Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЕГЕРМЕ ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

Патшалык Аллаһы ихтыярын җирдә үти

Патшалык Аллаһы ихтыярын җирдә үти

БЕЗ ШУНЫ БЕЛЕРБЕЗ

Патшалык кешелеккә һәм җиргә кагылышлы Аллаһының бар вәгъдәләрен тормышка ашыра

1, 2. а) Ни өчен безгә оҗмахның чыннан да киләчәгенә ышану кайчак авыр була? б) Аллаһы вәгъдәләренең үтәләчәгенә ышанычыбызны нәрсә ныгыта ала?

 ТУГРЫ абый-кардәш җыелыш очрашуына килеп керә. Ул бик арыган. Аның бүген бик авыр көне булды: ул таләпчән начальнигыннан гаделсез мөгамәлә кичерде. Ул гаиләмне ничек тәэмин итәрмен дип кайгыра һәм хатыны чирләп киткәнгә борчыла. Кереш җырның көе яңгырый башлагач, кардәшебез җиңел сулап куя. Ул үзенең кардәшләре белән бергә Патшалык Залында булуына бик шат. Алар бергәләп оҗмахтагы тормышка өмет турында җырлый. Җыр сүзләре абый-кардәшне үзен яңа дөньяда күз алдына китерергә дәртләндерә. Бу җыр аңа һәрвакыт ошый иде, һәм хәзер аны үз гаиләсе белән бергә җырлаганда, өмет аның борчылган йөрәген юата.

2 Сезнең моңа охшаш хисләр кичергәнегез бармы? Күбебез: «Әйе»,— дип әйтер. Шулай да бу дөнья төзелешендәге авыр тормыш аркасында безгә оҗмахның чыннан да киләчәгенә ышану кайчак авыр була. Без «аеруча авыр вакытларда» яшибез, һәм бүгенге шартлар оҗмахка бер дә охшаш түгел (2 Тим. 3:1). Безгә өметебезнең чыннан да тормышка ашачагына ышанырга нәрсә булышыр? Ни өчен без тиздән бөтен кешелек өстеннән Аллаһы Патшалыгының идарә итәчәгенә бер дә шикләнмибез? Әйдәгез, Йәһвәнең берничә пәйгамбәрлеген карап чыгыйк. Бу пәйгамбәрлекләрнең үтәлешен Аллаһы халкы борынгы заманда күргән. Аннан соң без бу һәм аларга охшаш пәйгамбәрлекләрнең безнең көннәрдәге искиткеч үтәлешенә игътибар итәрбез. Бу безнең иманыбызны ныгытыр. Аннары без бу пәйгамбәрлекләрнең киләчәктә ничек үтәләчәген белербез.

Йәһвә үз вәгъдәләрен борынгы заманда ничек үтәгән?

3. Нинди вәгъдә Бабылда әсирлектә булган яһүдләрне юаткан?

3 Б. э. к. VI гасырда Бабыл әсирлегендәге яһүдләрнең тормышын күз алдыгызга китерегез. Күпләр, үз әти-әниләре кебек, әсирлектә үскән. Аларның тормышлары бик авыр булган. Бабыллылар яһүдләрдән Йәһвәгә ышанганнары өчен мыскыллап көлгән (Мәд. 136:1—3). Дистәләгән еллар тугры яһүдләр тик бер якты өмет белән генә яшәгән: Йәһвә үз халкын туган иленә кайтарачак. Йәһвә анда гаҗәеп шартлар булачак дип әйткән һәм торгызылган Яһүд илен хәтта Гадән бакчасы белән — оҗмах белән чагыштырган! (Ишагыйя 51:3 укы.) Аллаһы халкының ниндидер шикләре булган булса да, андый вәгъдәләр аларга, һичшиксез, булышкан. Әйдәгез, берничә пәйгамбәрлек карап чыгып, аларның Аллаһы халкын ничек ныгытканына игътибар итик.

4. Йәһвә яһүдләрне алар үз илләренә кайткач иминлектә яшәр дип ничек ышандырган?

