Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сулда: Швейцариядән Германиядәге кардәшләребезгә җибәрелгән матди ярдәм, 1946 ел; уңда: Япониядә цунамидан соң Патшалык Залын торгызалар, 2011 ел

АЛТЫНЧЫ КИСӘК

Патшалык эшенә өлеш кертү. Гыйбадәт кылу өчен биналар төзү һәм афәтләрдән зыян күргән кардәшләргә булышу

Патшалык эшенә өлеш кертү. Гыйбадәт кылу өчен биналар төзү һәм афәтләрдән зыян күргән кардәшләргә булышу

СИН Патшалык Залына керәсең. Ул танырлык түгел. Бу урын белән син һәрвакыт горурлана идең. Син үзең берничә ел элек бу Залны төзүдә катнаштың һәм моны шатлык белән исеңә төшерәсең. Ләкин хәзер син тагы да күбрәк горурланасың, чөнки Патшалык Залы афәттән зыян күргән кардәшләргә булышу үзәге итеп вакытлыча кулланыла. Су басуга китергән һәм тирә-якны җимергән давылдан соң, Филиал комитеты кичектермичә афәттән зыян күргәннәргә булышыр өчен һәм аларны ризык, кием һәм чиста су белән тәэмин итәр өчен чаралар күрде. Кардәшләргә ярдәм итәр өчен җибәрелгән әйберләр залда рәт-рәт итеп урнаштырылган. Кардәшләр Залга килеп, үзләре өчен кирәкле әйберләрне ала. Алар шатлыктан яшьләрен тыя алмый.

Гайсә үзенең хезмәтчеләрен бер-берсен ярату буенча танып була дип әйткән (Яхъя 13:34, 35). Бу кисәктә без Йәһвә Шаһитләренең биналар төзеп һәм афәттән зыян күргәннәргә булышып үз мәсихче яратуларын ничек күрсәткәннәрен карап чыгарбыз. Андый ярату Гайсәнең Патшалыгы идарә итүенә буйсынып яшәвебезне яхшы раслый.

БУ КИСӘКТӘ

18 НЧЕ БҮЛЕК

Патшалык эшләрен акчалата тәэмин итү

Без кайдан акча алабыз? Аны ничек кулланалар?

19 НЧЫ БҮЛЕК

Йәһвәгә дан китерә торган төзү эшләре

Гыйбадәт кылу өчен биналар Аллаһыга дан китерә, ләкин ул башка нәрсәне күбрәк кадерли.

20 НЧЕ БҮЛЕК

Башкаларга ярдәм күрсәтү хезмәте

Ярдәм күрсәтү эше Йәһвәгә изге хезмәтнең бер өлеше булып тора икәнен без кайдан беләбез?