Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

Гайсәгә әле туганчыга кадәр хөрмәт күрсәтелә

Гайсәгә әле туганчыга кадәр хөрмәт күрсәтелә

ЛҮК 1:34—56

  • МӘРЬЯМ ҮЗ ТУГАНЫ ИЛИСӘБӘТ ЯНЫНА КИЛӘ

Җәбраил фәрештә яшь хатын Мәрьямгә Гайсә дип аталачак һәм мәңге Патша булып идарә итәчәк угыл тудырачагы турында әйткәч, Мәрьям аңардан: «Минем ир-ат белән якынлык кылганым юк бит, ничек инде мин балага узармын?» — дип сорый (Лүк 1:34).

«Сиңа изге рух иңәр,— дип җавап бирә Җәбраил,— һәм Аллаһы Тәгаләнең кодрәте сине каплар. Шуңа күрә син тудырачак бала изге, Аллаһы Улы дип аталыр» (Лүк 1:35).

Бәлки, Мәрьямне үз хәбәренә ышандырырга теләп, Җәбраил болай дип өсти: «Менә! Синең туганың Илисәбәт тә, кешеләр аның турында авырга уза алмый дисә дә, олы яшендә балага узды һәм инде алтынчы ай йөкле йөри. Чөнки Аллаһы әйткән бер сүз дә үтәлми калмый» (Лүк 1:36, 37).

Мәрьямнең җавабыннан күренгәнчә, ул Җәбраилнең әйткәннәре белән ризалаша. «Мин Йәһвәнең колы! — дип әйтә ул.— Минем белән барысы да син әйткәнчә булсын» (Лүк 1:38).

Җәбраил киткәч, Мәрьям Илисәбәт янына барырга җыена. Тегесе ире Зәкәрия белән Иерусалим янында, Яһүдиянең таулы җирләрендә яши. Мәрьямгә яшәгән шәһәре Насарадан анда барып җитәр өчен өч-дүрт көнлек юл үтәргә кирәк.

Һәм менә, Мәрьям Зәкәриянең йортына килеп җитә. Өйгә кергәндә ул туганы Илисәбәт белән исәнләшә. Шунда Илисәбәт, изге рух белән сугарылып, Мәрьямгә болай ди: «Хатын-кызлар арасында син иң фатихалысы! Карыныңдагы бала да фатихалы! Хуҗамның анасы минем яныма килгән! Мин андый хөрмәткә ничек лаек булдым? Синең сәламләү сүзләрең колакларыма барып ирешкәч, карынымдагы бала шатлыктан сикереп куйды» (Лүк 1:42—44).

Шулчак Мәрьям, күңеле рәхмәт хисе белән тулып, болай ди: «Җаным Йәһвәне данлый, күңелем Коткаручым Аллаһыга шатлана, чөнки аның колы гади халыктан булса да, ул аңа игътибар итте. Шушы вакыттан башлап бөтен буыннар мине бәхетле дип атарлар, чөнки кодрәтле Аллаһы минем өчен бөек эшләр башкарды». Шунысы игътибарга лаек, үзенә илтифат күрсәтелгән булса да, Мәрьям бөтен дан-хөрмәтне Аллаһыга белдерә. «Аның исеме изге,— дип әйтә ул.— Ул үз шәфкатен үзеннән куркучыларга буыннан-буынга күрсәтә» (Лүк 1:46—50).

Аллаһы тарафыннан рухландырылган пәйгамбәрлек сүзләре әйтеп, Мәрьям Аллаһыны данлавын дәвам итә: «Ул үз кулы белән кодрәтле эшләр башкарды, ул тәкәббер күңелле кешеләрне таратып җибәрде. Ул хакимнәрне тәхетләреннән төшерде һәм гадиләрне күтәрде. Ул ачларны яхшы нәрсәләр белән туендырды, ә байларны буш кул белән җибәрде. Ул үз хезмәтчесе Исраилгә ярдәмгә килде. Ул моны, ата-бабаларыбызга әйткәнчә, Ибраһимга һәм аның токымына мәңге шәфкать күрсәтергә вәгъдәсен һәрвакыт истә тотканын күрсәтер өчен эшләде» (Лүк 1:51—55).

Мәрьям якынча өч ай Илисәбәт янында кала һәм, күрәсең, Илисәбәткә аның авырлы чагының соңгы атналарында ярдәм итеп тора. Әйе, Аллаһы ярдәме белән балага узган бу ике тугры хатынның шул вакытта бергә була алулары шундый яхшы!

Шулай ук Гайсәгә әле ул туганчыга кадәр нинди хөрмәт күрсәтелгән икәненә игътибар итегез. Илисәбәт аны «Хуҗам» дип атаган, һәм Мәрьям өйгә кергәч, Илисәбәтнең карынындагы баласы «шатлыктан сикереп куйган». Бу башкалар Мәрьямгә һәм аның туачак улына соңрак күрсәтәчәк мөнәсәбәттән бик аерылып тора. Моның турында без киләсе бүлекләрдән белербез.