4 Иминлек. Бу әсирләр букваль оҗмахка түгел, ә 70 ел дәвамында ташландык хәлдә яткан ерак илгә кайтырга тиеш булган. Күбесенең бу җирне беркайчан да күргәне булмаган. Изге Язмаларда искә алынган җирләрдә ул вакытта арысланнар, капланнар, бүреләр һәм башка ерткычлар яшәгән. Гаилә башлары хатыннарының һәм балаларының иминлеге турында борчылгандыр, шулай ук сарыкларны һәм үгезләрне ничек якларга микән дип уйлагандыр. Андый борчылулар табигый. Аллаһының Ишагыйя 11:6—9 да язылган вәгъдәсе аларны чыннан да юаткандыр. (Укы.) Бу матур сүзләрне әйтеп, Йәһвә әсирләрне үзләренең һәм малларының имин яшәячәкләренә ярату белән ышандырган. Арыслан салам ашаячак дигән сүзләр ул яһүдләрнең малына зыян китермәячәк дигәнне аңлата. Аллаһының тугры хезмәтчеләренең ерткычлардан куркыр өчен сәбәпләре булмас. Йәһвә үз халкына вәгъдә иткән: алар торгызылган илдә, хәтта чүлдә һәм урманнарда, иминлектә яшәячәк (Йәз. 34:25).

5. Нинди пәйгамбәрлекләр үз илләренә кайткан әсирләргә Йәһвәнең үзләрен мул итеп тәэмин итәчәгенә шикләнмәскә булышкан?

5 Муллык. Яһүдләрнең башка сораулары да туа алган: «Мин туган илемдә үз гаиләмне тәэмин итә алырмынмы? Без кайда яшәрбез? Анда эш булырмы һәм ул мондагы хуҗаларыбызның күзәтүе астындагы эшебездән яхшырак булырмы?» Яһүдләрнең борчылуларын аңлап, Йәһвә бу сорауларга да җавап биргән. Үз пәйгамбәрлекләрендә Йәһвә үзенең тыңлаучан халкына яңгырлар бирергә вәгъдә иткән. Нәтиҗәдә, җир «мул һәм бәрәкәтле» икмәкне тудырырга тиеш булган (Ишаг. 30:23). Яшәү урыны һәм канәгатьлек китерә торган эш турында әйткәндә, Йәһвә үз халкына болай дип вәгъдә иткән: «Кешеләр йортлар төзерләр һәм анда яшәрләр, йөзем бакчалары утыртырлар һәм аларның җимешләрен ашарлар. Алар төзеп, башка берәү яшәмәячәк, алар утыртып, башка берәү ашамаячак» (Ишаг. 65:21, 22). Әйе, күп яклардан тормыш, мәҗүси Бабылдагы тормышка караганда, күпкә яхшырак булыр. Әмма яһүдләрнең иң җитди проблемалары — үзләрен әсирлеккә китергән проблемалары турында нәрсә әйтеп була?

6. Аллаһы халкы инде күптән нәрсә белән чирләп торган, һәм Йәһвә кайткан әсирләрне нәрсәдә ышандырган?

6 Рухи сәламәтлек. Аллаһы халкы әсирлеккә эләккәнгә кадәр күп еллар элек рухи яктан чирләп киткән. Йәһвә Ишагыйя пәйгамбәр аша үз халкы турында болай дигән: «Башыгыз тәмам яраланып беткән, һәм йөрәгегез тәмам авырулы бит» (Ишаг. 1:5). Рухи яктан алар сукыр һәм саңгырау булган, чөнки үз колакларын Йәһвә киңәшен ишетмәс өчен томалаган һәм ул биргән яктылыкны күрмәс өчен күзләрен йомган (Ишаг. 6:10; Ирем. 5:21; Йәз. 12:2). Әгәр дә үз җирләренә кайткан яһүдләрнең шундый ук рухи проблемалары туса, алар иминлеккә өметләнә алырмы? Алар Йәһвәнең илтифатын яңадан югалтмасмы? Йәһвәнең мондый вәгъдәсе аларга, һичшиксез, өмет биргән: «Ул көнне саңгыраулар бу китапның сүзләрен ишетер, һәм сукырларның күзләре караңгылыктан һәм дөм караңгыдан арынып, күрә башлар» (Ишаг. 29:18). Әйе, Йәһвә үзенең җәза алган һәм тәүбә иткән халкын рухи яктан савыктырыр. Алар, Йәһвәгә тыңлаучан булып, киңәшләрен кабул иткән чакта, ул үзләренә тормыш бирүче җитәкчелекне һәм рухи яктылыкны биреп торачак.

