Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Җитәкче советтан хат

Җитәкче советтан хат

Патшалыкны вәгазьләүче кадерле кардәшебез!

КҮЗ алдыңа китер: 1914 ел, 2 октябрь, җомга көннең иртәсе; син — Бруклиндагы Вефиль гаиләсенең бер әгъзасы. Ашханәдә үз урыныңда өстәл артында утырып, син кардәш Ч. Т. Расселлның килүен көтәсең. Шунда ишек ачыла да, кардәш Расселл керә. Ул, гадәттәгечә, бер мизгелгә тукталып, көчле тавыш белән: «Барыгызга, хәерле иртә!» — дип Вефиль гаиләсен сәламли. Ләкин шуннан соң ул өстәл башындагы үз урынына утырмый, ә кул чабып алып, дулкынландыргыч белдерү ясый: «Мәҗүсиләрнең вакытлары һәм аларның патшаларының көннәре тәмамланды!» Син күңелеңә тулган сөенечеңне тыя алмыйсың — бу вакытны син күптән көтеп яшәдең! Бу яхшы яңалыкны ишетеп, син Вефиль гаиләсенең башка әгъзалары белән бергә илһамланып озак кул чабасың.

Кардәш Расселл шул дулкынландыргыч белдерү ясаганнан соң дистәләгән еллар үтте. Ул вакыттан алып Патшалык нинди эшләр башкарды? Бик зур эшләр! Йәһвә хезмәтчеләренең саны 1914 елда нибары берничә мең иде, ә бүген инде җиде ярым миллионнан артты. Шул вакыттан бирле Йәһвә Патшалык ярдәмендә үз халкын сафландыра һәм өйрәтә бара. Андый өйрәтү синең үзеңә кайсы яклардан файда китерде?

Бүген без еш кына абый-кардәшләребездән мондый сүзләр ишетәбез: «Йәһвәнең күктәге арбасы алга бара!» Бу чыннан да шулай. Чынында күктәге арба, ягъни Йәһвә оешмасының күренми торган өлеше, 1914 елдан алып зур тизлек белән хәрәкәт итеп тора. Сез моңа бу китапны игътибар белән укыганда инанырсыз. Яхшы хәбәр бөтен дөнья буенча вәгазьләнсен өчен, Патшалык вәгазьчеләре төрле яңа ысуллар кулланган, мәсәлән, газеталар, информацион маршлар, фотодрама, шаһитлек бирер өчен карточкалар, патефоннар, радио һәм хәтта Интернет.

Йәһвә бу эшне фатихалый, шуңа күрә без бүген кешеләрнең игътибарларын җәлеп итә торган Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятны, 670 тән артык телдә бастырып, бар кешеләргә түләүсез тәкъдим итә алабыз. Фидакарь ирекле эшчеләр матди яктан бай булган илләрдә дә, мөмкинлекләре чикле булган илләрдә дә Патшалык Залларын, Конгресслар Залларын һәм филиалларны төзүдә булыша. Ә берәр афәт булса, яратучы кардәшләр зыян күргәннәргә ярдәмгә ашыгып килә. Шулай итеп алар үзләренең, кардәшләре «бәхетсезлеккә төшкәндә», туганнары кебек яннарына килеп җитәргә әзер булуларын раслый (Гыйб. сүз. 17:17).

Кайвакыт руханилар һәм башка каршы килүчеләр «закон исеменнән бәла китерергә ниятли», ләкин аларның тырышлыклары еш кына киресенчә «яхшы хәбәрнең таралуына китерә». Моны күрү иманыбызны бик ныгыта (Мәд. 94:20, ЯД; Флп. 1:12).

Сезнең белән бергә хезмәттәшлек итү безнең өчен зур хөрмәт, чөнки без барыбыз да — «өендәге хезмәтчеләр». Зинһар, онытмагыз: без барыгызны бик нык яратабыз. Бу китап сезгә рухи мирасыгызны ныграк кадерләргә булышсын дип без дога кылабыз (Мат. 24:45).

Изге теләкләр теләп,

сезнең кардәшләрегез,

Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы