кешеләргә ничек тәэсир итәчәк?

8 Гайсәнең соңгы көннәр турындагы пәйгамбәрлеге Армагеддон алдыннан берничә әһәмиятле вакыйганың булачагын күрсәтә. Беренче ике вакыйга Маттай, Марк һәм Лүк бәян иткән яхшы хәбәрләрдә искә алына. (Маттай 24:29—31 укы; Марк 13:23—27; Лүк 21:25—28.)

9 Күктәге галәмәтләр. Гайсә: «Кояш каралыр, ай яктысын бирмәс, күктән йолдызлар коелыр»,— дип пәйгамбәрлек иткән. Әйе, ул вакытта дин җитәкчеләреннән яктылык, ягъни җитәкчелек, инде эзләмәячәкләр. Гайсә монда табигый булмаган күренешләр турында да әйткәнме? Бәлки, шулайдыр (Ишаг. 13:9—11; Йәил 2:1, 30, 31). Кешеләргә күргәннәре ничек тәэсир итәчәк? Алар «нәрсә эшләргә белмичә җәфаланыр» (Лүк 21:25; Саф. 1:17). Әйе, Аллаһы Патшалыгының дошманнары — патшалардан алып колларга кадәр — «якынлашып килүче нәрсәләрне көтеп... куркудан аңнарын югалтыр» һәм ышык урын эзләр. Ләкин алар Патшабызның ачуыннан яшеренер өчен урын таба алмаячак (Лүк 21:26; 23:30; Ачыл. 6:15—17).

10. Гайсә нинди хөкем карарын игълан итәчәк? Аллаһы Патшалыгы ягында торучылар һәм аның дошманнары моңа ничек караячак?

10 Хөкем чыгару. Аллаһы Патшалыгының бар дошманнарына үзләрен тагы да ныграк куркытачак нәрсәне күрергә туры килер. Гайсә болай дигән: «Шунда бөек кодрәт һәм дан белән болытларда килүче Кеше Улын күрерләр» (Марк 13:26). Гайсәнең андый табигатьтән өстен көчен күрсәтүе аның хөкем чыгарыр өчен килгәнен аңлатачак. Соңгы көннәр турындагы бу пәйгамбәрлекнең башка өлешендә Гайсә ул вакытта игълан ителәчәк хөкем карары турында күбрәк җентеклелекләр биргән. Алар турында без сарыклар һәм кәҗәләр турындагы кинаяле хикәядән беләбез. (Маттай 25:31—33, 46 укы.) Аллаһы Патшалыгының тугры гражданнары «сарыклар» итеп танылыр һәм, «котылулары якынлашып килә» икәнен күреп, «башларын күтәрер» (Лүк 21:28). Патшалыкның дошманнары исә «кәҗәләр» итеп танылыр һәм, үзләренең «мәңгегә юк ителәчәкләрен» аңлагач, «кайгырып үз күкрәкләренә сугачаклар» (Мат. 24:30; Ачыл. 1:7).

11. Киләчәк вакыйгаларны карап чыкканда, без нәрсәне истә тотарга тиеш?

11 Гайсә «бар халыкларга» хөкем карарын игълан иткәч, Армагеддон алдыннан тагын берничә әһәмиятле вакыйга булачак (Мат. 25:32). Без шул вакыйгаларның икесен карап чыгарбыз: Гогның һөҗүме һәм майланганнарны җыю. Бу ике вакыйганы тикшергәндә, шуны истә тотыйк: Аллаһы Сүзендә бу вакыйгаларның төгәл кайсы вакытта булачагы турында әйтелми. Күрәсең, алар бер-берсе белән күпмедер вакыт дәвамында кисешер.

12. Шайтан Патшалыкка ничек һөҗүм итәчәк?

12 Аллаһы халкына һөҗүм. Магог җиреннән Гог майланганнарның калдыгына һәм аларның башка сарыклардан булган юлдашларына һөҗүм итәчәк. (Йәзәкил 38:2, 11 укы.) Шайтан күктән ыргытылганнан бирле майланганнарның калдыгына каршы алып барган сугышта аның Патшалыкка шул һөҗүме соңгысы булачак (Ачыл. 12:7—9, 17). Майланганнар сафландырылган мәсихче җыелышка җыела башлагач, Шайтан аларның рухи иминлеген бозар өчен тагы да күбрәк тырышлыклар куя, ләкин бушка гына (Мат. 13:30). Шулай да бар ялган дин оешмалары юкка чыккач һәм Аллаһы халкы «стенасыз, йозаксыз, капкасыз» яши кебек тоелгач, Шайтан аларны юк итәр өчен хәзер яхшы мөмкинлек дип уйлаячак. Ул үз явыз тарафдарларын Патшалык ягында торучыларга каршы һөҗүм итәргә этәрәчәк.