7. Аллаһының әсирлектә булган үз халкына биргән вәгъдәләре ничек үтәлгән, һәм ни өчен аларның үтәлеше иманыбызны ныгыта?

7 Йәһвә үз вәгъдәләрен үтәгәнме? Әйе, һәм тарих моны раслый. Үз илләренә кайткан яһүдләр иминлек, муллык һәм рухи сәламәтлек белән фатихаланган булган. Мәсәлән, Йәһвә аларны көчлерәк һәм сан ягыннан күбрәк булган күрше халыклардан яклаган. Ерткыч хайваннар яһүдләрнең малларына зыян китермәгән. Ишагыйя, Иремия һәм Йәзәкил язган оҗмах турындагы пәйгамбәрлекләр ул вакытта өлешчә генә үтәлсә дә, бу үтәлеш искиткеч булган һәм яһүдләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндергән. Йәһвәнең үз халкы өчен башкарган эшләре турында уйлану иманыбызны ныгыта. Әгәр дә бу пәйгамбәрлекләрнең беренче үтәлеше шулкадәр гаҗәеп булган икән, аларның киләчәктә зуррак масштабта үтәләчәге нинди булачак? Әйдәгез, Йәһвәнең бүгенге көндә безнең өчен башкарган эшләренә игътибар итик.

Йәһвә үз вәгъдәләрен безнең көннәрдә ничек үти башлаган?

8. Бүген Аллаһы халкы нинди «илдә» яши?

8 Бүген Йәһвәнең хезмәтчеләре ниндидер бер милләтне тәшкил итми һәм аерым бер илдә яшәми. Майланган мәсихчеләр рухи халыкны — «Аллаһы Исраилен» тәшкил итә (Гәл. 6:16). Алар «башка сарыклардан» торган үз хезмәттәшләре белән рухи «илдә» тора. Шунда алар Йәһвә Аллаһыга бердәмлектә гыйбадәт кыла. Бу — аларның тормыш юлы (Яхъя 10:16; Ишаг. 66:8). Йәһвә безгә биргән «ил» нәрсәне символлаштыра? Ул рухи оҗмахны аңлата. Монда Аллаһының оҗмах шартлары турындагы вәгъдәләре искитмәле рәвештә рухи яктан үтәлә. Кайбер мисалларны карап чыгыйк.

9, 10. а) Ишагыйя 11:6—9 да язылган пәйгамбәрлек бүген ничек үтәлә? б) Аллаһы халкында тынычлыкның хөкем сөрүен нәрсә дәлилли?

9 Иминлек. Ишагыйя 11:6—9 да язылган пәйгамбәрлек кыргый хайваннар арасындагы һәм кешеләр белән йорт хайваннары арасындагы гармонияне, тынычлыкны искиткеч итеп сурәтли. Бүген бу пәйгамбәрлек рухи яктан үтәләме? Әйе! 9 нчы шигырьдә ни өчен бу җәнлекләр зыян китерми һәм бернәрсәне дә җимерми икәне болай дип аңлатыла: «Чөнки сулар диңгезне тутыргандай, җир йөзе Йәһвә турындагы белем белән тулачак». «Йәһвә турындагы белем» хайваннарны үзгәртәме? Юк, бу белем кешеләрне үзгәртә: алар Аллаһы Тәгалә турында белем ала һәм, аның юллары буенча йөреп, тынычлыкка өйрәнә. Шуңа күрә без рухи оҗмахыбызда бу пәйгамбәрлекнең үтәлешен күрәбез. Патшалыкның идарәсе астында яшәүче Мәсихнең шәкертләре, хайваннарга хас миһербансыз сыйфатлардан арынып, үз кардәшләре белән тынычлыкта һәм гармониядә яши.

10 Мәсәлән, без бу китапта мәсихче нейтралитет турында фикер алыштык. Без карашыбызның Изге Язмаларга нигезләнгән булуына да, шулай ук нейтралитет саклау аркасында кичергән эзәрлекләүләргә дә игътибар иттек. Бүгенге аяусыз дөньяда яшәгән гаять зур «халык», хәтта үлем янаса да, көч куллануның һәркайсы төреннән баш тарта. Бу безне әллә гаҗәпләндермиме? Бу Мәсих-Патшаның гражданнары арасында Ишагыйя пәйгамбәрлегендә тасвирланган тынычлыкның чыннан да хөкем сөрүенә яхшы дәлил булып тора! Гайсә үзенең шәкертләрен бер-берсен яратуларыннан белерләр дип әйткән (Яхъя 13:34, 35). Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче аша Мәсих җыелышларда бар мәсихчеләрне тыныч, йомшак булырга һәм бер-берсен яратырга түземлек белән өйрәтә (Мат. 24:45—47).

11, 12. Кешеләр бүген нинди ачлыктан газаплана, һәм Йәһвә үз халкы турында ничек кайгырта?

11 Муллык. Бу дөнья рухи ачлыктан газаплана. Изге Язмаларда Аллаһы Тәгалә Йәһвәнең мондый кисәтү сүзләре язылган: «Менә, мондый көннәр килә: Мин җиргә кытлык җибәрермен, икмәккә кытлык я суга сусау түгел, ә Йәһвәнең сүзләрен ишетүгә кытлык булыр» (Амос 8:11). Ә Аллаһы Патшалыгының гражданнары ачлык кичерәме? Йәһвә үз халкы һәм дошманнары арасында булачак аерма турында алдан әйткән булган: «Минем хезмәтчеләрем ашарлар, ә сез ач булырсыз. Минем хезмәтчеләрем эчәрләр, ә сез сусаудан интегерсез. Минем хезмәтчеләрем күңел ачарлар, ә сез оятлы булырсыз» (Ишаг. 65:13). Сез бу сүзләрнең үтәлешен күрәсезме?

12 Рухи ризыкның муллыгын киңәя һәм тирәнәя барган елга белән чагыштырып була. Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятыбыз, аудио- һәм видеоязмалар, җыелыш очрашуларыбыз һәм конгресслар, шулай ук сайтыбыздагы материал аша безгә мул рухи ризык бирелә. Бу дөньядагы кешеләр исә рухи ачлыктан газаплана (Йәз. 47:1—12; Йәил 3:18). Йәһвәнең муллык турындагы вәгъдәсенең үтәлешен көн дә күрү сезне әллә сөендермиме? Сез Йәһвәнең өстәленнән даими тукланасызмы?

Җыелышларыбыз безгә рухи яктан тук, якланган һәм сәламәт булырга ярдәм итә

13. Сезнең сукырларның күрә һәм саңгырауларның ишетә башлавы турындагы Йәһвә вәгъдәсенең үтәлешен күргәнегез бармы?

13 Рухи сәламәтлек. Бүген күп кенә кеше рухи яктан сукыр һәм саңгырау (2 Көр. 4:4). Шулай да Мәсих бөтен җир йөзендә яшәүче хәлсез һәм авыру кешеләрне савыктыра. Сезнең сукырларның күрә башлауларын һәм саңгырауларның ишетә башлауларын күргәнегез бармы? Күп кенә кеше Аллаһы Сүзеннән төгәл белем алган һәм үзләрен хакыйкатькә карата сукыр һәм саңгырау иткән дини ялганнан баш тарткан. Әгәр дә сезнең моны күргәнегез булса, димәк, сез мондый вәгъдәнең үтәлешен күргәнсез: «Ул көнне саңгыраулар бу китапның сүзләрен ишетер, һәм сукырларның күзләре караңгылыктан һәм дөм караңгыдан арынып, күрә башлар» (Ишаг. 29:18). Бөтен җир шары буенча ел саен йөзләгән мең кеше рухи яктан савыга. Бөек Бабылны калдырган һәм безгә рухи оҗмахта гыйбадәт кылуыбызга кушылган һәр кеше Йәһвә вәгъдәләренең үтәлүен яхшы раслый!

