Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сулда: Бруклиндагы Вефиль гаиләсе соңгы тапкыр Раштуаны бәйрәм итә, 1926 ел; уңда: кешеләр Йәһвә Шаһитләренең башкалардан аерылып торуына игътибар итә

ӨЧЕНЧЕ КИСӘК

Патшалыкның нормалары. Аллаһының тәкъвалыгын беренче урынга куеп яшибез

Патшалыкның нормалары. Аллаһының тәкъвалыгын беренче урынга куеп яшибез

СЕЗ күршегез яныннан үтеп барганда, аңа кул болгап аласыз. Соңгы вакыт ул сезне һәм гаиләгезне күзәтеп тора. Ул да сезгә кул болгый һәм сезне чакырып ала да болай дип сорый: «Сездән сорасам буламы? Сез башкалардан бик аерылып торасыз. Моның сәбәбе нәрсәдә?» «Сезнең нәрсә әйтәсегез килә?» — дип сорыйсыз сез. «Сез Йәһвә Шаһитләре, шулай бит? — дип сорау бирә ул.— Сез башкалар кебек түгел. Сез, башка диннәрдән аермалы буларак, бәйрәмнәрне үткәрмисез, сәяси эшләрдә һәм сугышларда катнашмыйсыз. Сез тәмәке тартмыйсыз, гаиләләрегез югары әхлакый нормалар буенча яши. Нәрсә ярдәмендә сез башкалардан шулкадәр нык аерылып торасыз?»

Бу сорауга җавап гади: без — Аллаһы Патшалыгының гражданнары. Патша буларак, Гайсә безне сафландырып тора. Ул безгә аның эзләре буенча барырга һәм шулай итеп бу бозык дөньядан читтә торырга ярдәм итә. Бу кисәкне карап чыкканда без шуны белербез: Мәсих җитәкчелегендәге Патшалык Аллаһы халкын рухи, әхлакый яктан сафландыра һәм оештыру ягыннан кирәкле үзгәрешләр ясый. Ә бу Йәһвәгә дан китерә.

БУ КИСӘКТӘ

10 НЧЫ БҮЛЕК

Патша үз халкын рухи яктан сафландыра

Раштуаның һәм хач куллануның тамырлары нинди?

11 НЧЕ БҮЛЕК

Әхлакый яктан сафландыру Аллаһының изгелеген чагылдыра

1914 елдан башлап Йәзәкил күренешендәге гыйбадәтханә сакчылары һәм капкалары Аллаһы халкы өчен махсус мәгънәгә ия.

12 НЧЕ БҮЛЕК

«Тынычлык Аллаһысына» хезмәт итәр өчен оештырылган халык

Изге Язмаларда тәртипсезлек капма-каршы итеп тәртипкә түгел, ә тынычлыкка куелган. Ни өчен? Бу сорауга җавап бүген мәсихчеләргә ничек кагыла?