13. Йәһвә үз халкын ничек яклаячак?

13 Булачак вакыйгаларны Йәзәкил сурәтләп биргән. Пәйгамбәрлектә Гог турында болай диелә: «Син үз урыныңнан, төньякның иң ерак җирләреннән килерсең, син һәм синең белән күп халыклар, барысы да атка атланып, киләчәк, бик зур төркем һәм күпсанлы гаскәр. Син... халкыма, җирне капларга дип чыккан кара болыт сыман, һичшиксез, каршы чыгачаксың» (Йәз. 38:15, 16). Туктатып булмаслык кебек тоелган шул һөҗүмгә Йәһвә ничек караячак? «Минем йөзем ачу белән ялкынланачак. [...] ...Мин аңа каршы кылыч чакырырмын»,— дип әйтә Йәһвә. (Йәз. 38:18, 21; Зәкәрия 2:8 укы.) Йәһвә җирдәге хезмәтчеләрен Армагеддон сугышы ярдәмендә яклаячак.

14, 15. Шайтан һөҗүм итә башлагач, нинди башка вакыйга булачак?

14 Йәһвәнең Армагеддон сугышында үз халкын ничек яклаячагын карап чыгар алдыннан, әйдәгез, башка бер мөһим вакыйгага игътибар итик. Бу вакыйга Шайтанның һөҗүме һәм Йәһвәнең Армагеддонда эш итә башлавы арасында булачак. 11 нче абзацта әйтелгәнчә, бу вакыйга — калган майланганнарны җыю.

15 Майланганнарны җыю. Маттай белән Марк бәян иткән яхшы хәбәрләр буенча, Гайсә Армагеддон алдыннан булачак вакыйгалар турында әйткәндә «сайлаганнарны», ягъни изге рух белән майланган мәсихчеләрне искә алган. (7 нче абзацны кара.) Үзен Патша буларак сурәтләп, Гайсә болай дип пәйгамбәрлек иткән: «Шунда ул фәрештәләрне җибәрер һәм җирнең читеннән алып күк читенә кадәр үз сайлаганнарын дүрт җилләрдән җыяр» (Марк 13:27; Мат. 24:31). Гайсә монда нинди җыю турында әйткән? Ул майланганнар калдыгының мәңгегә мөһерләнүе турында әйтми, чөнки бу мөһер бөек афәт нәкъ башланыр алдыннан сугылачак (Ачыл. 7:1—3). Гайсә бөек афәт вакытында булачак вакыйга турында әйтә. Күрәсең, Шайтан Аллаһы халкына һөҗүм итә башлагач, җирдә калган майланганнар күккә җыелачак.

16. Терелтелгән майланганнар Армагеддон сугышында ничек катнашачак?

16 Майланганнарның калдыгын җыю киләсе вакыйга белән — Армагеддон белән ничек бәйле? Җыю кайчан булачагын аңлап, без мондый нәтиҗә ясый алабыз: Аллаһының Армагеддон сугышы башланганчы, бар майланганнар инде күктә булачак. Гайсәнең 144 000 хакимдәше күктә хакимлек алып, Аллаһы Патшалыгының дошманнарын юк итәр өчен Мәсих белән бергә «тимер таякны» куллана алачак (Ачыл. 2:26, 27). Шунда терелтелгән майланганнар куәтле фәрештәләр белән бергә, Гаскәри-Патша Мәсихкә ияреп, Йәһвәнең халкын яулап алырга тырышкан дошманнарның «күпсанлы гаскәренә» каршы чыгачак (Йәз. 38:15). Бу сугыш Армагеддонның башлангычы булачак! (Ачыл. 16:16)

Бөек афәтнең шөһрәтле ахыры

Армагеддон сугышы башлана!

17. Армагеддонда «кәҗәләр» белән нәрсә булачак?