14. Нәрсә турында уйлану иманыбызны ныгытачак?

14 Бу китапның һәр бүлегендә Мәсихнең үз шәкертләрен бу ахыр заман вакытында чын рухи оҗмахка керткәненә көчле дәлилләр бар. Әйдәгез, үзебезнең бу оҗмахта күп яклардан фатихалар алуыбыз турында һәрвакыт уйланып торыйк. Андый уйлану Йәһвә вәгъдәләренең киләчәктә дә үтәләчәгенә иманыбызны ныгытачак.

«Синең Патшалыгың килсен»

15. Ни өчен без җирнең оҗмах булачагына бер дә шикләнмибез?

15 Йәһвә баштан ук бөтен җирне оҗмахка әйләндерергә ниятләгән. Ул Адәм белән Хауваны оҗмах бакчасында урнаштырып, аларга җир йөзен үз токымнары белән тутырырга һәм үзе барлыкка китергән бар нәрсәләр турында кайгыртырга кушкан (Ярат. 1:28). Ләкин Адәм белән Хаува Шайтан фетнәсенә кушылган һәм үзләренең бар токымнарын камилсезлек, гөнаһ һәм үлемгә дучар иткән. Шулай да Аллаһының нияте үзгәрмәгән. Аның әйткән сүзләре һәрвакыт тулысынча үтәлә. (Ишагыйя 55:10, 11 укы.) Шуңа күрә без бер дә шикләнмибез: Адәм белән Хаува токымнары җир йөзен тутырачак, җиргә хуҗа булачак һәм бөтен дөньяга таралачак оҗмахта Йәһвәнең барлыкка китергәннәр турында кайгыртып торачак. Оҗмах турындагы пәйгамбәрлекләр башта әсирлектәге яһүдләргә бирелгән булган. Киләчәктә бу пәйгамбәрлекләр тулысынча үтәләчәк! Әйдәгез, кайбер мисалларны карап чыгыйк.

16. Оҗмахта булачак иминлек Изге Язмаларда ничек тасвирлана?

16 Иминлек. Ишагыйя 11:6—9 да язылган һәм йөрәкләребезне җылыта торган сүзләр ахыр чиктә хәтта букваль мәгънәдә тулысынча үтәләчәк. Ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар кайда гына йөрсә дә, тыныч, имин булачак. Беркем — кешеләр дә, хайваннар да — безгә янамас. Күз алдыңа китер: бөтен җир — синең йортың, син, бернәрсәдән һәм беркемнән дә курыкмыйча, елгаларда, күлләрдә һәм диңгезләрдә йөзә аласың, тауларга менеп, болыннарда йөри аласың. Төн җитүе сине куркытмый. Йәзәкил 34:25 тә язылган сүзләр үтәләчәк, һәм Аллаһы халкы хәтта «чүлдә тыныч яши» һәм «урманнарда йоклый алачак».

17. Ни өчен без Йәһвәнең, Патшалык бөтен җир өстеннән идарә иткәндә, безне һәр яктан мул итеп тәэмин итәчәгенә бер дә шикләнмибез?

17 Муллык. Ярлылык, кытлык, ачлык һәм социаль тәэминат программалары булмаячак вакытны күз алдыгызга китерегез. Аллаһы халкының хәзерге рухи иминлеге Мәсих-Патшаның киләчәктә дә үз гражданнарын бар яклардан тәэмин итәчәгенә гарантия булып тора. Гайсә, җирдә яшәгәндә меңләгән ач кешеләрне берничә икмәк һәм балык белән генә тукландырып, үзенең андый вәгъдәләрне үти алуын кечкенә масштабта күрсәткән (Мат. 14:17, 18; 15:34—36; Марк 8:19, 20). Аллаһы Патшалыгы бөтен җир өстеннән идарә иткәндә, мондый пәйгамбәрлекләр букваль мәгънәдә үтәләчәк: «Ул син җиргә чәчкән орлык өчен яңгыр яудырыр һәм җир биргән икмәк мул һәм бәрәкәтле булыр. Ул көнне мал-туарың киң көтүлекләрдә утлап йөрер» (Ишаг. 30:23).

18, 19. а) Ишагыйя 65:20—22 дәге пәйгамбәрлек сезнең өчен нинди мәгънәгә ия? б) Нинди мәгънәдә көннәребез «агачның көннәре кебек булачак»?

18 Бүген күп кенә кеше үзләренең уңайлы йорт я канәгатьлек китерә торган һәм файдалы эш булуын күз алларына да китерә алмый. Бүгенге бозык дөньяда күпләр авыр эштә күп эшләсә дә, бу үзләренә һәм гаиләләренә аз файда китерә. Ә бай һәм комсыз кешеләр, үз чиратында, алардан файдалана. Изге Язмаларда мондый вәгъдә бирелә: «Кешеләр йортлар төзерләр һәм анда яшәрләр, йөзем бакчалары утыртырлар һәм аларның җимешләрен ашарлар. Алар төзеп, башка берәү яшәмәячәк, алар утыртып, башка берәү ашамаячак — андый хәл булмаячак. Минем халкымның көннәре агачның көннәре кебек булачак, һәм минем сайланганнарым үзләре ясаган нәрсәләрне тулысынча кулланачаклар» (Ишаг. 65:20—22). Бу пәйгамбәрлек бөтен җирдә үтәлгәч тормышның нинди булачагын күз алдыгызга китерегез.

19 Көннәребез «агачның көннәре кебек булачак» дигән сүзләр нәрсә аңлата? Сез зур агач янында басып торганда һәм аның никадәр күп ел яшәгәне турында уйлаганда, сезне курку-хөрмәт хисе биләп алмыймы? Бәлки, ул ата-бабаларыгыздан да олырактыр. Сез аңлыйсыздыр: сезнең камил тормышка өметегез булмаса, бу агач сездән озаграк яшәр иде, ә сездән хатирәләр генә калыр иде. Йәһвәнең безгә, игелеген күрсәтеп, оҗмахта агачныкы кебек озын һәм тыныч тормышны вәгъдә итүе безне бик сөендерә! (Мәд. 36:11, 29) Тиздән агачларның озын гомерләре безгә үләннекедәй кыска булып күренәчәк: алар үсеп юкка чыгып торачак, ә без мәңге яшәячәкбез!

20. Нәрсә ярдәмендә Патшалыкның тугры гражданнары камил сәламәтлеккә ия булачак?

20 Камил сәламәтлек. Бүген һәр кеше чирли, һәм һәркемгә үлем яный. Һәрберебез үлемгә китерә торган бер чир белән авырый. Бу чир — гөнаһ. Аны Мәсихнең йолым корбаны белән генә дәвалап була (Рим. 3:23; 6:23). Меңьеллык идарә итү вакытында Гайсә үз хакимдәшләре белән бергә, бар тугры кешеләргә бу корбаннан тулы файда алырга булышып, аларны гөнаһның бар нәтиҗәләреннән азат итәчәк. Ишагыйяның пәйгамбәрлеге тулысынча үтәләчәк: «Ул җирдә яшәүчеләрнең берсе дә: „Мин авырыйм“,— дип әйтмәс. Анда яшәүче халыкның гөнаһлары кичерелер» (Ишаг. 33:24). Бер кеше дә сукыр, саңгырау я аксак булмаячак вакытны күз алдыгызга китерегез. (Ишагыйя 35:5, 6 укы.) Гайсә савыктыра алмаган бернинди физик, акыл я эмоциональ авыру юк. Патшалыкның тугры гражданнары камил сәламәтлеккә ия булачак!

21. Үлем белән нәрсә булачак, һәм ни өчен бу сезне юата?

