Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сулда: кардәшебезне вәгазьдә катнашканы өчен кулга алалар, Эйндховен (Нидерландия), 1945 ел; уңда: син яшәгән илдә вәгазьләргә рөхсәт ителәме?

ДҮРТЕНЧЕ КИСӘК

Патшалыкның җиңүләре. Яхшы хәбәрне законлаштыру

Патшалыкның җиңүләре. Яхшы хәбәрне законлаштыру

ӨЙДӘН-ӨЙГӘ йөреп вәгазьләгәндә син каядыр еракта сирена тавышын ишетәсең. Ул сезгә таба якынлаша бара. Син киләсе йортта кеше белән сөйләшә башлагач, хезмәттәшең борчылып тирә-якка карана. Машина туктагач, аннан полиция хезмәткәре чыга да сезнең яныгызга килә. «Өйдән-өйгә йөреп, кешеләр белән Изге Язмалар турында сөйләшкән ике кеше сезме? Безгә сездән зарланып шалтыраталар!» Сез ихтирамлы җавап кайтарасыз һәм үзегезнең Йәһвә Шаһитләре икәнегезне әйтәсез. Бу хәл нәрсә белән булып бетәр?

Монысы инде син яшәгән илгә бәйле. Син яшәгән җирдә хөкүмәтләр Йәһвә Шаһитләре белән еллар дәвамында үзләрен ничек тоткан? Илеңдә дин иреге бармы? Булса, бәлки, ул дистәләгән еллар дәвамында кардәшләреңнең «яхшы хәбәрне яклауда һәм законлаштыруда» куйган тырышлыклары ярдәмендә бардыр (Флп. 1:7). Кайда гына яшәсәң дә, Йәһвә Шаһитләренең юридик җиңүләре турында белеп уйлану иманыңны ныгытыр. Бу кисәктә без кайбер әһәмиятле юридик җиңүләрне карап чыгарбыз. Җиңүләребез Патшалык чыннан да идарә итә икәненә көчле дәлил булып тора, чөнки үз көчебез белән без җиңә алмас идек!

БУ КИСӘКТӘ

13 НЧЕ БҮЛЕК

Патшалыкның вәгазьчеләре судларга мөрәҗәгать итә

Кайбер заманча Югары судларның судьялары беренче гасырда яшәгән Канун укытучысы Гамәлиилнең кебек карашта тора.

14 НЧЕ БҮЛЕК

Аллаһы хөкүмәте ягында тугры торабыз

Йәһвә Шаһитләре нейтралитет саклаганнары өчен каты эзәрлекләүләргә дучар була. Ләкин көтелмәгәндә эзәрлекләүләр елгасын «җир» йота.

15 НЧЕ БҮЛЕК

Ирекле гыйбадәт кылу өчен көрәш

Аллаһы халкы Аллаһы Патшалыгының законнары буенча яшәү хокукы өчен көрәшкән.