152 җыр
Таянычыбыз, Ышык урыныбыз, Кыябыз
-
И Йәһвә Алла, рәхмәт сиңа,
якты өмет бирдең.
Бу өмет белән яшибез.
Бәхет юлын ачтың.
Әмма тормышта борчылулар
күңелгә курку сала.
Һәм өмет, балкып торса да,
кинәт сүнеп кала.
КУШЫМТА:
И Йәһвә, Кыябыз,
син — ышык урын.
Эзлибез синдә сыеныч.
Тормышта, хезмәттә
син калдырмыйсың.
Син — нык, какшамас таяныч.
-
Яхшылык кылган чакларыңны
булыш онытмаска.
Юатып, ярдәм итәсең
безгә бирешмәскә.
Бу хакта уйлау көч-дәрт бирә —
кабына өмет янә.
Тормышта ниләр булса да,
ышык урын — синдә.
КУШЫМТА:
И Йәһвә, Кыябыз,
син — ышык урын.
Эзлибез синдә сыеныч.
Тормышта, хезмәттә
син калдырмыйсың.
Син — нык, какшамас таяныч.
(Зәб. 72:13, 14; Гыйб. сүз. 3:5, 6, 26; Ирм. 17:7 дә кара.)