Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сулда: китап таратучы апа-кардәш Кореядә вәгазьли, 1931 ел; уңда: бүгенге көндә апа-кардәшләребез Кореядә ишарәләр телендә вәгазьли

ИКЕНЧЕ КИСӘК

Патшалык турында вәгазьләү. Яхшы хәбәр бөтен җир йөзе буйлап таратыла

Патшалык турында вәгазьләү. Яхшы хәбәр бөтен җир йөзе буйлап таратыла

СИН ял көнендә иртән вәгазьләргә җыена башлыйсың. Азрак арыганлык хис итеп, син берникадәр вакыт шикләнеп торасың. Иртән шулкадәр ял итәсе килә! Ләкин үз хисләреңне догада Аллаһыга әйтеп биргәч, син барырга буласың. Син тугры олы яшьтәге бер апа-кардәш белән хезмәттәшлек итәсең. Аның чыдамлылыгы һәм игелеге сиңа бик нык тәэсир итә. Син өйдән-өйгә йөреп хакыйкать белән уртаклашасың һәм болай дип уйлап куясың: кардәшләрем бөтен җир йөзе буенча шул ук хәбәрне тарата, шул ук басмаларны куллана һәм бер үк программа буенча өйрәтелә. Өйгә син рухланып кайтып керәсең. Өйдә калмаганыңа син шундый шат!

Бүген мәсихчеләр башкарган хезмәт Аллаһы Патшалыгының иң мөһим эше булып тора. Гайсә соңгы көннәрдә вәгазь эшенең киң колачлы булачагын пәйгамбәрлек иткән (Мат. 24:14). Аның пәйгамбәрлеге ничек үтәлә? Мәсихчеләр башкарган хезмәт миллионлаган кешегә Аллаһы Патшалыгына иманнарын ныгытырга булыша. Бу кисәктә без шул хезмәткә мөһим өлеш керткән кешеләр белән танышырбыз, шулай ук шул хезмәтне башкарыр өчен кулланылган төрле ысулларны һәм коралларны карап чыгарбыз.

БУ КИСӘКТӘ

6 НЧЫ БҮЛЕК

Вәгазьли торган халык. Хезмәтчеләр әзер тора

Гайсә үзенең соңгы көннәрдә вәгазьчеләр гаскәре булачагын кайдан белгән? Сез Патшалыкны беренче урынга куеп яшәвегезне ничек күрсәтә аласыз?

7 НЧЕ БҮЛЕК

Вәгазь ысуллары. Кешеләргә яхшы хәбәрне җиткерер өчен һәр мөмкинлекне кулланабыз

Ахыр килгәнче, Аллаһы халкы күп кешеләргә яхшы хәбәрне җиткерергә тырыша. Моның өчен кулланылган яңа ысуллар турында белегез

8 НЧЕ БҮЛЕК

Вәгазьләү өчен кораллар. Бөтендөнья буенча вәгазьләү өчен басмалар чыгару

Тәрҗемә итү эшебез Гайсәнең безгә ярдәм иткәнен ничек дәлилли? Басмаларыбыз турында нинди мәгълүмат сезне Патшалыкның чыннан да идарә итүендә ышандыра?

9 НЧЫ БҮЛЕК

Вәгазь эше җимешләре. «Игеннәр өлгергән һәм урак өсте җиткән»

Гайсә үз шәкертләренә рухи уңыш җыю турында сөйләгән һәм ике мөһим якка игътибар иткән. Бу безнең өчен нинди файда китерә?