21 Чирләр аркасында кешеләр еш кына үлә. Үлем — гөнаһның котылгысыз нәтиҗәсе. Бу «соңгы дошманыбыз» иртәме-соңмы һәр камилсез кешене җиңә (1 Көр. 15:26). Ә Йәһвә бу дошманны җиңә аламы? Ишагыйяның сүзләренә игътибар итегез: «Ул үлемне мәңгегә юк итәчәк, һәм Аллаһы Тәгалә Йәһвә бар кешеләрнең йөзеннән күз яшен сөртәчәк» (Ишаг. 25:8). Сез ул вакытны күз алдыгызга китерә аласызмы? Җирләү һәм зиратлар инде булмаячак. Ә кайгы-хәсрәт аркасында чыккан күз яшьләрен шатлык яшьләре алмаштырачак, чөнки Йәһвә үз вәгъдәсен үтәячәк һәм үлгән кешеләрне терелтәчәк! (Ишагыйя 26:19 укы.) Ниһаять, үлем китергән исәпсез яралар төзәлер.

22. Мәсих җитәкчелегендәге Патшалык җирдә Аллаһының ихтыярын үтәп чыккач, нәрсә булачак?

22 Меңьеллык идарә итүнең азагына Патшалык Аллаһының ихтыярын җирдә тулысынча үтәп чыгачак һәм Мәсих хакимлекне үз Атасына тапшырачак (1 Көр. 15:25—28). Кешелек камиллеккә кайтачак һәм, Шайтан упкыннан азат ителгәч, соңгы сынау белән очрашырга әзер булачак. Аннары Мәсих җирәнгеч еланны һәм аның тарафдарларын тар-мар итәчәк (Ярат. 3:15; Ачыл. 20:3, 7—10). Ләкин Йәһвәне яраткан бар тугры кешеләрне якты киләчәк көтә. Бу киләчәкне Изге Язмаларда язылганнан яхшырак сурәтләп булмый. Анда тугры кешеләр «Аллаһы балаларының шөһрәтле азатлыгын алачаклар» дип вәгъдә ителә (Рим. 8:21).

Патшалык Йәһвәнең кешелеккә һәм җиргә кагылышлы бар вәгъдәләрен үтәячәк

23, 24. а) Ни өчен Аллаһының вәгъдәләре һичшиксез үтәләчәк? б) Сез нәрсә эшләргә тәвәккәл?

23 Бу вәгъдәләр буш өметкә, теләкләргә я хыялларга гына нигезләнгән дип әйтеп булмый. Йәһвәнең вәгъдәләре һичшиксез үтәләчәк! Ни өчен? Бу китапның беренче бүлегендә каралган Гайсәнең сүзләрен исегезгә төшерегез. Ул үз шәкертләрен Йәһвәгә болай дип дога кылырга өйрәткән: «Синең Патшалыгың килсен. Күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярың үтәлсен» (Мат. 6:9, 10). Аллаһы Патшалыгы — бу берәр кешенең хыялы түгел. Ул чыннан да бар! Ул күктә нәкъ хәзерге вакытта идарә итә! Инде бер гасыр дәвамында ул Йәһвәнең вәгъдәләрен үтәп бара, һәм без моны мәсихче җыелышта ачык итеп күрәбез. Шик тә юк, Аллаһы Патшалыгы, үзенең бар кодрәтен җиргә карата кулланыр өчен килгәч, Йәһвәнең бар вәгъдәләрен үтәячәк!

24 Әйе, Аллаһы Патшалыгы киләчәк. Йәһвәнең һәр сүзе тормышка ашачак. Ни өчен? Чөнки АЛЛАҺЫ ПАТШАЛЫГЫ ИДАРӘ ИТӘ! Һәрберебез үзенә мондый сорау бирсен: «Мин Патшалыкка буйсынаммы?» Әйдәгез, инде бүген Патшалыкның тугры гражданнары булып яшәр өчен бар көчебезне куйыйк. Шул чакта аның камил гадел идарә итүе безгә мәңге файда китерәчәк!