17 Хөкем карарын үтәү. Армагеддон сугышы бөек афәтнең ахыры булачак. Ул вакытта «бар халыкларны» Хөкем итүче Гайсә тагын бер йөкләмәне үтәячәк. Ул «кәҗәләр» дип танылган кешеләргә Җәза бирүче вазифасын үтәячәк (Мат. 25:32, 33). Патшабыз «озын үткен кылыч» белән «халыкларны һәлак итәчәк». Әйе, кәҗәләргә охшаш бар кешеләр — «Патшалардан» алып «колларга» кадәр — «мәңгегә юк ителәчәк» (Ачыл. 19:15, 18; Мат. 25:46).

18. а) «Сарыкларның» хәле ничек үзгәрәчәк? б) Гайсә үз җиңүен ничек тәмамлаячак?

18 Ә «сарыклар» дип танылган кешеләрнең хәле нык үзгәрәчәк! Шайтанның «кәҗәләрдән» торган гаять зур гаскәре көчсез булып күренгән «сарыкларны» юк итә алмас: «бихисап күп кеше» дошманнарының һөҗүменнән котылачак һәм «бөек афәтне кичереп» чыгачак (Ачыл. 7:9, 14). Гайсә, кешеләрдән торган Аллаһы Патшалыгының дошманнарын юк иткәч, Шайтанны җеннәре белән упкынга ыргытачак. Алар үлемгә охшаш хәлдә булып бер мең ел бернәрсә эшли алмаячак. (Ачылыш 6:2; 20:1—3 укы.)

Үзебезне әзерләү

19, 20. Ишагыйя 26:20 һәм 30:21 дә язылган сүзләрдән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

19 Без тиздән киләчәк шаккатырлык вакыйгаларга ничек әзерләнә алабыз? «Күзәтү манарасы»нда берничә ел элек болай диелгән булган: «Котылу тыңлаучанлыкка бәйле булачак». Ни өчен алай әйтеп була? Җавапны Йәһвәнең борынгы Бабылда әсирлектәге яһүдләргә әйткән сүзләреннән табып була. Йәһвә Бабылны яулап алачаклар дип пәйгамбәрлек иткән, ләкин Аллаһы халкы бу вакыйгага әзерләнер өчен нәрсә эшләргә тиеш булган? Йәһвә болай эшләргә кушкан: «Бар, халкым, эчке бүлмәләреңә кереп, үз артыңнан ишекләреңне яп. Ачу басылганчы бер мизгелгә кач» (Ишаг. 26:20). Игътибар итегез: бу шигырьдәге «бар», «кер», «яп» һәм «кач» дигән сүзләр — боерык фигыльләр. Бу боерыкларны үтәгән яһүдләр үз йортларында калып, урамнардагы гаскәриләр белән очрашмаган. Димәк, аларның котылулары Йәһвәнең күрсәтмәләренә тыңлаучанлык белән бәйле булган b.

20 Без моннан нәрсәгә өйрәнәбез? Киләчәк вакыйгаларда котылуыбыз Йәһвәнең күрсәтмәләренә тыңлаучан булуыбыз белән бәйле булачак (Ишаг. 30:21). Андый күрсәтмәләр безгә җыелыш аша бирелә. Шуңа күрә безнең бирелгән җитәкчелеккә эчкерсез тыңлаучанлык үстерәсебез килә (1 Яхъя 5:3). Бүген шулай эшләсәк, безгә киләчәктә чын күңелдән тыңлаучан булырга җиңелрәк булачак һәм Атабыз Йәһвә белән Патшабыз Гайсә безне яклаячак (Саф. 2:3). Аллаһы безне яклаячак, һәм бу безгә Аллаһы Патшалыгының үз дошманнарын юк итүен үз күзләребез белән күрергә мөмкинлек бирәчәк. Бу чыннан да онытылмаслык вакыйга булачак!

a «Бөек Бабылны» җимерү, күрәсең, диннәрдәге бар кешеләрне үтерүне түгел, ә дини оешмаларны юк итүне аңлата. Димәк, Бабылның элеккеге тарафдарларының күбесе бу юк ителүдә исән калачак һәм, Зәкәрия 13:4—6 дан күренгәнчә, алар үзләренең дин белән бәйле булмауларын, кешеләр алдында булса да, күрсәтергә тырышыр.

b Күбрәк мәгълүмат алыр өчен «Ишагыйя пәйгамбәрлеге — барлык кешелек өчен яктылык» (рус) дигән китапның беренче томы, 282—283 нче битләрен, шулай ук «Күзәтү манарасы» 2001 ел, 1 май, 30, 31 нче битләр, 16, 17 нче абзацларны кара.