Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сулда: урамда үткәрелгән очрашу, Лондон (Англия), 1945 ел; уңда: бер көнлек махсус конгресс, Малави (Африка), 2012 ел

БИШЕНЧЕ КИСӘК

Патшалык белем бирә. Патшаның хезмәтчеләрен өйрәтү

Патшалык белем бирә. Патшаның хезмәтчеләрен өйрәтү

СИН дусларча елмаеп, докладчыга карап утырасың. Бу яшь абый-кардәш синең җыелышыңнан. Ул беренче мәртәбә конгресста нотык сөйли. Аның ничек сөйләгәнен ишетеп, син гаҗәпләнәсең. Әйе, Аллаһы халкын искиткеч өйрәтәләр. Син әлеге абый-кардәшнең беренче тапкыр сәхнәдә ничек чыгыш ясаганын хәтерлисең. Ул бик зур уңышларга иреште! Ул Пионерлар мәктәбендә укыган. Ә күптән түгел генә ул үз хатыны белән Патшалык вәгазьчеләре мәктәбен тәмамлаган. Син шул кардәшнең искиткеч нотыгыннан соң кул чабасың, һәм, тирә якка каранып, уйланасың: «Аллаһы һәр хезмәтчесен искиткеч өйрәтә».

Изге Язмаларда Йәһвә үзенең һәр хезмәтчесен «өйрәтәчәк» дип пәйгамбәрлек ителгән булган (Ишаг. 54:13). Без шул пәйгамбәрлек үтәлгән вакытта яшибез. Без белемне басмаларыбыз аша гына түгел, ә шулай ук җыелыш очрашулары, конгресслар һәм төрле мәктәпләр аша алабыз. Бу мәктәпләр безне Йәһвә оешмасындагы йөкләмәләребезне үтәргә әзерли. Андый өйрәтү Аллаһы Патшалыгының идарә итүенә көчле дәлил булып тора. Ничек итеп? Моны без бу кисәктә карап чыгарбыз.

БУ КИСӘКТӘ

16 НЧЫ БҮЛЕК

Гыйбадәт кылыр өчен бергә җыелабыз

Без Йәһвәгә гыйбадәт кылу өчен очрашулардан күбрәк файда алыр өчен нәрсә эшли алабыз?

17 НЧЕ БҮЛЕК

Патшалык хезмәтчеләрен өйрәтү

Теократик мәктәпләр Патшалык хезмәтчеләрен үз йөкләмәләрен үтәргә ничек әзерләгән?