137 җыр
Безгә кыюлык бир
-
Патшалык һәм исемеңне
Сөйләп вәгазьләгәндә,
Безне оятка калдырып,
Каршы килүчеләр күп.
Кешедән курыкмаска,
Яшәргә буйсынып сиңа,
Үз рухыңны, син, бирче безгә.
Догабызны ишет, Йәһвә.
КУШЫМТА:
Кыюлык бирче хезмәттә
Куркуны җиңәр өчен.
Ышаныч та, батырлык та,
Дөнья ишетсен өчен.
Армагеддон инде якын.
Тик килеп җиткәнче бу көн,
Кыюлык бирче хезмәттә.
Үтенәбез.
-
Куркуга бирелсәк тә без,
Онытмыйсың: без көчсез.
Вәгъдәләрең ярдәм итә,
Көч биреп тора безгә.
Әмма тыныч яшәргә
Бирмиләр. Игътибар итче,
Исемең хакына сөйләргә
Кыюлык бирче, булышчы.
КУШЫМТА:
Кыюлык бирче хезмәттә
Куркуны җиңәр өчен.
Ышаныч та батырлык та,
Дөнья ишетсен өчен.
Армагеддон инде якын.
Тик килеп җиткәнче бу көн,
Кыюлык бирче хезмәттә.
Үтенәбез.
(1 Тис. 2:2; Евр. 10:35 дә кара.)